Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 44. ХАНЛЫКНЫҢ БАШКАЛАСЫ КАЗАН ШӘҺӘРЕ
Казан, урта гасырлардагы башка шәһәрләр кебек үк, ике өлештән—кремльдән һәм бистәләрдән торган. Хан сарае һәм аның идарәсе, хәрби гарнизон урнашкан кремль XV йөздә хәзерге кремльнең күпчелек төньяк өлешен—Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасына кадәр урынны биләгән. Ул XIV йөз ахырында барлыкка килгән, XV йөзнең 40 нчы еллары уртасына яңа дәүләтнең сәяси мәркәзе булып әверелгән, акрынлап үзгәргән һәм матурайган. Кремльдән көньяк-көнчыгышка таба, хәрби ныгытмалар артында бистәләр—һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм шәһәрнең башка кешеләре яши торган урамнар башланып киткән. Асылда ике бистә булган, югарыгысы кремльдән бүгенге Университет урамына кадәр араны биләгән, ул тирән һәм киң чокырга (аның төбеннән хәзерге Куйбышев урамы үтә) барып терәлгән. Түбәнге бистә югарыгысыннан көнбатышкарак, кремль тавы итәгеннән Болак елгасына кадәр, хәзерге Бауман, Островский һәм Уңъяк Болак урамнары керә торган җирләрдә урнашкан.
XVI йөзнең беренче яртысында—Казан ханлыгы яшәгән соңгы чорда—Казан Көнчыгыш Европаның иң зур шәһәрләреннән берсе булган. Тирән чокырлар белән бүлгәләнгән биек калкулыкларда утырган кала, ерактан ук матур булып күренеп, көчле ныгытмалары, зур-зур капкалары, балкып торган биек манаралы мәчетләре һәм сарайлары белән игътибарны үзенә җәлеп иткән. Борынгы шәһәрнең гомуми күренешендә кремль аеруча аерылып торган, аның төньяк тарафындагы иң калку җирендә зиннәтле башка пулатлар белән бергә Хан сарае урнашкан. Бу урын биек таш стена белән әйләндереп алынган булган һәм 1552 ел мәхшәрендә камалыштагыларның соңгы сыену, соңгы көрәш урынына әверелгән: анда 10 меңгә якын казанлы җыелган. Казан басып алынганнан соң 12—15 еллар үткәч, кайбер пулатлар хәрби складларга һәм дары базларына әйләндерелгән, ә ХVIII йөз башында комендант йорты корылмалары булып калганнар һәм тора-бара бөтенләй юкка чыгарылганнар.
Узган гасырның мәшһүр тарихчысы К. Ф. Фукс 1817 елда Хан сараеның калдыклары шуннан ун ел гына элек тәмам җимереп бетерелгән дип язган. 1845 елда аның урынына губернатор сарае төзелгән. Хәзер анда Татарстан Республикасы Президентының резиденциясе урнашкан. Хан сараеннан чак көньяктарак (Благовещение чиркәве утырган җирдәрәк булырга тиеш) югарыда искә алынган сигез манаралы Җамигъ мәчет булган— Ш. Мәрҗани аны Кол Шәриф мәчете дип атаган. Ләкин аның урыны әлегә кадәр төгәл билгеләнмәгән, ул җитди археологик тикшерүләр үткәрүне көтә.
Тарих галимнәре һәм һәвәскәрләр арасында Казанның атаклы шәһәр капкалары һәрвакыт зур кызыксыну тудырып килде. Казан каласында мондый капкалар—дөресрәге, аскы өлеше шәһәргә кереп-чыгып йөрү юлы булып хезмәт иткән биек машларның саны 11 гә җиткән. Алар, крепость стенасы кебек үк, юан имән бүрәнәләрдән өелгән булган. Казан җимерелгәч, кремльгә яңа таш стена күтәргәндә инде русча исемнәр белән яңа таш башнялар корылган. Аларның иң зурлары элекке татар чорындагы урыннарында өелгән.
