Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ЯҢА СЫЙФАТ ҮЗГӘРЕШЛӘРЕНӘ КҮЧЕШ ЧОРЫНДА
(1945—1970 ЕЛЛАР)


Халыкныкы халыкка кайта

Кешелек тарихындагы иң зур кан коешларның берсе — икенче бөтендөнья сугышы — безнең җиңү, Берлинны алу, Рейхстаг өстенә кызыл әләм кадау белән тәмамланды.
Дошманны үз оясында тар-мар итү, азат тормыш шатлыгы җимерелгән шәһәрләрне, юкка чыгарылган авылларны торгызуда, илне кабат аякка бастыруда таяныч булды. Һәркемгә өстәмә көч, куәт биреп торды. Сугыш авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп алып чыккан халык туачак бәхетле көннәр сөенече белән яшәде. «Бүген миңа кыен, авыр, хәерчелек эзәрлекли, ачлык артымнан калмый, әмма иртәгә рәхәтрәк, матуррак яшәрмен» дигән өмет уты хезмәткә рухландырды, киләчәккә ышанычны җылытып торды.
«Совет кешесе» дигән кушаматлы адәм баласының чынлыкта авыр тормыш михнәте, җәбер-җәфа белән тартыша-тартыша киләчәк язмышы, олы сәясәт турында уйларга вакыты да калмый.
Дөньяда барган үзгәрешләрнең асыл сәбәбен аңламаган, хәбәрдар булмаган халык Европаның һәм Азиянең кайбер илләрендә коммунистик режимнар урнаштырып, социалистик лагерь төзүне дә уңай кабул итте, хуплады.
Үзен «Халыклар атасы» дип санаган Сталин үлгәннән соң да, партия илне элеккечә куркыту, өркетү белән тотуын дәвам итә. Көтелгән, вәгъдә ителгән хөррият һаман да халыкка ирешми.
Әдәбиятның үсешенә социалистик реализм юнәлеш биреп, чынында иҗат иреген чикләп килә.
Торгынлык елларында әдәбиятта җайлашу, икейөзлелек, ике яклы әхлак, ваемсызлык һәм битарафлык алга чыга.
Үз фикерле, кыю каләмле сүз осталарын чикләү, әдәбиятның «сафлыгы» өчен көрәш озак дәвам итте.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^