Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 15. ИДЕЛ БУЕНДАГЫ БЕРЕНЧЕ БОЛГАРЛАР. ЯҢА БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ—ИДЕЛ БОЛГАРЫ ОЕШУ
Шулай итеп, болгарларның бер өлеше Урта Идел буена килеп чыккан. Күпме булганнар алар, юлбашчылары кем булган, барысы бергәме, әллә аерым-аерым төркемнәр булып килеп җиткәннәрме—кызганычка каршы, бу хакта тарихи чыганакларда мәгълүматлар юк. Шуңа күрә монда фаразлар белән эш итәргә туры килә.
Болгарларны, урыннарыннан кубып, Идел буйлап югары күтәрелергә һәм үзләренең элекке дала киңлекләрен урман-далаларга алыштырырга нәрсә мәҗбүр иткән? Бу хакта кызыклы фикерләр яши. Мәсәлән, С. А. Плетнева болгарларның күченүен яһүд диненә мәҗбүр итү һәм шул сәбәпле Хәзәр каханлыгында ыгы-зыгылар кубу белән бәйләп карый. Мондый сәбәп чынлап та нигезле булырга мөмкин.
Болгарлар Урта Иделгә берничә кабилә бергә җыелып килгәннәр. Икенче төрле әйткәндә, чын болгарлар белән бергә барсиллар да, бәләнҗәрләр дә, савирлар да булган. Тик X йөзнең тарихи чыганакларында бу кабиләләр яңа җирдә чак кына башкачарак аталганнар — бирсула, бәрәнҗәрләр һәм суарлар дип йөртелгәннәр. Соңгылары — суарлар хакында төрле фикерләр яши: күпчелек тикшеренүчеләр аларны нәкъ шул күченеп килгән савирлар дип саныйлар, ә кайбер тарихчылар суарлар бөтенләй башка кабилә кешеләре булган дигән фикер әйтәләр. Әлбәттә, Урта Идел буена югарыда аталган кабиләләр берсе дә калмыйча күченеп утырган дип булмый. Күпчелек савирлар, барсиллар, бәләнҗәрләр туган илләрендә утырып калганнар, Хәзәр каханлыгы халкының зур өлешен тәшкил иткәннәр.
Болгарларның Урта Иделгә күченеп килгәнлеген археологик мәгълүматлар раслый. Татарстанда һәм аңа янәшә төбәкләрдә, мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә тикшерелгән матди культураларның калдыклары көньякта Азов-Кубан буендагы болгар җирләрендә табьшган археологик истәлекләрнең материаллары белән бик охшаш. Ул бигрәк тә элгәре болгарларның каберлек материалларында ачык күренә. Ике төбәктә дә—көньяк-көнбатыштагы протоболгар дөньясында һәм Урта Иделдә яңа болгар җирләрен—мәетне җирләү рәвешләре һәм каберлекләрдән табылган әйберләр (кием һәм корал калдыклары, йола савытлары һ. б) бер-берсен кабатлыйлар яисә бер-берсенә нык охшаганнар.
Татарстан җирендә элгәреге болгарларның каберлекләре Тәтеш районының Олы Тархан, Спас районының Танкеевка һәм Алексеевский районының Зур Тигәнәле авылы, шулай ук Ульяновск өлкәсенең Кайбелы авылы янында табылдылар. Олы Тархан һәм Кайбелы каберлекләре чын Салты-Маяк культурасы истәлекләре булып исәпләнәләр, ә Танкеевка каберлегендә, борынгы болгарлык билгеләре белән бергә, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан килгән икенче кабиләләрдән калган әйберләр дә табылды. Бу табылдыклар Урал арты халкының угор төркеменә хас. Гомумән, угорлар һуннар баскыны чорында төрки дөньясына ныграк сыенганнар. Нәкъ менә һуннар, көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә, үзләре белән Көнбатыш Себер һәм Көньяк Уралдагы угор кабиләләрен ияртеп алып килгәннәр. Шуңа күрә угорлар, һуннар урдасына кушылгач та һәм шуннан соң Идел-Урал төбәгендә борынгы төркиләр арасында яшәгәндә дә, бик нык төркиләшкәннәр. Төньякта яңа болгар дәүләте халкының оешуында аларның катнашы ярыйсы ук көчле булган. Менә шушы хәл Танкеевка һәм шулай ук Зур Тигәнәле каберлекләре материалларында ачык күренә дә инде.
