Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 36. ТУКТАМЫШ, ИДЕГӘЙ ҺӘМ АЛТЫН УРДАНЫҢ КУӘТЕН ТОРГЫЗУДА СОҢГЫ ОМТЫЛЫШЛАР
XIV йөзнең 50 нче еллары азагында тәхет өчен көрәш Алтын Урда тарихында зур үзгәрешләр китереп чыгара. Сәяси низагка искиткеч зур афәт килеп өстәлә. 1346 елны илгә Кытайдан чума авыруы килеп керә. Йогышлы авыру шактый кешене егып сала, халык телендә «кара үләт» дип йөртелгән чирдән күргән казаны Алтын Урда гаять авыр кичерә. Әле Бәркә хан заманында ук башланган фарсы сугышын туктатып торырга мәҗбүр булып, фәкать Җанибәк идарә итүенең соңгы елларында гына ул сугышны яңадан башлап җибәрергә мөмкинлек туа.
Жучи улусында үзара низаглашулар Җанибәкнең улы Бирдебәкне үтергәннән соң аеруча кискенләшеп китә. Әнә шул 1359 елдан алып 1380 елга чаклы узган 20 ел эчендә 25 хан алышына—аларның кайсыбере тәхеттә берничә генә ай утырып ала. Алтын Урданың бу фаҗигале язмышы гарәп-фарсы тарихчыларының язмаларына, шулай ук рус елъязмаларына теркәлеп кала.
Хан булып зур кодрәт иясе Туктамыш тәхеткә утыргач кына Сарайдагы низаглашу туктатыла. Жучи хан нәселеннән чыккан Туктамыш руслар белән Куликово сугышы булган 1380 елда Алтын Урда искиткеч зур авырлыклар кичергән чорда хакимияткә килә. Икенче яктан, Туктамышның тәхеткә утыруына Күк Урданың көчәеп китүе юл ача.
Күк Урданың мөстәкыйльлек дәгъвалавы Сарайда Орыс хан (Мөхәммәт) идарә иткәндә, XIV йөзнең 70 нче елларыннан ук башлана. Әмма хан Күк Урдага аерылып чыгарга ирек бирми, Каспий буендагы Мангышлакның башлыгы Туйхуҗаны җәзалап үтертә. Аның улы Туктамыш әле яшьрәк була, башыма җитмәгәйләре дип, Аксак Тимер янына кача. Тимериләр дәүләте Чыгытай улусында барлыкка килгән һәм хәзергә Үзбәкстан җирләрен биләгән дәүләт була.
Аксак Тимер әле ул чагында мәшһүр җиһангир булмый. Әмма алда дөньяны яулап алу юлында кайчандыр көчле-кодрәтле булган, хәлсезләнсә дә, әле байлыгын җуймаган Алтын Урданы буйсындыру ниятен гамәлгә ашыру өчен аның тәхетенә үзенә буйсынган кешене утыртып кую начар булмас иде, дип фикер йөртә. Жучи нәселеннән чыккан әлеге егеттән дә кулайрагы юктыр, моның хәленнән килердер, дип, Туктамышка ачык чырай күрсәтә.
Аксак Тимер ханзадәне зурлап кабул итә, әлегә яулап алынмаган калалар, шул исәптән Күк Урданың сәяси мәркәзе Сыганак белән идарә итү вазифасын йөкли. Шуннан инде ул калаларны яулап алу өчен хан улына гаскәр бүлеп бирә. Әмма Орыс ханның уллары Туктамыш гаскәрен өч мәртәбә җиңәләр. Фәкать дүртенче бәрелештә генә Туктамыш, ханның кече улы Тимермәликнең гаскәрен тар-мар итә, үзен җәзалап үтертә (бу вакытта инде Орыс хан үзе үлгән була).
