Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 45. СӘЯСИ ТАРИХ. XV ЙӨЗНЕҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ
Бу дәвердә ханлыкның тышкы сәясәте Рус дәүләте белән ике арадагы мөнәсәбәтләр нигезендә алып барылган. Ул гына да түгел, әлеге сәясәт кайчакта Мәскәүнең идарәче даирәләре теләгеннән чыгып билгеләнгән һәм Рус дәүләте сәясәтенә бәйле булган.
Шунысын әйтергә кирәк, XV йөзнең 60 нчы еллары азагыннан башлап Мәскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләр шактый киеренкеләнгән. Алар еш кына Мәскәү оештырган походлар ярдәмендә хәл ителгән. Казандылар да бурычлы булып калмаган. Бу мөнәсәбәтләр катлаулы булган, вакыты белән бик фаҗигале төс алган һәм алар нәтиҗәдә Казан ханлыгының җимерелүенә, татар халкының дәүләтчелеге югалуга китергән.
Казан ханлыгы яшәүнең беренче чоры, Мәхмүтәк идарә иткән 20 ел вакыт (1445—1465), тыныч һәм нәтиҗәле үткән. Чыганакларда бу чорда Мәскәү белән Казан арасында сугыш бәрелешләре булу хакында бер хәбәр дә юк. Аларның мөнәсәбәтләре тату күршеләрчә булган. Шул чордан бер документ—Мәскәү митрополиты Ионаның Казанның югары дәрәҗәле кешесе Шәптәккә язган хаты сакланган. Анда русларның дин башлыгы үзенең «дустының» (казанлыны ул шулай дип атый) бүләк тапшыру өчен киткән ике йомышчысына хан алдында ярдәм күрсәтүен түбәнчелек белән үтенә. Бу документ 1455 елда Мәскәү җитәкчелеге алдында Казанның абруе зур булганлыгын күрсәтә.
Моңардан тыш, ул заманда әле Мәскәү Казанга салым түләп торган. Русларның Зур Урдага гына түгел, ә төньяктагы яңа дәүләткә, ягъни Казан ханлыгына да салым түләве күп кенә рус тарихчыларында гаҗәпсенү тудыра. М. Г. Худяков үзенең «Казан ханлыгы тарихыннан очерклар» дигән мәшһүр хезмәтендә бу салымны 1445 ел җәендә Суздаль янындагы мәгълүм бәрелештән соң әсирлеккә төшкән олы кенәз Василий II нең азат ителүе өчен Мәскәү түләгән контрибуция дип атый. Ул чакта ике яклы килешү төзелгән. Дөрес, ул Мәскәү җәмәгатьчелеге игътибарына вакытында рәсми төстә җиткерелмәгән, әмма рус елъязмаларында билгеле бер чагылыш тапкан. Кызганычка каршы, бу контрибуциянең, дөресрәге, йолымның күләме төгәл күрсәтелмәгән. Кайбер чыганакларда ул «күпме булдыра алганча» дип, ә кайберләрендә 30 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр дип әйтелә.
Шушы килешү нигезендә олы кенәз әсирлектән кайтканда аның белән Мәскәүгә 500 татар килә. Алар башкалада һәм бүтән шәһәрләрдә төрле идарә эшләренә куелалар. Татарларның кайберләре хәтта аерым шәһәрләрнең баш идарәчесе итеп тә билгеләнәләр. Шул чакта һәм аннан соңрак та татар ханзадәләре Серпухов, Звенигород, Кашира, Юрьев, Сурожик кебек рус шәһәрләрендә хакимлек итәләр. Ә Олуг Мөхәммәтнең икенче улы Касыймга 1452 елда Үкә буендагы «Мещерский городок» (Мишәр шәһәрчеге) бүләк итеп бирелә, соңыннан ул аның хөрмәтенә Касыйм шәһәре дип үзгәртелә.
