Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 26. АЛТЫН УРДАНЫҢ КОДРӘТЛЕ ЧОРЫ. ҮЗБӘК ХАН
Мәнгүтимер үлгәннән соң 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы Күк Урда, Бату ханның энесе, улусның беренче башлыгы Урда-Ичен 1251 елны вафат булгач, Үгәдәй белән Чыгытайларга каршылык күрсәтә алмый — алар Урда исәбенә биләмәләрен киңәйтәләр. Туктайдан исә ярдәм көтәрлек түгел — Нугай белән низаглашу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән, Кырымда, аннары Урдага буйсынган Русьта төрле хәлләр булып ала. Моңарчы руслардан ясакны хан кешеләре җыеп йөргән булса, Мәнгүтимердән соң бу эш олы кенәзләргә йөкләтелә; үзләре җыеп, үзләре үк Сарайга илтеп тапшыруга калгач, ул ясак кимегәннән-кими.
Соңгы елларында Туктай Алтын Урдада бераз тәртип урнаштырган була булуын, Күк Урданың эшләрен дә көйләп җибәрә. Әмма аның вафатыннан соң Сарайда хәлләр яңадан начарланып китә. Туктай хан тәхетен олы малае Илбасарга васыять итеп калдырган була, ләкин аны шаманлыкка табынучы күчмә феодаллар гына яклый. Ислам динен тотучы шәһәр аксөякләре Батунын оныгының оныгы, Мәнгүтимернең оныгы, Тугрылча улы Үзбәкне яклыйлар һәм аны тәхеткә утыртуга ирешәләр. Үзбәк хан—иң озак идарә иткән (1312—1242) һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла. Хәтта дөньяны күп күргән, кемнең кем икәнен таный белгән Ибне Баттута да 1333 елны Үзбәк ханны күреп сөйләшкәннән соң: «Ул җиһандагы иң бөек, иң кодрәтле патшаларның берсе»,—дип, югары бәя биргән. Үзбәкнең хакимлеге гомуми таныла, мәркәздә генә түгел, читтәге төбәкләрдә дә ханның дәрәҗәсе бик нык үсә. Ибне Баттута аны Мәгъриптә дә, Мәшрикъта да—бөтен дәүләт белән бердәй оста идарә итүче хаким дип атый. XIV—XV йөзләрдәге тарихи географиядә гарәп-фарсы галимнәре Җучи улусын еш кына «Үзбәк улусы», «Үзбәк иле», «Үзбәк йорты» дип атыйлар. Дәүләт белән үзәктән торып оста идарә итү, һәр төбәктә, шәһәрдә һәм җәйләүдә хакимлекне таныту, гомумән, сәяси эшләрне җайга салу нәкъ шул заманга туры килә. Монголия империясеннән арынгач һәм тулысынча мөстәкыйльлеккә ирешкәч, Алтын Урданың көчле хакимияте, җиңелмәс гаскәре, тотрыклы хуҗалыгы була, мәдәнияте зур үсеш ала, тышкы элемтәләре бик нык көчәя.
Бу дәүләттә иминлек хөкем сөргәнен читтән килүчеләр дә исбатлыйлар. Италия сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре Франческо Пеголотти 1340 елда язган «Сату-алу эшләре» дигән китабында: Дон буйларыннан Кытайга бара торган юл Алтын Урда аркылы уза, анда көндез дә, төнлә белән дә тып-тыныч, имин, дип яза. Алтын Урдада бераз соңрак булып кайткан гарәп сәяхәтчесе һәм тарихчысы Ибне Гарәбшаһ дәүләтнең аеруча ныгып киткән чагы турында болай ди: «Харәземнән кәрваннар чыгар иде дә, Кырымга барып җиткәнче, өч айга сузылган бу сәфәрдә курку-шөбһәләнунең нәрсә икәнен дә белмичә, тыныч кына олауларында барырлар иде».
Үзбәк ханның ни дәрәҗәдә оста дәүләт эшлеклесе, хөкемдар булганын Алтын Урда белән дустанә-тату яшәгән Мисыр солтанының сәркатибе вазифаларын үтәгән олуг галим әл-Гомәри язмаларыннан да күрәбез: «Дәүләт эшләренә килгәндә, ул фәкать аларның асылына гына төшенә, һәммәсен дә тәгаенләп маташмый; күпме ясак җыйганнарын, күпмесен ничек тотканнарын аңа әйтәләр дә ул шуңа канәгать була, вакланып тормый»,—дип яза галим.
