Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



киләчәктә нинди кеше булып үсәсен билгеләгәндәй итәләр.
Мөхәммәт тә (мактаулы, данлыклы), Гаяз да (ярсулы, ялкын-
лы) — аларның теләк-өметләренә туры килә торган гарәп
сүзләре. Юраган юш килә дигәндәй, чыннан да, Мөхәммәтгаяз
бик хәрәкәтчән, үзеннән көч ташып тора торган, фикерләре
белән башкаларны да яндыра алу сәләтенә ия кеше була,
гаять күп һәм нәтиҗәле эшләве белән мактау һәм дан ала.

Гаиләдә бердәнбер бала булганга, әти-әнисе малайга зур
өмет баглыйлар. Гаяз башта әбисе Мәхфузә остазбикә ярдә-
мендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. Унике
яшендә аны Чистайдагы Закир ишан мәдрәсәсенә бирәләр.
Ләкин биредә укыту тиешле дәрәҗәдә булмый. Өч елдан Гаяз
Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә килә (мөдәррисе — Галләм
хәзрәт). Аны биредә күренекле мәгърифәтче Нади Максуди
укыта. Малай бик тырышып укый, хәлфәсен «дәресне күбрәк
бир» дип йөдәтә. Ниһаять, 1897 елда, унтугыз яшендә, мәдрә-
сәдә укуын тәмам итә, инде аның үзен Казандагы Әмирханов-
лар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар. Н. Максуди исә шушы
уку йортына мөдәррис булып күчә. Гаяз хәлфә биредә, үзенең
остазы Н. Максудидан аермалы буларак, иҗек методы белән
түгел, ә җәдитчә (ягъни яңача) аваз ысулы белән укыта баш-
лый. Бу исә балаларның укырга-язарга өйрәнүен күпкә җи-
ңеләйтә. Шуңа күрә ул укыткан балалар, язуны тиз танып, күп-
ләрне гаҗәпкә калдыралар. Туган теле өстенә төрек, гарәп,
фарсы телләрен дә яхшы белүе аңа укыту эшендә зур ярдәм итә.

Шулай да Гаяз үзенә дөньяви белемнең җитмәвен, рус
телен, әдәбиятын өйрәнергә кирәклеген аңлый. 1898 елда
Казан Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә һәм аны
1902 елда тәмамлый. Бер үк вакытта Яңа Бистәдәге мәдрәсәдә
мөгаллимлек эшен дә дәвам иттерә. Татар укытучылар мәк-
тәбе яшьләрне рус теле һәм әдәбияты укытучылары итеп
әзерли. Алар яшь буынны рус мәдәнияте рухында тәрбияләргә
тиеш булалар. Дөресен әйткәндә, әлеге мәктәп татарларны
руслаштыруга хезмәт итүчеләрне ишәйтүгә дә өлеш кертә.
Әмма Г. Исхакый үз милләтенә тугрылыклы булып кала —
1902 елда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә эшли
башлый. Ләкин бу мәдрәсәдәге искелеккә каршы кыю фикер-
ләр әйткән яшь мөгаллим биредә озак кала алмый. Шушы
кыска гына вакытта да ул үзенең шәкертләре, шулай ук яшь
хәлфә Сәгыйть Рәмиев күңелендә якты эз калдыра, аларда
фикер хөрлегенә омтылыш тудыра.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^