Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
ХРОНОЛОГИК ТАБЛИЦА
Б. э. к. 100—75 меңъеллыкларИдел буенда һәм хәзерге Татарстан Республикасы җирләрендә борынгы ыруглык җәмгыяте кешеләренең беренче торулыклары барлыкка килү
Б. э. к. VIII—III йөзләрИдел-Кама төбәгендә борынгы ыруглык җәмгыятенең иң мәгълүм археологик культураларыннан берсе булган Ананьино культурасы яшәгән дәвер
Безнең эраның IV-VIII йөзләреТөрки телле кабиләләр калдырган Имәнкискә культурасы яшәгән чор
375 елХалыкларның Бөек күчеш чоры башлану
375—453 елларҺуннар империясе яшәгән дәвер
552 елТөрки каханлыгы барлыкка килү. Борынгы татар кабиләләре, «Утыз татар» кабиләләре союзы турында беренче тарихи мәгълүматлар
VII йөз башыТөрки каханлыгының ике дәүләткә: Көнбатыш Төрки каханлыгына һәм Көнчыгыш Төрки каханлыгына бүленүе
740, 745 елларКөнбатыш Төрки һәм Көнчыгыш Төрки каханлыкларының таркалуы
632 ел—650 еллар башыАзов буенда Бөек Болгар яшәгән вакыт
650—965 елларХәзәр каханлыгы яшәгән дәвер
VIII—X йөзләрКимәк каханлыгы яшәгән дәвер
IX йөз ахыры—X йөз башыУрта Иделдә яңа болгар дәүләте — Идел Болгары барлыкка килү
922 ел (һиҗри белән 310 ел)Идел Болгарына Багдадтан гарәп илчелеге килү һәм Болгарда рәсми төстә аның хакиме Алмас җитәкчелегендә ислам динен кабул итү
985, 1006 елларКиев Русе һәм Идел Болгары арасындагы тынычлык килешүләре
1164,1184 елларВладимир-Суздаль кенәзе Андрей Боголюбскийның Идел Болгарына походлары
1229 елТөньяк-Көнчыгыш Русь һәм Идел Болгары арасында килешү төзелү
1236 елМонголларның Идел Болгарын басып алуы
1243 елАлтын Урда дәүләте төзелү
1243—1255 елларБату ханның идарә итүе
1256—1266 елларБәркә ханның идарә итүе
1312—1342 елларҮзбәк ханның идарә итүе
1342—1357 елларҖанибәк ханның идарә итүе
1380—1396 елларТуктамыш ханның идарә итүе
1422, 1424—1438 елларОлуг Мөхәммәт хан идарә иткән дәвер
1380 елның 8 сентябреРус дәүләте һәм Алтын Урда төмәне Мамай җитәкчелегендәге гаскәрләр арасында булган Куликово сугышы. Мамайның җиңелүе
1391 елның 18 июнеТуктамыш хан белән Аксак Тимер гаскәрләре арасында Идел буендагы Кондырча елгасы янында булган сугыш. Туктамышның җиңелүе
1395 елның 15—16 апрелеТуктамыш хан белән Аксак Тимер арасында Төньяк Кавказда Төрек елгасы буендагы сугыш. Туктамышның җиңелүе.
1431 елМәскәүнең олы кенәзе Василий II нең воеводасы Федор Пестрыйның Болгар шәһәренә походы
1430—1440 елларАлтын Урданың таркалуы
1438, 1445 елларБелев һәм Суздаль бәрелешләрендә Олуг Мөхәммәтнең Василий II не җиңүе
1445 елКазан ханлыгы төзелү
1445—1465 елларМәхмүтәк ханның идарә итүе
1467—1479 елларИбраһим ханның идарә итүе
1487—1496, 1502— 1518 елларМөхәммәтәмин ханның идарә итүе
1524—1531, 1536—1546, 1546—1549 елларСафагәрәй ханның идарә итүе
1506 елның 25 июне100 меңле рус гаскәренең Казан янында җиңелүе
1548, 1549, 1550 елларИван Грозныйның Казанга походлары
1552 елның 2 октябреИван Грозный гаскәрләренең Казанны һәм Казан ханлыгын яулап алуы
1552—1556 елларТатарларның һәм Урта Идел буенда яшәгән башка халыкларның бәйсезлек өчен сугышы. Казан ханлыгының тәмам җимерелүе
1429—1598 елларСебер ханлыгы яшәгән дәвер
1452 — 1681 елларКасыйм ханлыгы яшәгән дәвер
1459—1556 елларӘстерхан ханлыгы яшәгән дәвер
1420—1430 еллар — XVII йөзНугай Урдасы яшәгән дәвер
1433—1502 елларЗур Урда яшәгән дәвер
1443 елКырым ханлыгы барлыкка килү
1468—1515 елларКырымның иң көчле ханы Миңлегәрәй идарә иткән дәвер
1686, 1689 елларКырым ханлыгы белән сугышларда рус гаскәренең җиңелүе
1774 елКырым ханлыгының язмышын хәл иткән Кечек Кайнарҗа солыхы төзелү
1783 елКырым ханлыгын мәҗбүри төстә Рус дәүләтенә кушу
1. ТАТАРСТАН ҖИРЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ
2. ЕВРАЗИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ ТӨРКИЛӘР ҺӘМ ТӨРКИ КАБИЛӘЛӘР
3. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭЛГӘРЕ УРТА ГАСЫРДАГЫ БЕРЕНЧЕ ДӘҮЛӘТЛӘРЕ
4. БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ
5. АЛТЫН УРДА
6 . КАЗАН ХАНЛЫГЫ



Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^