Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ОРГАНИК ХИМИЯ

ОРГАНИК ХИМИЯ
Л.А. Цветков


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp63-1.jpg
54 нче рәсем. Инсулин молекуласының беренчел структурасы.
Ике полипептид чылбыр һәм Б) S—S-күперләре белән үзара
тоташкан (рәсемдә кара төстәге турыпочмаклыклар белән күрсәтелгән).
Аминокислота звеноларының исемнәре кыскартып бирелгән.
Аксымның нинди аминокислоталардан торуын гидролиз юлы белән билгеләү — иң җиңел ысул.
Беренчел структурасы нинди икәне ачыкланган беренче аксым инсулин (1954 ел) була. Ул кандагы шикәр микъдарын билгеле бер дәрәҗәдә тоту хезмәтен үти. Инсулинда аминокислоталарның урнашу тәртибен ачыклауга ун ел чамасы вакыт китә. Инсулин молекуласының ике полипептид чылбырдан торуы, аларның берсендә — егерме бер, ә икенчесендә утыз аминокислота калдыгы барлыгы билгеле була; чылбыр үзара ике дисульфид күпере белән тоташкан (54 нче рәсем).
Хәзерге вакытта күп кенә аксымнарның, шул исәптән аларның шактый катлаулы төзелешлеләренең дә, беренчел структуралары ачыкланган.
Аксым табигатьле матдәләрне синтезлау беренче тапкыр гипофизның ике төрле гормоны (вазопрессин һәм окситоцин) мисалында үткәрелде. Алар — һәркайсы нибары тугыз аминокислотадан торган, молекуляр массасы кечкенә булган полипептидлар. Инсулинны һәм рибонуклеазаны синтезлау зур фәнни казанышлардан санала. Мондый синтезның катлаулылыгын күз алдына китерү өчен, бер мисал җитә: инсулинның бер полипептид чылбырын табу өчен — 89 реакция, ә икенчесе өчен 138 реакция үткәрергә туры килә.

Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2002




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^