Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



иде, дип сөйлиләр авылдашлары. (Соңыннан, дустына багышлап,
шагыйрь «Мокамай» әсәрен яза.) Һадиларның өйләре янында
бер күл бар. Аны Сәпүш күле дип атаганнар. Такташның
бабасы Сәйфетдин исеменнән шундый атама ясаганнар. Һади
шул күлдән чуртан тотарга ярата. Парча инешендә су коена,
Лангыш урманында җиләк-җимешләр җыя. Һәр авыл малае
кебек үк, ул да ат ярата. Кара байталларның сыртына баса да
бар көченә юырттыра. Дусларының истәлегенә караганда,
әкият сөйләргә, җырга барысыннан да оста була. Кызганыч,
хәзерге вакытта шагыйрь туып-үскән йорт юкка чыккан.

Һадиның әти-әнисе икесе дә укый-яза белгән. Шуңа күрә
ул бик тиз хәреф танырга өйрәнә. Берничә ел авыл мәктә-
бендә укый. Ата-ана бу сәләтле малайның төплерәк белем
алуын тели. Аны Пешлә авылы мәктәбенә бирәләр. Хәйрулла
агайның малаена Пешлә мәдрәсәсен сайлавы очраклы түгел.
Аның мөдәррисе Сабир мулла фән-белемгә, яңалыкка омты-
лучан кеше була. Шуңа күрә укытучылыкка белемле мөгал-
лимнәрне генә алган. Дин сабагы укыту белән бергә, бала-
ларга дөньяви гыйлем дә бирергә тырышкан.

Һади 1913 елда шушында беренче тапкыр Г. Тукай ши-
гырьләрен тыңлый. Бу — шигъри даһиебызның вафат булган
елы. Әйтерсең лә Һади бөек шагыйрьдән иҗат юлына кереп
китү өчен фатиха ала. Шунда ук Сәгыйть Рәмиев шигырьләре
белән дә таныша, аның «Таң вакыты» әсәрен бик яратып
яттан сөйли. «Сәгыйтьнең шигырьләре,— ди Һади,— сөйләр
өчен яхшы, җиңел, уңайлы. Шуңа күрәдерме, мәктәптә вакыт-
та «Таң вакыты» кебек әйберләрне яратып сөйли идем». Бу
турыда язучы Кәрим Әмири дә искә ала: «Унике-унөч яшь-
лек кечкенә Адюк (Нади.— Ф.Г.) мәктәптә чакта шигырь
сөйләргә яратса, зурайгач та шулай булды. Такташ булгач та
бик күпләрне үзенә каратты».

Шигырьгә булган мәхәббәт инде аңарда бервакытта да
сүнми. Бохарада ерак туганнарында ялланып эшләгәндә дә ул
һаман зыялыларга тартыла, сәүдә эшенә күңеле ятмый. Туган
якларына кайтып, Спаста (соңрак Беднодемьяновск) кыска
вакытлы укытучылар курсларын үтеп, Сыркыды мәктәбендә
укытканда да балаларда шигырь һәм җырга мәхәббәт
уятырга омтыла. Беренче сыйныф балаларына «И туган тел,
и матур тел» дигән шигырьне матур итеп сөйләргә өйрәтүен,
«Галиябану» көен җырлап күрсәтүен өлкәнрәк кешеләр
авылда искә алып сөйлиләр.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^