Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 20. БҮЛӘР ҺӘМ БАШКА ШӘҺӘРЛӘР. АВЫЛЛАР
...Болгарны җимергәннән соң Аксак Тимер Бүләргә юнәлә. Менә аның гаскәрләре шәһәргә килеп җитә һәм аның куәтле ныгытмалары алдында тукталып кала. Шәһәр башлыгы аксакаллар белән киңәш кора — бу явыз илбасарның дәһшәтле явына каршы тора алырбызмы, юкмы? Аксакаллар озак бәхәсләшәләр: сугышыргамы, әллә дошманнан рәхимлек сорап бирелергәме? Тик уртак бер фикергә килә алмыйлар. Менә арадан берсе биек манарага күтәрелә һәм, диңгез ташкыныдай ябырылып килгән дошман явын күреп, юкка кан түкмәскә, ә капкаларны ачарга киңәш бирә. Дошман шәһәргә бәреп керә һәм халкының күп өлешен кырып бетерә...
Бу—риваять. Әмма моннан тыш Бүләр хакында тарихи чыганаклардан дөреслеккә якынрак торган мәгълүматлар табарга мөмкин. Мәсәлән, елъязмалар шундый хәбәр җиткерә: Андрей Боголюбский үзенең улы Мстислав һәм Муром кенәзе белән бергә 1164 елда Идел Болгарына яуга чыккан. Анда әйтелгәнчә, руслар болгарларны җиңгәннәр. Тик болгар бие үз гаскәре белән Олуг шәһәргә кереп яшеренгән. Ә бу шәһәрнең кайда булганлыгы анда әйтелмәгән.
Әлеге шәһәрнең урыны шул ук рус елъязмаларында ачыклана төшә: 20 елдан соң, ягъни 1184 елда, тик бу юлы башка рус кенәзе, Андрей Боголюбскийның энесе Всеволод (Всеволод III) җитәкчелегендә руслар кабат яуга чыгалар, һөҗүм алдыннан шундый бер вакыйга булып ала. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләте үзенең иң якын күршесе Русь белән күптән сәүдә багланышлары алып барган. Югары Идел һәм Үкә елгасы буендагы рус шәһәрләрендә Болгарның сәүдә кешеләре яшәгән. Ләкин Рязань, Муром һәм кайбер башка шәһәрләрнең ниндидер юлбасарлары болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, җитмәсә, Идел буендагы болгар шәһәрләренә һәм авылларына һөҗүм итә башлыйлар. Болгарлар, мондый талауларны туктатуны сорап, ике тапкыр Всеволодка мөрәҗәгать итәләр, ләкин ул юлбасарларны туктата алмый. Талаулар дәвам итә. Түземлекләре беткән болгарлар Русьның үзенә яу чыгалар, Городец, Муром шәһәрләрен туздыралар, Рязаньга барып җитәләр. Бу вакыйга 1183 елда була. Всеволод болгарлардан үч алырга уйлый һәм аларга каршы зур яу җибәрә. Анда Русьның башкаласы Владимир шәһәренең төп көчләреннән тыш Киев, Чернигов, Переяславль, Смоленск гаскәрләре дә катнаша. Руслар Олуг шәһәргә, ягъни Бүләргә кадәр килеп җитәләр, аны ун көн буе камап торалар. Тик ала алмый кире кайтып китәләр.
Елъязмалар шушы Олуг шәһәрне («Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Әлеге елга—Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге—Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи Бүләр шәһәре була инде. Аның беренче тапкыр 1164 елда телгә алынуы һич тә очраклы түгел, нәкъ менә шул чакларда халыкара хәлләр киеренкеләнеп китә, көнбатыштан үзсүзле һәм рәхимсез кенәз Андрей Боголюбский җитәкчелегендә походлар башлана.
Андрей Боголюбский — Владимир-Суздаль кенәзе, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе (1157—1174), Юрий Долгорукийның улы, Русьның үзендә дә сугышчанлыгы һәм кансызлыгы белән танылган, рус шәһәрләренә каршы да походлар оештырган кеше; 1169 елда, мәсәлән, Киевне басып алган. 1174 елда боярлар фетнәсе нәтиҗәсендә үтерелгән: фетнәгә Кучковичлар — бояр Кучканың уллары җитәкчелек иткән. Ә Кучканың үзен элек Андрейның атасы Юрий Долгорукий үтерткән булган. Боголюбскийга каршы күтәрелештә аның үз хатыны да катнашкан. Кенәзнең хатыны исә, чыгышы белән болгар кызы, Тверь елъязмасы хәбәр итүенчә, «күп тапкырлар болгар җирен басып алганы һәм болгарларга күп явызлыклар эшләгәне» өчен иренә үч тоткан булган.
