Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 46. СӘЯСИ ТАРИХ. XVI ЙӨЗНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЯРТЫСЫ
1502 елда Габделлатыйфны кулга алалар һәм Мәскәүгә озаталар, заманында Илһам ханны җибәргән кебек, аны да төньякка сөргенгә сөрәләр. Казан тәхетенә тагын Мөхәммәтәмин утыртыла. Шуңарчы ул Кашира һәм Серпухов шәһәрләре белән идарә иткән була. Бу вакытка инде ул 30 яшькә җитә, дәрәҗәсенә карап, сүздә генә булса да, Литва сугышында хәтта рус гаскәрләренең башлыгы итеп тә билгеләнә.
Икенче тапкыр Казан ханы булып утыргач (1502—1518), Мөхәммәтәмин үзенең дөньяга карашын үзгәртә, сәяси хәлләрне башкача бәяли башлап, үз дәүләтен бәйсезлек юлы белән үстерү күзлегеннән чыгып эш итүгә керешә. Чыганакларда әйтелгәнчә, монда аның яңа җәмәгате—Илһам ханның тол калган хатыны зур йогынты ясаган. Әүвәл шундый тәртип яшәгән: үлгән монархның хатынын аның дәүләт башлыгы булып калган энесенә кияүгә бирә торган булганнар. Мәсәлән, Касыйм хан үлгәч, аның тол хатынын Мәхмүтәк ханга, Хәлимнең хатыны Нурсолтанны Ибраһим ханга биргәннәр. Ханнан тол калган хатын икенче тапкыр, өченче тапкыр туры килсә, анда да бары тик ханга гына кияүгә чыга алган. Әгәр иренең кече туганы булмаса, аны башка ханлык идарәчесенә димләп биргәннәр. Шуңа күрә татар ханнарының ике яки берничә хатыны булуга бүгенге укучы гаҗәпсенмәскә тиеш. Гомумән, мондый йола урта гасыр дөньясында киң таралган булган.
Илһамның тол хатыны Казан җиренең ватанпәрвәре (патриоты) һәм үзенең беренче ире белән сөргендәге кыерсытуларны күп күргән кеше булган, һәм, әлбәттә, ул Мөхәммәтәминнең милли хисләрен уята алган. Ханның әнисе Нурсолтан тәрбиясенең дә йогынтысы тимичә калмаган, ханбикә ул вакытта Кырымда яшәсә дә, Казанга һәм Россиягә үз балаларын күрү өчен әледән-әле килеп торган.
Мөхәммәтәмин, зирәк һәм хәйләкәр сәясәтче буларак, сугышка бик яшертен рәвештә әзерләнгән. Аны Мәскәү идарәчеләре һәм ханның Казандагы дошманы Киләхмәт тә искәрә алмый калганнар. Сүз уңаенда әйтик, Мөхәммәтәминне һәм Габделлатыйфны тәхеттән төшерүдә гаепле һәм Казан ханлыгының сәяси тормышында тискәре роль уйнаган Киләхмәт 1506 елда кулга алынган һәм җәзалап үтерелгән.
Картаеп беткән Иван III нең көннәре инде санаулы гына калганлыгын, кайчандыр куәтле монархның бүген һич тә хәлиткеч көч була алмавын хан бик яхшы аңлаган. Ә рус монархының улы—тәхет варисы Василий III әтисенеке кебек сәләткә ия булмаган. Мөхәммәтәмин 60 меңле гаскәрен Нижний Новгородка таба җибәргән. Олы кенәз татарларның чик буендагы Сура елгасын кичеп чыгуларын ишеткән һәм аларга каршы үз гаскәрләрен чыгарган. Әмма казанлылар бу вакытта инде Нижний Новгородны камап өлгергәннәр, тик шәһәрне ала алмаганнар һәм, рус гаскәре белән очрашмыйча, кире кайтып киткәннәр.
1505 елның октябрендә Иван III үлгән, ә 1506 елның апрелендә Василий III Казан ханлыгына каршы ике берләшмәдән— флотилия һәм атлы гаскәрләрдән торган зур армия җибәргән. 22 майда Мөхәммәтәмин Казаннан ерак түгел генә җирдә алдан килгән көймәле гаскәрне тар-мар иткән, ә бер айдан соң, 25 июньдә, атлы гаскәр дә килеп җиткәч, бөтен рус армиясе каты җиңелүгә дучар ителгән. Кайбер рус чыганакларына караганда, Мәскәү гаскәре 100 мең кешедән торган. Россия тарихы турындагы хезмәтендә К. Маркс та бу сугышны телгә алып болай ди: «Мәскәүлеләрне Казан янында шундый итеп тар-мар китергәннәр, бары 7000 кеше генә котылып кала алган...»
