Функциональ
группалары күп төрле булу сәбәпле, аксымнарны органик кушылмаларның безгә
билгеле булган берәр классына кертергә мөмкин түгел; анда төрле класс
билгеләре тупланган, алар бөтенесе бергә булганда өр-яңа бер сыйфат
бирәләр. Аксым ул — органик матдәләр үсешенең иң югарыгы
формасы.
Аксымнарның
үзлекләре. Төзелешләре аеруча катлаулы булганлыктан, аксымнарның
үзлекләре дә гаять күп төрле.
Аксымнарның бер
төрлеләре, мәсәлән тавык йомыркасының аксымы, суда эреп, коллоид эремә
хасил итә, ә икенче төрлеләре сыегайтылган тоз эремәләрендә эри. Кайбер
аксымнар бөтенләй эреми.
Аксым
молекулаларында (аминокислота звеноларының радикалларында) —COOH һәм
—NH2 группаларының булуы аксымнарны амфотер үзлекле
итә.
Аксымнарның
әһәмиятле үзлеген — аның гидролизлашуын без беләбез инде. Гидролизны
ферментлар тәэсирендә яки аксымны кислота яисә селте эремәсе белән җылытып
үткәрәләр.