Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 21. МӘДӘНИЯТ ҺӘМ МӘГЪРИФӘТ
Болгарда шәһәрләр төзү һәм, гомумән, шәһәр мәдәнияте шактый югары дәрәҗәдә торган. Монументаль, икенче төрле әйткәндә, зур колачлы кирпеч-таш корылмаларның калдыклары археологлар тарафыннан төрле елларда һәм төрле урыннарда җентекләп өйрәнелде. Югарыда Суардагы ике катлы кирпеч сарай калдыгы хакында әйтелгән иде инде. Бу гаҗәеп корылманың түбәнге каты X—XI йөзләргә карый һәм, шулай итеп, борынгы болгарларның казып табылган таш архитектура истәлеге булып санала. Кирпечтән төзелгән йортлар һәм җәмәгать корылмаларының калдыклары Самар тугаендагы «Муром шәһәрчеге»н, Татарстанда, Иделнең уң ягындагы Хулаш, Чуашиядәге Зур Тояба шәһәрлекләрен һәм безгә инде мәгълүм булган шәһре Бүләрне казып өйрәнү вакытында табылды. Биләрдә күп еллар буе барган тикшерүләр аеруча нәтиҗәле булды, анда борынгы болгарлар дәвереннән калган төзелеш сәнгатенең шактый күп истәлекләре: мәчетләр, җәмәгать мунчалары, йортларның нигезләре һәм башка төзелеш калдыклары ачылды. Шәһре Болгарның җир өстендә сакланган архитектура истәлекләре XIII—XIV йөзләргә карый, һәм без алар белән Алтын Урда тарихына һәм мәдәниятенә багышланган аерым бүлектә киңрәк танышырбыз.
Без югарыда телгә алган «Шәйтан каласы»ндагы таш кальганың почмак манарасы—монголларга кадәрге Болгар дәүләтенең өлешчә исән калган архитектура истәлекләреннән бердәнбере. Бу ныгытманың планын узган йөздә Алабугада бөек рус рәссамы И. И. Шишкин эшләп калдырган. Кальга буе 21,3 м, иңе 19,17 м булган дүртпочмак рәвешендә. Аның һәр почмагында шундый берәр манара, ә һәр дивар уртасында тагын берәр ярым манара басып торган. А. П. Смирновның раславынча, үзенең зурлыгы (400 кв. м) һәм куәте ягыннан «Шәйтан каласы» урта гасырдагы Кавказның хәрби крепостьларыннан өстен торган.
Ул чорларда башлыча эре шәһәрләрнең кальга-ныгытмаларында, бәлки, кайбер кенәзлек үзәкләрендә һәм бик мөһим хәрби-стратегик пунктларда гына корылмалар таш-кирпечтән эшләнгән булган. Шәһәрләрдәге биналарның күпчелеге—йортлар, мәчетләр, каралты-кура һәм башкалар, авыллар турында әйтеп тә тормастан, нигездә агачтан төзелгән. Археологик казулар вакытында кайбер йортларның нинди булганлыгы да ачыкланды. Мәсәлән, Суарда казылган бер агач йортның түбәсе ике кыеклы, идәне такта һәм өй асты базы да булган. Агач өйләрдән тыш, казып эшләнгән җир яки ярым җир, землянкасыман өйләр яисә балчык диварлы йортларның калдыкларына да юлыгалар археологлар. Мондый гади өйләрнең мичләре дә йомшак комташтан гына, бик сирәгендә кирпечтән чыгарылган.
Йорт җиһазлары, тормыш-көнкүреш әйберләре һәм савыт-саба турында язма чыганакларда хәбәрләр аз булса да, аларны шул ук археологик табылдыклар тулыландыра. Ризык әзерләү өчен бронза һәм тимер казаннар, аш-су өчен кирәк булган башка төрле металл савытлар, гади һәм бизәкле балчык савыт-саба, әйтик, тәпәннәр, чүлмәк, кувшин, тәлинкә, табак, җамаяклар, тимер пычаклар, агач кашыклар һ. б. шуның ише әйберләр төрле еллардагы казу вакытында табылдылар.
