Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 34. АЛТЫН УРДА ДӘҮЛӘТЕНДӘ БОЛГАРНЫҢ ТОТКАН УРЫНЫ
Алтын Урда оешкан чагында, мөстәкыйльлеген җуйган башка дәүләтләр кебек үк, Идел Болгары да улус сыйфатында яңа мәмләкәткә керә—XIII—XIV йөзләрнең тарихи чыганаклары шуны раслый. Андый чыганаклар хәтсез, без шул арның кайбер мәшһүрләренә, урта гасырлардагы тарихи географиядә иң әһәмиятле урын алганнарына гына тукталыйк.
Бату белән Бәркә ханнарның замандашы, XIII йөздә яшәгән фарсы тарихчысы Җузҗани: Харәземнән алып Византиягә чаклы барча төрки җирләр, шулар эчендә Болгар җире дә Бату карамагына эләгә, дип яза да, соңрак ул җирләрнең Бәркә кулына күчкәнлеген хәбәр итә. Болгар җирләренең Җучи улусына кергәнлеген XIV йөздә яшәгән бүтән фарсы галимнәре: Ибне Фазлаллаһ, Хәмдаллаһ, Казвини, шулай ук XV йөздә алар эшен дәвам иттергән галимнәр дә язалар.
Алтын Урданың чикләрен XIV йөздә яшәгән безгә мәгълүм гарәп энциклопедисты әл-Гомәри: «...бу дәүләтнең чикләрен Җәйхун (Аму-Дәрья) тарафыннан—Харәзем, Сыганак, Сәйрам, Яркәнд, Җәнд, Сарай, Маҗар, Азак, Акчакирмән, Кефе, Судак, Саксын, Үкәк, Болгар, өлкәләрдән Себер белән Ибир, Башгырд белән Чулыман билгели»,—дип яза. Гарәп галиме телгә алган калаларның күбесен беләсез булыр, соңгы өчесен болай аңларга кирәк: «Башгырд» дигәне, әлбәттә, башкорт җире: «Себер белән Ибир» Урал тауларының аргы ягына туры килә; «Чулыман» дигәне исә—аннан да арырак, көнчыгыштарак, Обь дәрьясының тармагы булган Чулым тирәләре. Шул ук XIV йөзнең бүтән галимнәре әл-Мөфаддәл белән әд-Җаһәби исә Туктай патшалыгын (соңрак Үзбәк хан биләмәләре), ягъни Алтын Урданың чикләрен, көнчыгыштан көнбатышка—Иртеш дәрьясыннан Кара диңгезгәчә, төньяктан көньякка—Болгардан Дәрбәндкәчә дип күрсәтәләр.
Алтын Урда оешканда аңа кереп калган Болгар бу дәүләт көчәеп киткән заманнарда аның әһәмиятле бер өлешен тәшкил итә. Җучи улусының үз шәһәрләре калкып чыкканчы, Идел буендагы сәүдә үзәге буларак, дәүләтнең мәркәзе вазифасын да үти, җучи тәңкәләрен дә иң әүвәл икътисадый ныгып өлгергән Болгар каласында суга башлыйлар. XIII йөзнең 50—60 нчы елларында сугылган акчалы хәзинәләр әнә шуны раслый. Соңгы елларда Татарстанның Апас районының Борындык авылы яныннан 995 тәңкәдән торган зур гына хәзинә табылды.
XIII йөздә сәяхәт иткән итальян кешесе Марко Поло язып калдырганча, Алтын Урданың баштагы ханнары Бату белән Бәркә Сарайдан торып та, Болгардан торып та идарә итәләр. Ә инде XIV йөздә Болгар каласы Алтын Урданың аеруча зур һәм мәшһүр шәһәрләреннән берсенә әверелә. Фарсы телендә язылган «Фәрһәңнамә» китабында Болгар Урда ханнарының «алтын тәхете» дип телгә алына. Әл-Гомәри аны Җучи улусының «мәгълүм калаларының берсе» дип атый. Алтын Урда һәм Болгар тарихын безнең заманнарда өйрәнгән галимнәр: А. Ю. Якубовский, А. П. Смирнов, Г. Н. Федоров-Давыдовлар да Болгарның Алтын Урда тарихында, бигрәк тә ислам динен таратуда, шәһәр мәдәниятен, авыл хуҗалыгын, шул исәптән иген игүне киң җәелдерүдә тоткан урынын шактый югары куялар.
