Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
§ 48. БАШКА ТАТАР ХАНЛЫКЛАРЫНЫҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ
Кырым ханлыгы—урта гасырлар азагындагы бик зур татар дәүләте. Кырым ханлыгы аерым дәүләт булып үсеп чыкканчыга кадәр үк әле анда — бер яктан, Идел буена карый торган җирләрне дә кертеп Сарай шәһәре белән идарә итүче Олуг Мөхәммәт һәм, икенче яктан, Кырым ярымутравы белән Кара диңгез буе җирләре өчен Дәүләтбирде арасында каты көрәш барган. Олуг Мөхәммәт җиңеп чыккан, ләкин шунда ук аның икенче дошманы—Кече Мөхәммәт пәйда булган. Ул үзенең өлкән адашын төньяк тарафка күчеп китәргә мәҗбүр иткән. Бу вакытка инде таркалган Алтын Урданы турыдан-туры дәвам иттерүче дәүләт төсендә үсеп чыккан Зур (Бөек) Урда белән идарә итүдә Кече Мөхәммәт шактый уңышларга ирешкән. Кырым да шушы Урдага буйсындырылган. Дәүләтбирдедән соң хакимиятне үз кулына алган үзенең күптәнге көндәше Сәетәхмәтне Кече Мөхәммәт Кырымнан бөтенләйгә куып чыгарган. Ләкин аның юлына яңа дошман—кайчандыр Алтын Урдада хан булып утырган Гыязетдиннең улы Хаҗигәрәй аркылы төшкән. Хаҗигәрәй 1434 елда ук Кырымны үз кулына алырга тырышып караган, тик уңышсызлыкка очраган һәм Литвага качып киткән.
Менә Хаҗигәрәй тарих мәйданына тагын килеп чыккан. Аны Кырымның һәм тулаем Алтын Урданың мәшһүр Шырын, Барын, Аргын һәм Кыпчак ыруыннан торган феодаль аксөякләр яклаган. Алар Таврияне (Кырым) мөстәкыйль дәүләткә әверелдерергә тырышканнар. Урта Евразиянең күптән түгел генә куәтле икътисади районы булып саналган һәм халыкара сәүдәдә зур урын тоткан бу төбәге Алтын Урда таркалу чорында үзенең әвәлге куәтен югалта башласа да, зур шәһәрләре белән һаман әле бай икътисади база булып калган. Кырымның зыялы татар дөньясын үз чиратында Литва кенәзе Казимир яклап чыккан, һәм 1443 елда Хаҗигәрәй Таврия тәхетенә утырган. Шул вакыттан алып мөстәкыйль дәүләт буларак Кырым ханлыгы яши башлаган.
Хаҗигәрәй Кырым ханлыгы белән үзе үлгәнче—1446 елга кадәр идарә иткән. Аның ханлык итү дәвере көнбатышта урта гасырлар азагында яңа татар дәүләтенең тууы һәм аякка басуы чоры булып тарихка кереп калган. Ул шуның белән татар ханнарының бердәнбер һәм тотрыклы династиясе булып танылган Гәрәйләр династиясенә (төгәлрәк әйткәндә, Җучилар династиясенең Гәрәйләр ыруына) нигез салган. Бу нәсел Кырым 1783 елда Рус империясе составына мәҗбүри кертелгәнчегә кадәр, ягъни 340 ел буе ханлык белән идарә иткән.
Кырым барлык татар ханлыклары арасында иң озак яшәгән дәүләт була. Хаҗигәрәйдән соң тәхеткә аның өлкән улы Нурдәүләт утырган. Тик ул ике ел гына ханлык иткән һәм 1468 елда үзенең энесе Миңлегәрәй тарафыннан бәреп төшерелгән. Миңлегәрәй бик озак, 1468 һәм 1475 еллар арасында берничә тапкыр китеп торганнан соң, 1475 елдан 1515 елга кадәр тоташтан, барысы 45 ел ханлык иткән. Миңлегәрәй Кырым тарихында гына түгел, ә бөтен татар дөньясында иң көчле ханнарның берсе санала.
Миңлегәрәй хан хакимлегенең 1475 елга кадәрге башлангыч чоры бик үк уңышлы үтмәгән: күпсанлы бертуганнары һәм башка якын туганнары аңа каршы көрәш башлаганнар. Шушы ызгышларның башында торган Хәйдәр аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр иткән, һәм Миңлегәрәй күпмедер вакыт генуялыларда яшеренеп торган. Бу ызгышлардан файдаланып, Кефедә, Мангуп һәм Кырымның көньяктагы башка шәһәрләрендә хакимиятне христианнар үз кулларына алганнар.
Бу эшкә Төркия катнашырга карар кыла һәм 1475 елда солтан Мөхәммәт II зур гаскәр белән үзенең вәзире Кедүк Әхмәтпашаны Кырымга җибәрә. Төрекләр әлеге шәһәрләргә бик тиз басып керәләр һәм хакимияттәге христианнарны кулга алып Константинопольгә (Стамбулга) озаталар. Шушы вакытта Кефедәге итальяннарда яшеренгән Миңлегәрәй алар белән бергә әсирлеккә эләгә. Солтан шушы кырымлыларны җәзалап үтерергә әмер бирә, ләкин соңгы мизгелдә генә яшь ханны яклап калдыра, аңа югары дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтә. Чөнки Миңлегәрәйнең Кырымдагы яклаучысы, олы әмир Әмәнәк бәк үзенең ханзадәсен яклауны сорап солтанга мөрәҗәгать итә. Миңлегәрәйне зур кадер-хөрмәт белән гаскәр сагында Кырымга кайтарып җибәрәләр. Туган илендә дә аны шулай олылап каршы алалар һәм икенче тапкыр тәхеткә утырталар... Бу тарихны язып калдырган XVI йөз авторы әл-Җаннаби Миңлегәрәйне төрки дөньясының иң олуг хакимнәреннән берсе дип атаган.
