Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
М.Х. Хасанов, А.Г. Ахмадуллин, Ф.Г. Галимуллин


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



алар мәдәниятен үзебезгә өлге итеп алып, аларча яшәү рәве-
шенә генә өстенлек бирергә тырышу авторның төп максаты
булмаганмы дигән шөбһәле фикер дә туарга мөмкин кебек.
Ләкин Әмирханны күңел биреп укыган кеше андый нәтиҗәгә
килмәс. Ул искелекне яклаучы руханиларга, искергән йола-
гадәтләргә кискен каршы чыга, үтергеч көлү белән мыскыл-
лый. Чөнки үзенең туган халкын өзелеп яратканга күрә,
аның киләчәге, аң үсеше турында борчыла, дөнья халыклары
арасында лаеклы урын алуын тели. Шушы юлда торган кир-
тәләрне алып ташларга тели.

Фатих Әмирхан аңлаган: бер генә халыкның да мәдәнияте
үз кабыгына гына бикләнеп үсә алмый. Ефәк кебек нәфис
кара чәченә кечкенә калфак кадаган Хәятка декольте күлмәк
килешеп торган кебек, күрше халыклардан килгән рухи һәм
матди казанышлар, татар тормышына сеңеп, үзләштерелеп,
халыкка тагын да алга китәргә куәт, көч бирергә тиеш. Ул
үзе соңгы сулышына кадәр милләткә хезмәт итте, патша
хөкүмәте гыйфрит кебек татар халкын басып торган көннәрдә
арган-талганнар күңелендә өмет уты кабызды.


Сораулар һәм биремнәр
1. Ф. Әмирханның биографиясе һәм иҗаты арасындагы бәйлә-
нешне күрсәтеп, дәлилләр китерегез.

2. Ф. Әмирханның инкыйлабый-демократик карашлы язучы
булуы нәрсәдә күренә?

3. Ф. Әмирхан иҗатында сатираның зур урын тотуын нәрсә
белән аңлатырга мөмкин?

4. Ни өчен Ф. Әмирхан «урталык» темасына игътибар итте? Бу
теманы яктыртуның әһәмияте нәрсәдә?

5. «Яшьләр» пьесасындагы Зәйнәп һәм Фәхерниса образлары-
ның нинди әдәби вазифа үтәүләрен аңлатыгыз.

6. «Хәят» повестенда пейзаж» дигән темага доклад әзерләгез.
7. Хәят портретын повестьтагы бүтән персонажларның портрет-
лары белән чагыштырып, аның үзенчәлекле якларын күрсәтегез.

8. Ни өчен повестьта Гали Арслановка бер бүлек багышланган?
Бу бүлек әсәрнең композицион төзеклеген бозмыймы?

9. Салих Фатихов фоторәсемен алганнан соң, Хәятның уй-
кичерешләр тезмәсен җентекләп күзәтеп чыгыгыз. Шуңа нигезлә-
неп, психологик анализга аңлатма бирегез.

10. Шәхес һәм аны әйләндереп алган тирәлек мәсьәләсе «Хәят»
повестенда ничек хәл ителгән?

11. «Хәят» повестенда романтизм алымнары куллануның әһә-
мияте нәрсәдә?


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2020 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^