Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmpA9-1.jpg
Фатих Әмирхан
(1886—1926)
Татар әдәбиятының мактанычы һәм горурлыгы булган
Г. Тукай, Г. Исхакый, Г. Камал, Г. Ибраһимов, М. Гафури,
Ш. Камал кебек каләм ияләре арасында Фатих Әмирхан
лаеклы урын тота. Ул талантлы прозаик һәм драматург,
үткен телле сатирик һәм юмор остасы, нечкә зәвыклы әдәби
тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып танылды.


Әдәбиятка юл

Фатих Әмирхан Тукай белән бер елда, ягъни 1886 елның
13 гыйнварында Казанның Яңа Бистәсендә Зариф мулла гаи-
ләсендә дөньяга килгән. Фатихның әтисе яңарак карашлы
муллалардан саналган. Анасы да йомшак күңелле аңлы ха-
тын булган. Шуңа да Фатих сабый чагыннан ук руханилар
тормышына хас күп кенә гореф-гадәтләрне, дини карашларны
зиһененә сеңдереп үскән. «Минем тәрҗемәи хәлем» исемле
язмасында бу турыда үзе дә әйтә: «Мин мулла баласы бул-
ганга, бик кечкенәдән үк муллалык дәрәҗәсенең, пәйгамбәр вә
сәхабәлектән кала, иң зур дәрәҗә икәнен бик яхшы төшенә
идем».

Җиде яше дә тулмаган Фатих мәхәллә мәдрәсәсендә укый
башлый. Ул дин сабакларын бик тырышып өйрәнә. Сәләте,
зирәклеге һәм тырышлыгы аркасында укуда һәрвакыт берен-
че булып бара.

1895 елда Фатихны Казанның иң зур һәм алдынгы мәдрә-
сәсе саналган «Мөхәммәдия»гә бирәләр. Монда да ул мәдрәсә
гыйлемнәрен бик тырышып үзләштерә.



Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^