Без югарыда болгарлардагы һөнәрчелек хакында сөйләгәндә, аларның тормыш-көнкүреш әйберләренең, эш һәм сугыш коралларының күптөрле булуын әйткән идек инде. Болардан тыш археологик эшләр вакытында, бигрәк тә очраклы рәвештә табылган бай хәзинәләр составында, борынгы акчалардан тыш, алтын, көмеш, җиз, бакыр, сөяк һәм пыяладан ясалган бик бай һәм төрле-төрле бизәнү әйберләре чыга. Алар арасында беләзекләр-йөзекләр, алкалар һәм балдаклар, муенса-күкрәкчәләр, төймәләр вә тәңкәләр, каптырма-прәшкәләр, көзгеләр, бил каешы бизәкләре кебек хәтта бүгенге ювелирлык сәнгате өчен дә үрнәк булырлык камил һәм гаҗәеп оста эшләнгәннәре бар. Мондый әйберләрне ясау һәм матурлау техникасы да бик төрле булган. Алар әйбергә алтын-көмеш йөгертү, бөртекләү, каралту, чүкү, үрү, асылташ һәм энҗе беркетү, металлга чокып һәм сугып бизәк төшерү кебек төрле ысулларны белгәннәр. Идел болгарларының зәркән (ювелирлык) сәнгате монголларга кадәрге чорда да, Алтын Урда дәверендә дә зур үсешкә ия булган.
Болгарларның зәркән сәнгате белгечләрдә дә, борынгы әйберләрне яратучы һәвәскәрләрдә дә һәрвакыт соклану тудырган. Мәсәлән, үрдәкле боҗра алкалар турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Бу алкалар хакында фәнни һәм популяр әдәбиятта шактый күп язылды. Әлеге ядкәр-истәлекләр Мәскәү, Петербург һәм Казан шәһәрләрендәге зур музейларның иң кыйммәтле хәзинәләрендә саклана. Аларның затлылыгы һәм таң калырлык оста эшләнүе күптәннән инде телгә кергән. Шундый хикәят бар. Уралның бер бик бай рус эшмәкәре заманында Әби патшага, ягъни Екатерина II гә кыйммәтле бүләк бирергә ниятли, борынгы болгар алкаларын тапшырмакчы була. Ләкин аңарда алка берәү генә була. Сыңар алка бүләк итмәссең бит инде. Бай үтенече буенча, Пермь ювелирлары аңа нәкъ болгарларныкы шикелле итеп ике алка ясап биргәннәр. Императрица да ошаткан аларны, рәхмәт әйтеп алган. Ләкин соңыннан, алар инде музейга эләккәч, алкаларның ясалма булуы ачыкланган. Пермь осталары барыбер андагы күп санлы алтын бөртекләрен болгарлар кебек оста итеп бер-берсенә беркетә алмаганнар.
Алканың боҗрасы эчендә утырган, томшыгына алтын бөртеге капкан үрдәкнең тирән мәгънәсе бар. Ул халыкның бер легендасын чагылдыра: бик борынгы заманнарда бөтен дөнья очсыз кырыйсыз дәрьядан гына торган. Дәрья өстендә бер ялгыз үрдәк йөзеп йөргән. Менә ул чумган да дәрья төбеннән бер бөртек балчык кабып алып чыккан, һәм шул балчыктан җир хасил булган. Әлеге риваять татар авылларының берсендә язып алынган. Нәкъ шуңа охшашлы легенда Дунай болгарларында таралган булган.
Монголларга кадәрге болгарларның тарихи этнографиясе турында язма чыганаклардагы кайбер мәгълүматлар аерым әһәмияткә ия. Ибне Фадлан һәм әл-Гарнатый болгарларның төп ризыклары итеп икмәк (бодай күмәче), ит, тары һәм балны атыйлар. Мәшһүр Багдад илчесенең болгар патшасы үткәргән аш мәҗлесендәге кайбер күзәтүләре кызыклы. Кыздырылган итне пычак белән кискәләп ашаганнар. Хәлбуки, ул чакта чәнечке-фәлән булмаган әле. Чәнечкене Кытайдан Европага беренче булып XIII йөзнең атаклы итальян сәяхәтчесе Марко Поло алып килгән.
