Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 10. ЕВРАЗИЯ ДАЛАЛАРЫНДАГЫ КҮЧМӘ ТӨРКИЛӘР. ТӨРЕКЛӘР, БӘҖӘНӘКЛӘР, КЫПЧАКЛАР
Төрекләр (гузлар) Көнчыгыш Европага Урта Азиядән килгәннәр. Кайбер тарихчылар аларны төньяк сәлҗүк төрекләре төркеменә кертәләр, ә башкалары кыпчак кабиләләре берлегендәге алдынгы төркем итеп карыйлар. Бәҗәнәкләрне кысрыклап килеп, төрекләр Византия белән Русь арасындагы бәрелешләрдә дә катнашканнар. 1064 елда аларның Константинопольгә яуга чыгулары уңышсыз беткән, чигенеп кайткач, Кара диңгез буе далаларында күчмә тормыш алып барганнар. Бераздан, XII йөздә, алар «кара бүреклеләр» дип йөртелгән кабиләләр берлегенә кергәннәр, хәтта аны башлап оештыручылар булганнар. Аннары, бу берләшмәдән чыгып, русларга буйсынганнар һәм йөз еллар чамасы Киев кенәзләренең төрле походларында катнашканнар. Мәсәлән, 1184 елда алар, руслар ягында торып, Идел болгарларына каршы яуда булганнар. Кара бүреклеләрнең язмышы хакында шуны әйтергә кирәк: алар Арал буенда, бүгенге Үзбәкстанда яшәүче хәзерге каракалпакларның бабалары саналалар.
Бәҗәнәкләр Урта Азиядәге күчмә кабиләләр булганнар һәм анда «кангыллар» дип атап йөртелгәннәр. Ләкин алар аннан безгә таныш төрекләр тарафыннан кысрыклап чыгарылганнар һәм Идел аръягы далаларына күченеп киткәннәр. Биредә алар, җирле сарматларны һәм угор кабиләләренең бер өлешен үзләренә буйсындырып, яңа кабиләләр берләшмәсе барлыкка китергәннәр. Хәзәрләр белән бәрелештән соң бәҗәнәкләрнең бер өлеше көнбатышка таба күченеп киткән, ә калганнары угызларга буйсынырга мәҗбүр булганнар (угызлар Урта Азиянең көнбатышында, Арал-Каспий төбәгендә яшәгәннәр. Алар—хәзерге төрекмәннәрнең борынгы бабалары, төрек-гузлардан үзгәрәк кабиләләр). Нәкъ менә Идел аръягында калган шушы бәҗәнәкләрне 922 елда атаклы гарәп сәяхәтчесе Ибне Фадлан Идел Болгарына сәяхәте вакытында очраткан булган.
Көнбатышка киткән бәҗәнәкләр ике төркемгә бүленгәннәр. Аларның берсе, төрки бәҗәнәкләр дип аталганы, Дон һәм Донец елгалары арасында, ә көнчыгыштагысы, хәзәр бәҗәнәкләре дип йөртелгәннәре, Азов-Дон буе далаларында күчеп йөргәннәр. Бәҗәнәкләр хәзәрләрнең беркадәр җирен басып алганнар һәм шул якларда күченеп йөргән маҗарларны кысрыклап чыгарганнар, тик көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә Киев Русе белән бәрелешкәннәр. Хәзәр бәҗәнәкләрен славяннар тар-мар иткәннәр, ә төрки бәҗәнәкләр көчлерәк булып чыкканнар. Алар берничә тапкыр Дунай Болгарына һәм Венгриягә һөҗүм оештырганнар, Византия белән бәйләнешкә кергәннәр. X йөз азагында, гузлар явыннан качып, бәҗәнәкләр Русь җиренә килеп кергәннәр һәм 1006 елда Киевне камап алганнар. Ярослав Мудрый аларны тар-мар иткән һәм бәҗәнәкләр берләшмәсе яшәүдән туктаган. XI йөз уртасында әле бәҗәнәк урдаларының калдыклары Кара диңгез буе далаларында күченеп йөргәннәр, ләкин төрекләр тарафыннан җиңелүгә дучар булганнар. Аларның бер өлешен Византия үзенә буйсындырган һәм Дунай белән Балкан арасындагы чик буена сакчы отрядлар итеп урнаштырган. Икенче өлеше төрек кабиләләре берләшмәсенә кергән. Күпчелек тикшеренүчеләр башлыча бүгенге Молдовада һәм аңа күрше районнарда яшәүче төрки халык булган гагаузларның килеп чыгышында бәҗәнәкләрнең катнашы зур булуын әйтәләр.
