Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp39F-1.jpg
Һади Такташ
(1901 1931)
Шундый шәхесләр була: аларга язмыш үзләре хезмәт
иткән өлкәдә беренче булу вазифасын йөкли. Икенче төрле
әйткәндә, әйдәп баручы була. Шуңа күрә андыйлар бик тиз
вакыт эчендә баш әйләндергеч биеклекләргә ирешәләр, үз-
үзләрен аямыйча янып эшлиләр, иҗат итәләр, җәмгыятьтә
олы абруй казаналар. Һ. Такташ кыска гына гомерендә бай
рухи мирас калдырган шундый шәхесләрнең күренеклесе иде.

Җирдә нибары утыз ел яшәп, үз артыңнан кешеләргә
галәмәт бай мирас калдыру өчен (күләм белән генә түгел,
бәлки сәнгатьлелекнең югары дәрәҗәсе белән), чыннан да,
гадәти генә кеше булу җитми торгандыр. Халкыбызның
күренекле шагыйре булачак әлеге малай гап-гади генә
гаиләдә туа. Тамбов губернасының Спас өязендәге Сыркыды
авылында XX гасырның беренче көнендә туган бу малайга
Мөхәммәтҗан дип исем кушалар. Әмма тора торгач, әлеге
исемне ошатып бетермичә, мулла чакырып, аны Мөхәммәт-
һадига алыштыралар. Хәйрулла абый белән Шәмсениса апа-
ның өченче баласы була ул. Авыл кешеләре исемне кыскар-
тып әйтүгә һәвәс була бит, малайны, «Мөхәммәт»ен онытып,
«Һади» дип кенә йөртә башлыйлар.

Әнисе болай сөйли: «Һади тугыз айда тәпи йөрде, ике-ике
яшь ярымнарда чиста итеп сөйли белә башлады. Басынкы, ела-
мый, кайда ятса — шунда йоклый... Бала вакытында яраткан
эшләреннән берсе — каз бәбкәләрен карау иде». Ул бик шаян
малай була. Күршеләрендәге Мөхәммәтҗан (Мокамай) белән
һәрвакыт бергә уйныйлар. Мокамай — эшкә, Һади телгә оста



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^