Димәк ки, Болгар каласы да, элеккеге Болгар дәүләтенең биләмәләре дә тулаем Алтын Урдага керә һәм аның төньягындагы улусны тәшкил итә; урта гасырлардагы бу мәшһүр дәүләткә, ягъни Алтын Урдага, Болгарның катнашы булмаган, дигән фикерне алга сөрү өчен бернинди фәнни нигез юк.
Дин берлеге (бигрәк тә Үзбәк хан вакытында ислам дәүләт дине буларак ныгып алгач), уртак тел, шәһәр мәдәниятендәге — архитектура-төзелештә, ювелир сәнгате һәм һөнәрчелекнең башка төрләрендәге— охшашлык Болгарны Алтын Урдага бик нык бәйли, аның аерылгысыз өлешенә әверелдерә. Нәкъ менә шушы дәвердә Болгар җирендә зур үзгәрешләр, алга китеш була: чуен коя башлыйлар (аның серен Үзәк Азиядән татарлар алып килә); беренче утлы корал куллана башлыйлар; бизәп-матурлап кабер ташлары кую гадәткә керә; чүлмәкчелек һөнәре алга китә, чынаяк кирпечләр җитештерү, бизәк төшереп яки язу язып һәм аны калын ялтыравык белән каплау, затлы савыт-саба ясау, таш-кирпеч архитектурада мозаика һәм майолика ышанычлы урын яулап ала.
Болгар җирендәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә дә күз салыйк, Болгар шәһәрлегендә сакланып калган биналар белән дә танышып үтик. Җучи улусында Болгар XIV йөзнең беренче ярысында бик нык алга китсә дә, аннан соң Сарайда тәхет өчен көрәш башлангач, хәлләр үзгәрә. 1361 елда Булаттимер дигән әмир, Болгар каласы белән Урта Иделне тартып алып, Җучи улусыннан аерылып чыкмакчы була. Әмма 1367 елны ул Суздаль кенәзе гаскәрләре белән сугышып җиңелә дә Сарайга кача һәм анда Алтын Урда ханы Газиз тарафыннан үтерелә. Рус чыганаклары икенче бер ханның—Хәсәннең, Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәч, төньякка качуын һәм үзен Болгар әмире дип игълан итүен язалар. (Елъязмаларда ул Асан, Осан исеме белән 1370 һәм 1376 елларда телгә алына.)
XIV йөзнең 70 нче еллар азагында Орыс хан, ягъни Мөхәммәт, үзенең төмәне Мамай белән берлектә, Алтын Урданы яңадан берләштерүгә ирешә. Болгар аңа янәдән буйсына. 1380 елны тәхеткә Туктамыш хан утыргач, Урданың бердәмлеге аеруча ныгый. Куликово сугышында 1380 елны Мамайны җиңүгә ирешкән Дмитрий Донской да Туктамышка буйсынырга мәҗбүр була. Әмма нәкъ менә Туктамыш тәхеттә утырган чакны, 80 нче еллар азагында, Алтын Урда җимерелә-таркала башлый. 1391, 1395 еллардагы сугышларда Аксак Тимернең Туктамыш ханны җиңүе бу җимерелүне тизләтә.
1395 елны Төньяк Кавказ тирәләрендәге сугышта җиңелгәч, Туктамыш төньякка—Болгарга кача. Шул чагында, Алтын Урда ханын эзәрлекләп, Аксак Тимер Болгар җирен яулап алган икән, шәһәрне җимергән дигән фикер фәндә шактый киң таралган. Моның нигезендә фәкать халык телендәге риваятьләр, шактый соң язылган чыганаклар гына ята. Әмма тарихны өйрәнүче галимнәр, шул исәптән әлеге дәреслек авторы да, Аксак Тимернең Болгарга яу белән килүе әлегә бер генә тарихи чыганак белән дә расланмый дигән фикердә торалар. Чыннан да, гарәп сәяхәтнамәләрендә дә, рус елъязмаларында да, хәтта әле Аксак Тимернең һәр көнен, һәр явын җентекләп, тасвирлап аның биографиясен язган фарсы авторларының язмаларында да бу хакта бер сүз дә әйтелми.
Шулай да, Болгар җире, бигрәк тә аның көньягы Аксак Тимер яуларыннан бөтенләй зыян күрми, дигән сүз түгел, чөнки ул 1391 елны Кондырча елгасы буендагы сугышның афәте бик зур була. Аксак Тимер гаскәреннән берәр төркемнең Болгарга яу белән килгән булуы да ихтимал.
