Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 19. БОЛГАР ШӘҺӘРЛӘРЕ. БОЛГАР ҺӘМ СУАР
Идел Болгарында беренче шәһәрләр X йөзнең 20 нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам кабул итү чорына туры килә. Бу — очраклылык түгел, ә законлы тарихи процесс. Нәкъ менә дөньяның иң куәтле диннәре, шул исәптән исламның таралуы шәһәрләр барлыкка килү, цивилизация үсеше белән бәйле. Болгарда да шулай булган. Бу дәүләттә беренче шәһәрләр үсеп чыгу белән бергә болгарларның үз акчаларын сугу да башланган.
Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20 нче елларыннан ике болгар шәһәрен — Болгар белән Суарны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә, һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X—XI йөзләрдә, охшаш булган. Хәзер, вакыт эзлеклелеген саклап, шул чыганакларның иң билгелеләренә мөрәҗәгать итеп карыйк. Бу шәһәрләр хакында беренче, бик кыйммәтле мәгълүматларны әл-Бәлхи язмаларыннан укырга мөмкин. Алдагы бүлектә аның хәбәрләреннән бер өзек китерә башлаган идек, шуны дәвам иттерәбез: «Болгар — ил исеме, аның халкы ислам дине тота; ул шулай ук шәһәр исеме дә, анда Җамигъ мәчет бар. Ул шәһәрдән ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан, анда да Җамигъ мәчет бар. Мөселман хатибы әйтте: ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә. Өйләре агачтан һәм аларда кышын торалар; җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр. Әлеге хатип җәйге көннәрнең озын һәм кышкы көннәрнең кыска, ә төннәрнең озын булуын да сөйләде».
Шундый ук хәбәрне X йөзнең 30 нчы һәм 60 нчы елларындагы гарәп авторлары әл-Истахри һәм Ибне Хәукал да язып калдырганнар. Тик алар әл-Бәлхигә бер әһәмиятле төзәтмә керткәннәр: Ун мең әлеге шәһәрләрнең гомуми халкы дигәнне аңлатмый, ә алардагы «ир-ат», икенче төрле әйткәндә, сугышчылар санын белдерә. Бу—дөреслеккә күбрәк туры килә, чөнки урта гасырларда берәр шәһәрнең күпме халкы барлыгын аның гаскәре санына карап билгели торган булганнар. Шундый ук хәбәрне X йөзнең ахырында фарсыча язылган, авторы билгеле булмаган «Хөдүд әл-галәм» («Дөнья чикләре») дигән әсәрдә дә укырга мөмкин: «Болгар—зур булмаган бер төбәкнең шәһәре, ул Идел буенда урнашкан. Аның бөтен халкы да мөселманнар; аннан 20 мең атлы чыга. Алар кяферләрнең һәр гаскәренә каршы, күпме булуына карамастан, сугышка чыгалар һәм җиңәләр. Таза, бай җир ул Суар—Болгар янындагы шәһәр; андагы халыкның дине дә Болгардагы кебек үк».
Янәдән әл-Бәлхигә мөрәҗәгать итик. «Итилдән Болгарга тикле дала буйлап бер айлык чамасы юл; судан барсаң, елгадан югарыга таба ике айлык, түбәнгә таба 20 көнлек чамасы юл»,—дип яза ул. Моны аңлавы кыен түгел, Болгар шәһәре Идел ярына, хәзәрләрнең үзәге белән ике арадагы су юлы буена утырган. Әл-Бәлхинен әлеге сүзләре безгә инде мәгълүм булган «Хөдүд әл-галәм» авторының һәм X йөз азагындагы атаклы гарәп географы әл-Мөкатдәсинең мәгълүматлары белән дә раслана. Әл-Мөкатдәси да Болгар шәһәрен Идел буенда итеп күрсәтә.
Болгарның X йөз башыннан, дәүләт оешканда ук, башкала сыйфатында үсеп китүе табигый булган. Чөнки ул бик уңайлы урынга, Идел белән Кама тоташкан җиргә—Көнчыгыш Европаның икътисадый һәм стратегик яктан зур әһәмияте булган ике зур су юлы буена утырган. Башкаланы шундый мөһим урында төзү болгар җирләрен бер үзәк дәүләткә берләштерүдә, Идел Болгарын һәм аның башкаласын Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында икътисадый һәм мәдәни элемтәләр үзәгенә әверелдерүдә ифрат зур роль уйнаган. Бу очракта дәүләтнең сәяси үзәге шул дәүләтнең үзенең һәм аның төп халкының исеме белән аталуы бик тә табигый булган.
