Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmpFC-1.jpg
Дәрдемәнд
(Закир Рәмиев)

(1859—1921)
Шәхес һәм язмыш

Талант иясе, гадәттә, шәхес тә була. Шәхес, дидеңме,
димәк, ул кеше үзенә генә хас үзенчәлекләр белән аерылып
тора. Талант белән дә эш шулай. Аның үз йөзе, бары тик
аңарга гына хас булган сыйфатлары ачык төсмерләнергә
тиеш. Кабатланса, ул шәхес тә, талант та булмый.

Гаҗәеп күренеш: XX йөз башының татар әдәбиятында
шәхесләр дә, талантлар да күп. Шуларның берсе, әлбәттә,
Дәрдемәнд. Аны Габдулла Тукай белән дә бутамыйсың, Сә-
гыйть Рәмиев, Мәҗит Гафурилар белән дә. Ул — үзенә бер
аерым шәхес һәм талант. Бер үк вакытта зур мал-мөлкәт
иясе һәм чып-чын шагыйрь. Ике тәлинкәле үлчәүне күз
алдыгызга китерегез. «Бер тәлинкәсендә — Дәрдемәнд ши-
гырьләре. Икенче тәлинкәсендә — Дәрдемәнд — Закир Рәми-
евнең алтыннары... Кайсы баса? Шигырьләре баса...»— дип
язган иде С. Хәким.

Әйе, бездә бер үк вакытта миллионнарча сумлык байлыкка
һәм югары дәрәҗәдә шигъри талантка ия булган бүтән каләм
әһеле юк. Шунысы кыйммәт: 3. Рәмиев (Дәрдемәнд) матди
байлыгының да шактый өлешен милләтебезне аң-белемле,
мәдәниятле итүгә тота. Шагыйрь булмыйча, бары тик татар
халкына күрсәткән игелекләре өчен генә дә Закир һәм аның
абыйсы Шакир Рәмиевләр рәхмәт хисләре белән тәкъдир ите-
лергә тиешләр.

Иҗат каләменә тотыну өчен, кешене нәрсә дә булса бор-
чырга, йөрәген туктаусыз бимазалап торырга тиеш. Һәр



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^