Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 12. КИМӘК КАХАНЛЫГЫ
XI йөздәге фарсы тарихчысы әл-Гардизинең югарыда әйтелгән «Хәбәрләрнең күрке» дигән китабында VII—VIII йөзләргә караган бер кызыклы риваять китерелгән. Әйдәгез, без дә шуның белән танышып үтик.
...Татарларның хөкемдары үлеп, ике улы кала; өлкәне патшалык итә башлый, кече улының көнчелеге кузгала, ул Шад исемле була. Абыйсын үтермәкче итә, тик уңышсызлыкка очрый һәм үзе белән кәнизәк (кол) кызын алып, качып китә. Бер зур елга ага торган җиргә барып туктыйлар. Анда агачлар үсә, киек кош-корт бик күп. Ханзадә шунда чатыр кора һәм көн итә башлый. Үзенең кәнизәк юлдашы белән ул көн саен ауга йөри. Ит белән тукланалар, ә кеш, тиен һәм ас тиреләреннән үзләренә кием тегеп кияләр.
Көннәрдән бер көнне алар янына кардәш татарлардан җиде кеше килеп туктый. Исемнәре Ими, Имәк, Татар, Баяндар, Кыпчак, Ләникәз, Аҗлад икән. Бу кешеләр үз җирләрендә хуҗаларының атларын көткәннәр, ә бер заман көтүлекләрдә үләннәр корып беткән. Яңа көтүлек эзләп, Шад яши торган җиргә килеп чыкканнар. Аларны күргәч, кыз боларга: «Иртеш», дигән, ә ул сүз «туктагыз» дигәнне аңлаткан. Шуннан елга да Иртеш исеме алган. Кызны танып, барысы да туктап калган һәм үз чатырын корган. Сунардан күп табыш белән Шад та кайтып төшкән һәм кунакларны сыйлаган. Көтүчеләр шунда кышка чаклы торып калганнар. Менә кар яуган, алар инде кайтып китә алмаганнар. Яңа җирдә үлән куе булган. Имәк, Татар, Кыпчак һәм барысы бөтен кышны шунда үткәргәннәр. Яз җиткәч, җир яңадан матур төскә кергән. Алар бер кешеләрен, тугандашларының хәлен белеп килү өчен, элеккеге җирләренә, татар җәйләвенә кайтарып җибәргәннәр. Ул кайтып җиткәч күрә — анда коры ялан гына калган: дошман явы килеп, бөтенесен талап, кырып киткән. Татар кабиләсенең исән калганнары, көтүчене күреп, тау ышыгыннан чыкканнар. Ул аларга Шадның яңа җирләре турында сөйләгән. Шуннан соң алар, җыйнаулашып, Иртешкә таба юл алганнар. Барып җиткәч, Шадны үзләренең башлыгы санап, баш иеп сәламләгәннәр һәм кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә керешкәннәр. Бу хакта ишеткән башка кешеләр дә монда килә башлаганнар. Җиде йөзләп кеше җыелган. Алар озак вакытлар буена Шадка хезмәт иткәннәр; аннары, бик нык ишәеп киткәч, тау араларына күченеп таралышканнар, һәм югарыда аталган җиде кеше исемендә җиде кабилә барлыкка килгән...
Бу хикәяттә сөйләнелгән татарлар нәкъ менә 745 елда Көнчыгыш Төрки каханлыгы җимерелгәннән соң кояш баешы ягына күченеп киткән борынгы татар халкының бер өлеше булган. Ул вакытта аларның бер өлеше уйгурларга буйсынып калганнар, бераздан киданнар белән союзга кергәннәр (киданнар—Төньяк Кытай җирендә яшәгән күчмә кабиләләр; күбрәк кара кытайлар дип йөртелгәннәр), ә беркадәресе көнбатышка киткән. Менә шулар инде Көнбатыш Себердә дәүләт—Кимәк каханлыгы барлыкка килүдә мөһим урын тотканнар. Каханлыкның төп җирле халкы шулай ук төрки телле кабиләләр, безгә инде мәгълүм кыпчаклар белән кардәш кимәкләр булган. Дөресрәге, әлеге кабиләләр берлегенең зур бер өлеше, көнбатыш төркеме, кыпчаклар дип йөртелгән. Соңрак, Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары яшәгән чорда кыпчаклар татар халкының этногенезында бик зур роль уйнаганнар («этногенез» грекча ике сүздән тора: «этнос»—халык һәм «генезис» — башлангыч, һәм икесе бергә халыкның килеп чыгышы дигәнне аңлата). Димәк, бу кабиләләрнең—һәм борынгы татарларның, һәм кимәкләрнең, һәм кыпчакларның — башлангыч тарихы үзара бик нык бәйләнгән, алар кардәш кабиләләр булганнар.