Кыскасы, анда бик каты сугыш булган. Русьның Чыңгыз һәм Бату ханнардан соң беркайчан да әле мондый җиңелүгә дучар ителгәне булмаган. Шул чор кешеләре бу бәрелешне Куликово сугышына тиңләгәннәр. Татарлар, әлбәттә, моннан 125 ел элек җиңелүләренең үчен кайтарганнар. Василий III Мөхәммәтәмин хан белән «элеккечә татулык һәм дуслык» солыхы төзергә мәҗбүр булган. Соңрак С. Герберштейн язганча, «казанлылар Мәскәү идарәчесеннән бераз тын алганнар».
Мөхәммәтәмин солыхка ризалык биргән һәм шуннан ары аның сәяси эшчәнлегендә нинди дә булса активлык күренми.Тарихчы М. Г. Худяков аның шушы чордагы идарәсенә мондый бәя бирә: руслар өстеннән менә дигән җиңү яулап, Мөхәммәтәмин Мәскәүгә ярарга тырышкан элекке эшчәнлеге өчен Казан җәмәгатьчелеге каршында үзен аклаган, һәм шуннан соңгы тормышын тыныч үткәргән. Соңгы елларда ул каты авырып киткән һәм 48 яше тулганда —1518 елда вафат булган.
Татарлар алдында тагын тәхеткә кемне утырту мәсьәләсе килеп туган, чөнки Олуг Мөхәммәт нәселе шунда тукталган: Илһам һәм Мәликтаһир инде вафатлар, Ходайгыл чукындырылган, ә менә төньякта сөргендәге Габделлатыйфны Мөхәммәтәминнең вафатына бер ел гына кала үтергәннәр. Дөрес, Ибраһим ханның берничә кызы булган, аларның берсе, аерата билгелесе,— Гәүһәршад (рус елъязмаларында—Ковгаршад). Ул—Нурсолтан кызы да, Казан ханлыгының милли бәйсезлеге өчен зур көрәшкә әзерләнгән кеше. Ләкин аның варис була алуы-алмавы хакында җәмәгатьчелектә сүз кузгатылмаган, чөнки ул вакытларда хатын-кызларның тәхеткә утырырга хокуклары булмаган. Әгәр шулай була калса, иң элек Нурсолтанның үзе хакында сөйләргә мөмкин булган булыр иде. Аның ире—Кырым ханы Миңлегәрәй 1515 елда шулай ук үлеп киткән.
Шулай да Нурсолтанның Миңлегәрәйдән ике улы, икенче төрле әйткәндә, Мөхәммәтәмин белән Габделлатыйфның энеләре Мөхәммәтгәрәй белән Сәхипгәрәй калганнар. Мөхәммәтгәрәй әтисе үлгәннән соң Кырым ханы була һәм, Казан тәхетенә үзенең энесен утыртырга тәкъдим ясап, Василий III гә мөрәҗәгать итә. Мәскәү моннан баш тарта—ул киләчәктә көчле Кырым-Казан берлеге оешуын теләми. Василий III нең үз исәбе, үз кандидатурасы була һәм ул аны Казан хакимиятенә җиткерергә ашыга, Касыйм ханы Шәех Әүлиярның олы улы Шаһгалине (рус елъязмаларында Шигали) тәкъдим итә. Василий III нең тәкъдиме юкка гына булмый: Шаһгали Мәскәүдә үскән, чып-чын рус тәрбиясе алган һәм бу аның татарларны яратмавы, аларга каршы эшчәнлеге өчен нигез була.
Шаһгали Казанга юлга чыгар алдыннан Россиягә тугрылыклы булырга ант итә һәм 1519 елда 13 яшендә Казан тәхетенә утыра. Рус елъязмачысының тасвирлавына караганда, ул «күз төшерүгә үк шөкәтсез кыяфәтле, ямьсез йөзле һәм тәбәнәк буйлы, салынкы озын колаклы, хатын-кыз битле, юан, бүлтәеп чыккан корсаклы, кыска аяклы, озын куллы, чыгынкы артлы» бер бәндә булган. 1526 елда Шаһгалине Мәскәүдә күргән С. Герберштейн да аны шул чамадарак сурәтләгән. Ул да зәһәр төрттереп: «Шундый падишаны аларга, татарларга, мыскыл итеп һәм мәсхәрәләп биргәннәр», дип язып куйган.
