Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 13. ХӘЗӘР КАХАНЛЫГЫ
Хәзәр каханлыгы—Көнчыгыш Европаның Идел буе, Төньяк Кавказ һәм, гомумән, Урта Евразия халыклары тарихында зур эз калдырган беренче феодаль дәүләт. Хәзәрләрнең Көнчыгыш Европа далаларына килеп чыгуларыннан алып аерым дәүләт төзүләренә кадәрге кыскача тарихлары белән без югарыда танышкан идек. Шунда ук, хәзәрләрдән башка, болгарлар, барсиллар, бәләнҗәрләр, савирлар һәм аланнарны, дөресрәге, төрки телле кабиләләр арасында яшәп нык төркиләшкән төньяк аланнарын телгә алып киттек, һәм менә алар VII гасыр башларында хәзәр кабиләләре берлеге төзиләр, шул ук гасыр урталарында ул чын мәгънәсендә дәүләткә—Хәзәр каханлыгына әверелә. VII гасырның 80 нче елларына каханлыкның хакимлеге Каспий һәм Азов арасындагы Төньяк Кавказ далалары белән генә чикләнеп калмый, ә Кара диңгез буйларында Кырымга кадәр барып җитә.
VIII йөздә, аеруча аның икенче яртысында, Хәзәр иле Византия һәм Гарәп хәлифәлеге белән Кавказ аръягы һәм Кырым өчен өзлексез сугышлар алып барган. 731 елда хәзәрләр гарәпләр гаскәрен туздырганнар һәм бәйсезлек сәясәте алып бара башлаган Албанияне ясак түләп торырга мәҗбүр иткәннәр (монда сүз Кавказ Албаниясе дип йөртелгән, хәзерге Азәрбайҗанның башлангычы саналган Албания турында бара). Моңа җавап итеп, хәлифә күпсанлы гаскәр җибәргән. Гарәпләр Хәзәрләрне тар-мар иткәннәр һәм аларның көньяктагы җирләрен биләп ала башлаганнар. Кахан гарәпләрне көч-хәл белән генә туктата алган. Алты елдан соң гарәпләр янә һөҗүм башлаганнар. Хәзәрләрнең Кавказдагы башкаласы Сәмәндәр һәм тулаем каханлыкның бәйсез яшәве җитди куркыныч астында калган. Гарәпләр каханлыкның ислам диненә күчүен таләп иткәннәр, хәзәр каханы бу таләпне үтәргә мәҗбүр булган.
Әлеге сугышлар нәтиҗәсендә хәзәр иленең күп кабиләләре төньякка — Иделнең түбәнге агымына һәм Дон буйларына күчеп киткәннәр. Дәүләтнең башкаласы VIII гасыр башында Каспийга якынрак, Идел тамагыннан ерак түгел урнашкан Итил шәһәренә күчерелгән. Утрак тормыш башлаган хәзәрләр игенчелек һәм балык тоту белән шөгыльләнгәннәр. Бай һәм үзенчәлекле мәдәният барлыкка килгән. Аның нигезен бүген фәндә Салты Маяк археологик культурасы дип йөртелгән культура тәшкил иткән. Гәрчә аны Хәзәр каханлыгының дәүләт культурасы дип атасалар да, аны тудыруда һәм үстерүдә болгарлар һәм аланнар зур роль уйнаганнар. Бу культура хакында без алдагы бүлектә киңрәк тукталырбыз. Ә хәзергә сәяси вакыйгаларның ничек дәвам итүләре белән танышыйк.
VIII гасыр азагында Хәзәр каханы мөселман диненнән баш тарткан. Кавказ аръягындагы җирләр өчен гарәпләр белән янәдән сугышлар башланып киткән. Бу сугышта каханлыкка Византия булышкан. Ул моны барыннан да бигрәк хәзәрләр арасында христианлыкны тарату максаты белән эшләгән. Ләкин кахан һәм аның якыннары дәүләтнең бәйсезлеген саклау өчең башка дин эзләгәннәр. VII йөз башларында Византиядән күченеп утырган еврейләр тоткан яһүд дине шундый дин булган. Ләкин асылда бу динне аксөяк хәзәрләр генә кабул иткәннәр, төп халык исә мөселман һәм мәҗүси булып калган; христианнар да булган. Каханлыктагы дин төрлелеге, хәзәрләрдә дин тоту иреге гомуммәгълүм һәм ул IX—X гасырларның гарәп-фарсы тарихи географиясендә шактый киң яктыртылган. Шул чордан хәтта мәзәкле берничә гыйбарә дә калган: имештер, савирлар (хәзәрләр) җомгада мәчеткә, шимбәдә синагогка, ә якшәмбедә чиркәүгә йөриләр икән. Бу, әлбәттә, бер кеше бер үк вакытта һәм мөселман, һәм яһүд, һәм христиан булган дигән сүз түгел. Ул, хәзәрләр арасында тегесе дә, бусы да һәм өченчесе дә булган, җыеп әйткәндә, хәзәр җәмгыятендә теләсә кайсы динне тоту рөхсәт ителгән, дигән сүз. Дәүләт эшләрендә дә демократия яшәгән: суд эшчәнлегендә җиде казый (судья)— яһүдләрдән, мөселманнардан, христианнардан икешәр һәм мәҗүсиләрдән берәү хөкем иткән. Итил, нигездә, мөселманнар шәһәре саналса, Сәмәндәрдә, мәсәлән, христианнар күбрәк булган.