XI гасыр башында Түбән Идел буена һәм Идел белән Днепр арасындагы далаларга кыпчаклар—төрки телле кабиләләрнең зур һәм куәтле берләшмәсе хуҗа булган. Алар безгә искиткеч бай сәяси һәм этник тарих сәхифәләре калдырганнар.
Кыпчаклар Төньяк Алтайның б. э. к. II—I меңъеллыкларыннан ук мәгълүм күчмә кабиләләре булганнар. Ул чакларда әле алар Себер һәм Үзәк Азия тарихында нинди дә булса зур роль уйный алмаганнар. Безнең эраның VIII гасырыннан алар зур берләшмә рәвешендә Кимәк каханлыгына кергәннәр. Бу каханлык Көнбатыш Себердә Иртешнең урта агымы бассейнындагы борынгы татарлар тарафыннан төзелгән. Кыпчаклар шул дәүләтнең көнбатыш тармагын тәшкил иткәннәр. IX йөз уртасыннан кыпчаклар тарихында зур социаль-игътисадый үзгәрешләр килеп чыккан: милек тигезсезлеге, өстен катлауларның аерымлануы үз чиратында җәмгыятьтәге югары түрәләрнең үз биләмәләрен киңәйтүенә, басып алуларга китергән.
Башка Алтай-Урал кабиләләре белән бергәләшеп, кыпчаклар зур бер агым булып көнбатышка таба хәрәкәт итә башлаганнар, һуннардан соң кабиләләрнең икенче зур күчеше булган бу. Бәҗәнәкләрне һәм төрекләрне чигендереп, кыпчаклар XI йөз башында Идел аръягын һәм озак та үтми Идел белән Дон арасын басып алганнар. 1055 елда алар Днепрга килеп җиткәннәр һәм, шулай итеп, Идел белән Днепр арасындагы гаять зур җирләрнең хуҗасына әверелгәннәр, ул аларның икенче туган иленә әйләнгән. Бу җирләр соңрак фарсыча «Дәшти Кыпчак» исемен алган (тәрҗемә иткәч, «Кыпчаклар даласы» дигәнне аңлата). Ә руслар аны «Степь половецкая» дип, ягъни «Половецлар даласы» дип атаганнар. Половецлар — русларның елъязмаларында кыпчакларның икенче атамасы, «половый»—аксыл-сары дигән сүз. Фәндә моңа төгәл генә башка аңлатма юк. Шулай да тагын бер фикер яшәп килә: «половец» русча «поле»дан, кыр кешесе, күчмә дигән мәгънә белдерә.
XI йөзнең икенче яртысында ике бик зур кыпчак кабиләләре союзы: Днепрдан Донга кадәрге җирләрдә көнбатыш, ә Дон белән Идел арасында һәм Түбән Идел буенда көнчыгыш берлекләр барлыкка килгән. Кобяк хан җитәкчелегендәге көнбатыш берләшмәне 1183 елны Святослав һәм Рюрик гаскәрләре җимергәннәр. Көнчыгыштагысы исә, киресенчә, көчәйгән, һәм Кончак хан идарәсендә кыпчак кабиләләренең куәтле феодаль берләшмәсе хасил булган. Көнбатыш кыпчакларының җиңелүенә һәм Кобяк ханның үтерелүенә җавап итеп, шул ук 1183 елны Кончак хан Руська каршы сугыш хәрәкәтләре башлаган, Переяславльне һәм Путивльне алган, Святославның улы Игорь гаскәрен тар-мар китергән, ә кенәзнең үзен әсир иткән. Бу вакыйгалар «Игорь полкы турында җыр» дигән мәгълүм поэмада ачык сурәтләнгән, аннары шул поэма А. П. Бородинның «Князь Игорь» дигән мәшһүр операсына сюжет итеп алынган.