Бу борынгы болгар каберлекләре турында сезгә, кадерле укучылар, бераз киңрәк сөйләргә кирәк дип таптык, чөнки сез республикабызда археология фәненең яңа казанышлары турында белеп торырга тиешсез. Нәкъ шул тикшеренүләр безнең күптәнге, әмма гаҗәеп кызыклы тарихыбызның яңа битләрен ачтылар. Каберлекләрдән тыш, соңгы берничә дистә ел дәвамында күп кенә башка борынгы археологик истәлекләр өйрәнелде. Алар арасында авыл калдыклары һәм кайбер шәһәрлекләр бар. Барлык бу истәлекләр археологлар кулына урта гасырларның башлангыч чорындагы Урта Иделнең матди культурасы турында өр-яңа мәгълүматлар бирде. Мәсәлән, балчыкны изеп ясаган савыт-саба арасында рәвешләре һәм төшерелгән бизәкләре ягыннан өр-яңалары табылды. Алар көньяк-көнбатыштагы протоболгарлар каберлекләрендә һәм авыл урыннарында очрый торган керамикадан бик нык аерылалар. Алар башка этник дөнья— угызлар, бәҗәнәкләр һәм кыпчаклар дөньясы өчен хас билгеләр. Шул рәвешчә, Урта Иделдә бу борынгы чорда ук, болгар кабиләләреннән тыш, башка этник төркемнәр дә яшәгән. Алар арасында Урал буеның төркиләшкән угорлары һәм Урал аръягы-Арал буеның бераз соңрак яшәгән угыз-кыпчак кабиләләре дә булган.
Алай гына да түгел. Без югарыда күреп үткәнчә, бу якларда болгарлар килгәнче үк төрки телле башка төркемнәр яшәгәннәр.Әмма барлык бу кабиләләр өчен бер уртаклык бар—алар барысы да борынгы төркиләр, бөтенесе дә диярлек чыгышлары һәм монда килеп утырулары белән теге яки бу дәрәҗәдә һуннарга бәйле. Әлбәттә, борынгы Татарстанда һәм күрше районнарда, югарыда әйтелгәнчә, җирле кабиләләр—фин кабиләләре дә яшәгән. Болгарларга кадәрге һәм болгар чорындагы төрки телле халыклар, монда урнашкач, алар белән киң этник һәм мәдә элемтәләргә кергәннәр.
Бер үк вакытта шуны да истә тотарга кирәк, бу кабиләләр һәм кавемнәр бердәм, көчле идарәле, ныклы бер союзга тупланмаган булганнар әле. Җитмәсә, бу чорда аларның нинди дә булса бердә дине дә булмаган. Төрки халыкларда бер аллалыкның башлангьн чы саналган тәңречелек яшәсә дә, алар барыбер әле мәҗүсиләр булып калганнар, һәр кабилә иске йола нигезендә үз тотемына табынуын дәвам иткән. Дөрес, болгар җәмгыятендә Урта Азиядән кабул иткән ислам диненең беренче яралгылары күренә башлаган Мәсәлән, тарихта мәгълүм беренче болгар бие Алмас мөселман булган. Болгарларның кайсыдыр бер өлеше көньякта хәзәрләр арасында яшәгән чорда бу яңа дин белән танышкан.
Ләкин барлыкка килгән идарәче сыйныфларның хакимиятен ныгыту, патшаның дәрәҗәсен күтәрү, ниһаять, болгар ыруын һәм башка кабиләләрне бер гомуми сыйнфый дин, бердәм идеология җирлегендә аерым бер дәүләткә тәмам берләштерү өчен ислам динен бөтен халыкның кабул итүе кирәк була. Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә мөмкин. Ул кеше — Багдад хәлифәсе була. Алмас, аңарга илчеләр җибәреп, үз илендә ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга мөселман динен өйрәтү өчен үзенә фәкыйһ—шәригать хокукларын яхшы белүче кеше җибәрүне үтенгән.
