Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 28. АЛТЫН УРДАНЫҢ ИКЪТИСАДЫЙ ТОРМЫШЫ
Алтын Урдада мал-туар асрыйлар, иген игәләр. Баштарак, дәүләт оешкан бер дәвердә, көньяктагы күчмә халыклар күпчелекне тәшкил иткәнгә—хайван асрау өстенлек тота; игенчелек исә илнең төньягында һәм көнбатышында яшәгән утрак халыкларга гына хас була. Ә инде дәүләт ныгып-көчәеп киткәч, иген игү һөнәре үзәктәге улусларга да җәелә.
Баштарак Монголиядән килгән татарлар да, бу якларда гомер кичергән кыпчаклар да күчмә халык була, хәйран күп мал-туар асрый. 1245—1247 елларда Монголиядә һәм Алтын Урдада булып киткән Италия сәяхәтчесе, миссионер Плано Карпини: «Мал-туарга чамасыз байлар: дөя, үгез, сарык, кәҗә, атлар. Мал-туарның күплегенә исең-акылың китә, бу чаклы ук бөтен дөньяда юктыр сыман тоела»,—дип яза.
Хәер, дәүләт үсеп-ныгып киткән дәверләрдә дә мал-туар анда ишле була. Җучи улусына Үзбәк хан заманында килеп киткән Ибне Баттута: «Анда атлар хәтсез күп һәм бик арзан, алар (төркиләр) ат ите белән тукланалар. Безнең илдә сарыклар күп булса, аларда атлар күп, хәтта аннан да артыграктыр әле. Һәр төркидә (берничә) мең баш»,—дип яза. Шул ук сәяхәтче унар мең баш, аннан да артыграк ат асраучылар булганлыгын телгә ала. Атның бәясенә килгәндә, 50—60 дирһәм генә тора, бигрәк арзан, ди; ә менә читкә, әйтик, Һиндстанга чыгарасы атлар алтын белән 500 динар, хәтта аннан да артык тора икән.
Венециядән килеп, 1436—1452 елларны Алтын Урдада, аның таркалу чорында яшәгән сәяхәтче һәм сәүдәгәр Иосифат Барбаро татарларда мал-туарның күплегенә тәмам хәйран кала: «Миңа юл йөргән чагында ат көтүе куып алып баручы сәүдәгәрләрне күрергә туры килгәләде; атлары дала тутырган булыр иде»,— дип яза.
Алтын Урда халкы тагын сунарчылык белән дә мавыга. Дөрес, аучылык кәсебе төньяктагы урманлы җирләрдә, мәсәлән, Себер ягында күбрәк таралган була; анда да әле дәүләт яшәешенең беренче чорында, һәрхәлдә, 1271 елны Көнбатыш Себер аркылы Кытайга барып кайткан сәяхәтче итальян Марко Поло тайгада татарларның аучылык белән шөгыльләнүен әйтеп үтә.
Әмма тора-бара, дәүләт көчәеп киткән дәвердә, сунарчы кәсебе үзенең кыйммәтен югалта, шуннан инде ауга чыгу фәкать аксөякләргә күңел ачу ысулы булып кала. Хан ярлыкларында кошчылар белән барсчыларның телгә алынуы аксөякләрнең ни рәвешле күңел ачуын исбатлый.
Татарлар шулай ук балык тоту һөнәрен дә читкә какмыйлар. Идел һәм аның күп санлы тармаклары, Каспий диңгезенең ярга якын сулыклары, Җаек елгасында балыкның күплеге һәм төрлелеге, хәтта мәрсиндәй кыйммәтле балыклар мул булганга, Хәзәр каханлыгы заманында ук балыкны эшкәртү эше җайга салынганы мәгълүм. Җучи улусында балыкчылыкның киң таралыш алганлыгы Иртеш белән Җаектан алып Кара диңгезнең төньяк яр буйларына кадәр булган арадагы шәһәр һәм авыл урыннарын казыганда табылган балык сөякләренең һәм зур-зур кармакларның күп булуы белән дә раслана.
