Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 27. АЛТЫН УРДАНЫҢ СӘЯСИ-ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШЕ
Алтын Урда феодаль дәүләт булган һәм ил белән хан идарә иткән. Монгол империясе белән Чыңгыз хан нәселе—чыңгызлылар идарә итсә, Алтын Урдага аның олы улы Җучи нәселе — жучилылар хаким була. XIII йөзнең 60 нчы елларында империя берничә мөстәкыйль дәүләткә бүленсә дә, юридик яктан алар барысы да Чыңгыз хан улуслары булып саналган. Шуңа күрә ил белән идарә итү ысулы ул башлап җибәргән юлдан барган һәм әлеге дәүләтләр яшәүдән туктаганчыга кадәр өзлексез дәвам иткән. Хәтта аның белән дә чикләнмәгән, ягъни Алтын Урда таркалганнан соң, яңа татар ханлыкларында да сәяси һәм социаль-икътисадый тормыш нәкъ искечә дәвам иткән, һичнинди үзгәрешсез, бернинди реформасыз гына булмаган, әлбәттә. Дәүләт хакимиятендә һәм гаскәр эшендә кайбер яңа вазифалар барлыкка килгән, ләкин дәүләти һәм иҗтимагый система тотрыклы булып калган.
Алтын Урда белән Җучиның дүрт улының варислары идарә иткән. Дәүләтнең барлыкка килүе һәм көч туплау дәверендә идарә иткән Бату токымы белән таныштык инде. Ә Җучиның башка улларының варислары: Көнбатыш Себердә—Шәйбан; Күк Урдада исә Урда-Ичен нәселе хакимлек иткән; Бирдебәктән соң да Ак Урдага, ягъни Алтын Урданың үзенә баш булырдай шәхесләр шушы ук нәселдән чыккан. Җучиның төпчек улы Тукай-Тимер нәселе асылда Кырым ханнары була, араларыннан Ак Урда белән идарә иткән Туктамыш һәм Олуг Мөхәммәт шикелле ханнар да чыга. Ә инде Җучи нәселеннән (бөтен Монголиядә исә—Чыңгыз нәселеннән) чыкмаган кешенең, нинди генә бөек шәхес саналмасын, барыбер хан тәхетенә утырырга хакы булмаган. Идегәй белән Мамай кебек мәшһүр төмәннәр яки морзалар, дөресен әйткәндә, ил белән идарә иткәннәр, ханнарны алыштырып утырту да хәлләреннән килгән, ләкин үзләре хан булып тәхеткә утыра алмаганнар.
Хан хозурында, аңа буйсынган, ләкин ил белән идарә итүдә зур булышлык күрсәткән диван булган (бу сүз «авыл» дигәндәге «в» хәрефе белән укыла). Аңа ханның ир туганнары, уллары - ханзадәләр, шулай ук эре җир биләүчеләр, иң зур дин әһелләре, атаклы гаскәр башлыклары кергән. Бату һәм Бәркә ханнар заманында эре җир биләүчеләр монголча нойоннар дип аталса, мөселман татар-кыпчак заманында, ягъни Үзбәк һәм аның варислары чорында, әмир һәм бәк(би) исемнәре киң таралыш ала. Бераз соңрак, XIV йөзнең азагында Шырын, Барын, Аргын, Кыпчак нәселеннән чыккан эре бәкләр, «карачи би»ләр зур дәрәҗәгә ирешә. (Бу нәселләр, Алтын Урда таралып, аның урынында барлыкка килгән татар ханлыкларында үзләренең олуг дәрәҗәләрен саклап калалар.) Шул ук заманда гаскәриләр өчен «бәкләри бәк», ягъни бәкләр бәге дәрәҗәсе дә булдырыла, гадәттә уш бөтен илнең—хан гаскәренең иң зур башлыгы, бүгенгечә әйтсәк, Башкомандующие була.
Ә менә хан хөкүмәтенең башлыгы булып вәзир саналган, ул дәүләт казнасына контрольне дә үз кулында тоткан. Диванда тагын битекче, ягъни дәүләт сәркатибе дигән дәрәҗә булган. Иң эре җир биләүче әмир-бәкләр дә, гаскәр башлыклары да аңа хөрмәт белән караганнар.
