Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ГАСЫРГА АЯК БАСКАНДА

Әдәбият-сәнгать үсешен тәэмин иткән
алшартлар һәм сәбәпләр


XX гасыр башында татарлар үз хокукларын яклауга шак-
тый актив күтәрелделәр.

1905—1907 еллар инкыйлабы күтәрелешләрендә татарлар-
ның оешкан төстә катнашуларының бер төп сәбәбе форсатны
милли азатлыкка ирешү өчен файдалану була.

Россия дәүләте XVI гасыр урталарыннан башлап, бер-бер
артлы Идел, Урал буе, Урта Азия, Себер, Ерак Көнчыгыштагы
җирле халыкларны буйсындырып, ул урыннарда колони-
аль хакимият урнаштыра. Изелгән халыклар бу хәл белән
килешеп яшәргә теләмиләр, мөмкин булган саен Россия
хакимиятенә каршы көрәшкә күтәреләләр. Мәсәлән, 1755 ел-
да — Батырша, 1773—1775 елларда Пугачев җитәкчелегендәге
(аның аеруча күренекле тарафдарлары татарлар Бәхтияр
Канкаев, Мәсәгут Гомәров һәм башкорт Салават Юлаев) татар,
рус, башкорт һәм башка халыклар патша хакимиятен шак-
тый куркуга салалар.

Татарлар арасында шуңа охшаш милли-азатлык өчен
көрәш хәрәкәтләре, әле анда, әле монда бер көчәеп, бер
сүрелеп, һаман дәвам итә. Безнең тарихта, мәсәлән, шундый
аеруча дәвамлы көрәш вәисевчеләр исеме белән бәйле.

Баһаветдин Хәмзә улы Вәисев (1819—1894) XIX гасыр-
ның алтмышынчы еллары башында ислам динен саф-
ландыру, аны һәртөрле бозулардан саклау максаты белән
хәрәкәт башлап җибәрә. Аның уйлавынча, ислам дине мөф-
тиләр, ишаннар, муллалар тарафыннан бозылып беткән.
Коръәнне төрлечә үзгәртүләргә юл куелмаска тиеш. Вәисевче-
ләр халыкны әнә шулай динне бозучы муллалар белән исәп-
ләшмәскә өндиләр. Байлар һәм ярлыларга бүленмәгән гадел
җәмгыять төзү аларның изге максаты була. Ләкин мондый
хәрәкәт патша хакимиятен борчуга сала, шуның өчен вәисев-
челәрне Себергә сөрәләр. Баһаветдин Вәисев исә 1884 елда
сәламәт килеш юләрләр йортына ябыла. Ул анда ун ел буе
интектерелә.

1904 елда аның улы Гайнан Вәисев Урта Азиядән Казанга
кайта һәм әтисенең эшен дәвам иттерә. Ләкин 1909 елда аны
да Сахалин утравына сөрәләр.



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^