Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 30. АЛТЫН УРДА ШӘҺӘРЛӘРЕ. САРАЙ-БАТУ ҺӘМ САРАЙ-БӘРКӘ
Алтын Урда дәүләтендә йөз иллеләп шәһәр була. Төрлесе төрле зурлыктагы ул шәһәрләрнең шактые күчмә халык мал-туар асраган очсыз-кырыйсыз кыпчак далаларында калкып чыга. Исемнәре генә дә ни тора—алар даланың үзе кебек үк шигърият белән тулы: Гөлстан (Гөлләр иле), Сарай, Сарайчык, Ак Сарай, Ак Кирмән (Ак кальга), Ак Мәчет, Олуг Мәчет, Аргамаклы Сарай...
Алтын Урда калаларына кагылышлы бай мәгълүмат археологларның күп еллар буе алып барылган казу-тикшеренүләре нәтиҗәсендә тупланды һәм туплана бара; шулай ук әлеге шәһәрләрдә сугылган борынгы акчаларны барлау да калалар тарихын өйрәнүгә ифрат зур өлеш кертә. Язма чыганаклар — гарәп һәм фарсы тарихи географиясе, рус елъязмалары, Көнбатыш Европа сәяхәтчеләренең хезмәтләре, татар тарихи чыганаклары һәм халык авыз иҗаты әсәрләре—шәһәрләр турында гаять кызыклы, мөһим мәгълүматлар бирә. Шулай ук урта гасырларда эшләнгән географик карталарның да кыйммәте бик зур. Аларның күбесен итальян сәяхәтчеләр төшергән; арада игътибарга аеруча лаеклары: бертуган Пициганилар 1367 елда, Фра-Мауро 1459 елда ясаган карталар, шулай ук 1339 һәм 1351 елгы карталар, янә Алтын Урданың Кара диңгез һәм Азов диңгезе буйларындагы шәһәрләрен курсәткән һәм 1320, 1327 елларда төшерелгән карталар да бар. Төрле кала урыннары, андагы сарай, мәчет, башка биналарның хәрабәләре XVIII—XIX йөзләрнең рус яки Европа сәяхәтчеләре язмаларында да телгә алына. Шулай ук Алтын Урда заманыннан Болгарда, Башкортстанда, Кырымда калган кайбер корылмалар үзләренең архитектура кыйммәтләрен саклаганнар.
Археология материаллары ул калаларның зурлыгын-кечкенәлеген күрсәтсә, анда табылган хәрабәләр, эш һәм сугыш кораллары, башка күп төрле әйберләр ул заманнардагы халыкның тормышын күз алдына китерә алалар. Борынгы акчалар, манускрипт-кулъязмалар шәһәрләрнең ничек аталганын, кайчан вә кемнәр идарә иткәнен, нинди вакыйгалар булганын, нинди халыклар яшәгәнен, кайсы калалар һәм илләр белән сәяси, икътисадый-сәүдә, мәдәни багланышлар алып барылганын ачыкларга ярдәм итә. Географик карталар исә урта гасырдагы ул дәүләтне тулаем күзалларга, аның мәркәзенең, бүтән зур һәм кечерәк калаларының исемнәрен, тарихи географиясен күзалларга мөмкинлек бирә.
Алтын Урданың үзәген тәшкил иткән элеккеге Дәшти Кыпчак җирләрендә шәһәр төзү эшләре XIII йөзнең урталарында башлана. Әгәр 1245—1247 елларда Җучи улусын бер башыннан икенче башына кадәр кичкәндә Плано Карпини бер генә кала да очратмаган булса, аңардан 5—6 ел соңрак шул ук юлны узган Рубрук яңа салынып беткән Сарай шәһәрен күреп, аның матурлыгына соклана. Бату хан үзенә мәркәз корган икән, аның улы Сартак тырышлыгы белән дә яңа калалар һәм бистәләр барлыкка килә. Сарай шәһәре һәм бүтән төбәкләр аша, Идел һәм Дон аркылы җайланган кичүләрдән кәрваннар йөри башлый.
Бәркә заманында калалар аеруча нык үсеш ала, матурлана. Моңа, әлбәттә, ислам динен кабул итүнең тәэсире бик зур була. Шәрык шәһәрләренең гөрләп китүенә, чәчәк атуына ислам диненең йогынтысы булмыйча калмый: купшы архитектура, халык гөж килгән базарлар, гарәп дирһәмнәренә охшатып акча сугу, мәдәниятнең, шигъриятнең ныклап үсүе, баеп китүе күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Гомумән, урта гасырларда калаларның калкып чыгуы, аларның халыклар тормышында гаять зур урын тотуы—Мәгъриптә христиан динен, Мәшрикъта ислам динен кабул итүгә бик нык бәйләнгән.