Мәскәү Шаһгалине Казан тәхетенә өч тапкыр китереп утырта һәм өчесендә дә аны аннан куып җибәрәләр—казанлылар өчен ул артык дәрәҗәдә җирәнгеч һәм нәфрәт тудырган кеше була. Аны хәтта Мәскәү яклы татарлар да күралмаганнар, тик Мәскәү үзе китереп куйганга күрә генә түземлелек күрсәткәннәр. Аны кырымлылар да яратмаган: Гәрәйләр нәселе һәм Зур Урданың Әхмәт хан нәселе (Шаһгали шуннан чыккан) күптән инде үзара дошман булганнар. Шуның өстенә Василий III дә, Казан тәхетенә ул кешене утыртмам дип кырымлыларга биргән вәгъдәсен бозып, нәкъ шул кешене Казан ханлыгының башлыгы итеп куйган. Кырымлыларның түземлеге соңгы чиккә җиткән, чөнки берничә ел элек кенә, Россия белән төзелгән солыхны үтәү йөзеннән, Мөхәммәтгәрәй хан Россиягә дошман булган Польша гаскәрен тар-мар иткән. Кырым үз шартларын үтәгән, ә русларның олы кенәзе вәгъдәсез булып калган.
Менә 1521 елның язында Кырымнан 300 сугышчы белән генә чыгып киткән Сәхипгәрәй Казанга килеп җитә. Бу бөтенләй көтелмәгән хәл була һәм Сәхипгәрәй шәһәргә бернинди каршылыксыз керә ала. Шунда ук рус илчесе һәм воеводасы кулга алына, барлык рус һәм Касыйм сәүдәгәрләренең мал-мөлкәте тартып алына, Шаһгалинең сакчы гаскәре бөтенләй диярлек юк ителә. Шаһгали үзе исән кала һәм бер кечкенә отряды белән Мәскәүгә качып өлгерә. 35 ел чамасы дәвам иткән (1487—1520) Мәскәү протектораты тәмамлана. Казан ханлыгы тарихында яңа чор, милли аң күтәрелү, Казан шәһәре һәм Казан җире халкының баскынчыларга каршы көрәш чоры башлана.
Сәхипгәрәйнең исеме укучыларга таныш инде. Казан ханлыгы чорының сакланып калган бердәнбер чын документы—хан ярлыгы нәкъ менә Сәхипгәрәй исеме белән бәйле. Үзенең элгәреннән аермалы буларак, яңа хан бик матур кеше була, элеккеге идарәчеләре булган «Касыйм имгәге»ннән соң казанлылар аны яратып кабул итәләр. Шул ук 1521 елны, Мөхәммәтгәрәй хан белән бергә, ул Россиягә каршы сугыш башлый. Кырым һәм Казан гаскәрләре Коломна шәһәре янында кушылалар (шуның алдыннан казанлылар Нижний Новгородны алган булалар), бергәләшеп Мәскәүгә барып җитәләр һәм аны камап алалар. Шәһәр эчендә көчле каушау башлана. Бу турыда рус һәм көнбатыш елъязмаларында бик яхшы язылган. Олы кенәз үзе, Мәскәүне саклауны каенесе Петр Ибраһимовичка, ягъни Ходайгылга калдырып, Волоколамск шәһәренә чыгып кача. Рус хөкүмәте солых сорый, һәм олы кенәз, Мәскәүгә кайткач, хурлыклы килешүгә кул куярга мәҗбүр була. Ул үзенең Кырым ханлыгына бәйлелеген таный һәм элеккечә ясак түләп торырга ризалык бирә. Казан татарлары да зур уңышка ирешеп, Мәскәүдән тулы бәйсезлек алып, кайтып китәләр.
Казанга кайткач, татарлар рус купецларын кыра башлыйлар, хәтта Мәскәүнең илчесен дә үтерәләр. Бу хәл татарларга каршы яңа сугыш башлау өчен Василий III гә сылтау була. Башта Казанга якынрак итеп ханлык җирендә Василь крепостен (Васильсурск) төзиләр. Басып алу сәясәтенең мондый башлангычын Мәскәүнең үзендә дә яратып бетермиләр, әмма христиан руханилары Мәскәү хөкемдарларының эшен хуплыйлар. Митрополит Даниил хәтта: «Шул шәһәр белән без Казанның бөтен җирен басып алачакбыз», дип белдерә.