Солтан булышлыгы белән хан тәхетен үзенә кире кайтаргач, Миңлегәрәй Төркиянең үзен яклавын һәм гомумән төрек йогынтысын танып яшәргә тиеш була. Әмма бу аңа Иван III белән дә килешү төзергә комачауламый. Ул Казан ханлыгы белән дә бик якын мөнәсәбәттә яши, бу эштә аңа хатыны, безгә таныш Казан ханбикәсе Нурсолтан нык ярдәм итә. Гомумән, Миңлегәрәй тәҗрибәле сәясәтче була, һәм аның Кырым белән озак, тотрыклы идарә итүе илнең сәяси һәм икътисадый тормышында бик уңай эз калдыра.
Табигый ки, башка зур хакимнәр кебек үк, Миңлегәрәй дә үз дәүләтен ныгыту өчен сәяси көрәш чараларының һәр төрен файдаланырга тырышкан. 1502 елда ул Зур Урданы тар-мар итә. Урда белән Кырым арасында дошманлык Кече Мөхәммәт белән Хаҗигәрәй ханлык иткән чорда ук башланган була. Миңлегәрәй Урда җирләренең зур өлешен үз дәүләтенә куша, шуннан соң Кырым ханлыгында татарлар саны нык арта, анда яшәгән генуялы, грек, әрмән, еврей, гот һәм башка халыклар саныннан бик күпкә узып китә.
Миңлегәрәй эчке һәм тышкы сәясәтне җанландырып җибәрә, илнең икътисадын үстерә, төзелешкә күп игътибар бирә, яңадан-яңа шәһәрләргә нигез сала. Аның чорында ханлыкның башкаласы Иске Кырымнан Хаҗигәрәй вакытында төзелгән Бакчасарайга күчерелә. Бакчасарайдагы Ханнар сарае безнең көннәргә кадәр тулысынча диярлек сакланып калган. Ханнар сарае үзенең Җамигъ мәчете, ханнарның Алтын залы, Кофе бүлмәсе, Җимеш чатыры, Лачын манарасы һәм А. С. Пушкинны илһамландырган «Күз яшьләре фонтаны» һәм башка шундый кызыклы урыннары, үзенең гаҗәеп архитектурасы, заллары һәм бүлмәләренең зәвыклы бизәлеше, күңелне дулкынландыра торган серлелеге белән бүген дә күпләрне сокландыра...
Кырымда без үткәндәге бүлекләрдә үк инде телгә алган Судаг (Судак, Солдайя), Сары Кирмән (Херсон), Мангуп (Готия), Кефе (Каффа), Балаклава (Чембало), Иске Кырым (Солхат), Чефет Кала яки Кырык Йир кебек атаклы антик дөнья һәм урта гасыр шәһәрләре яшәүләрен дәвам иттергәннәр. Яңа шәһәрләр үсеп чыккан, алар арасында исеме шулай ук безгә таныш Бакчасарай, Кизләү (Евпатория), Ак Мәчет яисә Солтансарай (Симферополь), Ур капусы (Перекоп), Яңа кала һәм элеккедән бик нык үзгәргән Ялита (Ялта) һәм башкалар. Кырым борынгы антик дөнья чорында ук югары шәһәр культурасы төбәге булган, Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы чорларында да шулай булып калган. Саксониядәге Галль университеты профессоры Тунманн Кырым ханлыгы турында гаять күп мәгълүмат туплаган һәм XVIII гасырның 70 нче елларында, ягъни ханлыкның ахыргы чорында, үзе дә анда булган. Ул анда башында шәһәр торган һәм эре авыллары булган 48 өлкә, алардан тыш 9 шәһәр һәм 1399 авыл булуын теркәгән—бу Казаң ханлыгындагыга караганда да күпкә артык.
Бу шәһәрләр, авыллар һәм күчмәләрнең тирмәләре бик зур җирләрне биләгән. Ханлыкка Кырымның үзеннән тыш тагын түбәндәге җирләр кергән: төньякта рус һәм поляк-литвалыларның биләмәләре белән чикләнгән, Кара диңгезнең төньяк яры буендагы, Днепр һәм Буг елгалары арасындагы киң далалар; көнбатышта Днестр һәм Дунай арасындагы Буҗак дип аталган җирләр (Бессарабия)—болар элекке Алтын Урданың иң көнбатыш районы. Аннан башка үзәге Тамань (элек—Таматарха) шәһәре булган Тамань ярыматавын кертеп Кубан бассейнындагы көнчыгыш җирләр һәм урта гасыр чорының тагын күп кенә шәһәрләре һәм крепостьлары. Аларның кайберләре шулай ук антик дөньядан бирле яшәп килгәннәр.
Менә шушы борынгы һәм бик бай җирләргә Кырым ханлыгы ия булган. Аның биләмәләренең көньягында, Кырым ярымутравында, бигрәк тә яр буе өлешендә зур диңгез һәм кәрваннар сәүдәсе үзәкләре—эре шәһәр-портлар, һөнәрчелек һәм шәһәр цивилизациясе учаклары урнашкан, ә төньяк җирләр нигездә далалардан торган. Урта гасырның гарәп географиясендә ул элеккечә үк һаман Дәшти Кыпчак яки гади генә—Дәшт (Дала) дип тә йөртелгән. Үзләре күргән кешеләр әйтүенә караганда, бу җирләрнең туфрагы гаҗәеп уңдырышлы булган. Анда үлән кеше биеклегенә җитеп үскән, шифалы хуш ис бөркелеп торган. Далаларда исәпсез-сансыз мал-туар көтүләре йөргән, алар арасында хәтта кыргый ат көтүләрен дә очратырга мөмкин булган.
