Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң Г. Вәисев үз хәрә-
кәтен большевиклар белән якынлаштыра. Ләкин бу ясалма
берләшү була. Чөнки большевиклар эшчеләр сыйныфын
бәхетле итүне максат итсәләр, вәисевчеләр барлык сыйныф-
ларны да «бертуганнар» итеп күрергә телиләр. Алар Мөсел-
ман яшел гвардиясе төзиләр. Ләкин Г. Вәисев 1918 елда
һәлак ителә. Җитәкчелек аның энесе Газизҗан кулына күчә.
Большевиклар мөселманнардан гына торган хәрби берләш-
мәнең яшәвеннән куркалар, вәисевчеләр оешмасын 1921 елда
тулысынча юк итәләр.

1905—1907 еллардагы халык күтәрелеше, патша идарәсе
машинасын җимерүгә ирешә алмаса да, аны шактый как-
шатты. Шуның нәтиҗәсендә күпмедер дәрәҗәдә ирек бирелү
белән үк татарлар яши торган барлык төбәкләрдә дә диярлек
вакытлы матбугат барлыкка килә.

Татар телендә беренче газета 1905 елда Петербургта чыга.
Җәмәгатьчелек 2 сентябрьдә «Нур» газетасын кулына ала.

Шул ук елның 29 октябрендә «Казан мөхбире» («Казан
хәбәрләре»), тагын бер айдан Җаекта «Фикер» газеталары
дөньяга килә. Нәкъ бер айдан Казан шәкертләре яшерен
рәвештә «Әлислах» газетасын чыгара башлыйлар. Ә 1907 ел-
ның 3 октябреннән аңа да рөхсәт бирелә. 1906 елның гыйн-
вар-февраль айларында Казанда бер-бер артлы «Йолдыз» һәм
«Азат» газеталары пәйда була. 1906 елның 24 маенда «Азат»
ябылгач, Галиәсгар Камал шул ук елның 4 июленнән «Азат
халык» исеме белән газета чыгара башлый. 1907 елның
4 гыйнварында Хөсәен Ямашев тырышлыгы белән Оренбургта
«Урал» газетасы аваз бирә.

1906 елның 18 маенда Казанда тагын бер газета — «Таң
йолдызы» дөнья күрә. Аңа Гаяз Исхакый, Фуат Туктаров,
Сәгыйть Рәмиевләр җитәкчелек итә. «Йолдыз» газетасы алар
арасында иң озын гомерлесе була (1906 елның 15 гыйнва-
рыннан алып 1918 елның 30 маена кадәр 1895 саны басыла).
Анда Г. Камал, Г. Тукай, Һ. Атласи, Г. Ибраһимов, 3. Вәлиди,
М. Гафури, Ш. Әхмәдиев, Н. Думави һ. б. үз мәкаләләрен, әсәр-
ләрен бастыралар.

Оренбургта «Вакыт» (мөхәррире — Фатих Кәрими) 1906 ел-
ның 21 февраленнән 1918 елның 26 гыйнварына кадәр,
Җаекта «Фикер» газетасы (мөхәррире — Камил Мотыйгый)
1905 елның 26 ноябреннән 1907 елның маена кадәр чыга.
Аларның барысы да татар язучыларының якыннан булыш-


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^