Алтын Урданың калалары, андагы мәдәният бу дәүләт белән Үзбәк хан һәм Җанибәк хан идарә иткән дәверләрдә аеруча көчәеп-ныгып китә. Нәкъ әнә шул заманнарда монументаль архитектура гаҗәеп зур үсеш ала.
Монумент үзе латин сүзе булып, архитектура фәнендә зур, киң колачлы дигән мәгънәдә йөри, мәһабат корылмаларны, архитектур ансамбльләрне аңлата.
Алтын Урда шәһәрләренең үткәнен, мәдәниятен өйрәнгән А. Ю. Якубовский, Г. А. Федоров-Давыдов, В. Л. Егоров кебек тарихчы-археологлар ул калаларның саны ишәеп киткәнен, һәркайсының зураеп-үсеп, Идел һәм аның янсуы Актүбә буйлап уннарча чакрымнарга сузылганын, Идел белән Дон арасына җәелгәнен әйтеп үтәләр.
Алтын Урда дәүләтендә элеккеге күчмә һәм шәһәр дөньясы бергә кушылып, бер-берсен тулыландырып яшиләр. Бу дәүләтне фәкать күчмә халыклардан торган, ягъни исәпсез-сансыз мал-туар белән мәш килүче кыргыйлар гына тәшкил иткән, дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Гәрчә, җәйге айларда, бигрәк тә көньяк далаларда күченеп йөрү гадәте азмы-күпме калган булса да, бу инде нигездә шәһәрләр иле, югары мәдәнияткә ирешкән шәһәр дөньясы.
Кайбер калалар Көнбатыш Европа шәһәрләреннән чиксез зур булып, аларда халык та күбрәк яшәгән. Әйтик, Римда XIII йөздә 35 000, Парижда XIV йөздә 58 000 кеше яшәсә, шул ук XIV йөздә Алтын Урданың башкаласы Сарайның халкы 100 000 нән артып киткән.
Сарай исемендә ике шәһәр мәгълүм. Берсе аның Сарай-Бату (акчаларда ул Сарай әл-Мәхрус дип йөри: гарәпчәдә—Алла тарафыннан саклана дигән сүз; шулай ук Иске Сарай яки Сарай гына дип тә йөртәләр)—Алтын Урданың беренче башкаласы, XIII йөзнең урталарында төзелә. Үзбәк хан заманында мәркәзне Сарай-Бәркәгә күчерәләр (анысы Бәркә тәхеттә утырганда салынган була; акчаларда ул Сарай әл-Җәдид, ягъни Яңа Сарай буларак билгеле).
XIII йөздә яшәгән фарсы галиме Җүәйни «Җиһангир тарихы» дигән мәшһүр китабында: «Бату Идел буенда, үзенең урдасында иде: үзе урынны сайлап, кала корды һәм аңа Сарай дигән исем кушты»,—дип яза. Бу Алтын Урданың иң беренче һәм иң зур шәһәре була, бик күп шәһәрләрдән озаграк яши—XIV йөз ахырында Алтын Урдага искиткеч зур зыяннар кылган Аксак Тимер явыннан да исән-имин кала һәм дәүләтнең үзе белән бергә тарих сәхнәсеннән төшеп кала.
Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң—36 кв. км мәйдан били. Моны иңе 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була. Урта гасырлардагы каланы бүгенге күп катлы биналардан торган шәһәр белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Йортлар анда күбесенчә берәр генә катлы булып, фәкать хан һәм әмир-бәк сарайлары, мәчетләр, мавзолей-төрбәләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары гына зураеп, калкынып торганнар. Шәрык дөньясына хас булганча, базарлар шактый зур мәйдан биләгән. Аксөякләрнең шәһәр читендәге утарларын да онытырга ярамый. Җәмгысы бергә шактый зур мәйдан килеп чыга: Сарай чаклы зур кала Көнчыгыш Европада гына түгел, Көнбатышында да булмый.
Сарай-Бату Иделнең сул янсуы Актүбәнең сулъяк ярында, Әстерханнан 110—120 чакрым югарырак урнашкан була. Хәзер кала урыны шәп-шәрә: сарайлар, мәчетләр, бүтән төрле биналарны Явыз Иван малае Федор патшаның әмере белән 1587 елны җимерәләр дә, шул кирпечләрдән Әстерханда кремль корып куялар—диварлары гаҗәеп калын, чиркәүләре һәм башнялары искиткеч биек, башка төрле биналар шактый зур килеп чыккан.
