Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 11. ТӨРКИ КАХАНЛЫГЫ
...Гунхой шәһәренең барча кешеләрен яшь Сарымбәт хан кырып бетерә, бары тик гүзәл Майяне генә исән калдыра, аны үзенең туган Шибә шәһәренә алып кайта һәм аңа өйләнә. Алар бер-берсен яратышалар. Көннәрдән бер көнне Майя ханга варис бүләк итәчәген, ә үзенең үләчәген әйтә. Ул иренә үзен даладагы Кара күлнең текә яры өстенә җирләргә куша.
Майя ир бала таба һәм икенче көнне үлеп тә китә. Хан аның соңгы теләген үти — аны Кара күл буенда җирли. Сарымбәт һәркөнне аның каберенә бара, үзенең Майясе өстендә яшь түгеп кайта...
Ел артыннан ел үтә, хан картая, әмма көн саен үзенең хатыны каберенә барып йөри. Ниһаять, ул тәхеттән ваз кичә, анда үзенең улын утырта һәм, дәрвиш кыяфәтендә киенеп, янчык асып, таякка таянып, туган шәһәре белән бәхилләшеп китеп бара.
Сарымбәт Кара күл буена, Майя кабере янына килеп чыга һәм шунда ялгызы гына яши башлый. Еллар үтә. Әүвәлге хан ап-ак чәчле картка әверелә. Аның янына кешеләр киләләр, үз кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә, аңардан акыл алырга йөриләр.
Сарымбәт үзенә Майя белән янәшә кабер казый һәм шуңа төшеп йоклый башлый. Менә бервакыт иртән уянып китсә, үз каршында Гунхойның элеккеге хөкемдары карт Олай ханны күрә. Олай Сарымбәткә әйтә, теге чакта син бик күп ят кан — минем кабиләмнең канын койдың, әмма үзеңнең тәүбәң белән гаебеңне юдың, ди. Сарымбәт, үзенең әүвәлге дошманының шундый сүзләрен ишеткәч, елап җибәрә, Гунхойны ничек җимерүен, аның кешеләрен ничек кырып бетерүен күз алдына китерә, үзе үлгәч тә шушында, Майясе белән янәшә күмүен үтенә. Дәрвиш хан икенче көнне үлә, һәм Олай аның теләген үти.
...Бик ерак заманнардан бирле Кара күл ярында янәшә ике кабер — Сарымбәт хан белән гүзәл Майя каберләре калку булып ерактан күренеп тора. Монда ерак-ераклардан кешеләр киләләр, бер-берсен шулай яраткан кешеләрнең рухына баш иеп, олы ихтирамнарын күрсәтәләр.
Йөз елдан соң Олай ханның оныгы җитәкчелегендәге Гунхой кабиләсе Шибәне басып ала һәм шәһәрне җимертә. Майя белән Сарымбәт кабереннән гайре һәммә нәрсә юк ителә, яндырыла, тар-мар китерелә.
Яшь хан изге урынны карарга килә һәм ирексездән елап җибәрә. «Сарымбәт хан ничек яратырга икәнен күрсәтеп калдырды,— ди ул.— Барысы да үтә, җимерелә, юкка чыга, әмма мәхәббәт кала...»
Күренекле рус язучысы Д. И. Мамин-Сибиряк үткән йөздә Урта Азиядә язып алган борынгы риваятьтә шундый хәлләр тасвирланган. Бу риваятьне кыргызлар да, казакълар да һәм төрки телле башка халыклар да тудырган булуы мөмкин. Ләкин, ничек кенә булмасын, бу риваять үзенең тамырлары белән иң беренче рәсми төрки дәүләте яшәгән ерак заманнарга барып тоташа. Гәрчә төрки телле халыклар анда бик борынгы дәверләрдә үк яшәсәләр дә һәм төрле исемнәр («хунну-һуннар», «тэле» һ. б.) белән аталсалар да, аларның бер уртак дәүләтләре булмаган әле. «Төрки» исеме белән аталган, үзенең этник йөзе булган һәм төрки телле халыклар күпчелекне тәшкил иткән Төрки каханлыгы менә шундый дәүләт булган. Ул 552 елда, татар халкының милли дәүләтләренең иң соңгыларыннан берсе булган Казан ханлыгы җимерелүгә кадәр нәкъ 1000 ел элек барлыкка килгән.