Көнбатыштан һөҗүмнәр ешаю аркасында Идел һәм Кама буйлары куркыныч урыннарга әйләнгән. Болгарның бу ике елга кушылган җирдәге элекке башкаласы илнең эченәрәк—ераграк һәм тынычрак булган Чирмешән буена күчерелгән. Хәер, бу турыда бер генә чыганакта да берни дә язылмаган. Шул чордан башлап Идел Болгары тарихына башкала дәрәҗәсен гәүдәләндереп «Олуг» дип аталган шәһәр килеп өстәлгәнгә күрә фараз кылып әйтү генә бу.
Югарыда китерелгән вакыйгалардан соң рус елъязмаларында Олуг шәһәр тагын берничә тапкыр телгә алынган: 1220 елда кенәз Святославның болгар шәһәре Ашлыга яу чыгуы, монголларның 1232 елда Болгарга беренче тапкыр һөҗүм ясап караулары турында язганда һәм, ниһаять, 1236 елда монгол гаскәренең Идел Болгарына һөҗүм итүен, «шөһрәтле Олуг болгар каласы»ның басып алынуын сурәтләгәндә. Шул вакытта шәһәр җимерелгән, әмма яшәүдән туктамаган. Алтын Урда чорында башка шәһәрләр шикелле торгызылып, акча сугу үзәгенә әверелсә дә, ул инде үзенең электәге куәтен югалткан. Хәзерге Биләр төбәгендә, ягъни Бүләр шәһәре урынында һәм шул тирәләрдә табылган тәңкәләрнең иң соңыннан сугылганы 1431 елга карый.
Күп еллардан соң, Казан ханлыгы басып алынуга йөз ел чамасы вакыт үткәч, борынгы Бүләр урынына рус укчылары («стрелецлар») килеп утырган. Борынгы шәһәр истәлегенә бераз гына үзгәртелеп Биләр (русча Биляр) дип исемләнгән рус авылы үсеп чыккан. Республикабызның хәзерге Алексеевский районындагы бу авыл борынгы кала урынының бер өлешен биләп тора.
XVIII йөз азагында һәм XIX йөз башында Биләр шәһәрлеге мәйданында археологик күзәтүләр ясау нәтиҗәсендә борынгы архитектура корылмаларының хәрабәләре, алар арасында бер зур мәчет урыны барлыгы ачыкланган. Шул вакытта һәм бераз соңгарак анда бик күп әйберләр: алтын боҗра алкалар, көмеш беләзекләр, җиз көзгеләр, тимердән коелган сугыш балталары һ. б. истәлекләр табылган. Узган гасыр азагында һәм безнең гасырның беренче чирегендә Биләр шәһәрлегендә беренче археологик казулар үткәрелгән, ә 60 нчы еллар азагыннан бирле анда археолог, профессор А. X. Халиков җитәкчелегендә тикшеренүләр алып барылды. Күп кенә гыйбадәтханә һәм торак корылмаларының нигезләре, борынгы шәһәрнең хәрби ныгытмалары өйрәнелде, күп санлы көнкүреш әйберләре һәм керамик материал җыелды. Бу археологик мәгълүматлар ниндидер дәрәҗәдә китапларда һәм аерым мәкаләләрдә инде яктыртылса да, алар әле тагын да тирәнрәк һәм чын фәнни нигездә аңлатуны таләп итә.
Без сезне Идел Болгарының тарихта мәгълүм иң зур өч шәһәре белән кыскача таныштырдык. Әлбәттә, болардан башка шәһәрләр дә, әйтик, аерым кенәзлекләрнең үзәкләр дә, һөнәрчелек һәм сәүдә учаклары сыйфатындагы шәһәрләр дә булган. Сәяси әһәмиятләре ягыннан аларны шәһре Болгар белән дә, Суар яки Олуг шәһәр белән дә чагыштырып булмый булуын, әмма алар җәмгыять үсешенең төрле чорларында билгеле бер урын тотканнар. Иделнең уңъяк ярын урнашкан Ашлы шәһәренең язмышы фаҗигале. Идел Болгарының көнбатыш җирләрендәге зур гына билекнең үзәге булып саналган бу шәһәргә 1220 елда Всеволод III нең бертуганының улы Святослав һөҗүм иткән һәм җимергән, шуннан соң шәһәр яшәүдән туктаган. Елъязмаларда Ашлының хәрби ныгытмалары турында кызыклы хәбәрләр сакланган. Алар болгарларда хәрби-инженерлык эшенең югары дәрәҗәдә булганлыгы турында сөйлиләр.
