Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 9. ЕВРАЗИЯ ДАЛАЛАРЫНДАГЫ КҮЧМӘ ТӨРКИЛӘР. АВАРЛАР, БОЛГАРЛАР, ХӘЗӘРЛӘР
Һуннар урдасы таркалганнан соң оешкан берләшмәләрдән берсе итеп Үзәк һәм Урта Азиядән безнең якларга килеп чыккан күчмә авар (абар) кабиләләрен аерып күрсәтергә кирәк. Көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә алар үзләренә башка күп кенә төрки кабиләләрне буйсындырганнар. Аварлар Көнчыгыш Европага килеп утырганда аларның берләшмәсендә төркиләр дә, монголлар да һәм Көньяк Урал угорлары да булган. Иделне кичкәч, алар аланнар белән бәйләнешкә кергәннәр һәм, шуннан файдаланып, Азов буе болгарларын үзләренә буйсындырганнар. Сүз уңае белән аланнарның Төньяк Кавказ һәм Азов яны далаларында яшәүче, иран телле кабиләләр булуын әйтергә кирәк. Кавказ аланнары бүгенге осетиннарның бабалары булып исәпләнәләр, ә дала аланнары төрки дөньясы тарафыннан йотылып беткәннәр.
VI гасырның 60 нчы елларында аварлар көнбатышка таба киткәннәр, Дунай буена җитеп, анда Авар каханлыгын оештырганнар; Византия гаскәрләренә каршы берничә тапкыр яуга чыкканнар, ләкин 626 елда Константинополь янында тар-мар ителгәннәр. Аварлар берләшмәсе яшәүдән туктаган, аның составындагы кайбер кабиләләр, бигрәк тә Азов буе кабиләләре, VII йөзнең 30 нчы елларында барлыкка килгән Болгар берлегенә кергәннәр. Шуны әйтү урынлы булыр, ул аварлар бүгенге аварларның бабалары түгел. Бу—лингвистик охшашлык кына. Без бераз танышып үткән аварлар төрки телле булганнар, ә бүгенге аварлар—иберий-кавказ телләренең лезгин-авар төркеменә карый торган Кавказ халкы. Шул ук төркемгә, мәсәлән, грузиннар, абхазлар һәм башкалар да керә.
Һуннар белән теге яки бу дәрәҗәдә Евразия далаларының башка күчмә халыкларының да, шул исәптән борынгы болгарларның да тарихы бәйле (аларны фәндә протоболгарлар, ягъни беренчел болгарлар дип тә атыйлар). Бу болгарлар турында иң әүвәлге тарихи мәгълүматлар безнең эраның V гасырында аларның һуннар составында Дунай ягына килеп чыгу вакыйгалары белән бәйләнгән. Ул вакытта болгарлар көньяк герман кабиләләре—лангобардларга каршы ике тапкыр яуга чыкканнар һәм икесендә дә җиңгәннәр.
Болгарлар әлеге вакыйгалардан соң да берничә тапкыр германнар, монысында инде готлар, ягъни көнчыгыш-герман кабиләләре белән бәрелешкәннәр, ләкин җиңелгәннәр. Бу хәлләр 481 һәм 489 елларда булган. VI гасыр башында алар, Көнчыгыш Рим империясендә хакимлеккә омтылучы кайбер даирәләрне яклап, Византиянең эчке низагларында катнашканнар. Шушы чордан башлап болгарлар Византия, Сирия һәм әрмән язма чыганакларында, мәсәлән, Павел Диакон, Феофилакт Симокатта, Захарий Ритор, Моисей Каганкатваци һәм башкаларның язмаларында даими рәвештә искә алыналар.
Болгарлар, әледән-әле Балкайга һәм Византиягә походлар ясап торсалар да, башлыча Көнчыгыш Европа далаларында — Төньяк Кавказда, Кара диңгез буе киңлекләрендә һәм Азов буйларында күченеп йөргәннәр. Ләкин болгарларның нигездә Кавказ тавы итәкләрендә яшәүче бер өлеше акрынлап ярым утрак көн итә башлаган—җәен алар җәйләүләргә чыкканнар, кышын авылларда, хәтта үзләре көньякка яу чапканда басып алган кечкенә шәһәрләрдә яшәгәннәр.
Болгарлар берләшмәсендә аларның үзләреннән кала тагын кайбер кардәш кабиләләр дә, мәсәлән, кутригурлар һәм утигурлар (онагурлар) да булган. Алар болгарлар берлегенең көнбатыш төркемен тәшкил иткәннәр. Берлекнең көнчыгыш төркеменә болгарларга тугандаш барсиллар, савирлар (сабирлар) һәм хәзәрләр кергән. Ләкин тора-бара аварлар, көнчыгыштан Төрки каханлыгы басымына түзә алмыйча, кутригурлар һәм утигурлар белән болгарларның бер өлешен үзләренә ияртеп, көнбатышка таба күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Болгарларның Төрки каханлыгы таркалганнан соң уз җирләрендә утырып калган төп өлеше, берләшеп, VII йөзнең 30 нчы елларында Бөек Болгар дигән куәтле яңа берлек оештыра алган. Ә көнчыгыш кабиләләр, ягъни савирлар, барсиллар һәм хәзәрләр, үз чиратларында, берләшеп Хәзәр каханлыгы дип аталган яңа дәүләткә оешканнар.