Татар чоры капкаларының атамалары я шул капкадан башланган олы юл (мәсәлән, Арча капкасыннан Арчага, Нугай капкасыннан Нугай Урдасына юл киткән), я теге яки бу танылган шәхес исеменә бәйләнгән. Әлеге шәхесләр бу капкаларны төзүдә турыдан-туры үзләре катнашкан булырга тиеш. Әйтик, русча «Муралеевы ворота» дигәне Нурали Шырын, Аталык капкасы— татарларның гаскәр башлыгы, үзенең зур сәяси эшчәнлеге белән мәгълүм Аталык би, ә Кебәк капкасы рус чыганакларында еш искә алынган Кебәк би исеме белән бәйле.
Кремль стеналарындагы капкаларның урнашу тәртибе түбәндәгечә: түрдәге иң төньяк-көнбатыш почмакта, Казан суы аша салынган хәзерге күпердән ерак түгел, бүгенге «Тайник» капкасы урынында Нурали капкасы торган. Шуннан төньяк-көнчыгышка табарак дүрт кырлы, исемсез почмак манарасы урынында Алабуга капкасы утырган (Алабуга шәһәренә бәйле итеп карала). Көнчыгыш стенада, бүгенге Батурин урамы яклап, хәзерге түгәрәкләп өелгән «Дмитриев башнясы» урынында әлегәчә татарча исеме ачыкланмаган (М. Г. Худяков исәпләвенчә, «легко сбиваемые», ягъни алырга җайлы дигәнне аңлаткан), русча исеме «Сбойливые ворота» дип йөртелгән капка булган. Ә кремльнең каршы як стенасында, бүгенге Бауман урамы яклап, дүрт кырлы «Преображенская башнясы» утырган төштә, Төмән капкасы булган, аннан Себер ханлыгы башкаласы Төмәнгә юл киткән. Шушы капкага һәм исемсез («Сбойливый») капкага ике яктан Казан бистәләрен, ягъни шәһәрнең үзен әйләнеп үтә торган ныгытмалар килеп тоташкан.
Бу кура Төмән капкасыннан башланган һәм, тау итәгендә, хәзерге Муса Җәлил һәйкәле яныннан төшә торган юл тирәсендә урнашкан Аталык капкасы аша үтеп, Болак ярына килеп чыккан.
Аннан ул Болак буйлап бүгенге «Дуслык» кунакханәсе һәм «Сәламәтлек» комбинаты урынына кадәр сузылган. Шунда урнашкан Кырым капкасы яныннан кыйгачлабрак көньяк-көнчыгышка борылып, бүгенге Бауман һәм Университет урамнары кисешкән урында Нугай капкасы белән тоташкан. Аннары кура җай гына университет тавына күтәрелгән, тауның тышкы ягындагы тирән һәм киң чокыр табигый ныгытма булып хезмәт иткән. Шул чокыр төбеннән шактый соңрак Балык рәте (хәзерге Куйбышев) урамы сузылган.
Тауга күтәрелгәч, университетның чокырга килеп терәлгән җирендәрәк, кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, Югарыгы Нугай капкасы урнашкан булган. Шуннан кура әкренләп түбәнгә таба «Иске клиника» дигән бина урыны яныннан төшеп, Казанның хәзерге Куйбышев белән Галактионов урамнары кисешкән, якынча «Ленин бакчасы» тукталышы тирәсендәрәк урнашкан төп капкага—«Хан капкасына» килеп терәлгән. Аннары стена хәзерге Пушкин урамы юнәлешендә Ирек мәйданы урынына барып җиткән, ә «Хан капкасы»ның тышкы ягыннан, «Балык рәте чокырын» дәвам иттереп, тирән чокыр казылган. Шәһәр ныгытмасы бүгенге Пушкин һәм Карл Маркс урамнары чатында утырган Арча капкасына килеп тоташкан. Әлеге арада Казанның ныгытмалары аеруча куәтле итеп эшләнгән булган.
