Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ОРГАНИК ХИМИЯ

ОРГАНИК ХИМИЯ
Л.А. Цветков


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Аксымның организмда әверелешләре. Әйтеп үткәнебезчә, хайваннар организмында аксымнар азык белән кергән аксым аминокислоталарыннан төзелә. Шуңа күрә майлар һәм углеводлар белән беррәттән аксымнар азыгыбызның мәҗбүри компоненты булып санала.
Ашкайнату процессында ферментлар тәэсиреннән азыктагы аксымнар гидролизлаша. Ашказанында алар кечерәк «кисәкләргә» — полипептидларга таркалалар, ә эчәкләргә кергәч, аминокислоталарга кадәр гидролизлашалар. Аминокислоталар эчәктәге төксыман үсентеләр аша канга сеңәләр һәм организмның барлык тукымаларына, күзәнәкләренә үтеп керәләр. Углеводлар һәм майлардан аермалы буларак, аминокислоталар запаска тупланмый.
Организмда аминокислоталарның язмышы төрлечә. Аларның төп массасы аксымнар синтезына китә, ә аксымнар үсеш процессында организмның аксым массасын арттыруга, тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә сарыф ителгәннәрен яңартуга тотыла. Аксымнар синтезы энергия йотылу белән бара. Аминокислоталар организмда аксым булмаган азотлы кушылмалар, мәсәлән нуклеин кислоталары синтезлау өчен дә файдаланыла.
Аминокислоталарның бер өлеше акрынлап таркалуга һәм оксидлашуга дучар була. Бу вакытта азот аммиак рәвешендә аерыла һәм, мочевинага әверелеп, организмнан сидек белән чыгарыла. Углерод һәм водород исә углерод (IV) оксиды белән суга кадәр оксидлашалар. Бу процесслар барганда энергия аерылып чыга. Ләкин аксымнар, энергия чыганагы буларак, углеводлар һәм майлардан кала икенче урында тора. Аксымнарның организмдагы төп роле бөтенләй башка. Сез аны хәзер үзегез дә җитәрлек тулы характерлый аласыз.
Аксымнарны химик синтезлау проблемасы. Аксымнарны химик синтез юлы белән табу мәсьәләсе галимнәрне инде күптәннән бирле кызыксындыра, ләкин бары соңгы вакытта гына бу өлкәдә беркадәр уңышка ирешелде.
Ни өчен соң аксымны, башка югары молекуляр матдәләрне тапкан кебек, синтетик юл белән табу шушы вакытка кадәр хәл ителмәгән? Моның сәбәбе аксым молекулаларының аеруча катлаулы төзелешле булуында. Безгә кирәкле аксымны табу өчен, аны тәшкил иткән аминокислоталарның составын белергә, беренчел структураны, ягъни аминокислота звеноларының ничек чиратлашуын ачыкларга, аксым молекуласының күләмле конфигурациясен төгәл билгеләргә, ә аннан соң боларны ясалма юл белән булдырырга кирәк.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2002




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^