Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 17. ХУҖАЛЫК ИТҮ, ҺӨНӘРЧЕЛЕК ҺӘМ ХӘРБИ ЭШЛӘР
Болгар хуҗалыгының шактый алга киткән төре булып игенчелек саналган. Җирне авыр сабаннар һәм җиңел сукалар белән сөргәннәр. Бодай, арпа, тары, ясмык чәчкәннәр. Бу хакта XI йөзнең башында ук әле Ибне Рустә язып калдырган: «Болгарлар—игенчелек белән көн күрүче халык һәм һәртөрле иген ашлыгы үстерәләр, әйтик: бодай, арпа, тары вә башкасы». Болгарларның игенчелек продуктлары һәм гомумән ничек тукланулары хакында шуңа охшашлы сүзләрне аз гына соңрак Ибне Фадлан да әйткән: «Аларның ризыгы—тары белән ат ите, һәм [аларда] бодай белән арпа да бик күп, һәм ни чәчкән, аны үзе өчен җыеп ала». XI йөзнең безгә инде мәгълүм фарсы географы һәм тарихчысы әл-Гардизи бодай белән арпага ясмыкны һәм шулай ук кайбер бакча үсемлекләрен, мәсәлән, кабак һәм ногыт борчагын өстәгән. Идел Болгарында феодализмның башлангыч чорында азык-төлек төрләре менә шулай ярыйсы ук бай булган.
Ибне Фадлан сүзләреннән тагын шул мәгълүм: болгар кешесе бөтен уңышын үзендә калдырган. Монда шундый сорау туарга мөмкин: кеше шул дәүләттә иминлектә көн күрә икән, ул үз табышыннан дәүләткә нинди дә булса салым-мазар түләргә тиеш бит? Бу сорауга шул ук Ибне Фадлан җавап биргән: әмма «падишаның моңа (чәчүлеккә) һичнинди хакы юктыр, тик шунысы гына бар, аңар һәр йортның һәр кешесе исәбеннән бер кеш тиресе түләнә».
Салым сыйфатында дәүләткә кеш тиресе белән түләү галимнәрдә бәхәс кузгатты. Чөнки кеш дигән җәнлек ул урман-дала төбәгендә яшәмәгән, шуңа күрә һәр болгар бу төньяк җәнлеге тиресен таба алмаган, әлбәттә. Хикмәт шунда: кайбер гарәп сүзләре төрле кулъязмаларда төрлечә языла һәм укыла, чөнки хәрефнең астына яки өстенә куела торган диактрик нокталарның булуы яисә төшеп калуы мәгънәне бик нык үзгәртергә мөмкин. «Кеш» сүзе белән дә шулай килеп чыккан, гарәпчә кулъязмаларда язылу чорына һәм күчереп язучысына карап ул төрлечә бирелгән. Ә Ибне Фадланның үз кулъязмасы әлегәчә табылмаган. Аның китабы безгә төрле күчермәләрдә генә килеп җиткән. Шул нөсхәләрнең берсендә без моңарчы «кеш» дип укыган сүз гарәпчә «үгез» дигәнгә туры килә.
Яки менә шул мәсьәлә буенча Ибне Фадланга кадәр нибары 10—15 ел элек язган кешегә—Ибне Рустәгә мөрәҗәгать итеп карыйк: «Алар (болгарлар) падишага салымны ат һәм башка терлекләр белән түлиләр». Бу Ибне Рустәнең узган йөздә үк Д. А. Хвольсон тәрҗемә иткән китабында шулай. Соңгырак чор тәрҗемәчесе, гарәпче галим Б. Н. Заходер салымның бу төрен «йөк терлеге» дип бирә. Әгәр дә Ибне Фадландагы үгезне һәм Ибне Рустәдәге атны йөк ташый торган җанвар дип саныйбыз икән, монда әллә ни зур аерма калмый, һәм салымның мондый төре, «кеш»тән аермалы буларак, әлбәттә, чынлыкка ныграк туры килә.
