Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 14. БӨЕК БОЛГАР ИЛЕ
VI гасырның 80 нче елларында Азов буе болгарларын һәм аларга кардәш башка кабиләләрне Төрки каханлыгы үзенә буйсындырган. Ләкин бу көнчыгыш төркиләренә каршы көрәштә болгарлар, бергә оешып, кабиләләрнең зур һәм куәтле берлеген төзи алганнар. Бу берлек тарихта Бөек Болгар дигән исем белән
мәгълүм. Болгарларны беренче булып берләштергән кеше Дуло ыруыннан чыккан кенәз Органа икәнлеге билгеле (үз вакытында һуннарның башлыгы, дәһшәтле Аттила да шушы ыруга караган). 632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бер туганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кайбер чыганакларда, мәсәлән, Византия тарихчысы Иоанн Никуисский хроникасында Кубрат чукындырылган һәм Византиядә император Ираклий сараенда тәрбия алган дип бирелгән.
Ләкин кайбер тарихчылар бу хәбәргә шик белдерәләр һәм Кубрат түгел, ә аның агасы Органа Константинопольдә яшәгән һәм чукындырылган дип раслыйлар. Кубрат исә мәҗүси булып калган, ул вакытлардагы барлык төркиләр кебек үк Тәңрегә табынган («тәңрелек» — бер аллалыкның башлангыч формасы ул), җитмәсә төрки сүзе белән «хан» дип аталган һәм исеме дә төркичә булган. Оста сәясәтче һәм талантлы гаскәр башлыгы булган Кубрат үзәкләштерелгән дәүләт төзи алган, һәм шул чор чыганакларында бу дәүләт хаклы рәвештә «Бөек» дип зурлап йөртелгән.
Бөек Болгар иле Азов буе, Донның түбәнге агымындагы һәм Таман ярымутравындагы җирләрне биләп торган. Башкаласы Тамандагы элекке грек шәһәр-порты Фанагурис (Фанагория) булган. Таматарха да зур шәһәрләрдән саналган, соңрак рус чыганакларында ул Тмутаракань исеме белән мәгълүм.
Дәүләтнең халкы ярым күчмә тормышта яшәгән. Дон буйларында күчмәләрнең җәйләүләре тезелеп киткән булган. Кайберләре елга буйлап бер, бер ярым чакрымнаргача сузылган. Ләкин кешеләрнең күпчелеге даими авылларда һәм җир өемнәре белән әйләндереп алынган ныгытмалы шәһәрләрдә яшәгән. Аларның кайберләре таш стеналары 7 метрга кадәр калынлыкка җитә торган чын кирмән рәвешендә булган. Тирмәләрдә дә, өйләрдә дә яшәгәннәр. Тик тирмәләр күченеп йөрү өчен генә түгел, ә авылларда, хәтта шәһәрләрдә утрак көн итү өчен дә җайлаштырылганнар. Бу урта гасырлардагы бөтен күчмәләр дөньясы өчен хас булган.
Әлеге авыллар һәм тораклар, матди культураның башка төр калдыклары белән бергә, Салты-Маяк археологик культурасын тәшкил итәләр. Әлеге культураның исеме ике борынгы истәлек: Украинаның Харьков өлкәсендәге Салтово (Салты) каберлеге һәм Воронеж өлкәсенең Маяк шәһәрлеге атамаларыннан ясалган. Гәрчә Салты-Маяк Хәзәр каханлыгының дәүләт культурасы саналса да, асылда аны борынгы болгарлар һәм аланнар төзегән, шуңа күрә ул бер үк дәрәҗәдә Бөек Болгар культурасы дип тә санала. Әлеге культурага, авыл һәм йорт калдыкларыннан тыш, күп санлы каберлекләр, төрле-төрле хезмәт һәм сугыш кораллары, көнкүреш әйберләре, балчык һәм пыяла савыт-саба, бала уенчыклары һ. б. керә. Алар барысы да ярыйсы ук бай, алдынгы мәдәният, нык үскән икътисад, хәрби эшләрнең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Борынгы болгарлар рун язуын да үзләштергәннәр. Ул монда Хәзәр иле аша Төрки каханлыгыннан килеп җиткән. Сирәк-мирәк булса да, тәңкә акчалар да табылгалый. Алар башлыча VIII—X гасыр башында сугылган гарәп дирһәмнәре һәм өлешчә Византия акчалары. Салты-Маяк культурасы VIII—IX гасырларны эченә ала.
Без кыскача таныштырган культура урта гасырлар башындагы Евразия төркиләренең иң зур археологик культураларыннан берсе булып исәпләнә. Соңрак ул Идел болгарлары мәдәнияте нигез ташларының берсенә әверелгән. Бу хакта алдагы бүлектә иркенләбрәк сөйләшербез, ә хәзергә Бөек Болгардагы сәяси вакыйгалар белән танышуны дәвам итик.
Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр—642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән. Гомумән, мондый арада барлыкка килгән дәүләтләр, нинди генә яңгыравык кемнәр белән аталмасыннар, куәтле монарх хакимлек иткәндә генә яши алганнар һәм ул үлүгә, кагыйдә буларак, таркалганнар, җимерелгәннәр. Бөек Болгар белән дә шулай булган.
Византия монахы Тәүбәче Феофанның 810—815 елларда теркәп калдырган елъязмасында бер борынгы болгар риваяте китерелә. Анда сөйләнгәнчә, Кубратның биш улы була. Ул аларга һичкайчан бер-берсеннән аерылмаска, башкалар өстеннән хакимлек итү һәм коллыкка төшмәс өчен һәрчак бердәм яшәргә васыять әйтеп калдыра. Бу риваять соңрак көнбатышта киң тарала. Анда шундый бер вакыйга китерелә: менә хан, үләр алдыннан, улларын үз янына чакырта, аларга бер бәйләм сыек тал чыбыгы китерергә куша һәм һәркайсына шул бәйләмне сындырып карарга боера. Берсе дә булдыра алмый. Шуннан соң хан бәйләмнән бер чыбык суырып ала да җиңел генә сындырып бирә. Менә, ди ул, бәйләмне яшь, көчле кеше дә сындыра алмады, ә аерым бер чыбыкны үлеп ятучы хәлсез карт та сындырды. Тормышта да нәкъ шулай: бергә тупланган болгарларны беркем җиңә алмас, ә аерылган һәр урданы дошман җиңәчәк һәм үзенә буйсындырачак...
Риваятьтә Кубрат улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне—Батбай, икенчесе—Котраг, өченчесе—Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Әмма хәзәрләр һәм протоболгарлар тарихын тикшерүче М. И. Артамонов һәм С. А. Плетнева, тарихи чыганакларга нигезләнеп, Кубратның ике генә улы: Батбай белән Аспарух кына булуын раслыйлар. Котраг исемен алар болгар кабиләләреннән берсе котраглар белән бәйлиләр. Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.
Бу чорда Бөек Болгар җирләре көнчыгыштан һөҗүм итеп торучы хәзәрләр тарафыннан нык киметелгән булган. Кубратның уллары Кавказ алды тирәсендәге көньяк төбәкләргә генә хуҗа булып калганнар. Батбайга Кубан буе җирләре, Аспарухка шул елганың югарыгы агымы буйлары һәм хәзерге Ставрополь калкулыгы тигән.
Хәзәрләр болгарларны торган саен кысрыклаганнар. Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре—кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылганнар. Болгарларның куәтле сугышчан оешмасы славяннарны да үз эченә алган, һәм алар тиздән, куәтле берлеккә тупланып, Византиянең 50 меңле гаскәрен, ягъни шул чордагы иң зур даими армияне тар-мар иткәннәр. Бу хәл 679 елда булган, ике елдан соң, 681 елда, көнбатышта яңа болгар дәүләте—башкаласы Плиска шәһәре булган Дунай Болгариясе барлыкка килгән.
Болгар ханнары династиясе илдә 300 елга якын — башта 816 елга кадәр Аспарух, аннары Омутарх нәселләре хакимлек иткән. Ләкин акрынлап болгарларның славянлашуы көчәя барган, 865 елда славян Борис (852—889) патшалык иткәндә үк инде христиан дине кабул ителгән, ә 894 елда бертуган Кирилл һәм Мефодийлар уйлап тапкан славян язуы кириллица гамәлгә кертелгән. Славян теле рәсми төстә чиркәү һәм дәүләт теле булып әверелгән. Төрки телле болгарлар белән көньяк славяннар арасындагы этник аерма акрынлап юкка чыккан. Асылда, болгарлар күп санлы славяннар тарафыннан йотылып беткәннәр, тик аларның атамасы гына этноним—халык исеме булып сакланып калган.
Кубрат ханның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып калган һәм хәзәрләргә буйсынган. Тора-бара аның җитәкчелегендәге болгарлар, ягъни кубан болгарлары, «кара болгарлар» дип атала башлаганнар. Бүген алар белән хәзерге карачайлар (карачалылар) һәм балкар халыкларын бәйлиләр. «Болгар» һәм «балкар» сүзләренең якынлыгына игътибар итегез. «Кара» сүзе гомумән төрки телле күп кенә халыкларга хас үзенчәлек. Ул аларның кара тутлы булуларыннан алынган. Мәсәлән, карачалардан тыш кара нугайлар, безгә мәгълүм кара хәзәрләр, кара кытайлар булган (кара кытайлар—алар кытайлар түгел, ә VI—VIII йөзләрдә төньяк-көнчыгыш Кытайда яшәгән төрки кабиләләр). Шунысын да әйтергә кирәк, фәндә мәгълүмлек алган Перещепкино хәзинәсе дә—алтын һәм көмеш савытлар, кыйммәтле кораллар, бизәнү әйберләре, алтын йөзекләр һ. б.— Батбай исеме белән бәйле. Ул Полтава өлкәсенең Кече Перещепкино авылы янында табылган.
