Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 16. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНЕҢ ҖИРЕ, ХАЛКЫ, КҮРШЕЛӘРЕ
Идел Болгары заманына күрә зур мәйдан биләгән. X—ХI йөзләрдә аның төньяк чиге Каманың уңъяк яры, көнбатышта сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена—Жигули таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән.
XII йөздә дәүләтнең социаль-икътисадый һәм сәяси үсеше нәтиҗәсендә аның чикләре киңәйгән. Мәсәлән, төньяк чикләре Казан елгасына кадәр күтәрелгән—соңгы вакытта без анда нәкъ менә шул гасыр ахырлары тирәсендә барлыкка килгән бераз авыл урыннары таптык. Чама белән шул ук чорда Болгарның җирләре көньяк-көнчыгышка таба да киңәйгән. Иң борынгы рус елъязмаларыннан берсе—Лаврентий елъязмасында 1229 елда Жаек (Урал) елгасы буенда болгар сакчыларының монголлар белән бәрелеше турында әйтелә. Кайбер соңгырак чыганакларда, мәсәлән, XVI йөздәге «Казан тарихы» дигән русча язмада, татар тарихи чыганагы булган «Дәфтәри Чыңгызнамә»дә Идел белән Камадан Җаекка кадәрге җирләр болгар җирләре дип аталган. Биредә, әлбәттә, болгарларга буйсынган җирләр, Болгарның дәүләт чикләре турында сүз алып барыла. Болгарлар үзләре яшәгән җирләр, икенче төрле әйткәндә, этник территория аңарчы да һәм бу чорда да көнчыгышта Шушма елгасы чигеннән үтмәгән. Көньяк-көнчыгыш тарафта, дала ягында бу чик Олы Чирмешән елгасының югарыгы агымына барып җиткән һәм көньякка таба Иделнең сулъяк ярында бер тар аралык булып Самар тугае буйлап сузылган. Кыскасы, болгарлар яшәгән җирләр X—XI йөзләрдәге чикләрдә сакланган. Аннан ары археологларга болгарлар тупланып яшәгән башка урыннар очраганы юк әле. Тик Алтын Урда чорында гына Самар һәм Кинәл елгаларының түбәнге агымында кайбер авыллар барлыкка килгән. Көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба сузылган далалар Болгар иленең этник территориясенә кермәгән, әмма алар күчмә халыкларның һөҗүмнәреннән саклану өчен даими күзәтү астында тотылган.
Болгарның этник составы X—XI йөзләрдә, ягъни бу дәүләтнең башлангыч чорында, шактый чуар булган. Безгә мәгълүм болгар, бирсула, суар, бәрәнҗәрләрдән тыш, X йөз чыганакларында тагын искилләр (эсегеллар) дә телгә алына. Шунда ук әйтелгәнчә, болгарлар да, бирсулалар да, искилләр дә тормыш итүләре ягыннан бер үк дәрәҗәдә булганнар. Кайбер зур шәһәрләрнең атамалары шушы төп кабиләләрнең исемнәре белән бәйле. Мәсәлән, болгарлар — Болгар шәһәре, суарлар — Суар шәһәре. XVII йөзнең күренекле рус тарихчысы В. Н.Татищев, безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән кайбер тарихи чыганаклардан файдаланып, Бүләр шәһәрен билирләр шәһәре дип атый. Ә билирләр Көнбатыш Европа чыганакларыннан да билгеле: X йөз азагында аларның бер төркеме Хәсән би җитәкчелегендә Венгрия җиренә күченеп утырган һәм анда Пешт дигән шәһәргә, ягъни бу илнең башкаласы булган Будапештның икенче өлешенә нигез салган. Шул ук Татищев тагын ниндидер чалмат кабиләләре булганлыгы турында да яза.
Болгарның этник төрлелеге нигездә дәүләтнең оешу чоры өчен хас. Соңгырак дәвер сәяхәтчеләре, мәсәлән, XII йөздә бу илгә килгән гарәп әл-Гарнатый һәм башка географлар, болгарлар арасында без әле генә санап үткән кабиләләрне телгә алмыйлар. Аларның язмаларында бүтән, яңа кабиләләр турында да мәгълүматлар юк. XII гасырда «болгарлар» дигән гомуми исемдә бердәм халык оешкан дип карала.