Кырымның үзендә бу даланы Нугай җирләре дип йөрткәннәр. Ул ике өлештән торган: Днепр буендагы Көнчыгыш Нугай һәм Буг белән Днестр арасындагы Көнбатыш Нугай. Тунманн аңлатканча, дала татарларын «кайчандыр үзләренең атаклы гаскәр башлыгы булган кеше исеме белән нугайлар дип атыйлар. Ул гаскәр башлыгы унөченче йөз азагында шушы урыннарда уз дәүләтен төзегән, тик ул дәүләт озак яши алмаган». Укучыларга бу вакыйга Алтын Урданың башлангыч чоры тарихыннан таныш. Ул вакытта төмән Нугай Җучи улусыннан көнбатыш җирләрне аерып алмакчы була, ләкин Туктай хан белән бәрелештә җиңелә. Ә Көнбатыш Европаның XVI—XVII йөзләрдәге географик карталарында бу зур дала, көнчыгышка таба Җаекка кадәр барып һәм Нугай Урдасын да кертеп, Тартария дип атала. Көнбатышта ул чакта «татарлар» һәм «Татария» дигән сүзләр уртасына «р» хәрефе өстәп тә язылган.
Дала татарлары терлекчелек (ат, мөгезле эре һәм вак терлек, дөя), игенчелек (тары, арпа, карабодай чәчкәннәр), аучылык һәм сәүдә белән шөгыльләнгәннәр—көньякка ашлык, бал, балавыз, йон, мех, кыргый җәнлек һәм йорт терлеге тиреләре, башка товарлар сатканнар. Тирмәләрдә һәм өйләрдә яшәгәннәр. Алар тышкы кыяфәтләрендә монголоидлык билгеләре булу белән көньяк татарларыннан бераз аерылганнар. Ислам дине тотканнар һәм мөселман-сөнниләр булып исәпләнгәннәр. Ләкин аларда мәҗүсилек йолалары да сакланып калган.
Сөнниләр ислам дине тотучыларның иң зур күпчелеген тәшкил итәләр. Азрак таралган икенче юнәлеш тарафдарлары булган шигыйлардан аларның төп аермасы шунда, сөнниләр Исламга нигез салган Мөхәммәт пәйгамбәр үлгәннән сон Алла белән кешеләр арасында арадашчылар булу мөмкинлеген танымыйлар. Сөнниләр һәм шигыйлар арасында тагын кайбер дини, хокук мәсьәләләрен хәл итүдә, дини бәйрәмнәрне үткәрү, намаз уку һәм ислам диненең кайбер йолаларын үтәүдә аерымлыклар яши. Сөнничелек тарафдарларының төп билгеләреннән берсе, мәсәлән, беренче дүрт хәлифәнең—Әбүбәкер, Гомәр, Госман һәм Галинең хаклыгын тану (шигыйлар хәлифә Галине генә таныйлар). Җир йөзендәге барлык мөселманнарның 80 проценты чамасы, шул исәптән татарлар, сөнниләргә керәләр (иранлылар, ираклылар һәм азәрбайҗаннар шигыйчылык юнәлешен тоталар).
1760 нчы еллар азагында Кырымга килгән немец сәяхәтчесе Н. Клееман мәгълүматларына караганда, Көнчыгыш Нугайда 500 мең татар яшәгән (Кырым ярымутравында 400 мең чамасы татар булган). Кызганычка каршы, башка җирләрдә аларның саны хакында мәгълүматлар очрамый, бары тик Буҗак ягы татарларының 40 мең сугышчы бирә алулары турында әйтелә (халык санына күчергәндә, ул 200 мең чамасы туры килә). Димәк, барысы бергә миллионнан күбрәк кеше булган. Әмма Көнбатыш Нугайда һәм, Тамань ярымутравын кертеп, халык еш утырган Кубанда яшәгән халыкларны да кушып исәпләсәң, татарлар саны ике миллион чамасына җиткән булырга мөмкин.
Дәүләт башында хан утырган. Хан каршында югары катлау вәкилләреннән торган диван (совет) эшләгән. Алар арасында, әүвәлге Алтын Урда һәм башка татар ханлыкларындагы кебек үк, Шырын, Барын, Аргын, Кыпчак ырулары йогынтылырак саналганнар (Кырымда тора-бара Аргын һәм Кыпчак ырулары төшеп калган, ә «мангыт» нәселеннән Мансур ыруы һәм Сучувуд ыруы күтәрелеп чыккан). Шырыннар ыруы иң куәтлесе булган. Ул Иске Кырымда үзенең аерым резиденциясен тоткан; дәүләт советында иң элек Шырын бәгенең фикере белән исәпләшкәннәр, кайвакыт аның сүзе хан сүзеннән дә өстен чыккан.
Биредә, Алтын Урдадагы кебек үк, бәкләр бәге, ягъни олы бәк өлкәнлек иткән, ул элекке фарсыча бәкләрибәк дип түгел, ә саф татарча бәкләр бәге дип йөртелгән. Иң югары феодаль баскычта торучылар «Кырым бәкләре» дип аталганнар, асылда алар улус әмирләре булганнар. Алардан түбәнрәк баскычта бәк балалары—морзалар (дворяннар) торган. Гәрәйләр ыруыннан чыккан ханзадәләр солтан дип йөртелгәннәр.