Ләкин Мәскәү Казанга гына түгел, Кырымга да, Әстерханга да, хәтта исеме белән ханлык (русча—«патшалык») булып саналса да, чынында Рус дәүләтенең удел кенәзлеге булган Касыймга да йолым түләп килгән. Бу гына да түгел, Касыйм ханнарына йолым түләү хәтта Казан алынгач та дәвам иткән. Моның сәбәбен аңлатуы кыен, әмма документлар шуны раслый. Ә югарыда санап үтелгән, Казан һәм Касыйм кешеләре идарә иткән рус шәһәрләрендә инде мәчетләр дә төзелә башлаган. Гомумән, Рус дәүләтенең сәяси тормышына татар йогынтысының үсүе ачык күренеп торган.
Болар барысы да ул замандагы рус җәмәгатьчелегендә зур канәгатьсезлек тудырган. 1446 елда дәрәҗәле боярлардан Дмитрий Шемяко һәм Василий Косой җитәкчелегендә хөкүмәткә каршы фетнә оештырылган. Олы кенәзне рус җиренә татарларны алып килүдә һәм аларга шәһәрләр өләшеп бирүдә гаеплиләр. Василий II тәхеттән төшерелә һәм сукырайтыла (шуннан аның «Темный» дигән кушаматы кала). Тик аны яклау өчен Касыйм һәм Йакуб җитәкчелегендә татар гаскәре килеп җитә, һәм олы кенәз 1447 елда яңадан тәхеткә утыртыла.
1445 елгы килешү яңа гына оешкан Казан ханлыгына якын еллар өчен тынычлык алып килгән, икътисадый һәм хәрби куәтен ныгыту өчен зур мөмкинлекләр ачкан. Үзенең 20 ел яшәү дәверендә, Мәхмүтәк хан идарә иткән елларда, ханлык шул чордагы Үзәк Евразиянең иң куәтле дәүләтләреннән берсенә әверелгән. Халыкара сәүдә эшчәнлегенең географиясе һәм күләме киңәйгән, сәяси хакимият ныгыган, дәүләт төзелеше ныклап оешып җиткән, матди һәм рухи мәдәниятне тагын да үстерү өчен ышанычлы нигез салынган.
Мәхмүтәк ханның үзеннән соң ике улы—Хәлил белән Ибраһим калган. Өлкәне Хәлил ике ел гына идарә иткән. Аның балалары булмаган, һәм ул кинәт үлеп киткәннән соң тәхеткә Ибраһим утырган (1467—1479). Ул Казанның иң көчле ханнарыннан берсе булган. Аның вакытында ханлыкның икътисады һәм хәрби куәте бик нык үскән. Ибраһим хан асылда илнең бары тик югары таба үсешен дәвам иттергән дәүләт башлыкларының соңгысы булган. Кыскасы, Казан ханлыгы оешып, Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнар идарә иткән 35 еллык чор татар халкы һәм аның дәүләтчелеге тарихында иң якты заманнар булып калган. Ибраһим хан чорында Рус дәүләтенең Казан ханлыгына карата турыдан-туры сугыш оештыруга корылган яңа сәясәте башланган. Әмма хан һәрвакыт аңа тиешле җавабын кайтарып барган.
Әгәр дә Василий II татарларның әсире һәм шуның өчен аларга бурычлы булып калган, шуның өстенә, күрәсең, үзе дә йомшаграк холыклы, азмы-күпме демократик карашлы кеше булган булса, аның улы, «бөтен Русь»ның олы кенәзе Иван III (1462—1505) аның капма-каршысы булган. Каты куллы, рәхимсез, шул ук вакытта талантлы сәясәтче һәм зур дәүләт эшлеклесенең 42 ел буена идарә итүе бөтен Русьны бер үзәк—Мәскәү тирәсенә тупларга мөмкинлек тудырган. Яңа, инде куәтлерәк Рус дәүләтенең эчке төзелешенә шушы чорда ныклы нигез салына һәм аның тышкы сәясәте башка дәүләтләрнең эчке эшләренә турыдан-туры, тупас катнашу юлы белән алып барыла башлый. Бу беренче чиратта Русьның Казан ханлыгына мөнәсәбәтендә ачык гәүдәләнә.