XII йөздә Болгарга ике гарәп сәяхәтчесе килеп чыккан. Аның берсе—безгә аз таныш әл-Җәвалики, икенчесе инде берничә тапкыр телгә алынган әл-Гарнатый. Әл-Җәвалики Болгарга 1145 елда килгән, тик аның язмалары безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Революциягә кадәрге татар тарихчысы М. Рәмзи Казан, Болгар һәм татар дәүләтләре турындагы китабында аңардан кайбер өзекләр биргән: «Аларның (болгарларның) корылмалары Рум (Византия) корылмаларына охшаган. Алар зур халык, аларның шәһәре Болгар дип атала. Ул бик зур шәһәр».
Әл-Гарнатыйның Болгар шәһәре турындагы мәгълүматлары бераз кыскача, әмма бик кыйммәтле, чөнки алар шәһәрнең шул чактагы тышкы йөзен сурәтлиләр: «Ә Болгар да гаять зур шәһәр, ул гел нарат агачыннан гына төзелгән, ә шәһәр дивары — имәннән». Шәрык географиясендә шулай ук «эчке» Болгардан, ягъни Болгар шәһәренең үзеннән тыш тагын дәүләтне тышкы дөнья белән бәйли торган сәүдә урыны сыйфатындагы «тышкы» Болгар турында да хәбәрләр очрый. Анысы—Идел буендагы атаклы Ага-Базар, зур ярминкә урыны. Тарихи чыганакларда шулай ук Болгарның аннан 20 көнлек юл арасында урнашкан борынгы Русьның башкаласы Куябтан, ягъни Киевтән кечерәк булуы әйтелә.
Монголларга кадәрге чорны чагылдырган рус елъязмаларында шәһәр буларак Болгар исеме очрамый («Бөек Болгар» билгеләмәсе беренче тапкыр XIV йөз азагында барлыкка килә—ул турыда Алтын Урда хакындагы бүлектә сөйләрбез). «Болгар» сүзе Алтын Урдага хәтле чорда гомумән болгар җире атамасы буларак кына кулланыла. Ә борынгы Болгарны 1164 елда Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзенең Идел Болгарына явы уңаеннан елъязмада телгә алынган Бряхимов (Ибраһим) шәһәре итеп карау гадәткә кереп киткән. Димәк, Болгар әле ул вакытта башкала булган. Ул XII йөзнең беренче яртысында да шулай булып калган; һәрхәлдә, әл-Җәвалики һәм әл-Гарнатый аны илнең баш шәһәре итеп язганнар, алар шул шәһәрдә тукталганнар да.
Болгарның тарихка кереп калган икенче зур шәһәре Суар булган. Бу ике шәһәр хакындагы төп мәгълүматлар безгә билгеле инде. Тагын икенче төр чыганаклар—нумизматика материаллары, ягъни борынгы акчалар сезне кызыксындырмый калмас. Мәгълүм булганча, Урта Азиядә Саманилар идарә иткән чорда (IX—X йөзләрдә) Европа белән Азия арасында сәүдә багланышларында гарәп дирһәмнәре—куфи көмеш тәңкәләре зур урын тоткан. X йөзнең 20 нче елларыннан башлап болгарлар, саманиларга охшатып, үз идарәчеләре исеменнән, тик елларын һәм Урта Азия шәһәрләренең исемнәрен куеп, акчалар сугарга өйрәнгәннәр. Мәсәлән, Микаил ибне Җәгъфәр атлы болгар әмире исеменнән сугылган, ләкин Сәмәрканд, Шаш (Ташкент), шулай ук Фарсының, ягъни Иранның Бәлх, Нисабур шәһәрләренең исемнәре куелган акчалар йөрүе билгеле. Әмма озак та үтмәстән Болгарда, үз шәһәрләрен күрсәтеп, күпләп үз акчаларын сугу башланган. Мәсәлән, 931, 948—959 елларда Насыйр ибне Әхмәт һәм Талиб исеменнән сугылган акчалар мәгълүм.