Руслар белән даими аралашу нәтиҗәсендә кыпчакларның кечерәк бер өлеше XII йөзнең уртасыннан христиан диненә күчә башлаган; мәсәлән, хәтта Кончакның улы Юрий исеме белән чукындырылган. 1190—1193 елларда русларның кыпчакларга каршы яу чабулары аларның көчен тәмам какшаткан, һәм кыпчаклар монголларның басып алулары чорында руслар белән бәйләнешкә кергәннәр. Кыпчакларның, руслар белән бергә, 1223 елны Азов диңгезеннән төньякта, Украинаның хәзерге Донецк өлкәсендәге Калка елгасы буенда монголларга каршы бергәләп сугышка чыгулары билгеле. Руслар һәм кыпчаклар анда җиңелүгә дучар ителгәннәр.
Евразия далаларында урта гасыр күчмәләре турында сөйләгәндә тагын ике халыкны: мадьярларны (венгрларны) һәм аларның бер үк исемдәге диярлек чордашлары маҗарларны кыскача телгә алмый булмый. Мадьяр-венгрлар IX йөзнең беренче яртысында Идел аръягыннан—Көньяк Уралдагы үзләренең төп җирләреннән килгәннәр: X йөз башында Дон белән Днепр арасында, Хәзәр иленең төньяк-көнбатыш чикләре буенда алар Лебедия дип аталган кабиләләр берлеге оештырганнар. Аның эченә шулай ук бу якларда яшәүче болгарлар, аланнар һәм славяннар кергән. Шул ук вакытта Идел аръягыннан бәҗәнәкләр дә күченеп килгәннәр һәм венгрларга каршы сугыш башлаганнар. Мадьярларның төп көчләре Дунай ягына яуга киткән булудан файдаланып, бәҗәнәкләр Лебедиянең калган халкын кырып бетергәннәр. Көнбатыштан әйләнеп кайткан мадьярлар, җирләренең бушап калганын күреп, кире Дунайга, Паннониягә күченеп киткәннәр. Алар шунда төпләнеп калганнар һәм Венгр дәүләте оештырганнар. Әйтергә кирәк, венгрларның кабиләдәшләре, алар белән бер үк диярлек телдә сөйләшүче, бүген Урал аръягында, Төмән өлкәсендә яшәүче халыклар да бар. Алар—хантлар һәм мансилар—Ханты-Манси милли округының төп халкы. Венгр-мадьярлар да, хантлар да, мансилар да Урал телләре гаиләсенең фин-угор төркеменә карый торган угор төркемчәсенә керәләр.
Урта гасырлар Евразиясендә угор-мадьярлардан аерылып торган төрки маҗарлар да яшәгән. Кызганыч, элек тарихи әдәбиятта күбесенчә мадьярлар, нигездә венгрлар, дөресрәге, мадьяр-венгрлар турында гына язылган, ә мадьярларның икенче төркеме, ачыклап әйткәндә, төрки телле кабиләләр булган маҗарлар мәсьәләсе читтә калган (башта маҗгар рәвешендә йөргән, тора-бара «г» хәрефе югалган). Хикмәт шунда, хәзерге тикшеренүчеләр генә түгел, хәтта урта гасыр географларының кайберләре дә бу ике төркемне буташтырганнар. Географларның үзләренә әлеге кабиләләр белән очрашырга туры килмәгән, алар турында башлыча бүтәннәр сөйләвенә таянып кына язганнар. Әмма гарәп-фарсы тарихи географиясенең күпчелек язмаларында нәкъ менә ике төрле кабилә хакында ачык әйтелә. Мәгълүматларның бер төре төркиләр дип аталган күчмә маҗарлар турында, икенче төре угорлар төркеменә кергән, хәзерге венгр-мадьярларның бабалары булган, утрак тормышта яшәгән, җир эшкәртеп көн иткән мадьярлар турында ышандырырлык итеп раслый. Маҗар-төркиләр башкортлар һәм бигрәк тә мишәр татарларының ерак этник тарихында эз калдырганнар. XIV гасырда Төньяк Кавказ җирендә Алтын Урданың Маҗар шәһәре дә булган.