Кашан шәһәре Каманың уң ягындагы бер билек-кенәзлекнең үзәге булган. Бу шәһәрнең монголларга кадәрге чоры хакында тарихи мәгълүматлар сакланмаган булса да (алар Алтын Урда чорына карый), археологик материаллар аның төньяк төбәктә бик әһәмиятле мәдәният һәм сәүдә үзәге булганлыгын раслыйлар. Кама буйлап чак югары, аның сулъяк биек яры өстенда Җүкәтау шәһәре утырган. Аның турындагы тарихи мәгълүматлар шулай ук Алтын Урда чорына караса да, археологик яктан Җүкәтау элегрәк чорга барып тоташа. Идел Болгарының көнчыгыштагы шундый үзәкләреннән берсе итеп Шушма елгасы буена урнашкан Тубылгытау шәһәрен дә атарга кирәк. Алтын Урдага кадәрге шәһәрләр арасында Кама аръягында Болгар дәүләтенең үзәк өлешендәге Төрек, Тукчын һәм Нократ шәһәрләренең булганлыгы да мәгълүм.
Безнең буын кешеләре хәзерге Алабуганың көнбатышында, биек яр өстендә «Шәйтан каласы» дигән сәер исем белән атала торган шәһәрлек калдыгын, бәлкем, яхшы беләләрдер. Бик күп риваятьләр сөйлиләр бу шәһәр хакында. Менә шуларның берсе.
...Биек тау башындагы иске шәһәрдә бер ялгызы «шәйтан» яшәгән (христиан рухание мөселман изгесен кимсетеп шулай дип атаган). Борынгы болгарлар шунда гыйбадәт кылырга йөргәннәр намаз укыганнар. Соңрак «Шәйтан» янына Казан кешеләре дә килә башлаганнар, хәлләрен җиңеләйтүдә ярдәм сораганнар. «Шәйтан» ярдәмен кызганмаган, кешеләрне төрле бәлаләрдән коткарган. Көннәрдән бер көнне, кяферләр белән сугыш башлангач, Казан сәете әлеге шәһәрчекнең хуҗасына килеп, изге сугышка фатиха бирүен сораган. «Шәйтан» ун көн буена намаз укыган, унберенче көнне мөнбәрдән тавыш биргән: «Мин сезгә, шәфкать ияләре, ярдәм итә алмыйм инде. Пәриләр мине моннан куалар. Мин моннан барып җиткесез ерак җирләргә мәңгелеккә китәм». Шәһәр эченнән кара төтен ургылган, өермәләнеп күккә күтәрелгән, шул төтен эченнән галәмәт зур елан килеп чыккан һәм ут булып көнбатышка атылган...
Бу риваять Казан ханлыгын җимергәннән соң бер рус рухание язып калдырган «Казан тарихы» дигән елъязмада китерелә. Аның язуына караганда, Казанны басып алганчы ул анда 20 ел яшәгән булган. Шунда әлеге риваятьне язып алган. «Казан тарихы» аша риваять руслар арасына да таралган. Шуңа күрә алар шәһәрлекне үзләренчә «Шәйтан каласы» дип атаганнар.
Бүгенге көнгә Урта Идел буендагы урта гасыр шәһәрлекләренең җыелма исемлеген төзү тәмамланды. Бу тарихи-археологик җыелма 161 истәлектән тора. Алар өч төркемгә бүленәләр: 38 шәһәрлек—элекке шәһәр яки шәһәр кремле калдыклары, 73 феодал кирмәне, 39 хәрби ныгытма-крепость (мәгълүматлар тулы булмау сәбәпле 11 истәлекнең билгеләмәсе ачыкланмаган). Дөрес, барлык бу шәһәрләр, кирмәннәр һәм ныгытмалар борынгы Болгар чорына гына карамый. Аларның байтагы Алтын Урда чорында да яшәвен дәвам иттергән, шәһәрләрнең бер өлеше Алтын Урда дәверендә барлыкка килгән, Казан ханлыгы чорына кагылышлы шәһәрләр дә юк түгел.
Болгар дәүләтендә шәһәрләрдән тыш бик күп авыллар да булган. Бүгенге көнгә 900 дән артык авыл урыны билгеле. Аларның кайберләре шәһәр кремле ныгытмасыннан тышта, бистә сыйфатында барлыкка килгән. Әмма күбесе мөстәкыйль авыллар булып утырган. Кайберләре бик зур булган, 80—100 гектарга якын җир биләгән, ә күпчелегенең мәйданы 3—6 гектардан артмаган. Андый авыллар уртача 20—40 йорттан торгандыр. Югарыда әйтелгән 900 дән артык авылның өчтән икесе Болгар чорына карый, башкалары, кайбер шәһәрләр шикелле үк, соңгырак дәвердә—Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында барлыкка килгәннәр.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^