Безгә инде мәгълүм хәзәрләр, алардан алдагы күпчелек дәүләтләр халыкларыннан аермалы буларак, чын мәгънәсендә сыйнфый беренче феодаль җәмгыять төзи алганнар. Хәзәр иле бөтен Көнчыгыш Европада зур дәүләт булып исәпләнгән, аның белән урта гасырларның күп дәүләтләре һәм халыклары санашырга мәҗбүр булганнар. Алай гына да түгел, аларның күбесе аңа буйсынып яшәгән. Киев Русе, мәсәлән, баштарак чорда аңа салым түләп торган, хәтта беренче рус кенәзләре каханнар (хаканнар) дип йөртелгәннәр. Хәзәр каханы Иосифның Киртиба (Кордова), ягъни гарәп-испан хәлифәлеге, вәзире Хасдай ибне Шафрутка язган хатында Хәзәргә буйсынган башка илләрнең һәм халыкларның кызыклы исемлеге китерелгән. Хасдай башта үзе
Иосифка хат җибәргән, анда фарсы сәүдәгәрләреннән Византиядән ерак түгел, моңарчы үзе белмәгән ниндидер «яһүд патшалыгы» хакында ишетүен әйткән. Бу Хасдай, исеме мөселманча булса да, чынлыкта яһүд булган һәм, табигый, төньяк тарафтагы үзенең диндәшләре белән кызыксынган. Шуңа күрә ул хәзәр каханыннан бу ил турында, аның халыклары хакында җентекләбрәк язуын сораган. Иосиф үзенең җавап хатында рәхәтләнеп һәм бик тәфсилләп, хәтта бераз мактанып китеп, Хәзәр иленең куәте, аның шәһәрләре, дәүләтнең тарихы, халкы, аңа, Иосифка, буйсынган халыклар һәм кабиләләр турында язып җибәргән. Шул хаттан бер өзек тәкъдим итәбез:
«Мин сиңа шуны хәбәр итәм: мин Г-р-ган елгасы беткән җирдә, Итил дигән елга буенда яшим. [Бу] елганың башы кояш чыгыш тарафында 4 айлык юл ераклыктадыр. Елга буендагы авылларда һәм калаларда куп ишле халыклар яшиләр, берәүләре — дала-яланнарда, ә кайберләре ныгытмалы шәһәрләрдә көн итәләр. Менә аларның исемнәре: Бор-т-с, Бол-г-р, С-вар, Арису, Ц-р-мис, В-н-н-тит, С-в-р, С-л-вийон. Һәр халык турында тәгаенләп әйтеп бетереп булмыйдыр һәм аларга сан да җитмәстер. Алар һәммәсе дә миңа хезмәт итәләр һәм ясак түлиләр».
Бу хаттагы елга һәм кабилә атамалары, әлбәттә, өстәмә аңлатма бирүне сорыйлар. Итил — безгә мәгълүм Идел. Г-р-ган—Гурган, гарәпчә—Җурҗан дигән сүз, Каспий диңгезенең көньяк-көнчыгыш ярларына кадәр барып җиткән өлкә. Диңгез үзе дә шуңа нисбәтле Гурган, Җурҗан (яки Хәзәр) диңгезе дип аталган. «Г-р-ган елгасы беткән җирдә» дигән аңлатма хатның кыскартылган редакциясендә «Г-р-ган диңгезе янындагы елга буенда» дип укыла. Сез, кадерле балалар, нигә әле Иделнең башланган җире көнчыгышка карый, ул төньяк-көнбатыштан агып килә бит, дип сорарсыз. Хикмәт шунда, иң алдагы бер бүлектә инде язылганча, Көнчыгыш географиясендә бу елганың югарыгы агымы булып Кама тамагыннан өстәге хәзерге Идел түгел, ә шушы Кама һәм, тагын арырак барып, аның көнчыгыштан агучы сулъяк кушылдыгы—Агыйдел саналган. Чөнки ул елгалар да борынгыдан Итил дип аталган (хәзер Идел). Аларны Кара Итил һәм Ак Итил дип тә йөрткәннәр.