Болгарлар идәнгә утырып ашаганнар, әмма һәркайсының алдында ризык тулы тәбәнәк өстәл торган. Җәмгыятьнең югары катлавы үткәрә торган аш мәҗлесләрендә шулай булган, ләкин мондый тәртип башкалар өчен дә хас булган дип санарга мөмкин. Икенче бер урында Ибне Фадлан болгарларның Шәрыктагыча аяк бөкләп түгел, ә тезләнеп, аяклары өстендә утырулары турында язган. Андый кыяфәттә утырып ашаганда каршында тәбәнәк өстәл торырга тиеш, әлбәттә.
Болгарларда кеше үтергән, зина кылган һәм әйбер урлаган өчен үлем җәзасы бирелгән. Җәзалау тәртибе бик рәхимсез булган — гаепле кешенең кул-аякларын дүрт баганага тарттырып бәйләгәннәр дә буеннан-буена урталай ярып төшергәннәр.
Ибне Фадлан борынгы болгарларның башка гореф-гадәтләре һәм йолалары турында да байтак кызыклы хәбәрләр калдырган. Аларның күбесе, борынгы мәҗүсилек белән бәйләнгәннәре, ислам кабул ителгәч, җәмгыять мөселманлашкан чорда югалган.Ислам белән бергә гарәп язуын кабул иткәнче, VIII—IX йөзләрдә болгарларда язу булган. Ул безгә Төрки каханлыгы тарихының таныш рун язуы. Аны башта хәзәрләр кулланганнар, аннары алардан болгарларга күчкән.
Идел Болгарында ислам кабул итү белән гарәп язуы гамәлгә кергән. Балалар мәктәпләрдә (башлангыч мәктәп) һәм мәдрәсәләрдә (урта мәктәп) укырга-язарга өйрәнгәннәр, гыйлем алганнар. Югары катлау кешеләренең генә түгел, гади халыкның, шул исәптән һөнәрчеләрнең дә гыйлемлелеген төрле археологик табылдыклардагы язулар раслый. Гарәп язуын кабул итү Шәрык белән тыгыз элемтә урнаштырырга, болгарларда әдәбиятны, мәгърифәтне һәм төрле фәннәрне үстерергә ярдәм иткән. X—XII йөзләрдәге гарәп-фарсы дөньясының язма чыганакларында болгар тарихчылары, табиблары, философлары һәм хөкемдарлары турында төрле хәбәрләр очратырга мөмкин. Мәсәлән, әл-Гарнатый Болгар шәһәрендә казый Йакуб ибне Ногман язган «Болгар тарихы» китабын укыган. Галим Борһанетдин ибне Йосыф дарулар ясау турында китап язган, Урта Азия философларының әхлак-этика турындагы, риторика (сөйләү сәнгате) хакындагы хезмәтләренә аңлатмалар эшләгән.
Болгар дәүләтендә матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты үсеш алган. Дөрес, монголларга кадәрге чор иҗаты турында мәгълүматлар күп түгел. Әмма XI йөздә болгарларда кайбер гомумтөрки әсәрләр таралу хакында хәбәрләр сакланган. Мәсәлән, борынгы татар әдәбияты белгечләре 1069 елда Караханилар дәүләтенең башкаласы Баласагун шәһәрендә Йосыф ибне Хаҗип язган, урта гасырларның иң күренекле әсәрләреннән берсе булган «Котадгу белек» («Бәхет турында белем») әсәренең Болгар дәүләтендә дә киң таралуын әйтәләр. Көнчыгыш Төрки каханлыгы таркалганнан соң көнбатышка күченеп киткән борынгы татарларның бер өлеше башлангыч урта гасырдагы кайбер дәүләтләрнең, шул исәптән яңа гына исеме аталган Караханилар дәүләтенең оешу» ында катнашкан. Шуңа күрә бу чорда, төрки телле башка халыклардагы кебек үк, борынгы татарларга да һәм борынгы болгарларга да башлангыч төрки матур әдәбияты әсәрләре яхшы таныш булган.