Шуннан инде Туктамыш, зур гаскәр туплап, көнбатышка юнәлә—әүвәл Харәземне, аннары Сарайны яулап ала һәм күптән түгел Дмитрий Донской тарафыннан җиңелгән Мамайны Сарайдан сөреп чыгара. Әмма ул моның белән генә дә канәгатьләнми, төмән артыннан куа китеп, Калка елгасы буенда аның өстенә килеп чыга һәм бөтен гаскәрен тар-мар китерә. Хурлыклы бу җиңелүдән соң Мамай Кырымга кача, анда исә генуялылар аның башына җитәләр. Шулай итеп, Туктамыш үзенә каршы тора алырдай төмәннән дә арына һәм бөтен Алтын Урда дәүләтенә хан булып тәхеткә утыра. Бу хәл 1380 елның көзге айларында була.
Ярыйсы ук хәлсезләнгән Алтын Урда белән идарә итүне Туктамыш тулысынча үз кулына алудан, әмер-боерыкларын мәркәздә генә түгел, ерактагы улусларда да үтәтүдән башлый. Ике елдан инде Мәскәүгә яу чаба — анда Дмитрий Донскойны яңадан Алтын Урдага буйсындырып, элеккегечә ясак түләргә мәҗбүр. Ул арада Туктамышның көчен-кодрәтен шул заманның мәшһүр идарәчесе — Литваның олы кенәзе Ягайло да таный. Татарның аксөякләре Туктамышны Олуг хан дип атый башлыйлар, Бату һәм Үзбәк кебек ханнар да заманында бу дәрәҗәне йөртмәгәннәр.
Алтын Урда тәхетенә утыру белән, Туктамыш үзенчә идарә итәргә күнегеп китә һәм... кай арада Аксак Тимернең дошманына әверелә. Көч сынашырга туры киләчәген һәркайсы аңлый. Сугышның беренче билгеләре 1385 елда Азәрбайҗан тирәләрендә күренә башлый: андагы байлык Аксак Тимерне җәлеп итә, ләкин ул дошманында гаскәр ишлерәк икәнне абайлап ала, сугышырга җөрьәт итми. Көч сынашу 1388 елны Күк Урданың көнчыгыш чигендә булып ала, тик бер генә якка да файда китерми. Харәзем халкының Туктамышка ярдәм иткәнен күреп, Аксак Тимер тәмам котыра һәм борынгы мәдәният үзәге булган Үргәнечне таларга, җимерергә әмер бирә.
Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы бик зур сугыш 1391 елның 18 июнендә Алтын Урданың үзәгендә — Иделнең сул ягындагы Кондырча елгасы буенда (хәзерге Самар өлкәсендә) була. Гаскәрләр тигез диярлек—һәр яктан да 200 мең кеше катнаша. Баштарак татарлар җиңәрдер кебек, дошман гаскәрен чолгап алып, тар-мар китерер сыман тоела. Әмма Аксак Тимернең сугышны яңача алып баруы, талантлы полководец булуы җиңүгә китерә. Өстәвенә Туктамышның кайсыбер гаскәр башлыклары хыянәт итә—дошман ягына чыга. Тарихи чыганаклар әйтүенчә, Туктамышның ярты гаскәре диярлек сугыш кырында ятып кала. Аксак Тимер дә күп кешесен югалта, шуңа күрә, сугыш кырында җиңүгә ирешсә дә, Сарайга барып җитми, көнбатышка яу чапмый, хәтсез трофей кулга төшереп һәм шактый күп дошман сугышчысын әсир итеп, Сәмәркандына кайтып китә.
Ләкин шундый зур югалтулардан соң да Туктамыш яңадан көчле гаскәр туплый ала. Янә дүрт елдан соң, 1395 елның 15 апрелендә, Төньяк Кавказның Төрек (Терек) елгасы буенда бу дошманнар кабат очрашалар. Кондырча елгасы буендагы сыман, баштарак татарлар оста гына сугышалар, әмма дошман гаскәренең аяусыз сугышуына ахыргача каршы тора алмыйлар—җиңеләләр. Шуннан Туктамыш төньякка, Болгар ягына кача. Аны эзәрлекләп Аксак Тимер күптәнге хыялын тормышка ашыра — Алтын Урданың башкаласы Сарай-Бәркәне, тагын күп кенә әһәмиятле шәһәрләрен җимерә-җимерә Кырымга чаклы барып җитә. Сарай-Бәркә, Гөлстан, Үкәк, Бәлҗәмин, Маҗар кебек шәһәрләрне тәмам кырып ташлый, җир белән тигезли.