Идел Болгарында, үз халкыннан тыш, аның сәяси, икътисадый һәм мәдәни йогынтысы астында яшәүче башка кабиләләр да булган. Барыннан да элек болар болгарларның иң якын күршеләре — фин-угор телләре төркеменә, тагын да төгәлрәге, фин телләре төркемчәсенә керүче кабиләләр: хәзерге мари, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларның бабалары. Кайбер төрки телле кабиләләр дә болгарларга шундый ук бәйлелектә яшәгәннәр. Беренче чиратта Болгар җиреннән көнчыгыштарак күченеп йөргән маҗарларны атап үтәргә кирәк. X йөз башының танылган гарәп географы әл-Бәлхи мәгълүматларына караганда, маҗарларның ике мең кешедән торган (ике мең сугышчыдан дип фараз итү дөрес булыр) бер төркеме болгарларга буйсынып яшәгән. Шушы мәгълүматка таянып, күпләр аларны борынгы башкортлар дип язалар. Ләкин бу чыганакта ап-ачык итеп маҗарлар дип әйтелгән (кайбер язмаларда, дөрес, «башҗар» төре дә очрый, ләкин моны баш хәрефләрнең контаминациясе, ягъни яңгырашка ярашып алышынуы гына дип карарга кирәк, мондый хәреф-аваз, хәтта сүзләр чиратлашу күп кенә телләргә хас күренеш). Әлегә кабиләләр Алтын Урда чорында инде татар һәм башкорт халыкының оешуында турыдан-туры катнашканнар.
Болгарларның ерактагырак күршеләре дә булган. Якындагылары кебек үк, алар да болгарларга ясак түләгәннәр. Мәсәлән, болгар җиреннән 20 көннән бер айга кадәр юл ераклыгында (бер көнлек юл 35 км чамасы саналган) төньякта вису кабиләләре яшәгән. Алар турында Ибне Рустә белән Ибне Фадланнан башлап күп кенә көнчыгыш сәяхәтчеләре һәм географлары язганнар. Гарәпчә «вису» дип язу рус елъязмаларының «весь» дигәненә туры килә. Соңрак бу кабиләләрнең бер өлеше руслашкан, ә бер өлеше үзенең этник йөзен саклап кала алган. Алар—фин-угор телләре төркеменең Балтик буе фин төркемчәсенә карый торган хәзерге вепслар, телләре белән эстоннарга, шулай ук карелларга һәм финнарга якын торалар. Хәзерге вакытта алар Карелиядә, беразы Ленинград һәм Вологда өлкәләрендә яшәүче 8 мең кешене тәшкил итәләр.
Менә шул борынгы ыруглык җәмгыяте дәрәҗәсендә яшәүче ерак төньяк кабиләләре Төньяк-Көнчыгыш Европаның беренче феодаль дәүләтенә — Идел Болгарына буйсынган булганнар. Шулай ук гарәп чыганакларында «йура» дип, ә рус елъязмаларында «югра» яки «угра» дип аталган кабиләләр дә болгарларга бәйлелектә яшәгәннәр. Алар тагын да еракта — үзләренең көньяк күршеләреннән өч айлык юл арырак тормыш иткәннәр. Нуралар хәзерге хантлар (остяклар) һәм мансиларның (вогулларның) бабалары саналалар.
Болгарлар әлеге төньяк кабиләләреннән ясак та җыйганнар, алар белән сәүдә дә иткәннәр. Ләкин ул сәүдә үзенчәлекле, алыш-биреш сәүдәсе булган: төньяк кабиләләрендә ул чорда акча-сәүдә мөнәсәбәтләре булмаган, шуңа күрә алар товарга товар алыштыруны гына белгәннәр. Мондый алыш-бирешне телсез сәүдә итү дип тә атаганнар, чөнки әлеге кабиләләр, чит ил сәүдәгәрләреннән куркып, шәхси аралашу, аңлашу мөнәсәбәтенә кермәгәннәр, кешесенә күренмичә генә, читтән торып, алдым-бирдем ясаганнар. Бу сәүдә менә ничек барган. Болгарлар йуралар иленә киләләр, үзләре белән алып килгән малларын билгеле бер урында калдырып, бераз ары китеп, көтеп торалар. Йура кешеләре киләләр дә үз товарларын чыгарып тезәләр һәм, әгәр күңелләренә ошаса, болгар әйберләрен алып, үз әйберләрен шунда калдырып китеп баралар. Әгәр дә инде болгар товарлары ошамаса, алар берни алмыйча читкә китеп торалар. Сәүдәгәрләр яңадан киләләр һәм, тагын нәрсәдер өстәп, читкә китеп басалар. Йуралар үзләренең яшеренеп торган җирләреннән чыгалар да, товар ошаса, аны алып, үзләренекен калдыралар...
Болгарларның көнбатышта фин-угор җирләре артындагы ерак күршеләре Киев Русеның халкы булган. X—XI йөзләрдә бу ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр, берничә ызгышны: тынычлык килешүе белән тәмамланган 985 елгы рус походын һәм Идел белән Үкә (Ока) елгасында үзләренең сәүдә кәрванын талаган өчен 1088 елда болгарларның Муром шәһәрен алуларын исәпкә алмаганда, нигездә, үзара аңлашучылыкка корылган булган. Идел Болгары белән Борынгы Рус дәүләте арасындагы киеренкелек бераз соңрак башланган.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^