Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp267-1.jpg
Галимҗан Ибраһимов
(1887—1938)
Галимҗан Ибраһимов — бөек шагыйрьләр Г. Тукай һәм
Дәрдемәнд, олуг әдипләр Г. Исхакый һәм Ф. Әмирхан, мәш-
һүр драматурглар Г. Камал һәм М. Фәйзиләр белән бергә
XX гасырның беренче чирегендә татар әдәбияты үсешенә
аеруча зур өлеш керткән язучы. Әдипнең иҗат эшчәнлегенең
төп тармакларын санап кына чыгу да аның олы образын күз
алдына китереп бастырыр.

Халкыбызның милли аңы, иҗтимагый үсеше һәм милли
азатлык хәрәкәте тарихында тирән эз калдырган фикер иясе,
җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе; татар әдәбиятының клас-
сигы, милли әдәбиятта реализмга нигез салучыларның берсе,
татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән талантлы сүз
остасы; күренекле тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече, шактый
еллар татар әдәби-мәдәни хәрәкәтен оештыручы һәм әйдәп
баручыларның берсе, яшь талантларга остаз, татар милли
матбугатында онытылмаслык урын алган ялкынлы публи-
цист һәм журналист; тирән эрудицияле, киң колачлы галим-
филолог, тарихчы, ориенталист; ниһаять, мәгариф өлкәсен-
дәге гыйльми хезмәтләре һәм нәтиҗәле гамәли эшчәнлеге
белән күпләрне сокландырган педагог. Боларның һәркайсы —
махсус талант һәм хәзерлек, иҗат көчен тулысынча шуңарга
гына сарыф итүне сорый торган өлкә. Галимҗан Ибраһимов
таланты менә шуларның барысын да колачлый, иҗаты шул
тармакларның бөтенесен дә җыйный алган. Ул әлеге өлкә-
ләрнең һәркайсында яңа сүз әйтеп кенә калмый, аларның
күбесендә юл яручы, әйдәп баручы, нигез салучы. Таланты-



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^