Казан өчен бик үк уңай булмаган вакыйгалар башлана: Кырымда Сәхипгәрәйнең туганы һәм булышчысы Мөхәммәтгәрәй кинәт үлеп китә. Яңа Сәгадәтгәрәй хан Мәскәү белән сөйләшүләр башлый, аны Казан белән тынычлык килешүе төзергә өнди. Василий III моны катгый төстә кире кага һәм тагын татарларга каршы сугышка әзерлек башлый. Хәвеф якынлашуын сизеп, Сәхипгәрәй Кырымнан үзенең туганнан туган энесе Сафагәрәйне чакыртып ала, үзе Төркиягә китә, анда солтаннан Казанны яклауда ярдәм сорый. Кайбер чыганакларда шулай язылган. Ләкин хан Төркиягә, Казанга ярдәм итүне сораудан бигрәк, Кырым тәхетен алу өчен барган. Берничә елдан ул Сәгадәтгәрәйне тәхеттән алдыруга һәм үзе шунда хан булуга ирешә. Кырым Сәхипгәрәй хан вакытында (1532—1551) чәчәк ату чорын кичерә. Ул үз заманы өчен югары гыйлемле кеше һәм зур дәүләт эшлеклесе, куәтле Алтын Урда ханнарының лаеклы варисы була.
Казан тәхетенә 13 яшьлек Сафагәрәй утыра. Катлаулы заман башлана: бик зур рус гаскәре якынлашып килә, кайбер чыганакларда 150 мең, ә кайберләрендә 180 мең сугышчы диелгән. Әмма бу гаскәрнең дә аерым өлешләре, нәкъ 1469 һәм 1506 еллардагы кебек, Казанга төрлесе төрле вакытта килеп җитәләр. Татарлар башта атлы гаскәрнең алдынгы отрядын, ә аннары бөтен бер флотилияне тар-мар китерәләр, хәтта 90 кораб казанлылар кулына эләгә. Гомумән, рус явы барып чыкмый һәм яңадан солых төзелә. Шуның нәтиҗәсендә Василий III Сафагәрәйне Казан ханы итеп танырга мәҗбүр була.
Ләкин тынычлык озакка бармый —1530 елда Казанга тагын рус гаскәре килеп җитә. Сафагәрәй ханга ярдәмгә 30 меңләп нугай һәм әстерханлы киләләр. Руслар Болак елгасы ягыннан Казан бистәсенә ут төртәләр, әмма шәһәрнең үзен ала алмыйлар. Мәскәү хөкемдарлары, татарларны болай гына җиңеп булмаячагын аңлагач, дипломатия хәйләсенә керешәләр — йогынтылы кайбер татар морзаларын үзләре ягына аударырга һәм Казанда ханга каршы баш күтәрү оештырырга кирәк дигән фикергә киләләр. Казан түрәләренең кайберләре чыннан да шул тозакка эләгә. Сафагәрәй тәхеттән бәреп төшерелә һәм Мәскәү ханлыкка тагын шул ук Шаһгалине тәкъдим итә. Ләкин Казан аны катгый төстә кире кага. Шуннан соң аның энесе, төрле елларда нәкъ Шаһгали кебек үк Касыймда хан булып утырган Җангалигә (рус елъязмаларында —Еналей) тукталалар.
Җангали Казан тәхетенә 1531 елда 15 яшендә менеп утыра һәм аның ханлык итүе исем өчен генә була. Чынында ил белән Ибраһим хан белән Нурсолтанның кызы Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә. Ике ел үтүгә яшь ханны Нугай бие Йосыфның 15 яшьлек кызы Сөембикәгә өйләндерәләр. Моның өчен рус хөкүмәтенең ризалыгы алына. Бу никах аерым бер исәп белән эшләнә—Мәскәү Нугай Урдасын үзенең ышанычлы союздашы итәргә ниятли. Ләкин Йосыф, ялгышын аңлап, Россия белән союзга каршы кеше булып китә.
1535 елда Василий III үлгәч, Гәүһәршад күренекле карачы би Булат Шырын белән бергә (кайбер чыганакларда алар бераздан өйләнешкәннәр диелә) Мәскәү протекторатына каршы көрәш башлый. Урта гасырдан калган иң ышанычлы чыганакларның берсе булган Воскресенье елъязмасында бу турыда болай диелгән: «Хан кызы Гәүһәршад белән Булат би, вә барча Казан җире олы кенәз Иван Васильевичка хыянәт иттеләр». Шуннан соң ук дәүләт перевороты була. 1535 елның 25 сентябрендә Җангали үтерелә һәм аның урынына яңадан Сафагәрәй чакырыла. Шул ук вакытта Нижний Новгород, Кострома һәм Муром тарафларында татарларның Россиягә каршы уңышлы һөҗүмнәре башлана.