Сораулар һәм биремнәр:
1. Халыкларның Бөек күчеше Евразиянең сәяси һәм этник дөньясына нинди үзгәрешләр керткән? Кыскача гына һуннар турында сөйләгез, аларга хас сыйфатларны күрсәтегез.
2. Урта Идел буена һәм борынгы Татарстан җиренә иң элгәреге төркиләр кайчан килеп чыкканнар? Алардан нинди археологик истәлекләр калган?
3. Һуннар империясенең җимерелүе турында кыскача сөйләп бирегез. Аның хәрабәләрендә төрки телле кабиләләрнең нинди яңа берләшмәләре оешкан?
4. Төрки телле аварлар хакында ниләр беләсез? Борынгы болгарлар белән хәзәрләрнең нинди уртак сыйфатлары булган?
5. Төрекләр (гузлар) һәм бәҗәнәкләр кемнәр алар? Көнчыгыш Европаның ерак үткәнендә алар нинди эз калдырганнар?
6. Кыпчаклар (половецлар) турында сөйләп бирегез: Идел һәм Днепр буе далаларына алар кайчан һәм кайдан килеп утырганнар, алар тормышыннан нинди сәяси вакыйгалар сезнең хәтергә ныграк кереп калды?
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
X йөз башында яшәгән фарсы географы Ибне Рустәнең «Кадерле кыйммәтләр» дигән китабыннан:
Бортаслар турында
«Бортаслар җире хәзәр белән болгар җире арасында, беренчесеннән 15 көнлек юл ераклыгында. Бортаслар Хәзәр патшасына буйсыналар һәм 10 мең атлы сугышчы бирә алалар... Аларның җирләре иркен, урманнары күп. Бик көчлеләр һәм батырлар булып, болгарларга һәм бәҗәнәкләргә яу чабалар... Үзләре зифа буйлы, чибәр һәм таза гәүдәлеләр. Әгәр дә ки берәрсе икенчесен рәнҗетсә яки мәсхәрәләсә, орыпмы, кадапмы яраласа, кыерсытылганы зарар китерүчедән үч алмыйча торып алар арасында килешү вә туганлашу була алмый».
XI йөз фарсы тарихчысы әл-Гардизинең «Хәбәрләрнең күрке» китабыннан:
Бәҗәнәкләр турында
«Ошбу бәҗәнәкләр көтүләр тоталар; аларның атлары һәм куйлары бик күп, һәм дә алтын вә көмеш савытлары күп, кораллары күп. Алар көмеш билбау йөртәләр, сугыш вакытында үзләре күтәреп йөртә торган байраклары һәм сөңгеләре бар; сугыш вакытында кычкырта торган быргылары үгез башына охшаган».
XI йөздәге табигать фәннәре галиме гарәп әл-Марвазинең «Җәнлекләр табигате» китабыннан:
Маҗарлар турында
«Маҗарлар — төрки халык... Аларның башлыгын 20 мең җайдак озатып йөри... Алар — тирмә (чатыр) кешеләре, көтүлек һәм ризык эзләп күченеп йөриләр... Аларның җирләре күп, иңе-буе йөз фәрсәхка җитә (фәрсәх — 5—6 км аралыгындагы үлчәм берәмлеге)... Байлыклары күп һәм алыш-биреш итү дә аларга муллык китерә».
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^