Аннан соң шәһәр курасы төньяк-көнчыгышка һәм төньякка борылып, хәзерге Ирек мәйданы, Тельман, Зоя Космодемьянская һәм Нагорная урамнары аша үткән һәм яңадан кремльнең «Сбойливые ворота» дип аталган капкасына килеп терәлгән. Шул аралыкта, кайдадыр Тельман урамының уртасына туры килә торган төштәрәк, Кебәк капкасы торган.
Казан бистәләре менә шундый озын ныгытма-кура белән әйләндереп алынган булган. Кремль һәм бистәләр биләгән бу мәйдан урта гасыр өчен бик зур булып исәпләнгән. А. Курбский әйткәнчә, ул Вильнодан (Вильнюстан) чак кына калышкан.
Әмма борынгы Казан, аның янәшәсендәге бистә-авылларны да кертеп исәпләсәк, тагын да зуррак булып күренәчәк. Шундый бистәләр рәтендә беренче чиратта Болакның сул ягында, бүгенге Киров, Столбов, Париж Коммунасы һәм Галиәсгар Камал урамнары төбәгендә, татар дөньясында атаклы Печән базары дип танылган җирдә урнашкан Көрәеш бистәсе аерылып торган. Исәп кенәгәләре һәм рус елъязмалары, шул исәптән Казан тарихына Иван Грозный китергән фаҗигаләрне тасвирлаган кыйммәтле чыганак—«Царственная книга» анда Үтәш би исеменә мөнәсәбәтле Үтәш мәчете булуын да теркәгәннәр. Бу тарихи бина Казанның элегрәк Җамигъ мәчет дип саналган «Печән базары мәчете» урынында булган дигән фикер дә бар. Ул дини һәм милли традицияләрнең бик ерактан үрелеп килүе турында сөйли.
1950 елда археологик тикшерүләр үткәргәндә табылган кечкенә генә авыл урыны хәзерге тимер юл вокзалы янындарак Көрәеш бистәсеннән ерак түгел урнашкан булган. Болар шәһәргә иң якын бистәләр булып, ихтимал, кала белән ике арага Болак аша күпер дә салынган булгандыр. Чыганакларда хәтта Болакта ике су тегермәненең эшләп утыруы турында да язылган. Кала стенасыннан тышкы якта, нәкъ кремль турысында, Болакның уң ярында, тагын ниндидер корылмалар булганлыгы мәгълүм. Шуларның берсе, ак таштан салынганы, «Даирова баня» дип теркәлгән. Ул ниндидер бай Таһир исеменә мөнәсәбәтле.
Көрәеш бистәсеннән көньяктарак, түбәнге, бирге Кабан күле буенда, хәзерге Һади Такташ урамындагы зоопарк мәйданы тирәсендә Колмәмәт бистәсе утырган. Бүгенге шәһәр уртасында калган Әмәт тавы (Ометьево) бистәсенең исеме дә анда Казан ханлыгы чорында яшәгән татар авылы белән бәйле. Риваятьләргә караганда, аңа Әхмәт дигән кеше нигез салган. Урта Кабан артындагы калкулыкта, биек, матур яр өстендә, соңрак Архиерей дачалары утырган җирдә, кайчандыр Казан ханнарының җәй көне ял итә торган утарлары булган дигән хәбәрләр дә сакланган. Сөйләүләренә караганда, биредә җәйге корылмалары белән искиткеч матур «Сөембикә бакчасы» булган.