Алтын Урданы фәкать күчмә халыклар мәмләкәте буларак күзаллау хата, ялгыш булыр иде. Алтын Урда дәүләте—иген игеп көн итүче утрак халыклар, шәһәрләр иле дә әле ул, бигрәк тә дәүләт көчәеп-ныгып киткәч, шәһәрләр вә авыллар зур үсеш ала. Монголлар килгәнче үк мәдәният үзәкләре булган Харәзем, Болгар, Кырым җирләреннән башка, Җучи улусының үзәк төбәкләрендә дә игенчелек тарала башлый. Безгә таныш галим әл-Гомәри Дәшти Кыпчакның элегрәк суга һәм көтүлекләргә бай, мул иген уңышы алган ил булганын, әмма монгол явы ашлык үсә торган басуларга зур зыян китергәнен, еллар узу белән, ул басуларда яңадан бодай, арпа, ногыт борчагы, тары чәчә башлаганнарын, бу якларда шулай ук йөзем, анар (гранат), груша, алма, айва, өрек, шәфталу (персик), чикләвек, бер дигән кавын үстергәннәрен яза. Яки менә аның тагын бер язмасы: «Аларның шәһәрләрендә төрле-төрле яшелчә үстерелә, әйтик: гәрәнкә, шалкан, кәбестә һәм башкалар».
Вакыт узган саен иген игүнең дәрәҗәсе ныграк үсә, көньяктагы дала төбәкләрендә дә ашлык күренә башлый. Даланы тутырып бодай чәчәләр икән, дип уйласак, хаталанырбыз, әлбәттә: ул далаларда мал-туарга төп ризык булып кылган үсә, әле бит җитмәсә тозлак урыннар да бар, тик инде елга-инеш тирәләрендә иген икмичә калмыйлар. Иосифат Барбаро уңдырышлы татар җирләренең бигрәк тә көньяктагы өлешенә соклануын белдерә: «Андагы җирләргә исең китәрлек, бодай уңышы бергә—илле, биеклеге дә падуан бодаена бирешкесез, ә инде тары бергә—йөз чыга. Кайчагында уңыш шулкадәр күп була, аны кырда калдыралар», ягъни җыеп бетерергә өлгермиләр.
Бергә—илле, бергә—йөз—игеннең чәчкәнгә караганда ничә мәртәбә күбрәк чыгуын күрсәтә.
Падуан бодае—ул заманнарда Төньяк Италиядә үскән бодай.
Элек-электән иген игеп көн күргән төбәкләрне инде әйткән дә юк, алар бу эштә остарып беткәннәр. Шундыйларның берсе, Алтын Урда калаларын икмәк белән тәэмин итеп торучы Болгар булса, икенчесе, тагын да уңдырышлырагы Төньяк Кавказдагы Кубан төбәге була. Игенчелек Алтын Урдада, гомумән, игътибар үзәгендә торган. Әйтик, тарихи чыганак буларак гаять кызыклы һәм дә бай ярлыкта—Тимеркотлык ярлыгында Җучи улусындагы ике төрле игенче телгә алына; аларның берсе—сабанчы, икенчесе—уртакчы (уртактан, бергәләп эшләүчене аңлата).
1303 елда Көнбатыш Европа сәүдәгәрләренә җиңеллек китерү нияте белән төзелгән «Кодекс куманикус»та («Коман мәҗмугасы»), ягъни кыпчак лөгате-сүзлегендә, игенчелек һөнәренә кагылышлы сүзләр шактый очрый: арпа, бурчак, сабан йире (җире), сабан сөрмәк, сабан тимере, сабанчы, тары—болар барысы да бик ачык аңлашыла, бүгенгәчә үзгәрешсез калган.
Шәрыктагы башка дәүләтләрдәге шикелле үк, Алтын Урдада сәүдә эшләре зур урын алып торган. Мал-туарга шулчаклы бай булгач, бүтән илләргә, әлбәттә, иң әүвәл әнә шул тере малны чыгарганнар. Җучи улусына аяк баскан кешеләр моңа игътибар итмичә кала алмаганнар. Ибне Баттута Һиндстанга китеп баручы кәрванда алты меңнән артык ат булганын әйтеп үтә. Хәтта әле Иосифат Барбаро заманында да фарсыларга дүртәр мең ат җибәргәннәр. Янә дә Барбаро Европа илләренә—Польша, Валахия һәм Пенсильвания, ягъни Румыния, Германия, Италиягә «менә дигән эре-эре үгезләрне» чыгаралар, дип яза. Дәшти Кыпчакның ике өркәчле дөяләрне фарсылар 25 дукат (үзләренең бер генә өркәчле дөяләре 10 дукат торган) түләп ала торган булганнар.