Болгар җиренә бәла-казаның зуррагын рус ушкуйниклары (елга юлбасарлары) китерә. Идел буйлап көймәләрдә яу белән килеп, Кострома, Углич, Нижний кебек рус калаларын талап, бөлгенлеккә төшереп йөрүче юлбасар ушкуйниклар Сарайда ыгы-зыгы барганын, үзәкнең дилбегәне бушатканын абайлап алалар да 1360, 1366, 1374, 1391 елларны Болгарга, Иделдәге һәм Камадагы бүтән кайбер шәһәрләргә ябырылалар. Халыкны талап, йолым (выкуп, акча) алып кына калмыйча, көймәләргә әсирләрне дә төйиләр. Рус кенәзләре дә кул кушырып утырмыйлар—Урта Иделгә 1370, 1376, 1431 елларны яу белән киләләр. Олы кенәз Василий II нең воеводасы Федор Пестрый, 1431 елны Болгарга зур яу белән килеп, шәһәрне талап-җимереп китә. Шуннан соң инде Болгар беркайчан да тернәкләнеп китә алмый...
Хәер, шәһәрнең үзендә соңрак та азмы-күпме халык яшәгәндер. XVI йөз шагыйре Мөхәммәдьяр, XVII йөз шагыйре Мәүла Колый Болгарда булгалыйлар һәм кайбер шигырьләрен дә шунда иҗат итәләр. Шәһәрлектә әле хәтта археологлар Казан ханлыгы чорына караган катлам да табалар. Әмма Болгарны инде чын кала дип күз алдына китереп булмый. Анда, мөгаен, төрле дәрвишләр, суфилар, шагыйрьләр барып, хәрабәләр арасында йөреп, изге урыннарда булып, төрбәләргә зиярәт кылып, үзләренең иҗатларына бертөрле рухи азык зарурлыгы белән килеп йөргәннәрдер.
1712 елны Казанның христиан дине башлыгы борынгы «Болгар мөселман шәһәрлеге» урынына монастырь салдыру нияте белән губернаторга мөрәҗәгать итә, «борынгы таш биналардан» башка анда берни юк, дип яза. Губернатор рөхсәт бирә һәм ирләр монастыре корырга дип килешәләр. Губерна канцеляриясенең әмерен үтәү йөзеннән дьяк (бу очракта: канцеляриядә эшләүче, писарь) Андрей Михайлов шәһәрлекне барып карый — монастырьга биреләсе җирдә ниләр барын кәгазьгә терки. Шунда яшәүче укымышлы, тарих белән кызыксынучы Кадыйрмөхәммәт Сүнчәләев ярдәмендә—тарихта беренче мәртәбә—Болгарның хәрабәләрен язып чыга.
Озакламый монастырьны салып та куялар. Шәһәрлекнең кыл уртасындагы Җамигъ мәчет белән Болгар әмиренең сарай урыннарын мәгъкуль күрәләр, ә инде кайбер архитектура ядкәрләрен чиркәү итеп, хәтта әле баз буларак та файдаланалар. 1732 елны Казанның бай купецы Михляев (бераз соңрак ул Казанда мәшһүр Петропавел чиркәвен салдыра) монастырьга атап борынгы Болгар урынына «во имя Успения Богоматери» дигән таш чиркәү төзетә. Шәһри Болгар хәрабәләренең ташы чиркәү бинасына ярап куйса, язулы кабер ташларын... фундаментка, чиркәү астына салып калдыралар. Монастырьны 1770 елларда ябалар, шундагы бистә чиркәү исеме белән «село Успенское» дип йөртелә башлый, соңрак иске исеме—Болгар кайта.
Әле 1722 елны Иранга поход белән Идел буйлап барганда, юл уңаеннан Болгарга Петр I дә сугылып уза. Ул чагында әле шәһәрлектә азмы-күпме исән 70 ләп бина була. Ә инде 1766 елны Әби Патша (Екатерина II) килгәндә алар 44 кә генә кала. Археологларның тырышлыгы белән бүгенге көнгә шәһәрчек урынында безгә 70 ләп борынгы бина калдыгы мәгълүм. Шуларның фәкать алтысы, азмы-күпме элекке хәленә кайтарылып, борынгы архитектурабыз ядкәре буларак саклана.