Югары дәүләт чиннары арасында тагы, бәкләр бәгеннән тыш, бөтен гаскәр белән идарә итүче кеше—кальга солтаны; хан үзе юкта аның урынында калучы кеше—каймакай; илдәге барлык мөселманнарның башлыгы, шәригать кануннары нигезендә хөкем чыгаручы казыйлар, ягъни судьялар җитәкчесе мөфти дип аталган. Күренгәнчә, феодаль иерархиядә, дәүләт төзелешендә башка татар ханлыклары һәм элекке Алтын Урда белән охшашлык булса да, биредә яңа дәрәҗәләр дә барлыкка килгән.
Кырым ханлыгының гаскәре дә кирәк чакта чакырып алу тәртибе белән халыктан җыелган. Бу югарыда телгә алынган Тунманн сүзләреннән дә ачык аңлашыла: «Һәрбер татар — солдат. Хан җыелу урынын әйтеп әмер генә бирсен, алар барлык яктан җыелып өлгерәләр». Аннары ул: «кырымтатар җайдакларыннан да җитез атлы гаскәр бар микән» дип өстәп куя. Кырым гаскәренең сугышчанлыгы гомумбилгеле. Алар, мәсәлән, 1687 һәм 1689 елларда Кырымга яу белән килгән рус армиясен тар-мар иткәннәр. Соңгысында дошман ягында 150 мең сугышчы катнашкан. Русларның шундый зур җиңелүгә дучар ителүе хәтта кенәз Голицын хөкүмәтен отставкага китәргә мәҗбүр иткән. Кырымлылар 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышында да каһарманнарча көрәшкәннәр.
Кырым ханлыгын 1783 елда рус дәүләтенә көчләп кушуның сәбәбе Кырымның хәрби көчсезлегенә түгел, ә Россия белән Төркия арасындагы сугыштан соң 1774 елда төзелгән Кечек Кайнарҗа солыхына бәйләнгән. Ул чакта Төркия җиңелә һәм чынында үз вассалы булып саналган Кырымны Россиягә бирергә мәҗбүр була.
Зур булмаган Касыйм ханлыгы 1452 елда Мәскәү белән Казан арасында арадаш кенәзлек буларак барлыкка килә. Мәскәүнең олы кенәзе Василий II Олуг Мөхәммәтнең икенче улы Касыймга гаскәри хезмәте өчен түләү рәвешендә Үкә буендагы Мишәр шәһәрчеген бирә. Аннары шул шәһәр Касыйм хөрмәтенә аның исемен ала. Асылда бу ханлык Казан белән көрәшү өчен терәк пункты буларак төзелә. Мәскәү идарәчеләренең соңрак Казанга хан итеп Касыйм шәһәреннән үзләренә яраклы ханзадәләрне, мәсәлән, Шаһгалине, Җангалине илтеп утыртулары юкка гына түгел бит. Касыймның үзендә идарәчеләрнең нинди дә булса династиясе яши алмаган; үзара якын кан кардәшлеге булмаган ханнар «үзәк» тарафыннан билгеләнеп кенә куелган.
Бу кечкенә «Мишәр» шәһәрендә элек тә Алтын Урдадан чыккан кешеләр яшәгән. Аннары, 1445 елда Касыймның әтисе Олуг Мөхәммәт үлгәннән соң, аның гаскәренең бер өлеше Касыймга тигән. Шул татарлар да соңыннан Касыйм шәһәрендә төпләнеп калган. Күпчелеге йомышлы татарлар исәбендә йөргән шәһәр кешеләре Рус дәүләтенә хезмәт иткәннәр; беркадәресе сәүдә итү һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Авыл хуҗалыгы белән көн иткән кешеләре 1681 елда ханлык бетерелгәннән соң дәүләт крестьяннары итеп теркәлгәннәр.
Касыйм халкының нәселен дәвам иттерүче бүгенге татарлар Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә иске татар бистәсендә һәм шәһәр тирәсендәге авылларда яшиләр. Алар татар теленең урта диалект дип йөртелгән Казан татарлары сөйләшенә якын диалектта шактый күләмдә мишәр сүзләре кушып сөйләшәләр, ислам дине тоталар, үзләренә хас аерымлыклары белән гомуми татар матди һәм рухи мәдәниятен тәшкил итәләр. Касыйм шәһәрендә сакланган XV йөздәге Хан мәчете манарасы (мәчет үзе һәм янәшәсендәге Хан сарае калдыклары XVIII йөздә бөтенләй җимерелгән, шул вакытта иске мәчет манарасы кырыена яңа мәчет салынган); XVI йөздә салынган Шаһгали төрбәсе (аның эчендә ханның һәм аның якыннарының кабер ташлары сакланган); XVII йөздәге Авган бәк төрбәсе—болар ханлык чорыннан калган монументаль архитектура истәлекләре булып саналалар.