Иван III Казанга 7 тапкыр яу оештырган: 1467, 1469, 1478, 1482, 1484, 1485 һәм 1487 елларда—соңгысы Казанны вакытлыча алу белән тәмамлана. Бу яулар чынында XV йөзнең соңгы чирегендә Рус дәүләте белән Казан ханлыгы арасындагы мөнәсәбәтләрнең бөтен эчтәлеген ачып салган.
Мәскәү хөкүмәтенең үз күз алдында үсеп, күтәрелеп килүче Казан ханлыгының эчке эшләренә тыкшыну өчен сәбәбе дә табылган: казанлыларның Ибраһим ханга каршы Габделмөэмин би башлыгындагы кечерәк бер төркеме, астыртын эш итеп, үзләренә хан булырга Касыймны чакырган. Тегесе үз биләмәсенә караганда бик күпкә куәтле дәүләт тәхетенә утыру ихтималы ачылуга куанган һәм, Ибраһимны Касыйм татарларыннан торган кечкенә көч белән генә җиңеп булмаячагын аңлап, ярдәм алу өчен Иван III гә мөрәҗәгать иткән. Олы кенәзгә шул гына кирәк тә, һәм 1467 елның сентябрендә көчле рус гаскәре ярдәмендә касыймлыларның походы оештырыла. Тик казанлылар аларга Иделне кичеп чыгарга да мөмкинлек бирмиләр, тегеләр кире борылалар, җитмәсә тагы кайтыр юлда күп җәфа чигәләр. Шул ук елның кышында Ибраһим, моңа җавап итеп, Кострома янындагы Галич шәһәренә гаскәр җибәргән, ләкин казанлылар аны алалмыйча кире кайтканнар. Үз чиратында Иван III Иделгә җәза отряды оештырган һәм ул, марилар җиренә килеп, юлда очраган авылларны тар-мар китергән, күп кешене үтергән. Бу хәлләр рус елъязмаларының күбесендә теркәлеп калган.
Казан моның үчен кайтарырга була, русларның чик буе шәһәрләренә берничә тарафка гаскәрләр җибәрелә. Алар төньякта уңышка ирешәләр, ә көньякта югалтуларга дучар булалар. Шул ук вакытта Вятка ушкуйниклары ханлыкның көнчыгыш районнарына һөҗүм итәләр, Вятка һәм Камада татар сәүдәгәрләреней корабларын да талыйлар. Аларга каршы Казаннан гаскәр җибәрелеп, ул Вятка җирләренең үзәге булып исәпләнгән Хлынов шәһәрен ала һәм аңа баш итеп татар хакимен куеп кайта.
1469 елда Мәскәү касыймлыларны катнаштырмыйча гына Казанга үз явын оештыра һәм тагын уңышсызлыкка юлыга. Русларның ике төркем гаскәр белән—берсе Нижний Новгородтан Идел буйлап һәм икенчесе Устюг шәһәреннән төньяк юлдан Иделгә таба Молока, Вятка һәм Кама буйлап Казанга бер үк вакытта барып җитәргә һәм аны камап алырга дигән уйлары тагын барып чыкмый. Гаскәрләр икесе бер үк вакытта килеп җитә алмый, татарлар аларны берәмләп юк итәләр. Бу хәл май һәм июнь айларында була. Бу ике төркем, кире кайтканда Нижний Новгородта очрашып һәм тагын байтак көч туплап, сентябрьдә яңадан Казан юлына чыга, тик эш бәрелешкә кадәр барып җитми, солых төзелә. Бу килешү Казаннан бигрәк Мәскәүнең үзе өчен кирәк була, чөнки нәкъ шул чакта мөстәкыйль Новгород җире белән мөнәсәбәтләр кинәт киеренкеләнгән, ә көньякта Русь өчен һич тә кирәкмәгән Литва-Урда (Зур Урда) берлеге барлыкка килгән була.