Туктамышның соңгы җиңелүе 1398 елны Алтын Урданың яңа ханы Тимеркотлык гаскәре белән сугышканда була. Кайбер мәгълүматларга караганда, Туктамышны картлык көнендә яраннары да ташлап калдыра, һәм ул 1406 елда Көнбатыш Себердә үлә. Кайчандыр кодрәтле вә шөһрәтле хан булып, Алтын Урданы берләштерүгә, ныгытуга бөтен көчен биргән бөек шәхеснең язмышы әнә шулай тәмамлана...
Аксак Тимернең яулап алуыннан, җимерүеннән соң Алтын Урдага гаҗәеп зур зыян килә. Тик бу дәүләт үзенең зур һәм заманында кодрәтле булуы аркасында гына сакланып кала ала. Җимерүгә дучар ителмәгән бихисап шәһәрләр арасында әүвәлге үзәге Сарай-Бату да булып, кайчандыр шөһрәтле саналган, риваятьләргә кергән кала яңадан үзәккә әйләнә. Алтын Урданы элеккегечә үк данлы-шөһрәтле вә кодрәтле итәргә тырышу күренекле сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, атаклы гаскәр башлыгы, гаҗәеп дәрәҗәдә талантлы, әмма каршылыклы шәхес Идегәй исеменә бәйләнә.
Аның гади генә шәхес булмаганын замандашы Ибне Гарәбшаһ тышкы кыяфәтеннән үк күрә: «Ул каратут йөзле, урта буйлы, тыгыз һәм таза тәнле, батыр вә дәһшәтле, зур акылга ия, юмарт, мөлаем, тапкыр һәм зирәк кеше иде»,—дип яза. 1352 елны туган Идегәй 70 нче еллар азагында Туктамыш белән бер дәвердә күзгә күренә башлый. Алар хәтта дус булалар, бер үк язмыш кичерәләр: икесе дә Орыс хан нәселеннән качып, Аксак Тимергә барып сыеналар. Әмма тора-бара аларның аралары бозыла һәм әкренләп кан дошманнарга әвереләләр. Хан һәм аның уллары белән Идегәй 16 тапкыр сугыша, 1419 елгы бәрелештә исә Идегәй үзе дә, аның дошманы—Туктамышның улы Кадыйрбирде дә һәлак булалар.
Идегәй ак мангыт токымыннан булып, ул кабилә соңрак нугай татарларының үзәген тәшкил итә. Аның атасы Балтача безгә мәгълүм Тимермәлик хан сараенда бәкләр бәге була. Туктамыш, җиңүгә ирешкәч һәм әлеге ханны җәзалап үтергәч, Балтачаны үз ягына чыгармакчы булып карый, ә инде ризалыгын ала алмагач, башын чаптыра. Шуннан соң Идегәй һич тә яңа хан белән татулаша алмый, җан дошманына әйләнә. Үзендә зирәклек һәм тапкырлык, тәвәккәллек һәм кыюлык барын тоеп, Идегәй үзенең киләчәген сәясәттә күрә, ил белән идарә итәргә талпына. Әмма Жучи нәселеннән чыкмагач, аңа тәхет гомердә дә эләкмәячәк. Димәк, берәр тыңлаучанрагын хан итеп куюдан да, киребеткән Туктамышны тәхеттән бәреп төшерүдән дә яхшысы булмаячак.
Тимермәлик ханның улы Тимеркотлык белән бергә Идегәй, Күк Урда биге буларак, 1391 елгы сугышта Аксак Тимер гаскәренә юл күрсәтүче сыйфатында Дәшти Кыпчак далаларына кайта. Кондырча янындагы сугыштан соң ул Идел буенда торып кала. Туктамышны төшереп, ничек тә хан итеп Тимеркотлыкны утыртырга дигән теләген тормышка ашырырга омтыла.