Себер ханлыгына Алтын Урда җучиләре династиясенең Шәйбанилар ыруыннан чыккан Хаҗимөхәммәтнең улы Мәхмүтәк заманында 1429 елда нигез салына. Шәйбан Бату ханның энесе булган. Бату хан аңа Көнбатыш Себернең Урал белән Иртеш арасындагы улусын бүлеп биргән. Шушы җирләрдә Себер ханлыгы барлыкка килгән. Элек бу улус татарлары терлек асрау һәм төньяк тайга урманнарында сунарчылык белән шөгыльләнгән булсалар, ханлык дәверендә игенчелек һәм шәһәр культурасы да үскән. Мәсәлән, ханлыкта Искер (Иске йир, җир—иске шәһәр мәгънәсендә), башкалалар Чыңгы Тура (соңрак Төмән) һәм Кашлык, шулай ук Табул (Тобольск), Тонтур, Касыйм-Тура һәм башка шәһәрләр булганлыгы мәгълүм. Археологик тикшерүләр һәм үткән йөзгә кадәр сакланган урта гасыр корылмалары калдыклары шәһәрләрдә таштан кору архитектурасы, төрле һөнәр, ювелирлык сәнгате яшәгәнлеген раслыйлар. Көнбатыш (Казан ханлыгы, Русь) һәм Шәрык белән (Кытайга тикле) халыкара сәүдә барган. Читкә чыгарыла торган товарларның төп өлешен затлы мехлар һәм туннар тәшкил иткән.
Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алганнан соң, чират Себергә килеп җиткән. Иван Грозный Себер ханлыгын басып алуны казаклар атаманы Ермакка (гәрчә патша аны кайчандыр үзе законнан тыш дип игълан иткән булса да) йөкләгән. Ермак Уралдан патшага талаган алтыннарын җибәргән һәм шуның белән үзен аклаган. Иван Грозный Ермакның соравы буенча аңа булышка зур гаскәр дә җибәргән, һәм Себерне басып алу башланган. Соңгы Себер ханы Күчем үз дәүләтен саклап калу өчен бик озак һәм авыр көрәш алып барган. Ермак татарлар белән сугышта һәлак булган, ләкин Себергә һөҗүм яңа көчләр белән дәвам иттерелгән. 1598 елда рус воеводалары белән соңгы бәрелештә Күчем җиңелгән. Себер ханлыгы басып алынган һәм, соңрак К. Маркс бик дөрес әйткәнчә, «шуның белән Азия Россиясенә нигез салынган».
Хәзер Себер татарлары үзләренең тарихи туган җирләрендә: Көнбатыш Себернең Төмән, Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә яшиләр. Алар татар теленең Көнчыгыш, Себер диалектында сөйләшәләр, тоткан диннәре буенча—мөселманнар; өч этнотерриториаль төркемгә—Табул, Бараба һәм Томск татарларына бүленәләр, телләре һәм мәдәниятләре ягыннан бер-берсеннән бик аз аерылалар.
Әстерхан ханлыгына 1459 елда Кече Мөхәммәтнең өлкән улы Мәхмүт нигез сала һәм шуның белән Иделнең түбәнге агымында үсеп чыккан яңа татар дәүләте хакимнәренең нәселен башлап җибәрә. Халкы әллә ни күп булмый — ул нигездә күчмә терлекчелек, бакчачылык, сунарчылык һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Әстерхан—ханлыкның бердәнбер һәм баш шәһәре. Ул Алтын Урда чорында Хаҗитархан шәһәре дип йөртелгән һәм анда җучи тәңкәләре сугылган. Иделнең Каспийга койган урынында утырган Әстерхан шәһәре халыкара сәүдәдә зур бер арадашчы үзәк булып хезмәт иткән һәм «олуг татар базары» буларак шөһрәт казанган.
Ханлыкның тышкы сәясәте башта Зур Урдага, соңрак Нугай Урдасына һәм Кырым ханлыгына бәйле булган. Казанны басып алгач, рус гаскәре 1554 елда Әстерханга керә һәм, Ямгурчы ханны төшереп, тәхеткә Иван Грозныйның вассалы итеп Дәрвишгалине утырта. 1556 елда Дәрвишгали Мәскәүгә бәйлелектән чыгарга омтылып карый, ләкин рус гаскәре тагын яу белән килә һәм ханлыкны тәмам басып ала.
Хәзер элекке Әстерхан ханлыгы җирләрендә, башка халыклар белән бергә, элекке ханлыкның төп халкы булган Әстерхан татарлары яши. Аларның теле Урта Идел буе татарлары теленә бик якын, тик аларда хәзерге нугай теле элементлары гына бераз сизелә. Тоткан диннәре—ислам. Әстерхан татарлары Юрт, Кундра һәм Карагаш татарларына бүленеп йөртеләләр.
Нугай урдасы Идегәй чорында ук, XIV—XV йөзләр чигендә, аерым билек төсендә Алтын Урдадан аерылып чыга башлаган; тәмам оешып бетүе Идегәйнең варисы, аның кече улы Нуретдин чорына, 1420—1430 нчы елларга туры килә. Ул Казан һәм Себер ханлыкларыннан көньяктарак Иделдән Иртешкә кадәр сузылган бик зур җирләрне—күчмә далаларны биләгән. Төп халкы—мангыт һәм кунграт ыруыннан чыккан нугай татарлары һәм аларга кардәш башка кабиләләр. Күчмә терлекчелек, барыннан да бигрәк ат асрау һәм шулай ук һөнәрчелек, сәүдә итү һәм, өлешчә, иген үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Башкаласы—Җаек елгасының түбәнге агымына урнашкан, борынгы Алтын Урданың мәгълүм шәһәре Сарайчык булган. Ул Урта Азия белән Кырымны һәм башка татар ханлыклары үзәкләрен тоташтырган кәрван юлында эре сәүдә үзәге булып утырган.