Узган гасырда Казан университеты профессоры Н. Ф. Высоцкий язып алган башка риваятьләрдә әйтелгәнчә, Сукно бистәсе урынында Казан ханлыгы чорында Әрмәннәр бистәсе булган, Свердлов һәм Ульянов урамнары чатындагы бәләкәй бакча янында, Георгий чиркәве урынында әрмәннәр чиркәве утырган. «Сукно базары»ннан бераз югарырак, Калинин урамы башланган җирдә, Н. Ф. Высоцкий әрмәннәрнең 6 кабер ташын тапкан. Монда әрмән сәүдәгәрләре үзләренә аерым бистә оештырганнар һәм Казан белән, аның аша башкалар, бигрәк тә Төньяк халыклары белән сәүдә итүдән күп табыш алганнар.
Элекке Адмиралтейство бистәсенең көньяк-көнбатыш чигендә, хәзерге Киров районының иске үзәгендә, Казан ханлыгы чорында исеме әлегәчә үзгәрмичә сакланган Бишбалта (рус елъязмаларында Бешболда) дигән татар авылы яшәгән. Бишбалтаның көнбатыш һәм көньягындагы җирләр дә шулай ук ерак тарих белән тоташа. Мәсәлән, Казан суының «Тирән үзән» дип йөртелгән тамагында Бакалта пристане булган, шуннан ерак түгел, «Сәүдә утравы» дип танылган урында һәр җәйнең июнендә халыкара ярминкәләр үткәрелгән. Сәүдә итешүдән тыш, биредә, юллар чатында, олы кунакларны каршылаганнар һәм озатканнар, ә кайвакыт шунда әсирләр алмашу гамәле дә үтәлгән.
Казан каласының тышкы күренеше дә бик үзенчәлекле булган. Зиннәтле сарайлар һәм пулатлар, «алтын түбәле» йортлар (елъязмаларда шулай әйтелә), манаралары күккә ашкан мәчетләр, аларның барчасын әйләндереп алган стенаның биек хәрби машлары һәм капкалары көч-куәт, байлык-муллык билгесе булып ерактан балкып, үзләренә чакырып торганнар һәм Казанга кабатланмас шәрык каласы төсе биргәннәр, һәрьяклап сулар—тезелеп киткән Кабан күлләре, бормаланып аккан Казан суы һәм куәтле киң Идел белән уратып алынган борынгы Казан бигрәк тә язгы ташулар вакытында, елгалар ярларыннан чыгып, ялтырап яткан киң дәрья хасил булгач, аеруча гүзәл күренгән. Шул заман кешеләре язып калдырганча, үзәнлекләрдәге тугай-болыннар, җәй башлангач су астыннан чыгып, «ямь-яшел үлән һәм төрле-төрле матур чәчәкләргә төренгәннәр», шул болыннарда күңелле бәйрәмнәр үткәрелгән.
Шәһәр утырган урын—яшел үлән белән капланган тау битләре, текә ярлы, күп тармаклы тирән чокыр буйлары үзе бер ямь биргән. Шул ук вакытта түбәнге урамнары, чокыр төбеннән сузылган тар тыкрыклары яз көннәрендә һәм көзге яңгырларда тездән пычрак белән капланган. Кайбер урыннарда бер дә кипмәс баткак күлләр барлыкка килгән. Аларны «черек» (рус елъязмаларында—«поганые») күлләр дип йөрткәннәр. Мәсәлән, Ленин бакчасыннан Дзержинский урамы буйлап сузылган иңкүлекне халык бүген дә «Черек күл» дип атый. Кайбер тарихчылар бу күлнең шулай аталуын элек иңкүлек буена урнашкан мунчалардан күлгә су агып ятуы белән бәйле дип аңлаталар.