Талибның соңрак идарә иткән улы Мөэмин бер үк вакытта Суарда да, Болгарда да акча суккан. Аның 976 елда суккан тәңкәләре табылды. Тик шуннан соң, 980 елга кадәр, акча сугу бүтән Мөэмин—Ибне Хәсән исеменнән бары Болгарда гына алып барылган. Әлеге хәл Суарның бу вакытка, элекке сәяси куәтен югалтып, илнең башкаласы булган шәһре Болгарга тулысынча буйсынуын күрсәтеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, болгар акчаларының таралыш географиясе бик зур булган. Бай хәзинәләр эчендә алар бер-бер артлы Югары Идел буенда, Новгород һәм Псков җирләрендә, Балтыйк буенда, Скандинавия илләрендә һәм хәтта Даниядә табылды (Даниядә табылганы—Суар тәңкәсе).
XI йөздә Суар ике күренекле чыганакта телгә алына. Урта Азиянең атаклы төрки тел галиме һәм географ Мәхмүт Кашгарый үзенең мәшһүр «Дөнья картасы» дигән хезмәтендә шулай ук Болгар Һәм Суар шәһәрләрен билгеләп куйган. Ләкин ул Суар шәһәрен ялгыш Каспий диңгезе буендагы Саксын шәһәре белән бутаган, чөнки аңа үзенә бу шәһәрләрне күрергә туры килмәгән була. Ә менә икенче бер авторның, әл-Мәрвәзинең, мәгълүматлары бик кыйммәтле: «Аларның (болгарларның) ике шәһәре бар. Шуларның берсе Суар дип йөртелә, ә икенчесе Болгар дип атала; ике шәһәр арасы—бик куе әрәмәләргә төренгән елга яры буйлап ике көнлек юл. Алар анда дошманнарыннан саклану өчен ныгытмалар төзеп урнашканнар». Бу хәбәр Болгар һәм Суар шәһәрлекләре калдыкларының бүгенге топографиясенә гаҗәеп туры килә.
Атаклы совет археологы, болгар тарихы белгече профессор А. П. Смирновның 1930 нчы елларда Суар урынында алып барган казу эшләре нәтиҗәсендә бик кыйммәтле мәгълүматлар тупланды. Эшнең башында ук тикшеренүчеләр уңышка юлыга: алар шәһәрлек уртасында бер бик зур кирпеч корылма калдыгына килеп чыгалар— анда бер бай түрәнең таш сарае булганлыгы ачыклана. Сарай ике катлы булган, үзәктән ягып җылытылган. Бинаның алды бик матур итеп, бизәкләп эшләнгән булган, уң якта манара калкып торган. Сарай таш стена белән әйләндереп алынган, ишек алдына да таш түшәлгән. Бу сарай X—XI йөзләрдә төзелеп, монголлар явы вакытында җимерелгән, әмма тиздән янәдән торгызылган һәм XIV йөздә, шәһәр белән бергә, яшәүдән туктаган.
Шул ук казулар нәтиҗәсендә, фәндә беренче тапкыр буларак, болгар шәһәрләренең хәрби ныгытмаларын күзалларлык бай археологик мәгълүмат тупланды. Безнең көннәргә кадәр сакланган урлар (валлар) өстенә ике рәт биек имән кура, ягъни ныгытма эшләнгән, рәтләр арасына ныклык өчен балчык төеп тутырылган. Бөтен кура буйлап, бер-берсеннән аткан ук очып җитәрлек ераклыкта аралар калдырып, хәрби машлар тезелеп киткән. Тышкы яктан тирән чокыр казылып, аңа су тутырылган һәм аның төбеннән очлы казык-бүрәнәләр тырпаеп торган. Чокыр артында тагын бер ур сузылган булган, аның өстендә шулай ук очлы имән бүрәнәләрдән койма торгызылган. Бөтен кура өстендә сөңгеләр, еракка ата торган җәя һәм уклар белән коралланган сакчылар басып торган. Менә шушы көчле ныгытма урта гасыр шәһәре булган Суарны төрле һөҗүмнәрдән саклап килгән.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^