Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 18. ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ТӨЗЕЛЕШ
Идел Болгары гадәти феодаль дәүләт булган. Илдә әмир хакимлек иткән. Дәүләт оешкан башлангыч чорларда аның башлыгы эльтебер дип аталган. Әле Төрки каханлыгында ук, соңрак Хәзәр илендә кабилә берләшмәләренең гаскәр башлыкларын нәкъ шулай дип йөрткәннәр. Бу сүзнең төгәл мәгънәсе ачыкланып бетмәгән, алай да аның тамыр сүзе «эль» борынгы төркиләрдә кабиләләр берлеге, дәүләт яки ил дигәнне белдергән. Ул бүгенге төрки халыклардагы «ил» дигәнгә туры килә, һәм «эльтебер» сүзе илтабар дигән мәгънәне аңлаткан булса кирәк (Урта Азия төркиләрендә, мәсәлән, Илтотмыш дигән хан да булган). Соңгырак чорда, мөселманлык киң таралганнан соң, бу терминны «әмир» дигән гарәп сүзе алыштырган. Шул ук вакытта кайбер авторлар, беренче чиратта Ибне Фадлан, гарәп дөньясында гомуми кабул ителгәнчә, болгар хакимен уртак термин белән патша, падиша мәгънәсендә «мәлик» дип тә атаганнар.
Болгарларда дәүләткә салым түләү ат яки башка йөк терлеге бирү белән генә чикләнмәгән. Ибне Фадлан шундый бер күренешкә игътибар иткән: «Кем дә кем туй ясый яки мәҗлес үткәрә икән, мәҗлеснең күләменә карап, ул патшага салым түләргә бурычлы». Бу «салым»ны гарәп сәяхәтчесе шәрехләп биргән, аның бал эчемлегеннән торуын һәм шуның өстенә тагын күпмедер күләмдә бодай бирелүен әйткән. Улыңны өйләндерәсең яисә кызыңны кияүгә бирәсең килсә — үз хәлеңә карап дәүләткә дә өлеш чыгарасың. Дәүләттә яшисең, ул сине яклый, син дә аңа булышырга тиешсең, бу—гражданлык бурычы.
Идел Болгарында феодализм барлыкка килгәч, башта ул дәүләт формасында үсеп киткән. Ул шуннан гыйбарәт: крестьяннар феодалга бәйлелеккә кергәнче, бәйсез халык төрле дәүләт йөкләмәләрен үтәгән. Дәүләт файдасына салымнарның югарыда әйтелгән төрләреннән тыш, илнең бәйсез халкы бүтән төрле мәҗбүри эшләр башкарырга тиеш булган. Мәсәлән, алар олы юллар өстендә, чик буйларында хәрби ныгытмалар коруда, гомумән шәһәрләр һәм дәүләткүләм әһәмиятле башка торак урыннары төзүдә катнашырга тиеш булганнар. Дөрес, бу эшләрдә хәрби әсирләр дә катнашкан, тик азат халык җилкәсенә дә аз төшмәгән.
Ләкин Болгарда, башка һәр феодаль илдәге кебек үк, аерым бер алпавытка буйсынып яшәү рәвеше дә булган. Бу хакта язма чыганакларда төгәл мәгълүматлар очрамаса да, феодаллар (тарханнар) һәм феодаль мөнәсәбәтләр яшәве Болгар дәүләтенең төп җирләрендә бик күп шәһәрлекләр — феодал кирмәннәренең калдыклары табылу белән раслана. Алар—мәйданы 3—4 гектардан артмаган, әмма куәтле ныгытмалар һәм берничә авыл белән уратып алынган зур булмаган шәһәрлекләр. Авылларда алпавытка, тарханга буйсынган халык көн күргән, ә тархан үзенең кечерәк гаскәре белән ныгытылган кирмәнендә яшәгән.
Идел Болгарында феодализмның үсүенә дәүләт оеша башлаганда ук бер аллага табыну дине — ислам кабул ителүе нык ярдәм иткән. 922 елдан соңгы чор—мөселманлыкның бөтен ил буенча таралыш дәвере. Еллар һәм гасырлар эзлеклелеген саклап, тарихи чыганаклар белән танышканда моңа берсүзсез ышанырга мөмкин. Берничә мисал китереп карыйк. Ибне Фадланның замандашы, безгә мәгълүм әл-Бәлхи болай дип язган: «Илнең исеме Болгардыр, халкы ислам дине тота». X йөз ахырының «Хөдүд әл-галәм» («Дөнья чикләре») дигән атаклы фарсы язмасы Болгар халкын шулай ук мөселманнар дип атаган.
Исламның болгарларда рәсми дин сыйфатында таралуы турында 986 елгы тарихи вакыйгалар уңае белән рус елъязмаларыннан да кызыклы мәгълүматлар табарга мөмкин. Шул елны Киев кенәзе Владимирга үз диннәрен тәкъдим итеп болгар илчеләре барганнар. «Кенәзнең: нидән гыйбарәт соң ул динегез?»—дип соравына болгарлар сөннәтләү кирәклеген, дуңгыз ите ашау һәм аракы эчү тыелуын әйткәннәр... Елъязмачылар раславынча, Владимир үзенә, янәсе, сөннәтләнү һәм дуңгыз ите ашауны тыю гамәленең ошамавын әйткән, ә аракы хакында өзеп: «Русь эчмичә, күңел ачмыйча яши алмый», дигән. Болгарлардан соң Киевкә немецлар, хәзәр яһүдләре, греклар килгәннәр һәм барысы да үз диннәрен мактаганнар. Олуг кенәз икенче елны үзенә боярларны җыйган да алардан киңәш сораган. Боярлар шул илләргә кешеләр җибәреп анда ни барын үз күзләре белән күреп кайтырга киңәш иткәннәр. Шулай эшләгәннәр дә. Киев илчеләре Болгарга килгәннәр, анда мөселманнарның үз мәчетләрендә дога кылуларын карап торганнар, тезләнеп җиргә иелүләре аларга ничектер сәер: «гел сагыш, күңел ачулар юк», булып күренгән. Кыскасы, киевлеләргә мөселманлык ошамаган, кайткач, кенәзләренә үзләре күргәннәрне җиткергәннәр, һәм ислам кире кагылган. Тагын бер ел үткәч, ягъни 988 елда, Русь христианлыкны кабул иткән.