Казан һәм Әстерхан җимерелгәч, Нугай Урдасы берничә улуска бүлгәләнгән. Аларның халкы Төньяк Кавказ җирләренә күченеп киткән һәм тора-бара Рус дәүләтенә буйсындырылган. Хәзер алар Төньяк Кавказда яшиләр һәм үзләрен нугайлар дип атыйлар, ләкин озак вакытлар буена, элекке татар урдасы халкы исеме рәвешендә, «татарлар» (нугай татарлары) этнонимы да сакланып килгән. Нугай Урдасы белән башка татар ханлыклары арасында бик тыгыз этник, сәяси һәм мәдәни элемтәләр яшәгән. XV—XVI йөзләрдәге нугай татарлары Казан, Кырым һәм Әстерхан татарларының халык булып оешуында мөһим бер өлеш буларак катнашканнар. Нугай Урдасыннан татар халкының милли каһарманнары Идегәй һәм Сөембикә, Казанның һәм Кырымның атаклы ханбикәсе Нурсолтан чыкканнар.
Зур Урда, шулай ук Олуг Урда исеме белән дә мәгълүм дәүләт, Алтын Урданың турыдан-туры варисы төсендә 1433 елда безгә таныш Кече Мөхәммәт һәм Сәетәхмәт ханнар чорында барлыкка килә. Бу ханнар арасындагы көрәш Кече Мөхәммәтнең җиңүе белән тәмамлана һәм ул Зур Урдага нигез салучы булып санала. Бу — Идел белән Днепр арасындагы киң далаларны биләгән бик зур күчмәләр дәүләте. Ләкин аның ханнарының резиденциясе, бигрәк тә җәен, Азак шәһәренә урнашкан була. Шушы шәһәрдә 1452 елга кадәр яшәгән итальян Иосифат Барбаро нигездә Зур Урда татарлары турында язып калдырган.
Дәүләт Кече Мөхәммәтнең улы һәм Әстерхан ханлыгына нигез салган Мәхмүтнең энесе Әхмәт идарә иткән елларда (1459—1480) куәтен шактый ныгыта. 100 меңле гаскәре булган Әхмәт хан татарларның Мәскәү өстеннән элеккеге хакимиятен яңадан торгызырга омтылып карый: 1476 елда Иван III гә ел саен җыела торган салымны түләүне таләп итеп хат җибәрә, ләкин олы кенәз, шуңарчы ике ел элек үзен ханның вассалы итеп таныган һәм салым түләргә вәгъдә биргән булса да, моңардан баш тарта. 1480 елда ике якның да гаскәре Үкәнең кушылдыгы Угра елгасы буенда очраша. Татарларның атлы гаскәре, елганы кичкәндә уңышсызлыкка очрап, кире далага чигенә. Мәскәү рәсми рәвештә татар йогынтысыннан чыга.
Зур Урда 1502 елга кадәр—Миңлегәрәй хан аның көнбатыш җирләре белән бергә төп халкын Кырымга кушканчы—яши. Зур Урда татарларының калган өлеше Әстерхан ханлыгы һәм Нугай Урдасы халыкларына кушыла.
Сораулар һәм биремнәр:
1. XVI йөзнең 40 нчы еллары азагында Казан ханлыгында вакыйгалар ничек җәелеп китә? Иван Грозныйның «Казан походлары» турында кыскача сөйләп бирегез.
2. Сөембикә нинди язмыш кичерә? Казанны басып алуга кадәрге сәяси вакыйгалар турында нәрсә әйтә аласыз?
3. Казанны ничек басып алалар? Шуңа хәрби-сәяси күзлектән бәя бирегез.
4. 1552 елның октябреннән соң Казан татарлары җирендә нинди вакыйгалар була? Казанның һәм Казан ханлыгының җиңелү сәбәпләрен, үз фикерләрегезне дә өстәп, тасвирлап күрсәтегез.
5. Кырым ханлыгының барлыкка килүе һәм яшәвенең беренче чоры турында сөйләгез. Миңлегәрәй хан эшчәнлегенә сез нинди бәя бирәсез?
6. Кырым ханлыгынын этник составы һәм дәүләт төзелеше турында сөйләгез. Шушы яктан Кырым ханлыгының Казан ханлыгы һәм элекке Алтын Урда белән нинди уртаклыклары булган?
7. Шул ук күзлектән чыгып, Себер, Касыйм, Әстерхан ханлыклары, Зур Урда һәм Нугай Урдасының сәяси һәм этник тарихына бәя биреп карагыз. Аларның тарихи язмышында нинди уртаклыклар булуын әйтеп күрсәтегез.
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
Немец сәяхәтчесе һем дипломаты Сигизмунд Герберштейнның «Московитларның эшләре турында язмалар» дигән китабыннан, XVI йөз:
Татарлар һәм аларның төркемнәре турында
«Казан патшалыгы, шул ук исемдәге шәһәр һәм крепость Идел буена, елганың ерак ярына, Нижний Новгородтан җитмеш мильләр чамасы түбәндә урнашкан; Идел буйлап көнчыгыштан һәм көньяктан бу патшалык буш далалар белән чикләнә; ә «гизәр» көнчыгыштан (ягъни киек кошлар очып кайта торган яктан) алар белән Шәйбан (Себер) татарлары чиктәш... Казан татарларыннан соң, иң элек, Иделдән ары, Каспий диңгезенә таба, Себер якларыннан агып килгән Җаек елгасы буенда яшәүче, аталмышлары буенча нугайлар булган татарларны очратабыз. Аларның патшалары юк, ә кенәзләре генә бар... Бу илләр барысы да диярлек урманга бай. Тик Сарайчык яныннан җәелеп киткәнен санамыйча: анысы гел дала... Әстерхан—бай шәһәр һәм олуг татар базары, бөтен тирә-якны биләп яткан ил дә шул исем белән аталган, Казаннан түбән ун көнлек юлда, Иделнең бирге ярына, елга тамагына диярлек урнашкан... Казан белән Әстерхан арасында, Идел агышы буйлап Борисфенга (Днепрга) кадәр ике арадагы киңлектә дала җәелгән. Шунда татарлар яши. Азов һәм Ахас шәһәрләрен исәпкә алмаганда, аларның бүтән даими яшәү урыннары юк. Ахас шәһәре Азовтан югары унике мильдә Танаид (Дон) буена утырган... Херсонеста (Кырым күздә тотыла) Кырым (Иске Кырым) шәһәре бар, кайчандыр ул Таврида ханнары яшәгән урын булган, шуңа күрә алар Кырым ханнары дип аталып киткәннәр...