Инде кабиләләр хакында. Бор-т-с—анысы, бәхәссез, бортаслар; Бол-г-р—болгарлар; С-вар—суварлар. Монда Урта Идел буендагы Идел Болгарының халкы булган болгарлар һәм суварлар хакында сүз бара (бу турыда алда киңрәк тукталырбыз). Арису кабиләсен кайбер тикшерүчеләр эрзя-мордвалар кабиләсе дип, кайберләре арлар— удмуртлар дип нәтиҗә чыгаралар. Ц-р-мис—чирмешләр, ягъни марилар; В-н-н-тит халкы турында хәзергә кадәр ачык сүз әйтелмәгән. Кайбер тарихчылар аларны вотяклар, ягъни шул ук удмуртлар диләр. Берәүләре аларны төньяк угор кабиләләренә кертә, ә икенчеләре славян кабиләләреннән берсе булган вятичлар дип атыйлар. С-в-р дигәнен шулай ук төньяк славяннарга кайтарып калдыралар. Соңгы атама— С-л-вийон хакында фәндә күп бәхәсләр булды, бу мәсьәләгә һаман нокта куелганы юк. Күпләр аны славяннар дип, ягъни көнчыгыш славяннар, тулаем славян-рус кабиләләре дип исәплиләр.
Иосиф, бу халыкларны үзенә буйсынучылар дип атап, чит ил кешеләре алдында, әлбәттә, бераз мактанган. Ул каханлыкның үткәндәге куәте турында язган, чөнки аның чорында бу кабиләләрнең һәм халыкларның күбесе Хәзәр иленә буйсынудан чыккан булган инде. Ни генә булмасын, әлеге мәгълүматлар VIII—IX гасырларда бу дәүләтнең данлы һәм куәтле чорында хәзәр федерациясенең нинди булганлыгын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.
Хәзәр каханлыгы күп илләр һәм халыклар белән сәүдә иткән, читкә эре һәм вак терлек, тире, мех әйберләре чыгарган, балык җилеме сату белән дан казанган. Бу җилемне мәрсин балыгы куыгыннан ясаганнар һәм йөзем шәрабенә үтә күренмәле төс бирү өчен кулланганнар. Идел болгарларыннан һәм руслардан бал һәм балавыз, кыйммәтле мехлар, Шәрыктан тукылган әйберләр сатып алганнар. Хәзәрләр бодай һәм дөге иккәннәр, кавын-карбыз һәм җиләк-җимеш үстергәннәр.
Каханлыкта шәһәр культурасы да нык үскән. Итил VIII—X гасырларда Көнчыгыш Епропаның иң зур шәһәрләреннән берсе, Хәзәр иленең башкаласы булган. Шәһәр ике өлештән торган. Көнбатыш ягында кахан, бәк һәм аларның якыннары яшәгән, идарә һәм гаскәр корылмалары урнашкан. Кахан үзе таш сарайда торган. Күпчелек йортлар саман кирпечтән өеп, өстенә балчык сылап эшләнгән булган, тирмәләр дә тезелеп киткән. Көнчыгыш өлеше Хәзәрән дип аталган — анда һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм, гомумән, шәһәр халкы яшәгән, мөселманнар шәһәре дип йөртелгән. Биредә Җамигъ мәчет, 30 мәхәллә мәчете, башлангыч һәм урта гыйлем мәктәбе вазифасын үтәгән мәдрәсәләр булган. Шунда ук христианнар, яһүдләр һәм мәҗүсиләр дә көн иткәннәр.
Кахан дәүләт башы саналса да, аның хакимлеге чикле булган; бөтен эшләр белән аның ярдәмчесе — бәк идарә иткән. Кайбер чыганакларда ул мәлик, ягъни гарәпчәләп патша дип тә атала. Шулай булуына карамастан, кахан янына ул аяк киемен салып керергә тиеш булган.
Каханның чын мәгънәсендәге хакимлеге, власте булмаса да, аның культы зур. Ул биек урында зур тәхеттә утыра, ә бәкнең урыны каханның уң ягында, түбәндәрәк. Кахан ел саен өч тапкыр гына халыкка күренеп ала. Аны күрүгә барча халык йөзе белән җиргә каплана, аңа күтәрелеп карау тыела: ул кояшка тиң! Кахан Хәзәрләрнең дошман белән сугышкан җиренә килә калса, аның сугышчылары җиргә капланырга, ә дошман сугышны туктатырга тиеш булган. Кахан үлсә, аны бик тә тантаналы һәм шул ук вакытта серле итеп җирләгәннәр: кабере өстенә зур пулат салганнар, каберне ныклап яшергәннәр, моны эшләүдә катнашкан кешеләрне соңыннан юк иткәннәр.
Хәзәр каханлыгы X гасырның 60 нчы елларында яшәүдән туктаган: аңа 965 елда Киев кенәзе Святослав җимергеч һөҗүм ясаган. Хәзәр җирләре башка дәүләтләр һәм кабиләләр берләшмәләре буйсынуына күчкән. Түбән Иделдә Идел Болгарының йогынтысы көчәйгән, ә Азов, Дон буйлары һәм Төньяк Кавказ бәҗәнәкләрнең яңа оешкан берләшмәсенә буйсынганнар. Хәзәр каханлыгының җимерелүенә Святославтан тыш ил эчендәге каршылыкларның көчәюе һәм төньяктан күчмә кабиләләрнең һөҗүм итеп торулары да нык тәэсир иткән.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^