Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



СОВЕТ ХАКИМИЯТЕ ЧОРЫНА КЕРГӘНДӘ
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Инкыйлаблар тәэсирендә

1914 елның җәендә башланып киткән беренче бөтендөнья
сугышы Россияне тәмам бөлгенлеккә төшерде. Авырлыкның
зурысы крестьянга, үз кул көче белән яшәүчеләр җилкәсенә
төште. Мылтык тотып үлемгә барган солдатларның да төп
өлеше авыл кешеләре һәм эшчеләр иде. Күпләгән хуҗалык-
лар эшче кулсыз, мал-туарсыз калды, гарип-гораба күбәйде,
илдә ачлык галәмәте көчәйде.

Патша хакимиятенең тышкы һәм эчке сәясәтеннән риза-
сызлык үскәннән-үсә барды. Төрле фиркаләр, шул җөмләдән
эшчеләр һәм крестьяннар партияләре бу хәлдән чыгу
юлларын эзләделәр. 1917 елның февралендә Россиядә револю-
ция кабынды, патша үзенең тәхетеннән ваз кичәргә мәҗбүр
ителде. Илдә хакимият Вакытлы хөкүмәт кулына күчте.
Төрле урыннарда эшчеләр һәм солдатлар депутатларының
Советлары төзелә башлады.

Вакытлы хөкүмәт ил алдында торган мөһим бурычларны
ашыгыч хәл итә алмады. Бөлдергеч һәм мәгънәсез сугыш
һаман дәвам итте. Крестьяннарга вәгъдә ителгән җир бирел-
мәде. Халыкның ризасызлыгы кимемәде, ә һаман артты.

Бу хәлдән эшчеләр партиясе файдаланды. 1917 елның
7 ноябрендә (яңа стиль белән) хакимият эшче-крестьяннар
һәм солдатлар депутатлары Советлары кулына күчте. Бу
күчеш «социалистик революция» дип аталды.

Тарих шуны күрсәтә: хакимиятне бер генә сыйныф һәм
бер генә партия дә үз теләге белән, ансат кына бирергә теләми.
Шуңа күрә революцияләр күп вакытта мәҗбүр итү, корал
куллану, кан түгү, юк итү юлы белән бара. Бу яктан Октябрь
инкыйлабы аеруча дәһшәтлесе һәм кансызы булды. Ул юга-
ры сыйныфлардан үч алу, аларны юк итү рухында узды.

Хакимияткә килгәч тә, инкыйлабның беренче елларында
большевиклар хөкүмәте халык өмет иткәннәрне үтәү юлында
кайбер җитди адымнар ясады: Россия империалистик сугыш-
тан чыгарга солых төзеде, җир крестьяннарга бүлеп бирелде.
Хуҗалыкны идарә итүнең яңа ысуллары барлыкка килде.
Тулы азатлык һәм ирек вәгъдә ителде. Аерым милләтләргә,
чикләнгән күләмдә булса да, мөстәкыйльлек бирү башланды.



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^