Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp13B-1.jpg
Гафур Коләхмәтов
(1881—1918)
Үзе ышанганнарны, үзе инанганнарны каләме белән генә
түгел, ә кулына корал тотып та яклаган язучылар бар. Инглиз
шагыйре Байрон, венгр Шандор Петефи, чех Юлиус Фучик,
татар Муса Җәлил — шундыйлардан. Югары идеалы өчен
үлемнең күзенә туры карый алган мондый шәхесләр рәтенә
Гафур Коләхмәтовны да кертергә кирәк. 37 яшьлек кыска
гына гомерендә ул язучы һәм көрәшче буларак өлгереп җитә.
Бу язучы дөньяви карашлары һәм гамәли эшчәнлеге белән
дә, әдәби иҗаты белән дә тарихыбызда сизелерлек эз
калдырды.


Тормыш юлы

1881 елның 5 маенда Пенза шәһәрендәге сабын, шәм,
хушбуй һәм бизәнү-ясану әйберләре заводы хуҗаларыннан
берсе Юныс Коләхмәтов һәм аның хатыны Газизә гаиләсендә
бишенче бала дөньяга килә. Аңар Габделгафур дип исем
кушалар. Озакламый Юныс агайлар бөлә, гаиләгә фәкыйрь-
лек килә. Гаилә башлыгы төрле җирләрдә ялланып эшли: бер
хуторда идарәче (управляющий), икенчесендә бакчачы була,
аннары Казанга килеп, сабын заводларының берсенә мастер
булып эшкә керә. Аңарчы мәдрәсәдә укыган Гафур 1898 ел-
да Казандагы татар укытучылар мәктәбенә имтиханнарын
уңышлы тапшыра һәм мәктәпкә казна исәбенә укырга кабул
ителә.

Шушы чорда бу мәктәптә татар мәдәниятенең киләчәген
тәшкил итәчәк яшьләр күп укый: Гаяз Исхакый, Хөсәен



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^