XIV—XV йөзләрдә яшәгән гарәп һәм фарсы авторлары Үзбәк ханны мактап кына телгә алалар. Кайберләренә күз салып алыйк. Шәрыкны аркылыга-буйга йөреп чыккан мөдәррис-профессор, ханның замандашы әл-Бирзали: «Үзбәк хан утызларда булып, матур буй-сынлы, күркәм килеш-килбәтле, искиткеч акыллы шәхес»,—дип яза. Бераз соңрак яшәгән һәм үз заманын тасвирлап калдырган тарихчы әл-Мөфәддал аңа: «... үзе япь-яшь, төскә-биткә бик матур, холкы-фигыле дә күркәм, менә дигән мөселман кыю вә гайрәтле шәхес»,—дип бәя бирә. Ә менә Мисыр солтаннарында баш казый һәм полиция җитәкчесе булып эшләгән, соңрак Каһирә мәдрәсәсендә җәгърафия һәм тарих профессоры әл-Гайни Үзбәк хан турында болай яза: «Ул узе гайрәтле вә тәвәккәл, диндар гали зат булып, хокук белгечләрен, гыйлем ияләрен олылый белә, аларга ышана, сүзләренә колак сала, үзләренә хөрмәт күрсәтә, шәехләрнең хәлен белеп йөри, аларга рәхим-шәфкать кыла иде». XV йөздә яшәгән фарсы галиме Муинетдин Натанзи, төрки телдә язылган, ләкин безнең заманнарга килеп җитмәгән чыганактан файдаланып: «Ул гаҗәеп дәрәҗәдә вөҗданлы, гадел патша булган»,—дип әйтә.
Әлеге тасвирламаларны китергәндә, Үзбәк ханны әүлия итеп күрсәтү максаты күздә тотылмады, һич юк! Кеше әүлия булмый. Хан булган шәхескә без дәүләтенең иминлеген саклау, үз иленең кодрәтен-байлыгын арттыру өчен кулыннан килгәннең һәммәсен дә эшләгән, сәяси көрәшнең төрле ысулларын кулланган дәүләт эшлеклесе дип карарга тиешбез. Ул тәхеткә утырганда баш күтәреп каршы чыккан күчмә феодалларның фетнәсен Үзбәк хан көч кулланып бастырган бит. Тәхеттә утыруының беренче елларында төрле төбәкләрдә хөкүмәткә каршы чыгышларны туктату өчен гаять каты ысуллар кулланганмы—кулланган. Шул ук вакытта аның мондый катылыгы аңлашыла да кебек: Илбасарны һәм аның яклыларны үз юлыннан алып ташламаган булса, бергә укмашып, хәйран зур көч туплаган нойоннар, ягъни күчмә монгол феодаллары, аның үзенең башына җиткән булырлар иде. Мондый фетнә әзер була инде.
Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә.
Заманыбызның мәшһүр тарихчысы Лев Гумилев фикеренчә, әлеге реформаның әһәмияте әйтеп бетергесез зур: Үзбәк хан дала дөньясын сәүдәгәрләр дәүләтенә әверелдерә, Идел буе төрки дөньясы мөселман этносына, хәтта суперэтноска әйләнә. Галимнең бу фикерен болай аңлау дөрес булырдыр: татарлар һәш кыпчаклар этносы башка ваграк халыкларны үзенә ияртеп шушы чорда зур мөселман дөньясына үтеп керә.
30 яшендә тәхеткә менгән Үзбәк хан 30 ел буена ил белән идарә итә һәм 60 яшендә дөнья куя. Ул үлгәч, варис булып калган олы малае Тәнибәк бик аз гына хан булып ала һәм аны энесе Җанибәк яклылар үтерәләр. Тәхеткә Җанибәк утыра.
Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Шәрык тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына; мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең актык елында ул Азәрбайҗанны Җучи улусына кушып калдырган. Тик ул тора-бара Урдадан кабат аерылып чыга.
Җанибәк Кавказдан Сарайга авырып кайта да тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр, улы Бәрдибәк яклылар ханның башына җиткәннәр, дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән—авырып үлгән дип язалар. 1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы Бәрдибәк менеп утыра. Сарай халкы аның миһербансызлыгыннан күп җәфа чигә. 1359 елда аны үтереп, хан тәхетен энесе (?) Көлнә кулга төшерә.
Бәрдибәк үлгәннән соң Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.
Сораулар һәм биремнәр:
1. Борынгы татарлар һәм монголлар кемнәр алар? Бу ике халык бер-береннән ни белән аерыла?
2. Чыңгыз кем була? Аның нинди илләрне яулап алганын сөйләгез.
3. Алтын Урда ни рәвешле барлыкка килә? Бату ханның кире һәм уңай якларын санап бирегез.
4. Алтын Урдада XIII йөзнең азагында ниндирәк вакыйгалар булып уза? Нугай белән Туктай хан арасындагы низагны тасвирлагыз.
5. XIV йөзнең беренче яртысында Алтын Урданың көчәеп китүе ниләрдә күренә? Үзбәк ханның реформаларына бәя бирегез.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^