Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ның һәм фәнни-иҗат этчәнлегенең характеры белән ул —
энциклопедияче.

Г. Ибраһимов туган халкының Россия күләмендә җәелгән
инкыйлабый-азатлык хәрәкәте аша милли һәм социаль азат-
лыкка, яңа тормышка омтылышын, шуның өчен көрәшен,
шул максатка ирешү юлындагы өметләрен, алдану-фаҗига-
ләрен үзенең җәмәгать эшчәнлегендә, әдәби һәм фәнни иҗа-
тында, әсәрләрендә гаять тулы һәм тирән, бөтен катлаулы-
лыгы һәм каршылыклары белән чагылдырды.


Тормыш баскычлары

Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мар-
тында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Солтанморат
авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы, Авыргазы
районы) туган.

Әтисе Гыйрфан озак еллар мәдрәсәдә укый, аннары Троицк
шәһәрендә укытучылык итә. Соңыннан Солтанморатка кай-
тып, мулла була. Картайгач, муллалыгын ташлап, игенчелек
белән шөгыльләнә. Ул укымышлы, заманының алдынгы
карашлы кешесе булган. Әнисе Хәсәнә ханым Троицк шәһә-
рендә туып-үскән, әйбәт белем һәм тәрбия алган, мөгаллимә
булырга әзерләнгән.

Булачак язучының сабый чагы туган авылында, әти-әнисе
йортында уза. Җәен Галимҗанның көннәре башлыча
табигать кочагында үтә. Ул урман-болыннарга җиләккә йөри,
балык тотарга ярата. Ә төннәрен малайлар белән яланга яисә
урманга ат сакларга бару аның иң яраткан шөгыльләреннән
берсе була. Ул яшьтән үк кыр эшләрендә катнаша башлый.

Г. Ибраһимовта табигатькә мәхәббәт бик иртә уяна. Сабый
чакта күңеленә сеңеп калган туган җир табигатенең тәэсире
язучыны гомере буена илһамландырып, иҗат хыялын азык-
ландырып тора.

Галимҗанның иң беренче укытучысы әнисе була. Аннары
ул ике кыш буе Солтанмораттан 5—6 чакрым ераклыктагы
Кешәкне мәдрәсәсенә йөри. Шул ук вакытта земство мәктә-
бендә башлангыч рус сыйныфында да укый.

1898 елның көзендә Гыйрфан мулла олы улы Шакирҗан
белән Галимҗанны, шәһәр мәдрәсәсенә бирү өчен, Оренбургка
алып китә. Абыйсын «Хөсәения»гә, ә Галимҗанны Вәли
мулла мәдрәсәсенә урнаштыра.



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^