Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



мөмкин. Кулыннан бер эш тә килми торган ач-ялангач егет,
эшсез һәм эшкә яраксыз Сәфәргали тормышын җайга салу
өчен, бай карчыкка өйләнә. Менә шушы әрәмтамак Дон-
Жуан инкыйлаб булу белән бик тиз әүвәлге кыяфәтен алыш-
тыра. Үзен ачлыктан коткарган, 8 ел ашатып-эчертеп тоткан
хатынына ул «буржуй» дип кенә җибәрә, «җитәр, канымны
күп эчтең» ди, «Алга, алга, алга!» җырын ятлап ала, «иске
дөнья, яңа дөнья» дип акыл сата.

Ф. Әмирханның «Март каһарманы» хикәясе 1917 елның
августында, ягъни Февраль инкыйлабыннан соң 5 ай узгач
язылган, «Аң» журналының сентябрь ае санында басылып
чыккан. Исеме астына «вакыйгага пародия» дип куелган.
Димәк, көлке тудыру максаты белән автор хәлне күрәләтә
бозып, арттырып сурәтләгән. Ә инде 1918 елда әсәрне кабат
бастырганда Ф. Әмирхан хикәя исеменә аңлатманы тулылан-
дыра: «Язылган вакытта шарж иде, октябрь ахырында факт-
ка әйләнде»,— дип куя. Димәк, Февраль көннәрендә борын
төртеп чыккан, күренә генә башлаган кимчелекләр, Октябрь
инкыйлабыннан соң киң таралып, системага әверелгәннәр.
Канкоюлы революцион чынбарлыкның бу көлкеле дә, кызга-
ныч та, аяныч та сыйфатлары алга таба формалашып җитә.
Ф. Әмирхан «Шәфигулла агай» повестенда менә шуларны
тулыландырып сәнгатьчә оста чагылдыра.


Кем ул — Шәфигулла агай?

Аны Гыйсмәтуллаларның бер төре дияргә дә мөмкин.
Ләкин Шәфигулла, инкыйлаблар тудырган шәхесләрнең ча-
гылышы буларак, әдәби яктан эрерәк тип, ул — чор күре-
нешләрен үзенә тагын да тулырак туплаган образ. Икенче
төрле әйткәндә, Гыйсмәтулла революцион яшәештәге чүп-чар-
ны гәүдәләндерүдә эскиз гына булса, Шәфигулла инде — яңа
җәмгыять төзү елларының тулы бер сурәте.

Ә шәхес буларак нинди кеше соң ул — Шәфигулла агай?
Ул — бер фабрика эшчесе, авылдан килеп, моңарчы хатыны,
өч-дүрт баласы белән тыныч кына яшәп яткан бер адәм.
Беркатлы, белем ягы бик таман, төче холыклы, һәрнәрсәгә
тиз ышанучан. Нәкъ Гыйсмәтулла кебек үк, Шәфигулла да
инкыйлаб шигарьләренә табына. Һәртөрле яңа-ят сүз һәм
гыйбарәләрне яратып кабул итә һәм сөйләмендә кабатлый.
Үзен «сознательный»га санап, хатынын да, балаларын да



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^