Гомумән, Алтын Урдада дөяләр белән атлардан торган кәрван сәүдәсе нык үсеш алган. Сәүдә үзәкләре булып дәүләтнең мәркәзе Сарай (Сарай-Бату, Сарай-Бәркә), Хаҗитархан (Әстерхан), Харәземнең үзәге Үргәнеч, Җаекның түбән агымындагы Сарайчык, Кырымдагы Солхат, Урта Иделдә Болгар калалары саналган. Тарихи чыганакларда Алтын Урданың экспорты һәм импорты шактый мул күрсәтелә: тире һәм күн, кыйммәтле балык, балавыз, бал, тоз, борыч, икмәк, шәраб, ефәк һәм бүтән төрле тукымалар, паласлар, зиннәтле көмеш әйберләре, энҗе-мәрҗән, фарфор, буяулар һәм янә дә әллә ниләр. Боларның күбесе татар әйберләре дигән исем белән бүтән илләргә чыгарылган. Хәер, бу әле арада кайбер малның яки чималның Алтын Урдага читтән килеп кергән булуын инкарь итми. Халыкара сәүдәнең нәкъ үзәгендә торган Алтын Урда теләгәнен сатып ала, теләгән әйберен сата алган.
Алтын Урда Каспий һәм Кара диңгез аркылы да сәүдә иткән. Кырымның көньягында Кефе (Феодосия), Солдайя (Судак), Чембало (Балаклава) кебек диңгез портлары татарлар кулына күчә; Солдайя белән Кефедә хәтта әле акча да сугыла. Бу портлардан малны Европага, Азиянең һәм Төньяк Африканың гарәп илләренә озатканнар.
Сату-алу эшләре шактый соңга таба Җучи улусының үзәк җирләрендә дә гөрләп барган. Менә бер мисал. Иранның көньяк-көнбатышындагы Шираздан килгән Шәмсетдин Мөхәммәт атлы бай гына бер сәүдәгәр Урта Азиядә алыш-биреш иткәннән соң 1438 елның җәендә Сарай-Батуга 21 мең динарга шәрыкның татлы ашамлыкларын: алай, гамбәр, борыч, имбир, мөшкәт чикләвеге һ. б. алып килә дә кызыл мал, ягъни мануфактура төяп китә. Димәк, Алтын Урданың соңгы дәверендә дә товарның әле төрлесе була, аны чит илләрдән ташый торалар.
Алтын Урданың күп санлы шәһәрләрендә һөнәрчелек гаҗәеп зур үсеш алган була: архитектура-төзелеш, акча сугу, металл кою, зәркән-ювелир сәнгате, затлы савыт-саба ясау, күн иләү, кием тегү, корал эшләү һ. б. күп төрле кәсеп. Моның шулай икәнен безгә Сарай-Бәркә урынында 1830 нчы елларда рус археологы А. В. Терещенко тапкан күп санлы әйберләр раслый. Соңгы 30—40 ел эчендә Сарай-Бәркә, Сарай-Бату һәм Идел буендагы бүтән шәһәрләр урынында Мәскәү һәм Казан археологлары уңышлы гына эшләр башкара. Боларга әле тагын Алтын Урданың гаять зур мәйданында соңгы 200 ел буена табылган хәзинәләр, андагы кыйммәтле әйберләр һәм акчалар да өстәлә. Мондый кыйммәтле табылдыклар язма чыганаклардагы һәм халык авыз иҗатындагы мәгълүматлар белән тагын да тулыландырыла һәм төрләндерелә. Һөнәрчелекнең аерым төрләре хакында тулырак итеп без әле алда махсус сөйләшербез.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^