Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



XX ГАСЫРДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
Гасыр үзенчәлекләре
XX гасырның үзенчәлеге, беренче нәүбәттә, социаль тетрә-
нүләр, сугышлар һәм революцияләрдән гыйбарәт. Ул бигрәк
тә Россия составына кергән халыклар тарихында ачык чагы-
ла. Бу чорга алар капитализм ныгый барганда, милли азат-
лык хәрәкәтләре көчәйгәндә аяк бастылар. Гасыр башында
яңа һәм яшь сыйныф — пролетариат — азатлык көрәше мәй-
данына чыкты. Социализм идеяләре белән коралланган бу
сыйныф күп кенә илләрдә хакимиятне үз кулына алу мак-
сатын куйды. Шул максатка ирешүдә бигрәк тә Россиядәге
эшчеләр сыйныфы алдынгы булды. Аның көчле оешмалары
һәм партияләре барлыкка килде.

1905—1907 елларда Беренче рус революциясе (инкыйлабы)
булды. Анда патша хакимиятенә каршы күп партияләр, халык-
ның төрле катлаулары берләште, пролетариат актив катнаш-
ты. Революция җиңелү белән тәмамланды. Әмма ул халык-
ларга кайбер җиңеллекләр дә китерде. Аны татар җәмгыяте
мисалында да күрергә мөмкин. Мәсәлән, аңарчы бернинди
матбугат иреге бирелмәгән татарларга бу яктан кайбер мөм-
кинлекләр ачылды. Казан, Оренбург, Мәскәү, Уфа, Җаек,
Петербург һ. б. шәһәрләрдә берничә дистә татарча газета-жур-
наллар чыга башлады. Алар, үз чиратында, татар әдәбиятының
һәм сәнгатенең кызу темплар белән үсүенә зур ярдәм итте.

1906 елда профессиональ татар театры барлыкка килде.
Озакламый ул «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» труппалары рәве-
шендә, театр түгәрәкләре сыйфатында җәелеп китте. Сәхнә
сәнгатенең шулай терекләнеп китүе әдәбиятның үзенчәлекле
жанры булган драматургиянең тизлек белән үсүен булдырды.

Татар музыка һәм рәсем сәнгатьләре, башкару сәнгате
мөстәкыйль тәрәккыят мәйданына чыктылар.

Россиядә революция хәрәкәте тынмады, ары дәвам итте.
1917 елның февралендә бөтен халык күтәрелүе нәтиҗәсендә



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^