Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



ЗО НЧЫ ЕЛЛАРДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ

Чор үзенчәлеге

Ил тормышында, халык язмышында, мәдәнияте үсешендә үзенчәлекле урын тоткан 30 нчы еллар татар әдәбиятының әлегәчә дөрес бәя алганы юк. Элегрәк язылган китапларда, дәреслекләрдә ул чор социализмның беренче баскычын төзү, илне индустриаль адымнарга бастыру, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү, мәдәният өлкәсендә биниһая зур уңышларга ирешү, милләтләр арасында чын дуслык, туганлык, тыгыз хезмәттәшлек урнаштыра башлау дәвере буларак, уңай яктан гына бәяләнеп, алсу, матур төсләрдә генә яктыртылып килде.
Соңгырак басмаларда исә 30 нчы еллар шәхес культы котырынган, вак милләтләргә каршы геноцид алып барылган, миллионлаган акыл ияләрен, зыялыларны физик юк иткән, илне хәерчелектә калдырган караңгы, явыз, соры бер дәвер итеп кенә карала башлады. Бәя бирү дә бер чиктән икенчесенә сикерү өстенлек алды.
Хәлбуки бу унъеллыкны, бигрәк тә шул чор әдәбиятын уңай һәм тискәре яклары, үсеш каршылыклары белән аңлау һәм бәяләү кирәк, һәр дәвер — халык узган тарихи юлның бер буыны.
Әйе, ифрат четерекле, катлаулы булган 30 нчы еллар. Ул чорда бөтен җәмгыятьне аякка бастырган хезмәт дәртен, киләчәккә романтик ышанычны, гомуми күтәренке рухны инкяр итеп булмый. Буш җирләрдә яңа шәһәрләр үсеп чыга. Завод-фабрика морҗалары күтәрелә, илнең куәте ныгый. Хезмәт батырлыгы әдәбиятка үтеп керә, аның эчтәлеген, сурәтләү чараларын тамырдан яңарта. Сүз сәнгате тормышка, төзелешләргә якыная, шулар рухы белән яши. Вакыйгалар эзеннән язылган, көн кадагына суккан очерк һәм хикәяләр, шигырь һәм поэмалар алга чыга.


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^