Безгә мәгълүм Ашин ыруыннан чыккан, Көнбатыш Кытай биләмәләрендә яшәгән һун кабиләсе 460 елда ук әле җуҗаннарга буйсынган (җуҗаннар — Үзәк Азиянең күчмә кабиләләре). Озак та үтмәстән алар Алтайга күченеп киткәннәр һәм анда, җирле кабиләләр белән бергә оешып, «төркиләр» («тү-кю», «төркетләр») дигән исем алганнар. 545 елда алар уйгырларны, ә 551 елда җуҗаннарны тар-мар иткәннәр, һәм менә бер елдан, 552 елда, Төрки каханлыгы төзелгән; аны кайчак Бөек Төрки каханлыгы дип тә атыйлар. Аның беренче хөкемдары Бумын (кайбер чыганакларда—Тумын) «Ил ханы», икенче төрле әйткәндә, «кахан» (каган) дигән дәрәҗә алган. Бу исем олуг, бөек хан дигәнне аңлаткан. Ләкин Бумын шул ук 552 елда үлгән. Бумын кахан һәм бераз соңрак энесе Истәми кахан җеназасына күпләгән халыкларның вәкилләре җыелган. Алар арасында «Отуз татар» («Утыз татар») кабиләләре берлегенең вәкилләре дә булган. Әлеге кабиләләр, шулай ук «Токуз татар» («Тугыз татар») берлеге кабиләләре хакында Алтын Урда турындагы бүлектә киңрәк сөйләнер. Хәзергә биредә бу татар кабиләләре хакында VII—VIII йөзләрдәге кабер ташлары—борынгы төркиләрнең язма истәлекләрендә телгә алынуын әйтү белән генә чикләнәбез. Алар—татарлар хакындагы беренче язма тарихи мәгълүматлар.
555 елга Үзәк Азиянең күп халыклары һәм кабиләләре Төрки каханлыгына буйсыналар. VI йөзнең 60 нчы елларында төркиләр Урта Азиядәге Эфталитлар дәүләтен тар-мар итәләр. Гомумән, каханлык Алтайдагы, Үзәк һәм Урта Азиядәге күп кабиләләрне берләштергән. Озак та үтмәстән, төрки кабиләләр бөтен Евразия далаларын басып алганнар. Каханлык көнчыгышта Кытай империясе белән чикләнгән булган, ә кояш баешы ягында Кырымга кадәр диярлек барып җиткән.
Төрки каханлыгында, һуннар урдасыннан аермалы буларак, баштан ук феодаль мөнәсәбәтләр туган, (һуннар империясе исә ыруглык җәмгыяте җимерелүнең соңгы чорында, аның сыйнфый җәмгыятькә әверелә башлаган дәверендә яшәгән, анда әле хәрби демократия өстенлек иткән.) Вакытлар үтү белән Төрки каханлыгының эчке эшләренә Суй династиясе хакимлек иткән Кытай империясе тыкшына башлаган. Төрки җәмгыятенең үзендә дә эчке каршылыклар килеп чыккан. Шулар нәтиҗәсендә VII йөз башында каханлык икегә аерылган: Көнбатыш Төрки каханлыгы һәм Көнчыгыш Төрки каханлыгы барлыкка килгән.
Көнбатыштагысы, нигездә, Урта Азия җирләрен биләгән һәм ун төрки кабиләне берләштергән. Ул безгә таныш Истәми каханның улы Датоу кахан идарә иткәндә көч-куәткә ирешкән. Көнчыгыш Европа далаларында Хәзәр каханлыгы үсеп чыкканнан соң, Төрки каханлыгы үзенең Кырымга тикле Көнбатыш биләмәләрен югалткан, ләкин Алтайдагы чикләрен саклап калган. VII йөзнең 60 нчы еллары азагына Көнбатыш Төрки каханлыгының төп чикләрен Кытай басып алган. Гәрчә VIII йөз башына каханлык Кытайга буйсынудан котылса да, төньяктан яңа кабиләләрнең басып керүе 740 елда Көнбатыш каханлыкның җимерелүенә китергән.
Көнчыгыш Төрки каханлыгына, җирләре янәшә булганлыктан, Кытай империясеннән саклану өчен тагын да күбрәк көч куярга туры килгән. Баштарак ул үз бәйсезлеген саклый алган, ләкин бераздан яңадан шул ук империягә бәйле булып калган. VII йөз азагында төркиләр Кытайга каршы зур күтәрелеш оештырганнар, һәм каханлык үз куәтен кабат ныгыткан. VII йөз азагында һәм VIII йөз башында дәүләтнең чикләре шактый киңәйгән, Көнбатыш каханлыкның көнчыгыш төбәкләренә кадәр барып җиткән. Әмма Кытай белән, бу юлы инде Тан династиясе империясе белән, үзара мөнәсәбәтләр яңадан киеренкеләнгән. VIII йөзнең 30 нчы елларында булып үткән каты бәрелешләрдә каханлык үз иреген кабат саклап калган. Бу сугышларда Билге кахан (ул 716—734 елларда идарә иткән) һәм бигрәк тә аның энесе, урта гасырларның атаклы каһарманы, гаскәр башлыгы, ханзадә (принц) Күлтәгин зур хәрби осталык күрсәткәннәр.