Әлеге аксөякләр, дәүләт эшенә катнашучы төрле дәрәҗәдәге түрәләр, шулай ук ваграк җир биләүчеләрнең булганлыгы һәм эшчәнлеге безгә Шәрык, Көнбатыш тарихи чыганакларыннан, рус елъязмаларыннан, Алтын Урда ханнарының ярлыкларыннан мәгълүм. Ваграк җир биләүчеләрнең дәүләт эшендәгеләренә тархан ярлыклары бирелеп, ул тарханнар барча салымнардан азат ителгәннәр.
Ярлык—хан тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе, ханның әмере. Алтын Урданың берәр улусына яки буйсынган дәүләтләрнең берәр өлешенә, әйтик, рус кенәзләренә үз кенәзлекләрендә хуҗа булу һәм идарә итү өчен, дәүләтнең үз эчендә яисә чит мәмләкәтләрдә дипломатлык һәм бүтән төрле вазифаны башкару өчен, шулай ук җир биләү өчен ханнан ярлык алу зарур була. Аннан тыш әле тагын Алтын Урдада, соңра Казан, Кырым һ. б. татар ханлыкларында җир биләү хокукы сөйүргал белән дә бүләк рәвешендә бирелә. Хан кулыннан сөйүргалны алган тархан үз биләмәсендә аңарчы дәүләт казнасына кереп барган салымнарны үз файдасына җыю хокукына ия була; бу җир аның варисларына да кала. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, сөйүргал хокукы алган җир биләүче яу-сугыш чыккан тәкъдирдә ханга фәлән хәтле гаскәр, фәләнчә корал, азык-төлек һ. б. тапшырырга тиеш була.
Аннары тагын пайцза дигән тамга да бирелә. Үзенең дәрәҗәсенә, җәмгыятьтә тоткан урынына карап алтын, көмеш, бакыр яисә агач тамгага лаек булган кешене сәфәр вакытында юл күрсәтүче, ат-олау, кич кунарга урын, ашарына ризык ише кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә тиеш булалар. Алтын Урдада пайцза бирү гамәле яшәгәне безгә төрле язма чыганаклар буенча да мәгълүм, алар дәүләтнең башкаласы булган Сарай-Бәркә шәһәрен археологик казулар вакытында да табылдылар.
Җучи улусында гаскәрне урнаштыру, аны ашату-эчертү һ. б. шундый хуҗалык эшләрен бокавыл (букаул) башкарган. Аңа хәтта улус әмирләре, ягъни сугыш чыккан очракта төмән булган шәхесләр дә буйсынган. Баш бокавылдан тыш, аерым өлкәләрнең дә бокавыллары булган.
Дин әһелләре, гарәп-фарсы тарихи географиясе әсәрләреннән һәм ярлыклардан күренгәнчә, түбәндәге дәрәҗәләргә бүленгәннәр: мөфти—бөтен мөселманнарның башлыгы; остаз вазифаларын үтәүче шәех; көн дими, төн дими дога кылучы әүлия җан суфи; шәригать кануннары кушканча эш итүче судья—казый.
Шул ук вакытта гражданлык хокуклары буенча—Чыңгыз ханның «Бөек яса» исемле законнар җыентыгы нигезендә хөкем иткән судьялар да булган, аларны «яргучы» дип атаганнар. Хөкем карары махсус «яргунамә» дигән дәфтәргә теркәлә барган. Улус яки шәһәр яргучыларыннан башка, әмир-яргу да булган—бусы инде вәзирнең хокук эшләре буенча ярдәмчесе дигән сүз.
Алтын Урда дәүләтенең сәяси һәм иҗтимагый тормышында баскаклар белән дарухачылар (дарухалар) зур урын тотканнар. Баскаклар хәрби хезмәттә булып, хөкүмәтнең иминлеген саклау вазифасын үтәгәннәр; дарухаларның төп вазифалары исә ясак җыюның барышын күзәтеп тору булган. Баскаклар XIV йөзнең башында ук бетерелсә, дарухачылар әле дарух-өлкәләрнең хакимият башлыклары сыйфатында Казан ханлыгында дә яшәп һәм эшләп килгән. Ясак җыюда аларга ярдәмчеләре булышкан; боларын битекче дип йөрткәннәр. Хәер, Җучи улусында битекче хәйран зур дәрәҗәле кеше саналган. Битекче хан диванында да була, анысы баш битекче дип аталган; аннары улус саен битекче булып, шактый эшне әнә шулар башкарган.