Озак та үтмәстән, Казан ханлыгының җитәкчеләре арасында тагын зур каршылыклар килеп чыга—бу юлы инде Сафагәрәй белән 1531 елда ханны тәхеттән төшерүне оештыручы Булат Шырын арасында. 1541 елда ханга каршы зур оппозиция оеша һәм ул Сафагәрәйне төшерү өчен ярдәм сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. Россия сугышка әзерләнә башлый, ләкин яңадан Кырым комачаулый, һәм сугыш булмый кала. Сафагәрәйнең хәле ныгый, ике җитәкче төркем—хан һәм Шырын партиясе арасында килешү ясала. Тик шуннан соң да алар кайчак уртак тел табып, кайчак даулашып торалар.
1545 елда, хан белән оппозиция арасында дәвам иткән каршылыклардан файдаланып, Мәскәү Казанга яңа яу оештыра. Инде берничә тапкыр эшләнгәнчә, руслар Казанга ике яклап: Нижний Новгородтан Идел буйлап һәм төньяктан Вятка аша киләләр. Идел отряды белән очрашуда казанлылар уңыш яулый алмыйлар, аның каравы соңрак Вяткадан килеп җиткән гаскәрне тар-мар итәләр. Хан русларның Казанга яу оештыруларында оппозицияне гаепли, кулга алулар һәм җәзалаулар башлана. Гәүһәршад белән Булат би тарих сәхнәсеннән төшеп кала. Гәрчә алар ханлыкның бәйсезлеге өчен көрәшсәләр дә (Мәскәү варисы Җангалине тәхеттән төшергәндә бу аеруча нык сизелгән), дәүләт эчендәге көчләрне берләштерүгә барыбер ирешә алмыйлар.
Бер елдан соң Казан биләре Боерган һәм Чура Нарык җитәкчелегендә ханга каршы яңа оппозиция хасил була. Тагын Сафагәрәй ханлыктан төшерелә, бу юлы хәтта кырымлыларны кыру башлана. Хан Нугай Урдасына, аннан Әстерханга китә, аннан яңа гаскәр җыеп кайта, ләкин Казанны ала алмый һәм яңадан Нугай ягына китә. Казанга хан итеп икенче тапкыр Шаһгали чакырыла. Әмма ул бары бер ай гына «идарә итеп» кала: Нугайдан зур гына гаскәр белән Сафагәрәй кайтып төшә һәм бернинди каршылыксыз шәһәргә үтеп керә. Шаһгали бу юлы да качып котыла ала. Казанда кулга алулар башлана. Чура Нарык һәм аның булышчылары җәзалап үтереләләр. Руслар яклы партия нигездә таркала һәм хөкүмәт бәреп төшерелә. Мәскәү белән Казан арасында тыныч мөнәсәбәтләр торгызыла.
Сораулар һәм биремнәр:
1. Казан ханлыгының сәяси тарихындагы беренче унъеллыкларга нинди бәя бирәсез? Мәхмүтәк һәм Ибраһим ханнарның эшчәнлеге турында сөйләгез.
2. 1487 һәм 1520 еллар арасында Казан ханлыгында Мәскәү йогынтысының өстенлек итүе нинди вакыйгалар белән бәйләнгән? Илһам хан идарә иткән чорда Мәскәү белән Казан арасында мөнәсәбәтләр нинди булган?
3. Дәүләтнең тышкы сәясәте өлкәсендә Казандагы төркемнәрнең көрәше турында сөйләп бирегез. Нурсолтан кем ул һәм Казан ханлыгы тарихында аның тоткан урыны нинди?
4. Мөхәммәтәмин хан эшчәнлегенә һәм Шаһгали ханга бәя бирегез. Алар идарә иткән чорларда нинди тарихи вакыйгалар сезнең хәтерегезгә кереп калды?
5. XVI йөзнең 20—40 нчы елларында Казандагы сәяси көчләр көрәше турында нәрсә әйтә аласыз? Казан ханлыгының күренекле хөкемдарлары һәм сәяси хәрәкәтләрне җитәкләгән күренекле шәхесләренең исемнәрен санап күрсәтегез, аларның көчле һәм көчсез якларына бәя биреп карагыз.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^