Көнчыгыш Төрки каханлыгы соңгы кахан Озмыштәгин идарә иткән чорда, 745 нче елда, Уйгыр каханлыгы белән каты сугышта тар-мар ителгән. Каханлыкның борынгы татар һәм угыз гаскәрләреннән торган армиясенең бу бәрелеше хакында уйгыр ханы Муенчурның кабер ташына язылган. Бу истәлектәге мәгълүматларга караганда, әлеге сугыш кырына 30 мең татар чыккан. Ул ерак заманнар өчен бик зур сан бу.
Төрки каханлыгының икътисады һәм мәдәнияте хакында берничә сүз. Анда хуҗалыкның нигезен терлекчелек тәшкил иткән. Игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Борынгы төркиләр шулай ук металл эшкәртүдә дә оста булганнар; археологик казулар вакытында, төрле эш һәм сугыш коралларыннан башка, мәгъдән эретү корылмаларының калдыклары да табылып тора. Йон, тире, күн эшкәртү, алардан кием-салым тегү, каеш-сбруй әйберләре җитештерү шактый зур үсеш алган булган. Җитештерү һәм сәүдә үсеше акча әйләнешенә китергән: дәүләт башлыклары исеменнән төркиләр VII йөздән үк үз акчаларын суга башлаганнар, мәсәлән, Сөяб, Тараз, Утрар шәһәрләрендә сугылган акчалар мәгълүм. Әйе, безнең ерак бабаларыбыз шул вакытларда ук инде шәһәрләрдә дә яшәгәннәр, шуңа күрә борынгы төркиләр җәмгыятен бары тик күчмә, дала дөньясы дип кенә күз алдына китерү дөрес үк булмас.
Язу барлыкка килү төрки мәдәниятенең, аеруча Көнчыгыш Төрки каханлыгы җәмгыятенең иң зур казанышы, цивилизация билгесе санала. Узган гасырда ук Төньяк Монголиянең Урхун елгасы буенда борынгы төрки—рун язулы кабер ташларының табылуы бөтендөнья тюркология фәнендә гаҗәеп зур ачыш булды. Исемнәре югарыда телгә алынган Билге кахан һәм Күлтәгин, шулай ук төрки каханнарының гаскәр башлыгы һәм киңәшчесе зирәк Төнйокук истәлегенә куйган ташлардагы язулар чын мәгънәсендә тарих һәм тел гыйлеме фәнен шаккатырды. Бу язмалар бөек ханнарның һәм атаклы гаскәр башлыкларының тормышын, сәяси вә хәрби эшчәнлекләрен Төрки каханлыгының гомуми тарихы яктылыгында төгәл һәм ачык итеп тасвирлыйлар, борынгы төркиләрнең телен өйрәнүдә бәя биреп бетергесез зур фәнни байлык булып саналалар.
Борынгы төркиләрдә шулай ук таштан кеше сыннары ясау сәнгате шактый камилләшкән булган. Аларда гадәттә биленә корал аскан һәм кулына савыт тоткан сугышчы сурәтләнә—мондый сыннар сугышларда һәлак булганнар хөрмәтенә куелганнар. Тау-ташларга һәм кыяларга чокып рәсем ясау сәнгате дә төркиләрдә таралыш алган. Аларда сугышчы җайдаклар, шулай ук барс, тау кәҗәсе, дөя һәм башка җәнлек сурәтләре ясалган. Бизәкләү-гамәли сәнгатенең күп кенә төрләре өчен чәчәк орнаменты бик тә хас булган; гомумән, чәчәк бизәге төрки-дала сәнгатенең бай вә аерылгысыз өлеше саналган һәм ул төрки халыкларның сәнгате өчен әле дә шулай.
Бизәкләү-гамәли сәнгате дип гомумән халык сәнгатенең тормыш-көнкүрештә киң кулланыш алган, төрле бизәкләр белән бизәлеп эшләнгән төре атала. Моңа алтын-көмештән, башка төрле металлдан, пыяла, күн, тукыма, агачтан, балчыктан ясалган зәркән (ювелир) әйберләр, савыт-саба, эш һәм сугыш кораллары, өс, баш һәм аяк киемнәре, балалар уенчыклары, ат сбруйлары, арба-чана, кеше тормышы өчен кирәк булган бүтән күп төрле әйберләр керә. Боларны эшләүдә сәнгатьнең нәкыш, кою, бөртекләү, каралту, кырлау, басма, алтын һәм көмеш йөгертү, асылташлар белән бизәү, каю, чигү һәм башка бай алымнары кулланыла.
Тулаем алганда, Төрки каханлыгы, тарих фәне раславынча, борынгы төрки кабиләләрне бергә туплауда, берләштерүдә мөһим урын тоткан. Халкының күпчелеге борынгы татарлар булган Көнчыгыш каханлыгы, сүз дә юк, татар халкы дәүләтчелегенең башлангычы булып тора.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^