Татарларның социаль һәм иҗтимагый дөньясы турында
Татарларда кешеләрне дәрәҗәләп әйтү болайрак. Хан, югарыда әйтелгәнчә, падиша дигән сүз, солтан — падишаның улы, би — кенәз, морза—кенәзнең улы, олбоуд (алпаут) аксөяк яки түрә, олбоудулу—түрә баласы, сәет—югары дин әһеле, аерым шәхес—кеше дип йөртелә. Падишадан соң дәрәҗәсе белән икенче кеше улан дип атала, һәм дә татар падишаларының дүрт заты бар, мөһим мәсьәләләр хәл иткәндә алар иң элек шул дүрт затның киңәшен тоталар. Аларның беренчесе Ширни (Шырын), икенчесе Барни (Барын), өченчесе Гаргни (Аргын), дүртенчесе Ципциан (Кыпчак)».
1552 елны Казанга яуда катнашкан рус воеводасы, публицист Андрей Курбскийның «Казанны алу» дигән китабыннан:
Казан шәһәре турында
«... ул кала (кремль) һәм бистә Иделдә түгел, ә аңа коючы Казан суы дигән елга буена урнашкан, шәһәр исеме дә шул елгадан аталган... Казанга килеп җиткәндә бик яхшы ныгытмалы кала күзгә ташланды: көнчыгыштан Казан суы ага, ә көнбатышта кечерәк Болак елгасы, ул баткаклы һәм сазлыклы, бистәдән түбән агып үтә һәм почмактагы башня янында Казан суына килеп кушыла; ә үзе Кабан исемле күлдән агып чыга, зур гына күл, бистәдән ярты чакрымда бетә; ә шул елганы (Болакны) аркылы чыккач, күл белән бистә арасында Арча кыры ягыннан бик тә матур һәм биек тау бар. Шул ук елгадан бистә янында бик тирән чокыр казылган, ул Черек күл дигән күлгә кадәр барып җитә, ә күл Казан суы янына ук җәелгән; ә Казан суы ягыннан тау шулкадәр биек, күз күреме җитми (сүз кремль тавы хакында бара): аның өстендә кала урнашкан, анда таштан салынган патша пулатлары һәм бик тә биек мәчетләр бар, шунда аларның патшалары күмелгән, хәтерем ялгышмаса, алар бишәү иде...»
Казан артындагы татар җирләре турында
«... ул якларның һәр җирендә гаҗәп уңдырышлы һәм һәртөрле уңышларга бай кырлар күп. Морза һәм байгураларның йортлары гаҗәеп матур һәм сокландыргыч; авыллар анда бик еш утырганнар. Ул җирләрдә игелгән ашлыкның күплеге күктәге йолдызларга тиң: шулай ук анда терлекнең саны хисапсыз күп һәм кыргый җәнлекләрдән алына торган табышның күләме зур: сусар, тиен һем тире яки ит өчен аулана торган башка киек. Янәдән ул җирләрдә күпләп кеш аулыйлар һәм дә бал җыялар: моннан да бай урыннар башка җирдә булыр микән...»
XVI йөзнең «Патша һәм олы кенәз Иван Васильевичның патшалык итә башлавының тәгъбирләмәсе» дигән рус елъязмасыннан:
Казанны алгандагы вәхшилекләр
«Поганый татарларны кыйнау турында. Боярлар һәм воеводалар алла ярдәме белән күпләгән поганыйларны кырдылар һәм дә шул кадәр кырдылар ки, Казан суыннан алып урманга кадәр һәммә җирдә һәм урман эче тулы мәетләр аунап ята, һәм бик азлары гына исән котыла алды, алары да бик яралы иде.
Патша дошманны җиңде. Һәм үзебезнең аллабыз Исус Христос кодрәте белән безнең православный патшабыз һәм олы кенәзебез Иван Васильевич (Иван Грозный), бөтен Русьның хөкемдары, бозык җаннар белән көрәште һәм дә аларны тәмам җиңеп чыкты һәм дә Казан патшасы Ядкәр-Мөхәммәтне әсир итте һәм дә байракларын кулга төшерде һәм дә күп халыклы Казан ханлыгын һәм каласын үзенә алды. Патша хатыннарны һәм бала-чаганы әсир итеп алып китәргә, ә сугышчы ирләрен, каршы торганнары өчен, бөтенесен кырып бетерергә боерды һәм дә шул кадәр күп татар кешесе әсир алынды һәм дә барлык рус полкларына бүлеп бирелде. Татар әсирләре һәр урыс кешесенә җитәрлек. Күп мең җаннар булыр урыс кешеләре әсирлектән азат ителде. Ә кала эчендә үлгән татарлар бихисап, кала эче тулган, бөтен кала буйлап мәеткә басмый үтәрлек түгел. Патша (хан) сарае янында, шәһәр стеналары өстеннән сикереп качарга уйлаган җирдә, һәм урамнарда мәетләр кремль стенасы биеклегендә өелеп яталар. Каланың тышкы ягындагы чокырлар мәетләр белән тулы, һәм дә Казан суы буе, һәм дә елга, һәм дә елга артындагы бөтен болын үлгән поганыйлар белән туп-тулы».