Салым—салым инде, тик болгарлар казнаны, әлбәттә, ашлыксыз калдырмаганнар: үзләреннән артканны алар дәүләткә сатканнар. Рус елъязмаларында тагын шундый бер вакыйга турында язылган: 1229 елны болгар әмире, ягъни олуг бие, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе Юрий Всеволодовичка Идел буйлап 30 зур көймәгә төялгән бодай бүләк итеп җибәргән. Ул чакта Русьта зур ачлык булган, һәм руслар болгарларга ярдәм сорап килгәннәр. Күршеләре аларга күп итеп ашлык сатканнар.
Бер уңайдан шунысын да әйтеп үтик, Русьта ачлыклар элек еш булып торган, анда да аларга көнчыгыш күршеләре ярдәм итеп килгәннәр. Мәсәлән, байтак елъязмаларда 1024 ел алдыннан Суздаль җирләрендә зур ачлык булуы турында язылган. Бу очракта да руслар болгарларга барганнар, алардан ашлык төяп кайтканнар һәм, шулай итеп, үлемнән котылып калганнар. Шуңа күрә Тверь елъязмасы белән танышу урынлы булыр. Иске славян теленнән тәрҗемәсе болай була: «Фетнә бик куәтле булды, һәммә җирдә ачлык котырынды, ир хатынны белмәс булды, адәм ашау галәмәтләренә барып җитте. Барча кеше Идел буйлап Болгарга бардылар, һәм дә бодай, һәм дә ризык (икмәк, бөртек) алып кайттылар вә шуның белән җан саклап калдылар».
Кыскасы, Болгарда ашлык җитәрлек булган. Илдә игенчелекне үстерүгә болгарларга кадәр яшәгән җирле кабиләләрнең җир эшкәртү тәҗрибәсе дә ярдәм иткән. Җир эшкәртүдә болгарлар пар системасы кулланган дип исәпләнелә. Кайбер тарихчылар исә андый ук система булмаган, җирне ташлап тору (перелог) тәртибе генә яшәгән дип язалар.
Игенчелектә пар системасы — чәчү әйләнешенең бер төре ул. Бу ысул белән эшләгәндә басуның зур өлешенә ашлык чәчелә, ә кечерәге туфракның уңдырышын тергезү өчен парга калдырыла. Пар җире бер ел яз чәчелми, буш тотыла. Шул чор эчендә эшкәртелгән, чүптән арындырылган җирдә туфракның уңдырышы, дым саклау мөмкинлеге арта.
Игенчелекнең ташлау җире дип аталган төре дә булган. Анысы — җир эшкәртүнең иң гади, примитив ысулы. Бер басуда күп ел рәттән иген иккәч, туфрак уңдырышы яңадан кайтсын дип, аны ун еллар чамасы ташлауга калдырганнар, эшкәртми тотканнар.
Игенне ураклар белән урып җыйганнар; әйтергә кирәк, археологик тикшерүләр вакытында ураклар еш табыла. Шулай ук череп бетмәгән бодай, арпа һ. б. ашлык калдыкларына юлыгасың. Аерым шәһәрләр һәм авыл урыннарын казыганда имән такталар белән эчләнгән ашлык саклау базлары да табыла. Ашлыкны балчыктан ясалган махсус зур чүлмәкләрдә дә саклаганнар.
Игенчелектән башка терлек асраучылык белән дә шөгыльләнгәннәр: ат, сыер һәм вак хайван тотканнар. Болгарлар сунарга да йөргәннәр, сусар, тиен, кондыз һәм башка төр җәнлекләр аулаганнар. Аларда тире һәм мех мул булган. Болгарлар аларны кирәкләренә дә калдырганнар, читкә дә чыгарганнар. Гәрчә кыйммәтле мехларның шактый өлешен үзләренең күршеләреннән, беренче чиратта төньяк кабиләләрдән алып кайтсалар да, үзләре дә яхшы аучылар булганнар. Алар шулай ук балык тоту һәм бал җыю белән, ягъни урманда агач куышлыкларындагы корт ояларын карау белән кәсепләнгәннәр. Идел һәм Кама суларында, аларның күп санлы кушылдыкларында һәм якын-тирә күлләрдә балык, ә урманда бал корты күп булган. Бу байлыкның да бер өлеше башка илләр белән алыш-биреш итүгә тотылган.