Кимәкләр үзләре—тагын да борынгырак исемнәре «йәмәкләр» — VII йөздә Көнбатыш Төрки каханлыгына кергәннәр һәм Алтайдан төньяктарак күченеп көн иткәннәр. Кимәк кабиләләре берлегенең үсеп китүенә Көнчыгыш Төрки каханлыгының таркалуы да нык тәэсир иткән, чөнки шул таркалу нәтиҗәсендә кимәк-кыпчакларга татарлар, баяндарлар һәм башка төрки кабиләләр килеп кушылганнар. Әл-Гардизинең югарыдагы хикәясендә бу хакта бик ачык тасвирланган.
Урта гасырларда яшәгән гарәп-фарсы географлары һәм сәяхәтчеләренең язмаларында кимәкләр һәм кыпчаклар турында, аларның яшәгән урыннары һәм күршеләре, хуҗалык итүләре, гореф-гадәтләре һәм дини табынулары хакында гомумән бик кызыклы мәгълүматлар бирелгән. Мәсәлән, алар язганча, кимәкләрнең күпчелеге Иртеш тирәсендә, ә кыпчаклар Урал тауларына табарак яшәгәннәр. Кайбер хезмәтләрдә кимәкләрнең хәтта тагын да көньяктарак яшәгәнлеге әйтелә. X йөз уртасындагы гарәп географы Ибне Хәукал, мәсәлән, үз язмасына теркәгән картасында кыпчак-кимәк кабиләләре Арал диңгезеннән төньяктарак далаларда угызлар белән бергә күчмә көн итәләр дип күрсәтә. Бөек фарсы шагыйре Фирдәүси үзенең дөньякүләм мәшһүр «Шаһнамә» поэмасында хәтта Каспий диңгезен Кимәк диңгезе дип тә атаган, шуннан чыгып күчмә кимәкләрнең Каспийга кадәр барып җитүләрен фараз итәргә мөмкин.
Кимәк каханлыгы, мәсәлән, Төрки һәм Уйгыр каханлыклары кебек үк, бигрәк тә IX—X йөзләр аралыгында, башлангыч феодаль дәүләт берләшмәсе рәвешендә булган. Аның башында варислык буенча хакимлек итүче кахан торган. Аңардан тыш нәселдән-нәселгә килгән өлкә башлыклары — бәкләр идарә иткән, алар барысы 12 булган, башкача әйтсәк, каханлык 12 билектән, кенәзлектән торган. Кайберләре, әйтик, кыпчак биләре, хәтта хан дип тә аталган. Ә кахан — бөтен дәүләтнең башлыгы — олуг хан, башкача әйткәндә, ханнарның ханы дигәнне аңлаткан. Иранлылардагы кебек. Алар үзләренең олуг шаһларын «шаһиншаһ» дип йөртәләр бит. Кыскасы, Кимәк каханлыгы элгәре урта гасырның ярыйсы ук зур дәүләте булган.
Иртеш буендагы Йәмәк шәһәре бу дәүләтнең башкаласы саналган. Кахан үзенең яраннары белән шунда яшәгән. Көнбатыштагы кыпчаклар төркеменнән аермалы буларак, кимәкләр инде ярымутракланып яши башлаганнар һәм җир эшкәртү белән дә шөгыльләнгәннәр. Урта гасырлардагы гарәп географлары шулай ук кимәкләрнең бодай, арпа, хәтта дөге игүләрен язып калдырганнар. Аларда кимәкләрнең башка шәһәрләре булуы турында да мәгълүматлар бар. Көнчыгышның атаклы галим-географы әл-Идриси язмаларына караганда, бу шәһәрләр яхшы ныгытылган булган, Кимәк иленең башкаласында базарлар һәм табыну сарайлары гөрләп торган. Әлбәттә, ул чактагы ярымкүч-мә халыкларның шәһәрләрендә яртылаш җиргә казып салган өйләр дә, тирмәләр дә шактый булган.