1478 елда Иван III Новгородка берничә яу оештыра һәм аны Рус дәүләтенә куша, шуның белән Казанга каршы яңадан хәрәкәтләр башлау өчен мөмкинлек ала. Татарлар шул кышны, үзенең бәйсезлеген даулый башлаган Хлыновка яуга барып, аннан әсирләр алып кайталар. Бу вакыйга Мәскәүнең Казанга яңа һөҗүмнәр башлап җибәрүе өчен бер сылтауга әверелә. Шул ук елның язында оештырылган поход руслар өчен уңышсыз тәмамлана, шулай булса да, моннан 9 ел элек төзелгән килешү яңадан озайтыла. Кызганычка каршы, тарихи чыганаклар, 1469 елда Казан ханлыгының рус әсирләрен азат итәргә ризалык бирүен теркәү белән чикләнеп, бу солыхның башка шартларын күрсәтмәгәннәр. 1479 елда Ибраһим хан үлеп, аның ике хатыныннан биш улы кала: беренче хатыны Фатыймадан Илһам, Ходайгыл һәм Мәликтаһир, ә икенче хатыны Нурсолтаннан Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйф. Бу вакытта Казан ханлыгының тышкы сәясәтен билгеләүдә зур урын тоткан ике партия оешып җитә. Аларның Фатыйма җитәкчелегендәге беренчесе Шәрыкка, Нугай урдасына, аның аша Урта Азиягә йөз тота. Икенчесе—Нурсолтан яклысы—Мәскәү белән килешү төзү ягында була. Алар, руслар белән тату мөнәсәбәттә яшәп, илнең бәйсезлеген сакларга телиләр.
Шәрык партиясе җиңеп чыга һәм ул тәхеткә, хаклы варис буларак, Илһамны утырта. Нурсолтан Кырым ханы Миңлегәрәйгә кияүгә чыга һәм үзе белән кече яшьтәге улы Габделлатыйфны да алып китә. Өлкән улы 10 яшьлек Мөхәммәтәмин Мәскәүгә озатыла, һәм тиздән аңа Кашира шәһәре белән идарә итүне тапшыралар.
Илһам әнисенең сәясәтен үткәрә башлый. Бу, әлбәттә, Иван III гә ошамый, һәм ул 1482 елда Казанга гаскәр җибәрә. Гаскәр беренче тапкыр буларак пушкалар белән коралландырыла һәм аны чыгышы белән грек булган немец инженеры Аристотель җитәкли. Илһам хөкүмәте, гаскәрнең Нижний Новгородка килеп җитүен ишеткәч, солых сорый, бу солых Мәскәүгә файдалы шартларда кабул ителә.
Илһам әтисендәге сәяси һәм дәүләт эшлеклесе сыйфатларына ия булмаган. Нәкъ менә аның идарә итү елларында ыгы-зыгылар башланган, һәм Казан ханлыгы үзенең түбәнгә таба төшү чорына килеп кергән. Дөрес, соңрак күтәрелеш, дәүләтнең куәте билгеле бер дәрәҗәдә үскән чорлар да булмаган түгел. Ләкин ул инде Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнар дәверенә хас элеккеге куәтен торгыза алмаган. Мәскәүнең Казан эшләренә катнашуы елдан-ел ныграк сизелә барган. Мәсәлән, 1484 һәм 1485 елларда Казанга хәрби отрядлар килгән, һәм алар чиратлап Мөхәммәтәмин белән Илһамны алыштырып утыртканнар. Ниһаять, 1487 елда Казанга чираттагы бик зур яу килгән һәм, ике ай чамасы камап торганнан соң, 9 июльдә рус гаскәрләре шәһәргә бәреп кергән, Мәскәү яклы партия Илһамны тәхеттән төшергән һәм аны Мәскәү воеводасына тотып биргән.
