Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ничә яңа сүз ятлаган бу шарлатан митингларда туктаусыз
чыгыш ясый, нәрсә сөйләгәнен үзе дә юньләп белештермичә,
эшче-крестьянга өстенлекләр таләп итә. Чамасын белми, мәгъ-
нәсезлеген аңламый. Менә крестьянга нәрсәләр таләп итә ул:

«Ә крәстиян туганнарым, былбылларыма һәр кеше башына
йөзәр дисәтинә җир бирелсен, урманы, суы шунда булсын, то-
рырына һәр семья башына бер зур таш пулат салып бирелсен,
бишәр баш ат, алтышар баш сыер, кырыгар баш сарык, йөзәр
баш каз, икешәр йөз баш тавык бирелсен. Хатын-кызлары өчен
һәйбәт асыл күлмәкләр булсын, тагар өчен һәрберсенә борчак
зурлыгы бриллиант кашлы брошка, бөтен бармаклары саен
алтын йөзек булсын, җирләрен эшләр өчен һәр крәстиян ту-
ганга бишәр хезмәтче бирелсен. Аларга айлык вазифаны хәзи-
нә түләсен, крәстиянкә туганнарның балаларын карар өчен
азында берәр нянька, ашларын пешерер өчен повар, өйләрен
матурлап тотар өчен азында берәр асрау кыз бирелсен» һ. б.

Ә мондый өстенлекләр кем һәм нәрсә хисабына булачак?
Болар турында ул уйламый, күрәсең, уйлый да белми. Аның
таләпләре буенча эш йөрткәндә, крестьяннарның бик азы гы-
на кичәге аристократ катлау дәрәҗәсенә күтәрелеп, җәмгы-
ятьнең күпчелеге аларга хезмәт итәчәк була түгелме соң?!

Февраль революциясе китергән кайбер уңай үзгәрешләр
янәшәсендә Гыйсмәтулла кебекләр «тырышлыгы» белән бар-
лыкка килгән мәгънәсезлекләрне автор оста күрсәтеп бирә.
Мәсәлән, Гыйсмәтулла тиз арада «Кәләпүш типчүче хатыннар
мәркәз бюросы», «Тегәрҗеп урамы мөселман демократиясе
оешмасы», «Бөтен Русия читек башы сабучылары берлеге»,
«Кучер һәм дворниклар союзы» кебек оешмаларның я рәисе,
я рәис урынбасары булып ала, һәрберсеннән аңа акча килеп
тора. Мондый оешмаларның җәмгыять өчен файдасызлыгын
аларның исемнәреннән үк күрәсең. Алар бары тик Гыйсмә-
тулла кебек бушбугаз һәм демагог ялкауларга гына кирәк.
Монда Ф. Әмирханның каләме үткер. Мәсәлән, «Базар көннә-
рендә йөктән чәчелеп калган печәнне җыючы мөселман
малайлары мәркәз бюросы» дигән оешманың атамасында ук
күпме ачы көлү, сарказм бар.

1917 елгы инкыйлаблардан соң барлыкка килгән мондый
әрәмтамакларны башка язучылар да каләм очына эләләр.
Мисалга егерменче еллар татар әдәбиятының иң күренекле
сатирикларыннан берсе — Кәрим Тинчуринның 1918 елда
язылган «Йосыф—Зөләйха» сатирик комедиясен китерергә



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^