Археологик өйрәнүләр нәтиҗәсендә Сарай-Батуның ярыйсы ук җиһазлы, яшәү өчен җайлы булганлыгын әйтергә мөмкин: анда җылыту, суүткәргеч, канализация торбалары эшләп торган. Сарайларны, башка төрле җәмәгать биналарын яндырылган кирпечтән известьле измә белән ныгытып төзегәннәр, ә гадиерәк йортларны яндырмаган кирпечтән яки агачтан салганнар. Археологлар зур-зур заллары һәм торак бүлмәләре булган ике сарай калдыгын казыдылар. Берсенең урта бер җирендә бассейн булып, суы һәрдаим алмашынып торган; чак кына арырак—тәхет өчен калку җир, ә тәхет өстенә зиннәтле итеп эшләнгән түбә корылган булган. Моның хан сарае булганлыгы шиксез. Шәһәр урынында шулай ук затлы савыт-саба, төзелеш өчен кирәкле җиһазлар, алтын-көмеш әйберләр җитештерүче остаханәләрнең калдыклары да казып өйрәнелде.
Алтын Урданың икенче мәркәзе Сарай-Бәркә дә шул ук, Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан югарырак урнашкан булган. XIV йөздән калган язма чыганакларда нәкъ менә шушы Сарай телгә алына. Әл-Гомәри: «Сарай каласы Бәркә хан тарафыннан Туран (Идел) дәрьясы ярына салынган. Җире тозлак, ягъни тозлы туфрак (соланчак), дивар-мазар күренми. Патша яши торган сарай башына ике Мисыр кыйнтары авырлыгындагы яңа алтын ай менгереп куйганнар. Хан Сарае тирәсендә—төрле ошарлар, манаралар, аның әмирләре яшәгән йортлар. Мондый сарайда алар (ханнар) кыш үткәрәләр. Бу дәрья... Нил дәрьясыннан 3—4 тапкыр зуррактыр; анда зур каеклар йөзә, алар руслар һәм славяннар иленә баралар. Елга славяннар җиреннән башлана да. Ул, ягъни Сарай — олуг шәһәр; анда базарлар, мунчалар, диният биналары бар, анда товарлар килә...»
Туран дәрьясы—төрки халыклар җиреннән аккан елга. Борын заманда төрки дөньяны фарсылар шулай атаганнар.
Мисыр кыйнтары—44,928 кг авырлык үлчәве. Ике Мисыр кыйнтары—89,856 кг дигән сүз; димәк, хан сараеның башына куелган алтын айның авырлыгы чынында 90 кг булып чыга.
Әл-Гомәринең бу сүзләре дәүләт белән Үзбәк хан идарә иткән дәвергә туры килә. Бераз соңрак Ибне Гарәбшаһ әйткән сүзләр исә Җанибәк патша булган дәвергә карый: «Тоткан урыны белән ул (Сарай-Бәркә) иң бөек, халык иң күп яшәгән шәһәрләрнең берседер... Ул Итилдән аерылып чыккан елга буена [урнашкан]»,—ди.
Сарай-Бәркәне, Алтын Урдага соңгы һөҗүмендә, ягъни 1395 елда, Аксак Тимер җимереп бетерә. Бүгенге көндә аның, Сарай, Батуныкы кебек үк, бер генә архитектура корылмасы да калмаган. Аларның нигезләрен һәм башка матди ядкарьләрне үткән йөздә А. В. Терещенко казып чыгара; безнең гасырда исә 20 нче елларда профессор Ф. В. Баллод бу эшкә күп хезмәт куя; аннары Шәрык тарихының зур белгече, археолог, Мәскәү университеты профессоры Г. Федоров-Давыдов җитәкчелегендә киң күләмдәге тикшеренү эшләре соңгы 20—30 ел эчендә үткәрелә.
Әлеге тикшеренүләр шәһәрнең гаҗәеп дәрәҗәдә төзек булганлыгын раслыйлар. Суүткәргечләрдән башка, анда әле шәһәр халкын даими рәвештә су белән тәэмин итеп тору өчен әйләнә тирәдәге сулыкларны җайга сала алырдай катлаулы гидротехник корылмалар да була. Актүбәдән кирәкле кадәр суны алып саклау өчен корылган, озынлыгы 280 м, киңлеге 32 м, биеклеге 16 м сусаклагычның калдыгы Ф. В. Баллод җитәкчелегендә казыла. Сарай-Бату да, Сарай-Бәркә дә Мәшрикъ белән Мәгъриб Азия белән Европа арасында алып барылган сәүдә үзәкләре вазифасын үти. Ә инде сәүдә эшләрендә иң кирәкле нәрсә акча сугу мәмләкәтнең 32 каласында башкарылса, иң күп шушы ике башкалага туры килә, анда да әле Сарай әл-Җәдидтә җучи тәңкәләре күбрәк сугыла. Бу хәл Сарай-Бәркәнең Алтын Урда дәүләтенең иң көчле чагында сәяси үзәк булуы белән аңлатыла.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^