Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



Фатих Әмирхан

«ШӘФИГУЛЛА АГАЙ»
(1925)

Фатих Әмирхан — оста сатирик. Аның бу таланты Октябрь
борылышына кадәр үк ачыла. «Габделбасыйр гыйшкы», «Са-
лихҗан карый», «Сәмигулла абзый» хикәяләрендәге, ниһаять,
«Фәтхулла хәзрәт» повестендагы персонажлар XX гасыр ба-
шы татар әдәбиятындагы иң калку сатирик типлардан сана-
лалар. Язучы сатирага 1917 елгы инкыйлаблардан соң да мө-
рәҗәгать итә.


Бушбугаз «каһарманнар»

Туган халкының милли һәм иҗтимагый азатлыгы өчен
җан атып яшәгән Ф. Әмирхан инкыйлабларга артык мөкиб-
бән китмәгән. Дөрес, сыйнфый бәрелешләр Россия империя-
сендә изелеп яшәүче төрле халыкларга, шул җөмләдән үз
халкына да, җиңеллек китермәсме, дигән өмет яши аңарда.
Ләкин инкыйлабларның нигездә көч куллану һәм кан кою-
лар белән барачагын да аңлый ул. Мондый кискен борылыш-
лар кешеләрдә рухи сыкранулар гына тудырмасмы, аларга
җәфалар гына китермәсме?!

Илдә Февраль инкыйлабы була, патша үз тәхетеннән ваз
кичәргә мәҗбүр ителә, монархия җимерелә. Халык беркадәр
иркен сулый башлый, гадел җәмгыять тәртипләре урнашуга
өмет уяна, демократия беренче адымнарын атлый. Ләкин мон-
дый болганышларда бер төр кешеләрнең хискә чумып, үсе-
неп китәчәкләрен, андыйларның башкаларга һәм гомумән
җәмгыятькә дә зарар салачагын тиз күреп ала әдип. Озакла-
мый нәкъ шундый «геройлар» Ф. Әмирхан әсәрләрендә дә
күренә башлый. Аларның чын йөзләре ачыла, ни өчен зарар-
лы булулары күрсәтелә.

Әдәбиятыбыз өчен өр-яңа булган мондый типларны әдип
беренче тапкыр «Март каһарманы» дигән әсәрендә сурәтли.
Ул — Гыйсмәтулла исемле, Февраль инкыйлабы булу белән
үзен «социалист» саный башлаган «төче кеше». Гыйсмәтулла
хәзер инде йокысыннан да «җаным, бәгърем, рабучий туга-
ным» дип уяна. Гәрчә вакыйгаларга бернинди катнашы бул-
маса да, «без, революционерлар, җанымыз-канымызны фида
итеп, халыкка хөррият алып бирдек» дип, күкрәк кага. Бер-



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^