Хәзәрләр—төрки телле кабиләләр, VI гасырдан Төньяк-Көнчыгыш Кавказда һәм Каспий буе далаларында күчмә тормыш иткәннәр. Хәзәрләр дә Көнчыгыш Европага һуннар урдасы белән бергә килеп чыкканнар. Баштарак алар Төньяк Дагстанның Каспий яр буйларында һәм Түбән Иделнең уңъяк далаларында күченеп йөргәннәр. Савирлар белән бергәләп, алар хәтта Иран белән Византия арасындагы көчле сугышларда да катнашканнар. Ә савирлар шул ук һуннар берлегендәге төрки кабиләләрдән булганнар, соңрак хәзәрләр белән килешеп алар яңа берләшмә төзегәннәр.
VI йөзнең 60 нчы елларында хәзәрләр Төрки каханлыгы буйсынуында калганнар. Йөз еллап вакыт үткәч, алар аннан аерылып чыкканнар һәм үзләренең дәүләтен—Хәзәр каханлыгын оештырганнар. Гомумән, хәзәрләр һәм Төрки каханлыгының төп халкы, фәндә кабул ителгәнчә, бик борынгы Ашин — «бүре» ыруыннан чыкканнар, ә бүре бөтен төрки дөньясы башлангычының символы булып исәпләнә.
Урта гасырлар башындагы Шәрык сәяхәтчеләре һәм географларының мәгълүматларына караганда, хәзәрләр үзләренең социаль үсешләре белән тора-бара һуннарны гына түгел, ә Төрки каханлыгы халыкларын да узып киткәннәр — аларда инде өлгереп җиткән сыйнфый җәмгыять барлыкка килгән, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре булып шәһәрләр үсеп чыккан.
Хәзәр кабиләләре берләшмәсендә, хәзәрләрнең үзләреннән тыш, болгарлар да, алда телгә алынган савирлар, шулай ук безгә инде мәгълүм барсиллар, бәләнҗәрләр һәм аланнар да булган. Хәзәрләр үзләре тагын ак һәм караларга аерып йөртелгәннәр — мондый бүлү этник яки социаль яктан булуы мөмкин. Әгәр этник яктан бүлү булса, ак йөзлеләр һәм кара йөзлеләр, европеоид һәм юнголоидлар һ. б. шундый сыйфатларга карап аеруны аңлаткан. Ә социаль яктан аеру җәмгыятьтә түбән һәм югары катлауларга, кара халыкка һәм аксөякләргә бүленүне белдергән.
Кайбер галимнәр хәзәрләрне хәзерге вакытта Кырымда, Литвада Һәм Польшада яшәүче төрки халык булган караимнарның бабалары дип саныйлар. Күренекле тарихчы Л. Н. Гумилев хәзәрләрнең Әстерхан татарларының килеп чыгышында билгеле бер роль уйнаулары турында әйтә. Гомумән, безнең тарих фәнендә хәзәрләр X йөздә үзләренең дәүләте җимерелгәннән соң Урта Евразия далаларындагы төрки-кыпчаклар мохитендә таралып, йотылып беткәннәр дип карала.
Болгарлар һәм хәзәрләр, алар белән бергә оешып яшәгән башка кабиләләр хакында аңлашылмаучылык калмасын өчен, кыскача тагын шунысын өстәп әйтергә мөмкин. Барлык бу кабиләләр: хәзәрләр дә, болгарлар да, шулай ук савирлар да һәм бүтәннәре дә кан-кардәшләр булганнар. Әгәр дә хәзәрләр Ашин ыруыннан башланып киткәннәр икән, болгарлар аңар якын Дуло ыруыннан чыкканнар. X йөз чыганагында әйтелгәнчә, бу ике халык бер телдә сөйләшкән. Савирлар һәм югарыда телгә алынган башка кабиләләр, болгарларга да, Хәзәрләргә дә кардәш булып, төрле чорларда һәр ике берлеккә кергәннәр. Ниһаять, хәзәрләр дә, болгарлар да һәм аларның кабиләдәшләре дә үз вакытында һуннар урдасыннан чыкканнар, тик соңыннан, бигрәк тә хәзәрләр, һуннар империясе таркалганнан соң барлыкка килгән Төрки каханлыгы буйсынуында калганнар. Әмма аннары, бу бәйлелектән котылып, үз дәүләтләрен оештырганнар.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^