Болгар биенең үтенече канәгатьләндерелгән: 922 елда Багдадтан Урта Азия аша болгарларга илче Сусан әр-Расси һәм илчелекнең сәркатибе Әхмәт ибне Фадлан җитәкчелегендәге вәкиллек килеп җиткән. Нәкъ менә илчелекнең асылда төп вазифасын үтәүче Ибне Фадлан Багдадка әйләнеп кайтканнан соң үзенең «Рисалә»сен язган. (Рисалә—берәр мәкалә, кечерәк китап дигән сүз.) Авторның үз кулъязмасы әлегәчә табылмаган, әмма аның аерым күчермәләре безгә кадәр килеп җиткән, һәм менә мәшһүр гарәп сәяхәтчесенең китабы безгә илчелекнең болгар җиренә ничек барып җитүе вакыйгасын күзалларга, шулай ук болгарлар тормышыннан бик тә кызыклы хәлләр белән танышырга мөмкинлек бирә. Алар белән без алдагы бүлекләрдә бераз танышып үтәрбез, ә хәзергә Ибне Фадланның һәм юлдашларының Болгарга килеп җитүе турындагы вакыйгаларга күз салыйк.
Илчелек борынгы болгарлар иленә һиҗри белән 310 елның 121 мөхәррәмендә аяк баса. Бу безнеңчә ел исәбе белән 922 елның 12 маена туры килә.
Һиҗри (Һиҗрәт)—гарәпчә «күчеп китү» дигән мәгънәдә — 6221 елда Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган шәһәре Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күчеп китүен аңлата. Шул ел башы бүгенге көнгә кадәр ай календаре нигезендә мөселман елы исәбен алып баруда башлангыч нокта булып тора. Мөселманнарның ай елы христианнарның кояш елына караганда 11 көнгә кыскарак, чөнки анда 31 көннән торган айлар юк. Айлар 29 (так сан) һәм 30 (җеп сан) көннән тора. Әгәр Европаның кояш календарена күчерсәң, ай елы башы — беренче хәррәм (ягъни яңа ел) — һәр елны 11 көнгә алдарак бара.
Болгар патшасы Алмас (Ибне Фадлан аны, дәүләт башлыгы буларак, «мәлик» дип атый, гарәпчә патша дигән сүз) илчелекне ифрат зур тантана белән кабул иткән. Гарәпләр аңа кыйммәт бүләкләр һәм хәлифәнең яклавы билгесе итеп дәүләт байрагы тапшырганнар. Берничә көннән, җомга көнне, тантаналы төстә гыйбадәт кылганнар, хөтбә, ягъни җомга намазы укыганнар. Мөселман динен тотуда ул гаять зур йола булып санала. Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында Алмас исламны кабул итүне рәсми төстә бөтен халык исеменнән игълан иткән*.
Шул рәвешчә, дәүләт дине итеп исламны кабул итү болгар һәм аларга кардәш кабиләләрне берләштерүне төгәлләр чоры, төньякта болгарларның үзәкләштерелгән яңа дәүләтенең—Идел Болгарының тәмам оешып җитү вакыты булып санала.
* 1989 елда — Һиҗри белән 1410 да — Идел Болгарында ислам кабул итүнең 1100 еллыгы (1410—310= 1100) тантаналы төстә билгеләп үтелде. Тантаналар Идел буенда Болгар шәһәрлегендә дә үткәрелде. Бу зур юбилейда катнашу өчен Шәрыкның 20 дән артык мөселман иленнән һәм шулай ук Көнбатыш Европаның байтак илләрендәге ислам җәмгыятьләреннән вәкилләр килде. 1100 ел электәге кебек үк, гаҗәеп күп җыелган халык алдында, азан әйтелгәннән соң, хөтбә укылды. Бу вакыйга Татарстан һәм күрше республикаларның рухи тормышында бик зур бәйрәм төсен алды.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^