Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ОРГАНИК ХИМИЯ

ОРГАНИК ХИМИЯ
Л.А. Цветков


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Мисал өчен бер трипептидның тулы гидролиз реакциясенең тигезләмәсен китерәбез:
tmp61-1.jpg
7 нче таблицадан файдаланып, табылган кислоталарга исем бирегез.
Күп кенә факторлар (җылыту, радиация тәэсире, хәтта көчле селкетү) йогынтысында аксым молекуласының конфигурациясе — аның икенчел һәм өченчел структурасы бозылырга мөмкин. Бу процесс аксымның денатурациясе дип атала. Аның асылы молекуланың икенчел яки өченчел структурасын тәэмин итүче водородлы бәйләнешләрнең, тоз һәм ион күперчекләренең җимерелүеннән гыйбарәт. Бу бәйләнешләр җимерелгәч, молекула үзенә хас булган специфик күләмле формасын югалта, аның ориентациясе бозыла (53 нче рәсем), һәм ул үзенең биологик тәэсирен югалта. Йомырканы пешергәндә, җылытып аш-су әзерләгәндә һәм башка очракларда аксымның денатурациясе була.
Бик нык җылыту аксымның денатурациясен булдыру бе-

лән генә чикләнми, бәлки очучан продуктлар аерылып чыгу белән була торган таркалуын да китереп чыгара.
Аксымнар үзләренә хас төсле реакцияләр бирәләр, шул реакцияләр буенча аларны башка матдәләрдән аерып танырга мөмкин. Мәсәлән, әгәр аксым эремәсенә куертылган нитрат кислотасы салсаң, эремә сары төскә керә (бензол боҗралары нитрола
tmp61-2.jpg
ша). Лабораториядә нитрат кислотасы белән саксыз эш иткәндә, бу реакцияне бармак битләрендә дә күзәтергә мөмкин.
53 нче рәсем.
Денатурация вакытында
аксым молекуласының
конфигурациясе бозылу.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2002




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^