Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 

Мәктәп – минеке! Республиканың «Ел укытучысы» ачыкланды



// МӘГАРИФ

 Дөньяда социологлар исәпләп чыгарган ике меңнән артык белгечлек арасында бөтенесенә ана булырдай бер һөнәр бар: ул – укытучы хезмәте. Тормышка юллама бирүче дә, җәмгыятькә лаеклы алмаш үстерүче дә шул бит. Кичә башкалабызның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Ел укытучысы" республика бәй­гесенә нәтиҗә ясаганда, алар адресына яңгыраган сүзләрне һич тә мәдхия дип кенә атап булмый иде, бу – чынлыкта шулай.

– Киләчәк язмышы сезнең кулларда,– диде Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

Укытучылар үзләре дә моны яхшы аңлый. Конкурста катнашкан Нурлат районы мөгаллимәсе Надежда Бажанова: "Тыныч булыгыз, балалар– ышанычлы кулларда. Һәр мөгаллим үз укучысын белемле һәм тәрбияле итү өчен тырыша",– диде моңа җавап итеп.

Республикада унбишенче ел рәттән уздырылучы бәйге быел кабат "иң-иң"нәрне җыйды. Татарстан район һәм шәһәрләрендә көч сынашканнан соң, 44 төбәкнең җиңүчеләре 10-13 мартта Казандагы бәйгедә катнашты. Җиңүче исеменә 53 укытучы дәгъва кылды. Аларга "Бүгенге заман укытучысы", "Халык традицияләрен саклаучы", "Иң яхшы мәгълүмат технологияләрен белүче", "Илһам һәм артистизм" һ.б номинацияләрдә көч сынашырга туры килде. Өч көн дәвамында алар мастер-класслар үткәрде, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Жюри әгъзалары аларның һөнәри осталыкларын энә күзеннән үткәрде дисәң дә була. Ләкин республика мә­гариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Данил Мостафин сүзләренә караганда, быелгы конкурс Россия дәрәҗәсендә берникадәр җиңеләйтелгән икән. Бары тик укытучының һөнәри осталыгын билгели торган биремнәр генә калдырылган.

Укытучыларның һәркайсының үз девизы бар. Кемдер үз хезмәтен: "Бишектән гүргә кадәр белем ал!" – дигән хәдискә нигезләндерә. Кемдер акылы, күңеле боерганча: "Биргән дәресеңне генә түгел, укучыларыңны да ярат!", "Баланы фикерләргә өйрәт!" – дигән максат белән үз эшен башкара икән. Әлеге девизлардан чыгып кына да укытучының күңел дөньясында нәрсә ятканын, аның омтылышын билгеләргә була.

Бәйрәм чарасы күңелне мәктәп елларына кайтарырдай итеп, укытучының иң мәртәбәле һөнәр икәнлегенә инандырырдай итеп оештырылган иде. Мондый тантанада мәктәптән хезмәт хакы аз дип киткәннәрне дә аңлап булмый кебек. Укытучы булып яралып та, мөгаллимлек эшен ничек ташларга була дигән сорау да тумый түгел. Әмма шунысы да сөендерә: укытучылар сафы бүген үз эшенә бирелгән чын фанатлардан тора. Андагы авырлыкка түзә алмаганнар мәктәп ишеген шакымый да. Шулай булгач, мәктәп белемен күтәрү кебек бурычлар да үтәлмичә калмас, шәт.

Мәктәп тормышына кагылышлы "Озын тәнәфес", "Электроника могҗизалары" кебек фильмнардан өзекләр, җырлар-шигырьләр белән үрелеп барды кичә. Җиңүче исемен тиз генә яңгыратырга ашыкмадылар. ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Александр Терентьев, республика башлыгының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова һ.б. кунаклардан тәбрикләүләрне ишеткәннән соң гына, ВАЗ-2114 машинасы ачкычының кемгә тапшырылачагы билгеле булды. Бу башкалабызның Казан дәүләт университеты каршындагы Лобачевский исемендәге лицейда укытучы Гүзәл Хөсәенова иде.

– Мәктәп ул – минеке! Мин бу юлны сайламыйча булдыра алмадым, чөнки әби-бабайларның, әнинең тәҗрибәсе миңа да салынганын тойдым,– ди 16 ел хезмәт стажы булган Гүзәл Динаровна.

Рус теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүче Гүзәлнең педагогикадагы кыйбласы нинди икән соң? "Бөтенесен дә акыл белән эшлә һәм нәтиҗәсен күзалла!" "Әгәр мин үземә нәрсә кирәк икәнлеген белсәм, бу максатны тормышка ашырам һәм укучыларымны да шуңа өйрәтәм. Укытучылык эшендә иң мөһиме: үз укучыңны нинди итеп күрергә теләвеңне белергә һәм моны эшләргә кирәк",– дип тәҗрибәсен уртаклашты абсолют җиңүче.

Гүзәлнең машина йөртү таныклыгы бар икән инде, хәзер машиналы да булды үзе. Ләкин октябрь аенда мөгаллимәне Мәскәүдә зур сынау көтә әле, ул анда Татарстан данын яклаячак. "Бераз куркыта, ләкин мин җиңәргә тырышачакмын",– дип өметләндерә Гүзәл.


СӘРИЯ САДРИСЛАМОВА
ШАМИЛ АБДЮШЕВ фотосы

Ватаным Татарстан, 14.03.09

(Создано: Friday 20 March 2009, 10:53 Исправлено: Friday 20 March 2009, 10:57)




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2017 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^