Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 

Марат Лотфуллин: «Милләт өчен яну»



ЮБИЛЕЙ ИЛӘ

 Милләтебезгә хезмәт куючы шәхесләрне барлаганда минем күз алдыма эше һәм яшәеше белән милләт өчен янган Марат Вазыйх улы Лотфуллин килеп баса. Мин аның белән гимназиядә укытучы булып эшләгән елларымда таныштым. 90 нчы еллар башында милли мәктәпләр күтәрелгән заманда Марат Лотфуллин исемен кем генә белмәде икән. (Хәер, аның исеме бүгенгәчә үз югарылыгыңда.) Марат Лотфуллин Казан шәһәренең халык депутатлары арасыннан беренче булып шәһәребездә милли мәгарифне оештыру эшен башлап җибәрә. Аның тарафыннан милли мәгарифне үстерү программасына нигез салына, милли мәгариф системасы барлыкка килә. Ул елларда Казанда бердәнбер татар мәктәбе булса, тора-бара аларның саны 47гә җитә. Марат Лотфуллин инициативасы белән республикабызның Мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү буенча махсус факультет булдырыла. Ягъни милли мәктәпләрдә татар телен укыту өчен кадрлар булдыру мәсьәләсе чишелә. Шулай ук ул Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын булдыруга да искиткеч зур өлеш кертә. Бу программа ярдәме белән татар милли мәктәпләренең, балалар бакчаларының матди-техник базасы ныгытыла, китапханәләре татар телендәге әдәбият белән, хәзерге заман техникасы, ягъни компьютер класслары, техник укыту һәм тәрбия бирү чаралары белән тулыландырыла; милли йолаларны кире кайтару өчен үткәрелгән бәйрәм чараларына даими финанс ярдәме оештырыла. «Иң яхшы татар һәм рус теле укытучысы», «Татар кызы», «Татар егете», татар телендә белем бирә торган мәктәп укучыларының «Казан-йорт», «Казан йолдызлары» фестивальләре дә аның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Физика-математика фәннәре кандидаты Марат Вазыйх улы Лотфуллин, мәгариф өлкәсендә 35 елга якын хезмәт куеп, күркәм эшләрен дәвам итүне татар халкына хас әтиләрчә җаваплылык белән үзенең алмашчысына тапшырды.
Фән-мәгариф эшенә бирелгәнлек, туган халкына мәхәббәт, милли җанлылык, фидакарьлек – бу сыйфатлар берсе дә юк җирдән генә барлыкка килмәгәндер шул. Әлеге сыйфатлар аңа туган ягы – Чүпрәле районының Шәйморза авылыннан, шушында гомерләрен кичергән, гомер юлларын тулаем балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган әти-әнисе Вазыйх ага белән Зәйнәп ападан күчкәндер. Дөрес тәрбия буыннан буынга күчә бит ул. Марат абый үзенең тормыш иптәше Нурия ханым белән бергәләп бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерделәр. Балалары әти-әниләре кебек үк тырыш, тәрбияле, фән өлкәсендә дә үз юлларын табарга омтылалар. Кызлары Гөлнур, ике оныкчык алып кайтып, әби-бабай рәхәтен бүләк итте аларга.
Узган гасырның 90 нчы еллар сәясәте телебезне, милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне кабат мәктәпләребезгә, бакчаларыбызга кире кайтарды. Тик бүгенге көн сәясәте кабат кискен борылыш ясатмакчы була. Марат Лотфуллиннарның эшен дәвам иттерүчеләр бүген дә бик кирәк!

Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри КАЗАН ШИМБӘ, 14 февраль, 2009 ел, № 34 (4526)

(Создано: Friday 27 February 2009, 13:04 Исправлено: Friday 27 February 2009, 13:08)




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^