Элегрәк елларда болгарларның Котраг җитәкчелегендәге өченче төркеме Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән дип язалар иде. Ләкин андый ханзадәнең булмавы, ә котраглар кабиләсе генә яшәве фәндә исбатланды инде. Шуның өстенә, археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, безнең якларга болгарлар VII гасыр уртасындагы без тасвирлаган вакыйгалардан соң ук килеп чыкмаганнар әле. Азов буенда һәм шул тирә төбәкләрдә калган болгарлар хәзәр кабиләләре союзына кергәннәр һәм алар белән, аерата аланнар белән берлектә, югарыда әйтелгән Салты-Маяк археологик культурасын барлыкка китергәннәр һәм VIII йөз азагына тикле диярлек шунда яшәгәннәр.
Урта Идел буена, безнең Татарстан җиренә һәм аңа янәшә көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлкәләргә болгарлар нәкъ менә VIII йөз азакларында—IX йөз башларында килеп утырганнар.
Сораулар һәм биремнәр:
1. Төрки каханлыгы турында кыскача сөйләп бирегез. Анда нинди халыклар һәм кабиләләр яшәгән? Бу дәүләт башлыкларыннан кайсыларының исемнәре сезгә мәгълүм?
2. Майя турындагы риваятьне сөйләп күрсәтегез. Борынгы төркиләр тормышыннан тагын нинди хәбәрләрне беләсез?
3. Кимәк каханлыгы ничек барлыкка килгән? Кимәкләр һәм кыпчаклар кемнәр алар?
4. Кимәк дәүләтенең мәдәниятен тасвирлап бирегез.
5. Үткән бүлектән хәзәрләр тарихын искә төшерегез һәм алар дәүләтенең кайчан төзелүе хакында сөйләгез.
6. Хәзәрләр нинди диннәр тотканнар? Хәзәр илендәге диннәр иреген сез ничек аңлыйсыз?
7. Хәзәр каханлыгына нинди халыклар һәм кабиләләр буйсынган?
8. Бөек Болгар турында ниләр беләсез? Ул ничек барлыкка килгән?
9. Борынгы болгар ханы Кубрат һәм аның уллары турындагы легенданы исегезгә төшерегез.
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
Көнчыгыш Төрки каханлыгының гаскәр башлыгы Күлтегиннең (731 елда үлгән) истәлек ташына Төрки каханлыгы башлыклары Бумын кахан һәм Истәми кахан (VI йөз уртасы) җеназаларына җыелган халыклар турында язылганнардан (тәрҗемә рәвешендә):
Утыз татарлар турында
«...алар җан бирделәр. [Алар өчен] елаучылап һәм илерүчеләр (хәсрәтләнүне белдерүчеләр) алдан быргылар кычкыртып, кояш чыгышы тарафыннан [илләрдән], Бәкли даласы халкы, [шулай ук] табгачлар (кытайлар), тибетлелер, аварлар һәм румнар (византиялеләр), кыргызлар, очкорыкканнар (?), утыз татарлар, кытайлар (кара кытайлар), татабыйлар (?), шундый күп халык [җыелды], илерделәр, һәм еладылар: бик данлы каханнар иде алар».
VI йөзнең атаклы Византия тарихчысы Прокопий Кесарийлының хәзәрләр-савирлар турындагы «Тарих»ыннан:
Савирлар турында
«Бу кабилә бик күп санлы. Гадәттәгечә, күп санлы мөстәкыйль тамырларга бүлгәләнгән. Аларның башлыклары борынгыдан ук кайберләре Рим императоры белән, икенчеләре фарсы падишасы белән дуслыкта булдылар. Әлеге хәкимдарлардан һәркайсы үз тарафдашларына мәгълүм күләмдә алтын җибәреп торды, тик һәр елны түгел, ә кирәк чыккан саен».
X йөз башында яшәгән гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибне Фадланның «Рисала» («Язмалар») китабыннан:
Хәзәр каханы һәм Итил шәһәре турында
«Хәзәр падишасы хакында әйткәндә исә, дәрәҗәсе белән ул хакан (кахан), ул дүрт айга бер мәртәбәдән ары күренми, анда да аны читтән генә күрергә мөмкин. Аны «Олуг хакан» дип атыйлар, ә булышчысын хакан бәк дип йөртәләр. Хәзәр падишасының Әтил елгасы буенда зур шәһәре бар. Ул ике өлештән тора — аның бер ягында мөселманнар, ә икенчесендә падиша һәм аның якыннары яши... Бу шәһәрдә мөселманнарның Җамигъ мәчете бар, анда алар намаз укыйлар һәм җомгага йөриләр. Аның биек манарасы бар...»
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^