Әмма Тимеркотлыкны Алтын Урданың ханы итеп тәхеткә менгерергә фәкать 1395 елгы сугышта Туктамыш хан җиңелгәннән соң гына, әле анда да тора-бара гына мөмкин була. Туктамыш, төньякта гаскәр туплап, шул ук елны Кырымга яу чаба: Алтын Урда каты сугышта җиңелгәч, көнбатыштагы улус аерылып чыккан була, Туктамыш ничек тә шуны кире кайтарырга тырыша. Кырым белән сугыш өч елга сузыла. Баштарак аның эшләре ипле генә бара, ләкин һич уйламаганда Тимеркотлык һөҗүм итә дә аны тар-мар китерә. Туктамыш тагын качарга мәҗбүр була, тик инде бу юлы ераккарак—Литваның олы кенәзе Витаутаска (Витовт) барып сыена. Тимеркотлык җиңелгән ханны бирүләрен таләп итә. Витаутас аның таләбен үтәмәү генә түгел, Туктамыш гаскәренә үзенекен дә кушып, Алтын Урда өстенә ябырыла. Аның сәясәте бик аңлашыла: Туктамышны яңадан тәхеткә утырта алган очракта Алтын Урда Литва йогынтысына эләгергә тиеш була.
Дошманнар Днепрның сулъяк тармагы булган Бурсыклы елгасы буенда очрашалар. Гәрчә Витаутасның гаскәре ишлерәк булса да, ул җиңелә. Дошман алдында югалып калган Тимеркотлыкка ярдәмгә Идегәй килеп җитә. Чыганакларда әйтелгәнгә караганда, ул заманнарда Идегәй кулында 200 меңлек гаскәр була. Шулай итеп, Туктамыш тарих мәйданыннан төшеп кала; аннан соңгы язмышын инде беләбез.
Бурсыклы тирәсендәге сугышта Идегәй үзен искиткеч дәрәҗәдә оста полководец итеп таныта, зур җиңүгә ирешә һәм яшь ханның гомерен саклап кала. Шуннан соң инде Идегәй Жучи улусы белән тәхеттән читтә торып кына идарә итә. Тимеркотлыкның 1398 елны биргән ярлыгы да шуны раслый: анда Идегәйнең җәмгыятьтә тоткан урыны ханның үзеннән соң икенче икәнлеге бик ачык күренә. Тәхеттә хан булып Тимеркотлык (1397—1399), аның энекәше Шадыбәк (1400—1408) һәм улы Пулад (Булатсолтан, 1408—1411) утырган чагында да ханнар аның сүзеннән чыкмыйлар.
15 ел буена Алтын Урда белән идарә итү дәверендә Идегәй сәясәттә үзенең зирәклеген, сугышларда кыюлыгын күрсәтеп өлгерә. 1405 елны Аксак Тимер үлгәннән соң варислар булып калган тимериләр үз илләре эчендәге мәшәкатьләргә күмеләләр, аларга инде татар җирләренең хаҗәте калмый. Шуннан инде Җучи улусының үз эчендәге низаглашу нәтиҗәсендә һәм Урта Азия илбасары белән сугышларда көчсезләнгән Алтын Урданың дәрәҗәсен бераз күтәрү мөмкинлеге ачыла. Бу эшне күпмедер дәрәҗәдә Идегәйгә башкарырга туры килә.
1409 елны Идегәй Мәскәүгә яу чаба. Рус тарихында бу хәл, гадәттәгечә, күпертелеп күрсәтелә. Чынбарлыкта исә Идегәйнең «канлы» явы менә нидән гыйбарәт: ул Мәскәүңе чолгап ала, әмма нәкъ шул чакны Сарайда яңадан низаг купканын, хан тәхетен дәгъвалаучы табылуын килеп хәбәр итәләр. Идегәй мәскәүлеләрдән 3000 сум йолым гына ала да Сарайга кайтып китә. Рус елъязмаларында бу хәлләр тасвирланса да, гарәп-фарсы чыганакларында әлеге яу хакында бөтенләй бер сүз дә әйтелми. Димәк, мәсьәләгә ачыклык кертәсе бар әле....