Галль (Саксония) галиме, сәяхәтче Тунманның «Кырым ханлыгы» дигән китабыннан, 1777 ел:
Кырым татарлары (Кырым ярымутравы татарлары) турында
«Аларның (Кырым татарларының) күпчелеге уртача буйлы, матур, төз гәүдәле, аларның кыяфәтләреннән мөләемлек бөркелеп тора; аларның намуслылыгы һәм киң күңеллелеге йөзләренә чыккан. Алар кешелеклелекне һәм кешеләргә миһербанлылыкны хөрмәт итәләр. Гадиләр һәм беркатлылар, тыйнаклар, ачык йөзлеләр, шәфкатьлеләр һәм ышанучаннар. Аларга табигать менә дигән акыл һәм сүрелмәс рух биргән, шул аларны укуга-язуга көчле сәләтле иткән. Гомумән, алар үзләренең электәге кыргыйлыкларын күп яклап югалтканнар инде, гәрчә ул кыргый батырлыклары Европада беренче тапкыр күренүләре вакытында аларны коточкыч куркыныч кешеләр итеп таныткан булса да*. Алар күренеклерәк була барган саен бер-берсенә игътибарлырак һәм итагатьлерәк булырга тырышалар. Үзләре бик чиста һәм пөхтә киенәләр, ә мөмкинлекләре булганнары купшырак киенүдән тартынмый. Аларның киемнәре төрекләрнекенә караганда уңайлырак, кешене үстереп җибәрә, матурлый. Калфаклары яшел төстә һәм шул төс аларны башка халыктан (төрекләрдән, фарсылардан һ. б.) аерып тора...
Алар гаҗәеп кунакчыллар һәм, хәлләреннән килгәнчә, нинди дин тотучы булуына карамастан, һәр кешегә якты чырай күрсәтәләр. Гомумән, тыныч чакларда Кырымда рәхәтләнеп сәяхәт кылырга мөмкин, югары дәрәҗәдәге үк уңайлыклары булмаса да, Европаның иң җайлаштырылган илләрендәгегә караганда үзе ышанычлы, үзе арзанга төшә. Кырымда йортлар күпчелек госманлыларныкына (төрекләрнекенә) охшатып тезелгән, тыштан шыксызрак күренсәләр дә, эчтән уңайлы, хәтта ямь бөркеп торалар. Алар бер урында утырып яшиләр (күчмәләр түгел), йортлары һәм тулаем авыллары яшеллеккә күмелгән, рәт-рәт булып кипарислар һәм башка агачлар тезелеп киткән.
Кырым татарларының теле төрки телгә карый, тик сөйләмнәрендә гарәп һәм монгол сүзләре күп. Госманлылар аларны бик җиңел генә аңлый алмыйлар. Нугай татарларының (дала татарларының) теле аларга тагын да авыррак аңлашыла, чөнки алар бик кызу һәм, гарәпләр кебек үк, тамак төбе белән сөйләшәләр. Нугай теле кырымлылар теленә охшаган булса да, алай ук алга китә алмаган...
Татарлар Мөхәммәт өммәте белән яшиләр һәм бик динлеләр. Хәтта бәйсезлекләрен кабат кайтаргач та (1774 елда Төркиягә бәйлелек бетерелгәч), алар гомсанлыларның императорын үзләренең дин
башлыгы итеп саныйлар. Аларның мөфтие, үз муллалары, хаҗилары (мәдрәсә укытучылары), казыйлары бар. Казыйлар хөкем кылалар. Татарлар үзләренең мәхәллә һәм җамигь мәчетләрендә көнгә биш намаз укыйлар; коелар казыганнар һәм кәрван сарайлар коралар—һәркайсы алладан сәваб алу өчен эшләнә. Әмма башка дин тотучыларны кыерсытмыйлар. Үзләренең мәдрәсәләре эшли, анда Коръәнне өйрәнәләр һәм башка әһәмиятсезрәк гыйлемнәр алалар (христиан Туиманн әйткәнчә). Христианнарга һәм яһүдләргә алар дин иреге бирәләр; әрмәннәр һәм греклар шәһәрләрдә һәм авылларда үз чиркәүләрен ачканнар...
Каффа һәм Гезлев шәһәрләрендә сәүдә аеруча нык үскән... тозлы балык, уылдык, тоз, бодай, арпа, тары, май һәм шәраб белән сәүдә итәләр. Читкә күп күләмдә йон, кара төстә, бигрәк тә аксыл төстә йомшак бәрән тиресе, эшкәртелгән ак сарык тиресе, сыер ите, туң май, нефть, бал, балавыз һ. б. товарлар чыгарыла. Күбесенчә товарга товар биреп сату итәләр.
Төрек тәңкәсе Кырымда барча җирдә йөрештә. Чын татар тәңкәләре башлыча ике төрле: 1) беас-бишлек, ак төстәге тәңкә, көмештән коелган, бәһасы биш кара-бишлек яки егерме акча (тәңкә, сум) тора; 2) кара-бишлек, кара төстәге тәңкә, бераз көмеш кушып бакырдан коелган, бәһасы биш акча (тәңкә) тора».

*Тунманн хезмәтен нәшер иткән Н. Л. Эрнест әйтүенчә, урта гасыр европалылары аларны элек шулай күз алдына китергәннәр.
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^