Кремльнең таштан корылган биналарыннан аермалы буларак, Казанның бистәләре нигездә агачтан салынган. Шәһәрдә берничә зур урам булган, шуларга вак-вак тыкрыклар килеп кушылган. Бу төп юллар хезмәтен үтәгән озын урамнар соңрак та шәһәрнең үзәк урамнары булып калганнар. Мәсәлән, Хан кремленең үзәк урамы хәзерге Шейнкман урамыннан диярлек үткән. Бүгенге Ленин урамы юнәлешендә, элегрәк «Воскресение сырты» дип исемләнгән (революциягә кадәрге Воскресение урамы) калкулык буйлап, борынгы Казанның югары бистәсенең үзәк урамы сузылган. Беткән җирендә ул, икегә аерылып, Хан һәм Нугай капкаларына барып тоташкан. Бу калкулык итәге буйлап Түбән Нугай һәм Аталык капкалары арасында хәзерге Бауман урамына туры килә торган урында түбәнге бистәнең төп урамы узган, һәр капкага бер урам килеп чыккан, алар шәһәрдән чыккач олы юлга әверелгәннәр.
Казанда җир асты юллары да булган. Гәрчә кайбер риваятьләр чынлыкка туры килеп бетмәсә дә, шәһәрнең үзәгендә, бигрәк тә аның кремле астында яки югарыгы бистәнең төп урамы тирәсендә җир асты юллары булганлыгын шикләнмичә әйтергә мөмкин, чөнки алар елъязмалар һәм күргән кешеләрнең мәгълүматлары белән раслана. Чыганаклар 1552 ел көзендә камалыш вакытында казанлыларның Нурали капкасы астыннан Казан суы буендагы чишмәгә кадәр яшерен юл казыганлыкларын әйтәләр. Узган гасыр азагында Казан университеты профессорлары Н. П. Загоскин һәм М. М. Хомяков Воскресение урамының төньяк очында җир асты юлларының һәм корылмаларының кайбер калдыкларын ачканнар. Стеналары таштан өеп эшләнгән бу җир асты юллары һәм корылмалары рус чоры корылмаларының нигезләре белән бәйләнмәгәннәр; аларның борынгырак булулары расланган. Өлкән буын кешеләре сөйләвенчә, элек аннан борынгы татар акчалары һәм кулъязма китаплар табыла торган булган.
Урта гасырдагы Казанның берничә зур зираты булганлыгы билгеле. Без инде А. Курбский мәгълүматларыннан мәчетләрдә Казан ханнарының төрбәләре булганлыгын беләбез. Хакимнәрне болай җирләү йоласы мөселман мәдәниятенә дә хас булган: ул Урта Иделдә шәһри Болгар истәлекләреннән мәгълүм. Соңгы елларда археологик казу вакытында Сөембикә манарасы янында һәм әүвәлге Нурали мәчете янында аерым каберләр ачылды. Республика дәүләт музее урынындагы элекке сәүдә йортыннан көньякта, ягъни сәүдә рәте яклап, бер зират табылды. Анда 1530 елда шәһәрне саклаганда һәлак булган Казан бәге Мөхәммәтгали каберенең ташы ачылды. Тагын да көньяграк тарафта, Ленин һәм Лобачевский урамнары чатында шактый зур зират урыны билгеле. Ә Болак артында, Татарстан һәм Гражданнар урамнары кисешкән җирдә түбән бистә зираты булганлыгы ачыкланды, анда XVI йөзнең беренче яртысында эшләнгән эпиграфик истәлекләр табылды.
Сораулар һәм биремнәр:
1. Казан ханлыгындагы хәрби эшчәнлек турында ниләр беләсез? Шәһәрләрнең һәм кирмәннәрнең ныгытмалары турында сөйләгез.
2. Казан татарларының XV—XVI йөзләрдәге корал төрләрен санап күрсәтегез.
3. Казан ханлыгының һәм Казанның арxитектурасын ничек итеп күз алдына китерәсез? Иң зур корылмалардан шул чорга хасрак булганнарын атап бирегез.
4. Матди һәм рухи мәдәният (ювелирлык сәнгате, әдәбият, фольклор һ. б.) хакында сөйләп бирегез.
5. Истәлекле урыннарын атап, Казан шәһәренең тышкы күренешен тасвирлап күрсәтегез.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^