Мәскәү белән булган үзара мөнәсәбәтләрдә Идегәйнең үз исәбе: ул руслар белән литвалыларның бергә берләшеп Алтын Урдага каршы чыгуларына ничек тә юл куймаска тырыша һәм шуңа ирешә дә. Монда исә Идегәйнең хәйләгә бай дипломат булуы да ачыклана. Елъязмаларда тикмәгә генә: «Едигей бөтен Урдада бөек кенәз, кодрәтле, нык һәм бик тә батыр кеше!»—дип язмыйлар, өстәвенә әле аның «хәйләле һәм мәкерле» икәнен дә теркәп куялар. Хәер, үз илләренең көч-кодрәтен арттыру максатында иң мәшһүр дәүләт эшлеклеләре сәяси, хәрби һәм дипломатик көрәшнең барлык чараларын да кулланганнар.
Тимериләр дәүләте белән ике арадагы мөнәсәбәтләрне хәл иткәндә дә Идегәй үзенең зур дипломат булуын күрсәтә. 1409 елны Аксак Тимер үлгәннән соң тәхеткә аның улы Шаһрух утыра. Ул шундук Сәмәрканд белән идарә итү эшләрен үзенең улы Олугбәккә тапшыра. (Олугбәкне без күбрәк астрономия галиме, мәгърифәтче буларак беләбез.) Урта Азиянең әнә шул алдынгы фикер ияләре белән 1409 елны Идегәйнең илчеләре матур килешүләр төзиләр. Килешү буенча, Харәзем дәүләте яңадан Алтын Урдага кайтарыла, өстәвенә әле Аксак Тимер җимереп ташлаган Үргәнеч азмы-күпме төзекләндерелә.
Алтын Урда тәхетенә 1411 елны Тимеркотлыкның улы Тимер менеп утырганнан соң гына Идегәйнең кояшы сүнә башлый. Тимерне дә тәхеткә гәрчә Идегәй үзе утырткан булуга карамастан, яшь хан аңа карата мөнәсәбәтен бик тиз үзгәртә. Ул үлгәннән соң тәхетне Туктамыш уллары яулап алалар. Бере арты бере Җәләлетдин, Кәримбирде, Кәпек, Җафарбирде хан була һәм Идегәйгә каршы аяусыз көрәш алып баралар. Харәзем белән Кырымны үз кулына төшереп, Идегәй бераз үзенең дәрәҗәсен күтәрә алса да, бу хәл вакытлыча гына булып чыга—урта гасырларның сәясәт күгендә искиткеч нурланып балкыган әлеге йолдыз сүлпәнләнә һәм сүнә. Әйтеп үткәнебезчә, Идегәй 1419 елны әле яңарак Алтын Урданың ханы булып алган Кадыйрбирде белән бәрелештә үтерелә. Җаек дәрьясы буенда, Сарайчык каласы янында коточкыч сугыш була. Гәрчә Кадыйрбирде үзе үлсә дә, аның иярченнәре 67 яшьлек Идегәйне кылычлар белән тураклап бетерәләр. Татар халкының урта гасырларда яшәгән күренекле һәм дә каршылыклы дәүләт эшлеклесе әнә шулай һәлак була. Туктамыш ханга ачу саклап, элек көчле-кодрәтле дәүләтнең язмышы кыл өстендә чакта да үзенең мин-минлеген сәяси зирәклектән югары куеп ялгышканын Идегәй соңрак аңлый, мәмләкәтнең элеккеге кодрәтен яңадан кайтару өчен искиткеч тырышлыклар куя, әмма инде соң була. Хәер, эш монда бер генә кешедә түгелдер, мөгаен: Алтын Урданың таркалу фаҗигасен—тарих тәгәрмәчен бер генә даһи шәхес тә үз көче белән туктата алмас иде.
Идегәй кичкән гомер юлы да, аның үлеме дә гаять гыйбрәтле. Көчле була, һәрвакыт җиңеп чыга, сугышкан чагында читләрне дә кыра, үзенекеләрен дә жәлләп тормый; картаймыш көнендә үзе гомер буе хаталанып дошманга санаган һәм гомер буе шулар белән сугышкан үзенекеләр үк аны рәхимсез рәвештә үтереп ташлыйлар. Нәкъ менә Алтын Урда шикелле, нәкъ менә татар җире шикелле, Идегәй дә бөек вә фаҗигале...
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^