Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ПРОЗА
tmp1B3-1.jpg
Гаяз Исхакый
(1878—1954)
«Иң саф бер фидакарь»
Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле
кешеләре аша беләләр. Татар халкы да үзенең олы һәм кат-
лаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады. Аларның
берсе — Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый — Гаяз
Исхакый. XX гасырның беренче яртысында ул татар, гому-
мән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып
барган, шуны яшәвенең иң олы максаты дип санаган милләт
агаларыбызның күренеклесе иде. Ул халкыбызны «өсте-
башы бөтен, аш-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе-җыры
көчле, сүзе-сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы, йөреше-
барышы тугъры иттереп»1 күрергә теләде. Мондый изге эшкә
гомереңне багышлау өчен туган халкыңның үткәндәге фаҗи-
галәрен яхшы белергә, аның бүгенге хәле өчен йөрәгең сыз-
ланырга, шушы хәлдән чыгуның иң дөрес, иң туры юлларын
табарга кирәк иде. Г. Исхакый шушы эшкә юл күрсәтүче
күренекле сәяси эшлекле, оста оештыручы, зур әдип булды.

1878 елның 22 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авы-
лында бер малай дөньяга килә. Әтисе Гыйлаҗетдин мулла
һәм әнисе Камәрия абыстай малайга Мөхәммәтгаяз исеме би-
рергә уйлап куйган булалар. Моның белән алар улларының

1 «Ил» газетасы.— 1913.— 22 октябрь.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^