Ханны әнисе, ике хатыны, туганнары белән бергә Мәскәүгә алып киткәннәр. Илһамның үзен Вологдага сөргәннәр һәм ул шунда үлгән. Башкаларын шул ук Вологда җирендәге рус шәһәре Карголомга озатканнар. Алар да анда авыр язмышка дучар ителгәннәр. Озак тормыйча ханбикә Фатыйма һәм аның улы Мәликтаһир да үлгән. Мәликтаһирның ике улы чукындырылган, һәм алар соңыннан рус дәүләтендә төрлечә хезмәт иткәннәр. Илһамның бертуган энесе Ходайгыл да Петр Ибраһимович исемендә чукындырылган. Тиздән ул сак астыннан чыгарылган һәм Иван III нең бертуган сеңелесенә өйләнгән. Ханзадә 1523 елда үлгән, һәм аның табуты Мәскәү Кремленең Архангель соборына рус патшалары һәм олы кенәзләре белән янәшә куелган.
Казан тәхетенә Мөхәммәтәмин утыртылган. Ул Мәскәү куйган варис сыйфатында 1496 елга кадәр идарә иткән. 1487 елда Казанны басып алганнан соң башланган Мәскәү йогынтысы бик нык үскән. Мәскәү Казанга үз ихтыярын турыдан-туры көчләп тага, хәтта хан итеп кемне утыртырга икәнен дә үзе хәл итә башлаган. Шәрык партиясе мондый бәйлелеккә чик куюга бераз өмет уята торган омтылыш ясап караган, Себер ханзадәсе Мамукны хан тәхетенә утыртырга чакырган, тик шул партия үзе үк соңга таба Мамукка ярдәм итүдән туктаган. Партиянең башлыгы—Казан хөкүмәте идарәчесе Коләхмәт үз сүзендә тормыйча мәскәүлеләр ягына күчкән. Мамукның вакытлыча Казанда булмавыннан файдаланып, шәһәр капкаларын ябып куйганнар, һәм ул үзенең яраннары белән кабат Себергә кайтып китәргә мәҗбүр булган һәм ни сәбәпледер юлда үлеп калган.
Казан идарәчеләре Олуг Мөхәммәт династиясен торгызырга карар кылганнар. Тик аны Мөхәммәтәмин файдасына түгел (чөнки Киләхмәт белән Мөхәммәтәмин арасында каршылыклар булган), ә аның кече энесе, бу вакытта Мәскәү янындагы Звенигород белән идарә иткән Габделлатыйф файдасына хәл иткәннәр. Ләкин яшь ханзадә шуңарчы үз әнисе Нурсолтан янында, Кырымда тәрбия алган. Аның дөньяга карашы формалашуда, Казан ханлыгының бәйсезлеге хакында үз сәясәтен үткәрүдә Нурсолтан бик зур роль уйнаган. Габделлатыйф биш елдан артыграк кына (1497—1502) идарә итеп калган. Ул Киләхмәт катнашында Иван III Казанга җибәргән рус илчелеге тарафыннан тәхеттән төшерелгән.
Казанның Олуг Мөхәммәт нәселеннән килгән соңгы ике ханының анасы ханбикә Нурсолтанны берничә тапкыр телгә алдык. Ул Казан ханлыгы тарихында бик зур роль уйнаган, һәм ханлыкның 1480—1520 еллар арасындагы 40 еллык вакытны хәтта Нурсолтан чоры дип тә атыйлар. Казан—Кырым—Русь мөнәсәбәтләрендәге һәм Казан ханлыгы яшәгән катлаулы еллардагы бик зур вакыйгалар аның исеме белән бәйле. Мәскәү йогынтысы көчәйгән авыр елларда рус-татар мөнәсәбәтләренең күп кенә четерекле мәсьәләләрен ачыклауда һәм хәл итүдә ул зур ихтыяр көче һәм ныклык күрсәткән. Үзенең зирәклеге һәм сүзендә торучанлыгы, хәтта Иван III нең хатыны Софья Палеолог белән шәхси дуслык урнаштыруы аркасында, ул «Русь үзенә җирләр туплаган» һәм Мәскәү дәүләтенең бөек державачылык сәясәте бик ачык күренә башлаган чорда Казан ханлыгын дәүләт итеп саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^