Вы используете гостевой доступ (Вход)
 
 
Главная  |  Новости  |  Библиотека  |  Словари  |  Учебники  |  Статьи  |  Тесты
 
Татарская Виртуальная Гимназия: ӘДӘБИЯТ

ӘДӘБИЯТ
11 нче сыйныф


LAT | CYR


Артка | Китапның башына | Алга



tmp9C-1.jpg
Гомәр Бәширов
(1901—1999)
«Намус»
(1948)

Татар прозасын халыкчан рух белән сугарылган, сәнгатьчә югары роман, повесть һәм хикәяләр белән баеткан Г. Бәширов иҗат юлын «Канлы бармаклар» хикәясе белән 1931 елда башлап җибәрә. Шуннан соң «Сиваш», «Намус», «Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә», «Сарут» кебек әдәбиятыбызның горурлыгы, мактанычы булган әсәрләр языла. Татар халык язучысы Гомәр Бәширов иҗатында әдәбиятыбызның соңгы алтмыш еллык үсеш юлы, аның халык язмышына якыная баруы, әхлакый-фәлсәфи көче һәм сәнгатьчә камиллеге чагылыш тапты.
«Намус» романына гомуми бәя

Сугыш чорында языла башлап, 1947 елда төгәлләнгән, икенче елны «Совет әдәбияты» журналында һәм аерым китап булып басылып чыккан «Намус» романы Г. Бәшировка язучылык шөһрәте алып килгән бәхетле язмышлы әсәр булды.
1951 елда романга Дәүләт премиясе (ул вакытта Сталин исеме белән йөри) бирелә. «Намус» немец, кытай, поляк, венгр, вьетнам, украин, казакъ, үзбәк һ. б. бик күп телләргә тәрҗемә ителә, матбугатта югары бәя ала.
Әсәрнең уңышын премиягә генә кайтарып калдыру берьяклы булыр иде. Чөнки «Халыклар атасы» исемендәге


Артка | Китапның башына | Алга

 

КАЗАН • «МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫ 2005




Главная | Новости | Библиотека | Словари | Учебники | Статьи | Тесты

© 2005-2019 Татарская Виртуальная Гимназия
© 2005-2010 Городской Информационно Диагностический Центр

Рейтинг@Mail.ru Kitap.net.ru Tatar.com.ru ^ ^