Хан ярлыкларыннан безгә тагын күп санлы башка хезмәткәрләр булганлыгы мәгълүм: илче, тамгачы (ил чиген үткән әйберләргә тамга салучы, таможенник), тартанакчы (үлчәүче, салым җыючы), тоткавыл (ил чиген үтүчеләрне тотучы), каравыл, ямчы (почта атлары белән ям чабучы), кошчы (ау лачынын караучы), барсчы, кимәче (көймә, каек йөртүче), базарда торганлар (ягъни базарчылар; шунда тәртип булдыручылар). Әлеге кешеләр яки алар үтәгән вазифалар Туктамыш ханның 1391 елгы һәм Тимер-котлыкның 1398 елгы ярлыклары буенча билгеле. Бу хезмәткәрләрнең күбесе әле соңрак та—Казан, Кырым һ. б. татар ханлыкларында очрый. Шунысы әһәмиятле, XIV—XVI йөзләрдәге бу исемнәр безгә бүген дә бик яхшы аңлашыла.
Күчмә һәм утрак халыклардан алына торган түләүләр дә бүгенчә үк диярлек яңгырый: салыг (җан башына төшкән салым), калан (оброк), ясак, хәраҗ (гарәп сүзе: мөселманнар түләгән 10 процентлы салым), бурыч, чыгыш, ындыр хакы, амбар малы, бурла тамгасы, юл хакы, каравыллык, тартанак (үлчәү салымы), тамга.
Без кыскача гына бәян иткәннәр урта гасырларның олуг дәүләте булган Алтын Урданың имин яшәве һәм үсүе өчен кирәкле һәммә нәрсәнең дә булганлыгын исбатлый: үзәк Һәм җирле идарә оешмалары, хөкем һәм салым системасы, көчле гаскәр дәүләтнең көч-куәтен тәэмин иткән. Бу исә Җучи улусының иҗтимагый дәрәҗәсе никадәр югары һәм камил булганлыгын күрсәтә.
Бу бүлектә еш кулланылган «улус»—монгол сүзе: халык, дәүләт дигәнне аңлата. Баштарак Монгол империясен Монгол улусы дип атыйлар. Дәүләтнең чикләре бик нык киңәеп киткәч, үзе исән чакта ук Чыңгыз хан ул империяне дүрткә бүлеп, улларына өләшә; боларның һәркайсы улус дип атала. Империя таркалып, дүрт улус мөстәкыйль дәүләт булып яшәгәндә дә, алар Чыңгыз хан заманындагыча ук идарә ителәләр. Урта Азиядәге Чыгытай улусын (1224 ел—XIV йөз урталары) төрки халыклар фарсылар һ. б. тәшкил итә. Илханнар патшалыгы, Хулагуилар дәүләте дип тә йөртелгән Тулуй улусында (1256—XIV йөз урталары) фарсылар, төркиләр, гарәпләр яши. Үгәдәй улусын тора-бара Юань империясе (1271—1368) дип йөртәләр; анда халыкның күпчелеген кытайлар тәшкил итә, монголлар фәкать төньягында гына яши. Әмма аларның барысында да, төрки халыклардан гына торган Җучи улусындагы шикелле үк, монголдан чыккан ханнар идарә итә.
Бу улуслар монгол яуларыннан соң барлыкка килгән. Монголлар үзләре төп йортларына, Монголиягә кайтып китәләр, ә алар нигез салган дәүләт-улуслары яшәп кала. Монгол ханы янында ил белән идарә итү өчен дә, аларны җирле халыктан саклау өчен дә, әлбәттә, азмы-күпме монгол гаскәре калган. Әмма аларның нәселләре тиз арада җирле халыкның телен һәм гореф-гадәтләрен үзләштергән, тулысынча кабул иткән, үзләре йотылып юкка чыккан. Бары тик ханның үз нәселе генә монгол исемен күтәреп яшәгән. Аларның да саф монголлыгы калмаган: Җучи нәселе, әйтик, XIV йөз башында ук тәмам төркиләшеп, татар ханнары нәселенә әверелгән.
Димәк ки, Монгол империясеннән аерылып башка чыккан дәүләтләрнең улус дип искечә аталуы бер дә гаҗәп түгел. Бу сүз, шактый күп татар яки монгол сүзе кебек үк, Алтын Урдага буйсынган халыкларның теленә кереп китә: рус телендә ул, әйтик, «волость» буларак ничәмә-ничә йөз ел буена яшәп килә.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^