XI йөз авторлары Болгарның шулай ук мөселман иле булуын әйткәннәр. Харәземнең энциклопедик галиме Бируни һәм XI—XII йөзләрдә яшәгән, инде безгә мәгълүм булган әл-Мәрвази Болгар җирен нәкъ шулай дип, ә болгарларның үзләрен мөселманнар дип атаганнар. XII йөзнең мәшһүр испан-гарәп сәяхәтчесе әл-Гарнатый, 1135 һәм 1150 елларда Болгар җирендә булып кайткач, китап яза һәм шуңа бер хикәят тә кертә. Ул аны болгарлы Йакуб ибне Ногманның «Болгар тарихы» дигән китаптан укыган булган. Бу хикәяттә сүз шул хакта бара: Бохарадан килгән, медицинаны да яхшы белгән бер фәкыйһ—мөселман диненә өндәүче — болгар патшасын һәм аның хатынын дәваларга була, тик аларга ислам диненә күчү шартын куя; «алар савыгалар һәм ислам кабул итәләр, һәм ул илнең халкы да исламга күчә». Әлеге фәкыйһнең исеме, аның кайсы вакытта булуы бу китапта әйтелмәгән (Ибне Ногманның хезмәте безнең көннәргә кадәр сакланмаган). Вәгазьченең мөселман иленнән килүе һәм патшадан соң бөтен халыкның исламны кабул итүе турында сүз барганлыктан, бу фәкыйһ Ибне Фадлан бульш күз алдына баса: ул да фәкыйһ була һәм Болгарга Бохара аша килә бит. Ә әл-Гарнатыйның Болгарда булу вакыты—бу дәүләттә мөселманлыкның тагын да ныграк таралган дәвере. Шуның өстенә, болгарлар үзләре һәм Суар кешеләре Түбән Иделдәге Саксын шәһәрендә Җамигъ мәчетле мәхәлләләр тотканнар. Җыеп әйткәндә, ислам Идел Болгарына да гомумдәүләт күләмендә, хакимлек итүче идеологиягә әйләнгән.
Әмма шул ук Болгарда, бигрәк тә аның башлангыч чорында, мәҗүсилек тә яшәгән. Анда мәҗүсилек белән беренче буларак Ибне Фадлан очрашкан һәм аны үзенең рисаләсендә тасвирлап калдырган. Мәсәлән, кемнедер ялгыш үтергән кешегә мондый җәза биргәннәр: аны бер әрҗәгә кертеп япканнар, аңар ризык куйганнар («өч кабартма вә бер савыт су»), әрҗәне кадаклап баганага асканнар, кеше шунда акрынлап үләргә тиеш булган. Яки менә тагын бер мәҗүсиләрчә җеназа ысулы: кеше үлгәч, аны вакытлыча тирмәнендә калдыралар. Аның ишек катына ирләр киләләр дә үксеп-үксеп елый башлыйлар. Ибне Фадлан бу кешеләрнең ислам кануннарына бәйле булмауларын әйтә. Алар елаудан туктагач, коллар килеп җитәләр һәм үзләрен камчы белән кыйнарга тотыналар. Аннары мәрхүм тирмәненең ишеге төбенә байрак элеп куялар. Җирләгәннән соң кабер әйләнәсенә аның коралларын тезеп чыгалар һәм ике ел буена мәрхүм истәлегенә елауларын дәвам иттерәләр. Шулкадәр вакыт үткәч, байракны урыныннан алалар һәм туган-тумачасы «аш мәҗлесе» җыя — искә алу табыны үткәрә. Әгәр мәрхүмнең хатыны булса, шуннан соң ул икенче тапкыр кияүгә чыгу хокукы ала. Ибне Фадлан искәрмә ясый, бу йолалар мәрхүм «башлык булган» очракта гына тулысы белән үтәлә. Гади кешенең җеназасында йолаларның бер өлеше генә башкарылган.
Сораулар һәм биремнәр:
1. Урта Иделдә беренче болгарларның килеп утырулары турында сөйләгез. Бу якларда тагын нинди кабиләләр яшәгән?
2. Урта Иделдәге борынгы болгар каберлекләре турында ниләр беләсез?
3. Идел болгарларының исламны кабул итүе хакында сөйләгез. Ул вакыйга кайчан һәм нинди шартларда була?
4. Идел Болгарының җирләре кайларга җәелгән булган?
5. Болгарларның күршеләре турында ни беләсез? Алар хәзерге кайсы халыкларның бабалары булганнар?
6. Болгарлардагы игенчелек нинди булган? Алар дәүләткә нинди салымнар түләгәннәр?
7. Болгар дәүләтенең иҗтимагый-сәяси төзелешенә бәя бирегез. Бу мәсьәләдә ул, әйтик, Киев Русеннан ни белән аерылган? Аны Россия тарихы буенча чагыштырып карагыз.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^