Хәзер без шуларны һәм узган гасырда гына әле төзек хәлендә булып, фәнгә теркәлгәннәрен санап китик. Җамигъ мәчет—- аскы өлеше сакланып калган, дүрт почмагында контрфорс, ягъни тышкы яктан куела торган терәк вазифасын үтәүче дүрт манараның нигезе бар. Болгарның баш мәчете саналган әлеге мәчеткә терәп салган манараның биеклеге 25,5 м булып, ул 1841 елны авып төшә. Аның янында ике төрбә: көнчыгыштагысына ханнар нәселеннән чыккан хатын-кызны, төньяктагысына ир-атны җирли торган булалар. Шуннан ерак түгел генә—әмир сарае; безгә мәгълүм А. Михайлов язмаларында ул «царский дом» (патша йорты) дип бирелә. Успен чиркәве нәкъ шуның урынына корылган.
Халык телендә мондый риваять бар. Аксак Тимер шәһри Болгарны ала да барча халкын кырып бетерә. Габдулла хан үзенең гаиләсе белән Хөкем пулатына кереп бикләнә. Илбасарның әмере белән пулатка бүрәнәләр өеп, ут төртәләр. Ханның гаиләсе янып һәлак була, фәкать гүзәл хан кызы гына, ходай кушып; исән кала—аны пулатның гөмбәзендә утырган хәлдә күрәләр...
Риваятьтәге Хөкем пулатын бүгенгәчә сакланган Кара пулатка юрыйлар: аның таш диварлары янып каралган, янәсе. һәрхәлдә, бу бинаның Татарстан җирендәге урта гасырлардан калган иң үзенчәлекле монументаль архитектура ядкәре буларак кыйммәте зур. Аның янында—Ак пулатның калдыклары: ул узган гасырның 60 нчы елларында җимерелә. Ак пулат җәмәгать мунчаларының берсе була: уртада бассейнлы зур юыну бүлмәсе, почмакларында—номерлар. Үзәктән җылы килә, балчык һәм тимер торбалардан кайнар һәм салкын су агып тора. Тау итәгендә археологлар янә бер мунчаның—Кызыл пулат дигәненең калдыкларын казып чыгаралар; эчке диварлары кызылга буялганга күрә шундый исем бирәләр. Анысының үзәк залында фонтан атып торган.
Болгарда иң әйбәт сакланган архитектура ядкәре—Кече манара; аның биеклеге 15 м. А. Михайлов 1712 елны аның янындагы мәчетне дә билгеләп куя; хәрабәләре әле узган гасырның 20 нче елларына чаклы саклана. Казан ханлыгы дәверендә әлеге мәчетнең түбәнге каты ханнар төрбәсе буларак файдаланыла. Гомумән, ул тирәләр ханнар зираты дигән исемдә йөртелә; шундагы исән калган Хан төрбәсенең заманында ак һәм зәңгәр мозаика белән бизәлгән булуы мәгълүм. Шәһәрлекнең ныгытмалары тышында Кече шәһәр урнашкан; аның капкасыннан калган хәрабәләр, ак таштан корылган бинаның нигезенә карап, Болгар хакимиятенең җәйге резиденциясе булырга тиеш, дигән фикер яшәп килә. Шәһәр тышында—Грек пулаты, ягъни әрмән бистәсендә Кавказдан килгән сәүдәгәрләр, кунаклар өчен корылган чиркәү булган, әмма ул да инде күптән җимерелгән.
Басым ясап шунысын әйтергә кирәк: югарыда санап киткән ядкәрләр һәммәсе дә XIV йөзгә, Алтын Урда заманына карый. Монголлар килгәнче төзелгән биналардан берни дә калмаган.
Алтын Урда чорында элеккеге Болгар дәүләтеннән калган башка шәһәрләр дә була: Суар, Бүләр, Кашан, Җүкәтау, Тубылгытау, шулай ук бүгенге көндә кайсы зур, кайсы кечерәк шәһәрлекләр хәлендәге, ә заманында Урта Идел буе халыклары тарихында теге яки бу дәрәҗәдә эз калдырган башка шәһәрләр... Яңалары да үсеп чыга. Араларында елъязмаларга кергән Кирмәнчек, Алтын Урданың төньягында һәм сәяси, һәм икътисадый үзәк сыйфатында барлыкка килгән, риваятьләргә кергән Иске Казан да бар.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^