Мәхмүт Кашгарый дигән Урта Азия телче-галименең шул ук XI йөздә иҗат иткән «Диване лөгатет-төрек» («Төрки сүзләр җыентыгы») исемле мәшһүр сүзлеге, шөбһәсез, Идел буенда да таралган булган. Анда кыпчак һәм болгар телләреннән дә аерым үрнәкләр китерелгән: шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, сүзтезмәләр һ. б.
XII йөз төрки шагыйрьләргә тагын да бай була. Әхмәд Йүгнәки үзенең «Хибәтел хәкаик» («Хакыйкать бүләге») исемле зур поэмасында кешелеклелек, тугры сүзлелек, тыйнаклык, юмартлык, белемлелек фикерен алга сөрә. Аның:
«Белек берлә беленер сәгадәт (бәхет) юлы», яки: «Белекле ир үлде, аты (исеме) үлмәде» дигән сүзләре әле бүген дә бик тә мәгънәле һәм һәр татарга аңлаешлы итеп яңгырый.
Йүгнәкинең замандашлары Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый да шул чорның атаклы шагыйрьләреннән саналганнар. Беренчесенең «Диване хикмәт», икенчесенең «Бакырган китабы» исемле шигырьләр җыентыклары заманында да, шактый соңга таба да күпләргә мәгълүм булган, һәр икесе дә илаһи мәхәббәткә дан җырлаган, кешеләрне пакьлеккә, шәфкатьлелеккә, игелеклелеккә чакырган.
Санап үтелгән шагыйрьләр чыгышлары һәм яшәешләре белән Урта Азиянең Харәзем төбәгеннән. Соңыннан бу җирләр Алтын Урданың көнчыгыштагы бер өлешенә—Күк Урдага кергәннәр. Булсын борынгы татарлар төзегән Караханилар дәүләтендә, булсын шул ук татарлар белән бәйле булган Күк Урданың башлангыч җирендә—шунда туган бу ядкәрләр борынгы татар әдәбиятының иң беренче, кадерле үрнәкләре саналалар. Алар үз заманында да, ягъни XI—XII йөзләрдә, Идел буенда һәм, әлбәттә, Болгарда да, шулай ук соңга таба татар дөньясында да ифрат киң таралган булганнар. Алай гына да түгел, әлеге шагыйрьләрнең икенче тарихи чорлар, ягъни Алтын Урда һәм Казан ханлыгы шагыйрьләренә (Котб, Хисам Кятиб, Сәйф Сарай, Өмми Камал, Мөхәммәдьяр), соңра Тукайга һәм Дәрдемәндкә дә йогынтылары зур булган. XI—XII йөз шагыйрьләренең әсәрләре урта гасырда да, XX йөз башында да мәктәп-мәдрәсәләрдә, һәр татар өендә диярлек көйләп-җырлап укылган. Татар әдәбиятының бу башлангыч чоры турында сез, кадерле укучылар, киләсе елда, IX класс өчен язылган «Әдәбият» дәреслегеннән иркенләбрәк танышырсыз (дәреслекнең авторлары: профессор X. Й. Миңлегулов һәм доцент Ш. А. Садретдинов).
Мәшһүр шагыйрь Кол Гали 1233 елда үзенең «Кыйссаи Йосыф» дигән зур поэмасын язып бетергән. Анда ул Зөләйха белән Йосыфның эчкерсез саф мәхәббәтен тасвирлый. Поэмага нигез итеп алынган вакыйгалар ерак Мисырда барса да, аны болгарлар да, соңрак татарлар да үз иткәннәр. Бу әсәрнең соңгы йөз елда Казанда 80 тапкырга якын басылып таратылуы һич тә юкка түгел бит. Урта гасырлар әдәбиятының танылган әсәрләре белән бергә, бу китапның озын кышкы кичләрдә кулдан төшми һәр татар йортында диярлек йотылып укылуы шулай ук бик гыйбрәтле. Аның авторы, Шәрык поэзиясенең иң зур вәкилләреннән берсе Кол Галинең тууына 800 ел тулу уңае белән соңгы елларда гына үл татар һәм рус телләрендә тагын берничә тапкыр басылды. Бу юбилей 1983 елда ЮНЕСКО карары белән дөньякүләм вакыйга төсендә олылап үткәрелде.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^