Кимәк гаскәре җайдаклардан һәм җәяүле сугышчылардан торган. Кораллары нигездә төз озын кылычтан һәм бераз бөгелгән кылычтан гыйбарәт булган, сөңге һәм ук-җәяләр белән дә коралланганнар. Алар археологик тикшерүләр вакытында табылып торалар. Казыганда тагын төрле көнкүреш әйберләре, эш кораллары һәм күп кенә бизәнү әйберләре килеп чыга; андыйлардан, мәсәлән, металл көзгеләр, муенсалар, төрле асылмалар, сурәтле төймә, дирбия-сбруй, аеллар очрый.
Төрки телле күп кенә башка халыклардагы кебек, кимәкләрдә дә каһарман сугышчылар һәм күренекле кешеләрнең таш сынын кую йоласы яшәгән. Бу сыннар дала кыпчаклары һәм Төрки каханлыгы халыкларының таш һәйкәлләреннән гадирәк итеп ясалган булулары белән аерылып торалар. Кимәкләр мәҗүсиләр булганнар һәм Иртеш елгасына табынганнар, елганы кешенең алласы итеп исәпләгәннәр, шулай ук утка, кояшка һәм йолдызларга да изге итеп караганнар. Гарәп географларының мәгълүматларына караганда, кимәкләр һәм кыпчаклар хәтта астрология белән дә шөгыльләнгәннәр, йолдызлар «теленнән» файдаланганнар. Кимәк җәмгыятенең бер өлеше, беренче чиратта югарыгы катлавы, манихейлык дине һәм ислам кабул иткән.
Манихейлык — безнең эраның III гасырында Мани атлы фарсы кешесе тарафыннан нигез салынган дини тәгълимат. Үз динен Мани фарсы җирендә, Урта Азиядә һәм һиндстанда тараткан. Манихейлыкның нигезендә яхшылык белән яманлыкның, яктылык белән караңгылыкның көрәше турындагы дуализм тәгълиматы ята («дуализм» латинча «дуалис» сүзеннән ясалган, ике башлангычның тиңдәшлеге дигән мәгънәдә). Ул Кытайдан алып Испаниягә кадәр барып җиткән, Рим мәҗүсилеге, христиан һәм ислам диннәре тарафыннан эзәрлекләнгән, кысрыкланган. Манихейлык Уйгыр каханлыгында хакимлек итүче дин булган.
Ислам—христиан һәм будда диннәре белән бергә дөньякүләм таралган өч диннең берсе. Безнең эраның VII гасырында Гарәп ярымутравында (хәзерге Сөгуд Гарәбстаны) Мөхәммәд тарафыннан нигез салынган. Тәгълиматның нигезе бердәнбер Аллага табынудан һәм Мөхәммәдне аның җирдәге вәкиле, Пәйгамбәр итеп танудан гыйбарәт. Исламның төп өйрәтмәләре изге китапта — Коръәндә язылган. Гарәп дөньясында, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләрендә, Ерак Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Үзәк Африканың күп кенә илләрендә бик киң таралган. Көнбатыш Европада һәм Америкада күп кенә ислам җәмгыятьләре бар. Элекке СССРдагы төрки телле һәм кайбер фарсы телле халыкларның күпчелеге ислам дине тотучылар — мөселманнар.
Кимәк җәмгыятендә рун язуы да кулланылган. Тарихи һәм археологик чыганаклар шуны дәлилли. Иртешнең югарыгы агымы буенда бер хатын-кыз кабереннән табылган металл көзгегә, мәсәлән, безнең телгә күчергәндә, шушындыйрак мәгънәдә язу язып куелган: «Күренекле хатын үзенең көнчелегеннән бушаныр. Аның бәхетле көннәре башланыр...»
Тулаем алганда, элгәре урта гасырдагы кимәкләр чоры фән дөньясына шактый яхшы билгеле. Төрки каханлыгы таркалганнан соң барлыкка килгән Кимәк каханлыгы татар халкының, барыннан да элек, Себер татарларының этник һәм сәяси тарихында беркадәр эз калдырган. Нәкъ менә кимәкләр Себер татарларының барлыкка килүендә борынгы, Алтын Урдага кадәрге чорда катнашкан кабиләләрнең берсе булып санала.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^