Болгарда төзү эше һәм һөнәрчелек нык алга киткән. Мәгәр IX—X йөзләр чигендә ярым күчмә тормыш сакланып, җәйләрен кешеләр тирмәләрдә яшәүгә күчсәләр дә, шәһәрләр барлыкка килү белән акрынлап архитектура үсә башлаган, төзү эше колач җәйгән. Кирпечтән һәм ак таштан сарайлар, мәчетләр, җәмәгать мунчалары, хәтта торак йортлар да салганнар. Ләкин корылмаларның күп өлеше агачтан булган. Шул ук вакытта балчык сылап эшләнгән һәм яртылаш җиргә кергән өйләрдә дә яшәгәннәр.
Металлургия, беренче чиратта тимер эшкәртү, зур үсеш алган. Тимердән күп санлы эш кораллары һәм тормыш-көнкүреш әйберләре: балта, пычкы, чүкеч, чалгы, урак, кискеч, өтерге, борау, боҗра, күгән, кадак, йозак, кармак һ. б. ш. нәрсәләр ясаганнар. Тимерчеләр арасында сугыш кораллары ясаучылар аеруча дан тоткан. Алар барлык төрдәге диярлек коралларны ясый белгәннәр һәм ясаганнарының бер өлеше, мәсәлән, тимер кием-көбә хәтта чит ил базарларына да чыгарылган.
Болгарларда бакыр һәм сөяк эшкәртү, чүлмәк ясау, тире иләү, эрләү һәм туку, ташка сурәт төшерү вә башка шундый һөнәрләр югары дәрәҗәдә үсеш алган. Алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясаучы осталар бик-бик еракларда шөһрәт казанганнар. X йөздә ике зур мәшһүр шәһәрдә — Болгар белән Суарда көмеш акчалар сукканнар. Болгарлар баштарак читтән кергән акчалар — гарәп дирһәмнәре белән эш иткәннәр, соңрак аларны үз шәһәрләрендә суга башлаганнар, ә аннары олуг биләре — әмирләре исеменнән үз акчаларын коюны да җайга салганнар. Идел Болгарында X йөздә үк акча сукканнар, ләкин ул шуннан соң тукталып торган, һәм XI—XII йөзләрне хәтта акчасыз гасырлар дип тә йөртәләр. Әмма бу хәлгә әле һаман да фәнни аңлатма бирелмәгән.
Болгар илендә хәрби ныгытмалар төзүгә аеруча игътибар бирелгән. Шәһәр һәм кирмәннәр биек җир өемнәре һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган, өемнәр өстенә ике рәтле имән стена—кура һәм шактый биек башнялар (машлар) эшләнгән булган. Бу хакта Суар, Болгар, Бүләр һәм башка кайбер шәһәрләрнең урыннарын казып тикшерү вакытында табылган материаллар, шулай ук Ашлы, Бүләр шәһәрләренең хәрби ныгытмалары турында рус елъязмалары калдырган мәгълүматлар сөйли.
Идел белән Каманың биек ярларында, чик буйларында һәм кәрван юллары очрашкан урыннарда андый җирләрне һәм юлларны саклау максатында хәрби кирмәннәр — форпостлар төзелгән. Ә чик буе һәм эре шәһәрләр тирәсендә урыны-урыны белән хәтта унар чакрымнарга сузылган махсус ныгытмалар тезелеп киткән.
Кораллар ясау, гомумән, кораллану тиешле дәрәҗәдә торган. Ибне Рустә болгарлар атка атланып йөриләр, көбә кием кияләр һәм баштанаяк коралланганнар дип язып калдырган. Болгар шәһәрләрен һәм авылларын казып тикшергәндә кылыч, сугыш балтасы, кистән, ук һәм сөңге очлары, дошманның атлы гаскәр һөҗүм итеп килгәндә аяк астына ташлау өчен өч япьле чәнечкеле тимерләр, типке (шпора), көбә, шишәк кебек барлык төр кораллар һәм хәрби киемнәр дә табыла.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^